Мәдәни җомга

Гурзуф хатирәсе

Казан Ратушасының сәнгать галереясында күренекле рәссамыбыз Канәфи Нәфыйковның картиналарыннан күргәзмә ачылды. 

Канәфи аганы күбрәк тарихчы рәссам буларак беләбез, әмма бу күргәзмәдә аның пейзажлары урын алган. Һәркайсында нечкә хис, матурлыкны тирән тоемлау ярылып ята, рәссам төсләрне оста яраштырып, төсле симфония иҗат иткән. Пейзажларның барысы да диярлек 1980 елларда башкарылган. Кырым табигате, Новороссийск, Гурзуф күренешләре тезелеп киткән. Канәфи абый йөреп тә караган икән! Гүзәл табигатьле Горячий Ключ тирәсендә генә әллә ничә мәртәбә булган – кышын, язын, җәен иҗат ителгән пейзажлары шул хакта искәртә. Баксаң, бу пейзажлар барысы да иҗат йортларында ясалган. Элек Рәссамнар берлеге Бөтенсоюз күләмендәге зур күргәзмәләрдә катнашкан рәссамнарны мактау, үсендерү йөзеннән икешәр айга иҗат йортларына җибәрә торган булган. Юл, торак, ашау-эчү чыгымнарын барысын да Союз күтәргән. Ашау байдан, үлем Ходайдан дигәндәй, рәссамнар гүзәл табигать кочагында туарылып иҗат иткән, көч, дәрт, илһам җыеп кайткан. 

Канәфи ага Гурзуфтагы талантлы рәссам Константин Коровинның дачасын да әле уң, әле сул яктан сурәткә алган.  Алгы планда бормаланып үскән корыган агач  бөек рус импрессионисты Коровинның фаҗигале язмышын, сикәлтәле тормыш һәм иҗат юлын искәртә кебек. Гәрчә революциягә каршы булмаса да, импрессионистик рухтагы картиналарын матбугатта тәнкыйть утына тоткач, Коровин илдән китәргә һәм гомеренең соңгы уналты елын Франциядә үткәрергә мәҗбүр була. Картиналарын бер галереяга сатарга дип калдыра. Галерея хуҗасы кара җанлы бәндә  сурәт саткан акчалар белән табан ялтырата. Бәхетсезлегенә, Франциядә дә Коровинга һаман мәкерле алдакчылар гына очрый. Ахыр чиктә рәссам сукырая. Картина яза алмый башлагач, очерк, хикәяләр иҗат итә. Рәссам Константин Коровин исеме байтак еллар үткәч кенә таныла башлый. Коровин зур рәссам, язучы, артистлар белән дуслык йөртә. Гурзуфтагы иҗат йортында да Шаляпин, Горький, Репин, Суриков,  Куприннар белән  озаклап сәнгать, әдәбият турында гәп куертып утыра торган була. Шунда ул бөек якташыбыз Шаляпинның кабатланмас портретын иҗат итә. Шушы сурәтне ясаган вакытта ерактагы төз кипарисларга карашын төбәп, сүз арасында затлы шәраб йотып, Шаляпин Америкага барулары турында сөйләгән. «И, Костя дустым, исем китә бу американнарга, үзләре концерт, театрлар өчен зур-зур акча түлиләр, үзләре пычагым да аңламыйлар. Барысы да реклама корбаннары: җыр, музыка тыңларга түгел, концерт өчен шундый зур хак алган кеше кем икән ул, дип кызыксынуларын басар өчен генә киләләр. Америкада гел-гел күзләренә чалынып тормасаң, шундук оныталар. Аларга трагедия дә, драма да, опера да кирәкми, бөтен теләгәннәре – көндәлек мәшәкатьләреннән арындыр­ган мәгънәсез шау-шу. Ирек, ирек, дип мактанган булалар. Америкада ирек – алдаучан рәшә генә. Барысы да көнне төнгә ялгап баш күтәрмичә эшли, кояшны, айны, йолдызларны, алланы онытканнар. Бар белгәннәре алтын белән акча. Бернинди сәнгать юк анда. Алла сакласын, шундый ирек безнең Россиягә килә күрмәсен, Костя чордаш!», - дип куркынып, алдында иблис-шайтан күргәндәй, чукына-чукына сөйләгән. 

Менә Шаляпин курыккан көннәр безгә дә килеп җитте. Томшыгың алсаң - койрыгың, койрыгың алсаң томшыгың ябыша, дигән сыман, хәзер импрессионистларны да эзәрлекләмиләр, яшерен тарихны күтәргән өчен башыңа да сукмыйлар, рәссам, язучы, композитор халкын бар дип белгән кеше юк. Гурзуф дачалары, Горячий Ключ иҗат йортлары төшкә дә керми. Әнә, Канәфи абый 1970 елларда Ташкент сәнгать институтында укыганда, ике айга дәүләт хисабына Мәскәүгә, Ленинградка, Таллинга иҗат практикасына баруын, кайтып институт бинасында гөрләтеп күргәзмә оештыруын сагынып искә ала. Ә бүген 18-20 яшьлек студентларның түгел, 60-80 яшьлек танылган рәссамнарыбызның да кадере, кирәге юк. Картиналарын бик сирәк сатып алалар. Былтыр министрлык альбомын нәшер иткәч тә, Канәфи Нәфыйковка бер тиен гонорар түләмәгән. Үзенә нибары ике данә альбом эләгеп калган. Бөтен юаныч шул – альбомдагы чал тарихыбыз, татар данын еракларга таныткан затлы шәхесләребез мәктәпләргә барып ирешәчәк. Ярый да, яныңда җылы сүз белән күңелеңне юатырдай туганнарың, дусларың булса. Үзе дә рәссам Рәмин Нәфыйков, күңеленә бер юаныч булыр дип, әтисенең шушы күргәзмәсен оештырган. Ә бәлки картиналарны сатып алырга теләрләр, дигәндер.

 

Тагын Гурзуф иҗат йорты, рәссам Константин Коровин күз алдына килә. «Петербургны уйласам йөрәгем кыса. Нинди кыргый кешеләр без! Мин рәссам. Баш-аягым белән җәмгыятькә бәйле кешемен. Ә сез миңа игътибар бирергә теләмисез», - дип ачыргаланган ул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Канәфи Нәфыйков улы Рәмин һәм оныгы Ширин белән.

Автор фотолары. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: