Мәдәни җомга

ЭТНОГРАФИЯ ЭЗТАБАРЫ

Быел этнограф, фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт бүләге иясе Рәмзия Гыйният кызы Мөхәммәдовага 90 яшь тулды. Рәмзия апа - беренчеләрдән булып татарның шанлы тарихын үзенә кайтара башлаган шәхес. Этнограф булу турында хыялланмаса да, тормыш аны үзе үк бу фәнгә әзерләгән кебек. Р.Мөхәммәдованың нәселе болгар бабаларыбызның төп җирләре булган Тәтеш...

Быел этнограф, фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт бүләге иясе Рәмзия Гыйният кызы Мөхәммәдовага 90 яшь тулды.


Рәмзия апа - беренчеләрдән булып татарның шанлы тарихын үзенә кайтара башлаган шәхес. Этнограф булу турында хыялланмаса да, тормыш аны үзе үк бу фәнгә әзерләгән кебек. Р.Мөхәммәдованың нәселе болгар бабаларыбызның төп җирләре булган Тәтеш районы, Бакырчы авылына барып тоташа. Алар гаиләләре белән башта Ульян өлкәсенә, аннары Яшел Үзәнгә күченгән. Кыз 1 нче татар мәктәбендә белем ала. Бик кыска гына вакыт эшләп алган бу мәктәпне зур шәхесләр, көчле белгечләр тәмамлаганы мәгълүм.

Яшел Үзән шәһәре Татарстаныбызны Мари Иле белән тоташтырып тора. Гыйният абзый шимбә, якшәмбеләрдә базарга чыга торган була. Аңа кызы Рәмзия дә иярә. Базардагы чуарлыктан кызның күзләре камаша. Ватан сугышына кадәр бездә хатын-кызлар үзләренең милли киемнәрен киеп йөргән әле. Мари хатыннарының мөгезле баш киемнәренә, чигешле күлмәкләренә исе китә Рәмзиянең. Чуашларның да киемнәре бик үзенчәлекле, билгеле. Әмма аларның чигүләре юк. Өстәвенә, киемнәре дә кара төстә. Хәер, югары чуашлар акны кия. Ә менә анатрилары кара төскә өстенлек бирә. Мариларга исә каравы җан рәхәте. Ул тезгә кадәр уралган аяк чолгаулары үзләре генә дә ни тора! Ә сөйләшкәннәрен тыңлап тору, үзе бер кызык. "Әти, боларның телләре ник безнекеннән аерыла, киемнәре ни өчен безнекенә охшамаган?" - дип сораулар яудыра Рәмзия. "Төрле халыкларның телләре, киемнәре төрле, кызым", - дип аңлата Гыйният абзый. Шулай йөри торгач, кыз бер-ике сүз марича, бер-ике сүз чуашча өйрәнә. Аларны урынына туры китереп кыстырып сөйләшә башлый. Чуаш теленең татар теленә якынлыгы тагын сорау арты сорау тудыра.

Кыскасы, яшьтән үк үз алдына сораулар куеп, гамьле булып үсә кыз. Аннары Ватан сугышы башлана. Заводта, башка җирләрдә эшләп алгач, 1944 елда Р.Мөхәммәдова Казан дәүләт университетының география факультетына укырга керә. Шул вакытта күренекле галим Николай Воробьев этнография буенча факультатив дәресләр алып бара. Рәмзия дә ул дәресләрдә катнаша. Н.Воробьев сәләтле кызны күреп ала, аны этнограф итү уе белән янып йөри башлый. 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оеша. 1946 елда партия өлкә комитеты Тел, әдәбият һәм тарих институтына татар халкы тарихын язарга йөкләмә бирә. Әмма ул вакытта әле аны язарлык белгечләр күп булмый. Шул ук елда СССР Фәннәр академиясендә аның тарих бүлеге һәм Казан филиалы каршындагы Тел, әдәбият һәм тарих институтының берләштерелгән фәнни сессиясе уздырыла. Анда Казан татарларының килеп чыгышы мәсьәләсе куела. Нәтиҗәдә, аларның этник нигезендә болгарлар булуы күрсәтелә. Казан татарларының марилар, удмуртлар белән беррәттән җирле халык булуы дәлилләнә. Шул ук вакытта Идел буе татарларының мишәр төркемен өйрәнү кирәклеге ассызыклана. Шушы максатта Р.Мөхәммәдова этнография өлкәсен өйрәнүче буларак аспирантурага алына.1948 елдан башлап ул остазы Н.Воробьев белән бергә экспедицияләргә чыга башлый. Мари, чуашлар белән аралашып үскән кызда тел сиземләве көчле була, билгеле. Ә туган телен су урынына эчә.

Баштарак олпат галимгә тәрҗемәче була ул. Остазы Николай Воробьев белән көн саен аралашу, тарихны тотып карап дигәндәй өйрәнү Р.Мөхәммәдованың киләчәктәге эшчәнлеге өчен бик шәп нигез була.

Гомумән, бөтен Советлар Союзында этнография, археология гөрләп үскән бер чор була бу. Менә шундый бәхетле чорга туры килә галимә Р.Мөхәммәдованың башлангыч чор эшчәнлеге. Һәр ел саен икешәр экспедициягә бара ул. Шөкер, ире дә фән кешесен аңлый, хөрмәтли белә торган кеше була. Әмма алар 15 ел гына бергә яшәп кала. Сөйгән ярын югалту кайгысын Рәмзия апага кызы һәм экспедицияләр генә оныттырып торгандыр. 1949 елда аспирантураны тәмамлаганнан соң, мишәрләр турында инде байтак материал туплаган булса да, галимә кандидатлык диссертациясен якларга ашыкмый, чөнки эзләнгән саен яңа сораулар һаман туа тора, өстәвенә ул вакытларда һәрбер фәнни эшне диярлек, ә кайберләрен кабат-кабат Мәскәүдән борып кайтара торалар,гомумән, фәнгә таләп зур була .

Ниһаять, 1966 елда Мәскәүдә этнография институтында галимә Рәмзия Мөхәммәдованың мишәрләр турында кандидатлык диссертациясен яклау була. Ул вакытта якланачак фәнни эшләр турында алдан ук фәнни җәмәгатьчелеккә хәбәр итеп, гәзитләрдә игъланнар бастыра, фәнни эшне китапханәгә куя торган булганнар. Шундый игъланны укып булса кирәк, яклауга зал тутырып мишәрләр килә. Галимә бик курка, билгеле. Әмма соңыннан ул мишәрләрнең үзләреннән дә хезмәтенә карата уңай бәя ишетә. Бик саллы хезмәт булган бу, моны кичекмәстән китап итеп бастырып чыгарырга кирәк, диешә алар. Мишәрләргә караган бик кызыклы мәгълүматлар тапкан Рәмзия апа. Мәсәлән, галимәнең әйтүенә караганда, мишәрләрнең формалашу территориясендә Наровчат кенәзлеге була. Аның белән хатын-кыз идарә итә. Бортасларның Сөембикә ханбикәбез белән беррәттән йөртелергә тиешле Нарчат исемле бикәсе була ул. Ул Мохша елгасы буендагы Бортас шәһәрендә идарә итә. Алтын Урда таралганда, феодаллар Болгар җирләренә һөҗүм иткән вакытта, Бортасны да җимерәләр. Нарчатның ирен үтерәләр. Ә үзе ул яу белән килгәннәргә әсирлеккә төшмәс өчен йортын карап торучы Хаҗия исемле хатын белән Мохша елгасына ташлана. Шул җирләрдә Наровчат исемле кенәзлек пәйда була да инде.Бу риваять мишәрләрнең үзендә сакланмаган, Нарчат турында материаллар Пенза музеенда бар. Ул урыслар аша билгеле булган.

Инде мишәрләрнең дә уңай бәясен алгач, галимә бик рухланып фәнни эзләнүләрен дәвам итә. Әмма Р.Мөхәммәдовага Урта Идел һәм Урал буе татарлары турында атлас төзүне йөклиләр. Этнографик атлас этнографик күренешләрне җыеп, өйрәнеп, бер тәртипкә салуны күздә тота. Бу күп вакыт сорый торган, вак, катлаулы эш. Рәмзия Мөхәммәдова аспирантлар ала, атлас өстендә эшләүче кадрлар әзерли башлый. Галимә атлас төзү принципларын, материал җыюның (экспедицияләрдә, китапханәләрдә, музейларда) программасын эшли. Шуның белән Рәмзия апага үзенең докторлык диссертациясе турында онытып торырга туры килә. Ә 1985 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтында олы яшьтәге, доктор булмаган фәнни хезмәткәрләрне пенсиягә чыгаралар. Рәмзия апага да бөртекләп җыйган, үз баласы кебек кадерле материалларын кешегә калдырып китәргә туры килә. 1992 елда Воробьевның шәкерте, заманында бу зур шәхеснең уң кулы булган галимәне Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенә чакырып алалар. Анда ул мишәрләр турындагы хезмәтен тагын да тулыландыра төшеп, яңадан зур китап итеп бастырып чыгара, гомумән, 30 ел буе җыйган материаллар нигезендә яңа хезмәтләр яза.Татар, урыс, инглиз телләрендә чыккан "Татар халык киемнәре", "Керәшен татарлары киеме" монографияләре шундыйлардан. Р.Мөхәммәдованың соавторлыкта язылган хезмәтләре дә байтак. Мәсәлән, "Урта Идел һәм Урал буе татарлары", "Идел һәм Урал буе халыклары", "Идел буе һәм Урал татарларының милли киемнәре","Татарлар"һ.б. Моннан тыш, Р.Мөхәммәдова 100 дән артык фәнни мәкалә авторы.

Заманалар үзгәрде. Базар мөнәсәбәтләре шартларында этнографиянең берәүгә дә кирәге калмады. Фәннәр академияләрен пыран-заран китерәләр. Элек институтта өлкән фәнни хезмәткәр министр кебек 250 сум хезмәт хакы алып эшләсә, хәзер фән эшлеклеләребез тиеннәргә җан асрый. Китап чыгару авыр булса да, элек фәнни китаплар да меңәрләгән тираж белән нәшер ителгән, хәзер исә тиражлары нибары 300-400 данә. Әйе, барысының да асты өскә килде. Шуның тискәре йогынтысын көн саен күреп торабыз. Кайберәүләр, мин мөселман, дип, ата-анасы, әби-бабасының милләтеннән, милли киенүдән, үзебезчә сөйләшүдән баш тарта, безгә чит-ятларның киенү рәвешләрен, гадәт-йолаларын тагарга тели. Икенче берәүләр үз белдеге белән традициябезне җимерә: милли киемнәрдәге бизәкләрне бозып, бөтен ямен, затлылыгын бетерә, ахыр чиктә тамырларыбызга балта чаба. Хәзер инде бизәкләр генә түгел, татар киемнәренең кисемнәре дә, төсләре дә, төсләрнең ярашуы да, чигү техникалары да үзгәреп, бозылып бетте. Бәрхет, ефәк кебек болай да затлы тукымаларның өстенә чигү чигеп, зәвекъсезлекне күрсәтәбез. Чигүләрнең күбрәк гади халыкта алъяпкычларда, җиңнәрне пычранудан саклаган махсус җиңсәләрдә кулланганын онытабыз бугай. Ука гомер-гомергә тукыма киселгән җирләргә бастырылган, чөнки халыкта киселгән урыннан явыз рухлар керергә мөмкин, дигән ышану яшәгән. Шуңа да карамастан, укаларны да хәзер кем ничек тели, шунда бастыра. Сәхнәләргә киеп чыгуыбыз гына җитмәгән, әле шул безнең гореф-гадәтләрдә булмаган чәчәкле-чуклы зәвекъсез камзул, җилән, кәләпүшләрне Илбашларына бүләк итеп бирәбез. Чыннан да, үз вакытында этнографик күренешләрне берәмтекләп җыеп, җентекләп тикшереп, тәртипкә салган Рәмзия апага борчылыр сәбәпләр бик күп. Хәзерге заманда Рәмзия Мөхәммәдова кебек белгечләр безгә бик җитми. Без аңа саулык-сәламәтлек телибез. Рәмзия апага да, безнең һәммәбезгә дә илебезнең дөрес кыйбла, мәгънә табып, бер түбә астында яшәгән халыкларны, аларның тарихын, мәдәниятен хөрмәт итеп, үстереп, яратып, үз итеп яшәгән көннәрен күрергә язсын.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: