Мәдәни җомга

Халык җәүһәре

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә гомер-гомергә бик күп талантлы музыкантлар хезмәт куйган. Алар арасында халык көйләрен оста башкаруда мәктәп тудырган, татар музыка сәнгатендә балкыган беренче татар хатын-кыз баянчысы да бар. Сүз - танылган, легендар баянчы-музыкант Рокыя Ибраһимова турында. Аның хакында сәхнәдәшләренең истәлекләре, мәкаләләр белән танышкач, таң каласың... Рокыя Ибраһимова 1913...

Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә гомер-гомергә бик күп талантлы музыкантлар хезмәт куйган. Алар арасында халык көйләрен оста башкаруда мәктәп тудырган, татар музыка сәнгатендә балкыган беренче татар хатын-кыз баянчысы да бар. Сүз - танылган, легендар баянчы-музыкант Рокыя Ибраһимова турында. Аның хакында сәхнәдәшләренең истәлекләре, мәкаләләр белән танышкач, таң каласың...
Рокыя Ибраһимова 1913 елның 2 февралендә Казанда дөньяга килә. Мәктәпкә кергәнче үк, ул күршеләре Галимулла абзыйның гармунда уйнавын бирелеп тыңлый, үзенең дә уйныйсы килә. Әтисе кызының гармун белән кызыксынуын күреп, Галимулла абзыйга аны гармунда уйнарга өйрәтүен үтенә. Рокыяга җиде яшь тулгач, гармун сатып алалар һәм озак та үтми, ул халык җырларын өйрәнә башлый. Ундүрт яшендә ул Казанда үткәрелгән гармунчылар конкурсында катнашып беренче урынны яулый, жюри рәисе атаклы музыкант Фәйзулла Туишев була, аңа гармун бүләк итәләр.
1927 елда Татарстан радиосы эшли башлый. Аны оештыручы Шамил Усманов гармунчылар конкурсында җиңү яулаган Рокыя Ибраһимованы радиокомитетка чакыра. 1927 елдан алып озак еллар буе радиода иң актив чыгыш ясаучы баянчыларның берсе Рокыя Ибраһимова була. Ул турыдан-туры эфирда уйный, бик күп сәхнә осталарына аккомпаниатор була.
Шул ук елны аны укытучы Хәдичә апасы Шәрык музыка мәктәбенә җитәкләп бара, Рокыя аларның өйләрендә пианинода уйнарга өйрәнә. Өч елдан соң, укуын калдырырга мәҗбүр була, Хәдичә апасының көтмәгәндә вафатын авыр кичерә ул, өстәвенә, уку өчен пианино да кирәк.
Шуннан ул ФЗУда полиграфия эше буенча укып, шунда корректор булып эшли. Тик баянда уйнавын дәвам итә, аны кайбер концертларда катнашырга да чакыралар.
1934 елда Рокыя Ибраһимовага Биләр районының Күлбай-Мораса авылындагы колхоз-совхоз теат­рына эшкә чакыру килә. Әлеге театрда эшләгәндә ул бик күп халык көйләрен өйрәнә.
1936 елда Рокыя Ибраһимова Мәскәүдә гомум музыкаль белем бирү курсларын тәмамлый һәм 1936 елда Минзәлә театрында баянчы-аккомпаниатор булып эшли башлый. Районнарга чыгып авылларда үзешчән сәнгать коллективлары оештыручы, аларга ансамбль булып эшләүдә киңәшче - Рокыя Ибраһимова була.
1941 елда аны Г.Камал исемендәге Татар академия театрына баянчы һәм баян укытучысы итеп чакыралар. Сугыш елларында театр тормышының музыка өлешен тулысы белән Рокыя Ибраһимовага алып барырга туры килә. Ул күпсанлы спектакльләрнең музыкаль бизәлешен төзи һәм үзе дә шул спектакльләргә көйләр-җырлар яза. Шул чорда ул хәрби бүлекләрдә, госпитальләрдә күпсанлы чыгышлар ясый, фронт сызыгына барып сугышчылар алдында оештырылган концертларда катнаша. Шул ук вакытта радиокомитетка да аны еш чакыралар, турыдан-туры эфирда чыгышлар ясый, бик күп сәхнә осталарына аккомпаниатор була.
Рокыя Ибраһимова 1952 елда Казанда Урицкий исемендәге клубта, 1953-1956 елларда Октябрьнең Х еллыгы исемендәге мәдәният сараенда баянчы-аккомпаниатор була. 1957 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлый. Усман Әлмиев, Разия Тимерханова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Зифа Басыйрова, Габдулла Рәхимкулов һ.б. белән бергә чыгыш ясый.
1960-1962 елларда Башкорт филармониясендә эшләп, эшчәнлеген янә Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә. Татарстанны һәм Бөтенсоюзны концертлар белән берничә мәртәбә әйләнеп чыга. Аңа Татарстан районнарыннан тыш Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Башкортстан, Балтыйк буе төбәкләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Магнитогорск, Чиләбе, Оренбург, Ульян калаларында, Хельсинки кебек чит ил шәһәрләрендә дә концертларда чыгыш ясарга насыйп була.
Рокыя Ибраһимова эшләү дәверендә «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» дигән медальләр белән бүләкләнә. 1983 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактау­лы исем бирелә.
Озак еллар дәвамында хатын-кызлар арасыннан татар дөньясында беренче профессиональ баянчы һәм гармунчы буларак танылган, татар сәнгатенең корифейлары - җырчыларга аккомпаниатор-концертмейстер буларак титаник көч куйган һәм баянчы-солистка булып халык арасында популярлык казанган Рокыя Ибраһимова - чын мәгънәсендә халык артисты, халык җәүһәре.
Ул 1998 елда вафат була, Казанда җирләнә.
Филармония архивында сакланучы аның шәхси кенәгәсендә сәхнәдәше, бөек җырчы, Россия­нең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның аның турында язган истәлеге бар:
«...Мин Рокыя Ибраһимованы фольклорны тирән белүче нечкә музыкант, талантлы аккомпаниатор-концертмейстер, тырыш, хезмәтчел артистка итеп белә идем. Ул озак еллар безнең филармониядә эшләп, шуннан лаеклы ялга китте. Байтак гомер Рокыя апа белән миңа да гастрольләрдә йөрергә туры килде. Ул үзенең гаҗәп тырышлыгы һәм үз эшенә ифрат җаваплы мөнәсәбәте белән аерылып тора иде. Без Союзның бөтен почмакларында булдык.
Рокыя Ибраһимованың гаять зур бер хезмәте - җырчыларыбызга репертуар әзерләүдә. Танылган җырчылар Разия Тимерханова, Сөләйман Йосыпов, Әлфия Авзалова, Флюра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов һәм башкаларга онытылган халык көйләрен һәм үзе язган җырларны өйрәтеп аларның репертуарын баетуда гаять зур эш башкарды. Без фәкыйрегезгә дә Рокыя ханым байтак халык көйләрен өйрәтте, аларны радиода һәм грампластинкаларга яздырып, халыкның үзенә кире кайтардык. Рокыя Ибраһимованың ил буйлап билгесез халык җырларын, көйләрен җыеп, аларны профессиональ башкаручыларга тапшырып, ул җырларны таратуда популярлаштырудагы гаять зур эше аеруча әһәмияткә ия. Рокыя Ибраһимова әнә шулай бик күп көйләрне халыктан җыеп аларга яңа канат куйды.
Автор буларак ул язган күпсанлы җыр­лар да халык көйләре булып йөрде. Шушы гасырның классик әсәре булырлык «Таң атканда» җырының авторы Рокыя Ибраһимова булуын әйтү дә җитә. Ә алар бихисап: «Фазыл чишмәсе», «Җаныем, бәгърем», «Аерылмас йөрәк дуслыгы», «Китәм Алтайга»,«Авыл көе», «Бала биетү» һ.б..
Илнең бөтен почмакларында һәм чит илдә булып, моңнарыбызны халкыбызга ирештереп, татарны татар итүдә Рокыя Ибраһимованың роле аеруча зур. Бүгенге көндә әле милләтебез яши икән, аның үз моңы, көе яңгырый икән, монда Рокыя Ибраһимованың хезмәте дә шактый».
Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зәйнәп Хәйруллина 2004 елда сөйләгәннәрдән:
«Рокыя Ибраһимова диюгә, минем күз алдыма аның белән янәшә җырлаган Зифа Басыйрова килеп баса. Алар икесе бергә татар халык көйләрен, бигрәк тә моңарчы искә алынмаган авыл көйләрен баян белән җырлауны концерт программаларына кертә иде. Аларның иҗади дуслыгы, бергә җырлаулары 1941 елдан 1970 елларның ахырына кадәр дәвам итте.
Рокыя Ибраһимова белән баянда җырлау - ул халыкның көйләр диңгезеннән иң кыйммәтле җәүһәрләрен табып алып халыкка кайтару. Чөнки ул баянда оста уйнаучы һәм җырчыларга нечкә тоемлаучы, игътибарлы аккомпаниатор гына түгел, ул - халык көйләрен эзләп табып яңгыратучы халык музыканты, көйләр җыючы.
Безнең илебездә бөтендөнья халыкларының биюләрен иң югары осталык белән башкаручы академик ансамбль - Моисеев ансамбле Америкага гастрольгә киткән вакытта үзенең репертуарына татар халык биюен кертүне планлаштыра. Менә бу чыгышны әзерләгәндә татар бию көйләренең иң матурларын ансамбльгә Рокыя Ибраһимова уйный. Америкада Рокыя Ибраһимова башкаруында яңгыраган татар халык көйләре яңгырый.
Безне бер әйбер таң калдыра иде. Ул беркайчан да: «Арыдым, бүтән эшләмим», - димәде. Егерме килограммлы баяны кулыннан төшмәде, ул һәрвакыт күңел күтәренкелеге, шатлык, дулкынлану белән халык алдында булды».
Виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин:
"Ул татар хатын-кызларыннан бездә беренче күренекле һәм гаҗәеп үзенчәлекле баянчы булды. Аннан соң үз артыннан байтак хатын-кыз баянчыларын, гармунчыларын ияртте, аларга үрнәк, үзенә күрә бер мәктәп булды, диясе килә. Башта ул радио штатында, Г.Камал театрында эшли, үзе урынына Рәис Сафиуллинны әзерли.
40 нчы еллар азагында Рокыя Ибраһимова һәм шулай ук талантлы баянчы Мохтар Әхмәдиев өйләнешеп, соңрак икесе дә филармониядә эшләрен бергә дәвам итә.
Заманында мин Габдулла Халитов, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин, Рифкат Лотфуллин, Мохтар Әхмәдиев, Рокыя Ибраһимоваларны тыңлап үстем, аларның үз уйнау манералары бар иде. Чын милли көйләрне бәгырьләргә кереп уйныйлар иде. Әгәр аларның язмаларында милли моңнарны балачактан тыңлап үскән багажым булмаса, бүген Рамил Курамшин дигән баянчы булмас та иде.
Мин филармониядә эшли башлаганда, Рокыя апа лаеклы ялга киткән иде, ә Мохтар абый белән бер ел филармониядә аралашырга туры килде. Аннан ул да лаеклы ялга китте. Шулай бервакыт алар мине очраткач: «Бүген иртән сине радиодан тыңладык, искиткеч шәп уйнадың, рәхмәт, энем, уңышлар сиңа», - дип үз фатихаларын бирде. Еллар узгач, алар бакыйлыкка күчкәч, миңа аларның өенә барырга туры килде. Алар фатирлары Тукай урамындагы Шамил йортының беренче катында иде. Аларның туганнары: «Син аны сәхнәдә уйнап гомерле итәрсең, аларның иҗатын дәвам ит», - дип, Мохтар абыйның ак баянын миңа бүләк итеп бирде. Миң бу баянны Мохтар абый һәм Рокыя апаның истәлеге итеп, озак еллар сәхнәдә яңгыраттым».
Ф.Туишев лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Сафина:
«Рокыя апаны беренче күрүем әле дә хәтердә. Бәләкәй генә гәүдәле, сөйкемле һәм мөлаем булып, матур итеп милли киемнәрдә сәхнәгә килеп чыккан иде. Аннан күп тапкырлар «Уйнагыз, гармуннар» фестиваленә әзерләнеп йөргән чакларда очрашырга насыйп булды. Ул анда жюри составында утыра иде булса кирәк. 1989 елда Рөстәм Вәлиев, Флера Хөрмәтова кебек танылган музыкантлар белән бергә катнашкан идек. Шулай бервакыт миңа аның белән «Яңгырасын тальян моңнары» дигән фес­тивальдә репетиция вакытында очрашып сөйләшү бәхете елмайды. Ул миңа «Баянчының сәхнәдәге уңышы - ул музыкантның тырышлыгы, әлбәттә, табигатьтән бирелгән таланты һәм инструментының әйбәт булуы», - диде. Үзенең кулындагы ак баянын Салих абый Шәйдуллин ясаганын әйтте. «Миңа да ул ясап бирде», - дидем мин. Шунда Рокыя апа: «Сеңлем, уйнавыңны дәвам ит, минем дәвамчым булырсың», - дигәне истә калган».
.Илһам Шакиров, баянчылар Рокыя Ибраһимова, Мохтар Әхмәдиев. 1960 ел.
Татар дәүләт филармониясенең музей мөдире Алсу ХӘКИМОВА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: