Мәдәни җомга

ДАШИ-НИМА

Татарстан Рәссамнар берлегенә 80 ел Даши Намдаков миңа имзасы урынына ... рәсем ясап бүләк итте. Ул һәрчак сокландыра! Гаҗәпләндерә! Һәм үзенең шәхси күргәзмәләренә куелган иҗат әсәрләре белән бар илләрдәге сәнгать- сөярләрнең күңелләрен күптән яулады инде. Будда дине ламалары киңәше буенча әти-әнисе аңа Даши-Нима - "уңыш кояшы" дип исем кушкан. Ул...

Татарстан Рәссамнар берлегенә 80 ел
Даши Намдаков миңа имзасы урынына ... рәсем ясап бүләк итте. Ул һәрчак сокландыра! Гаҗәпләндерә! Һәм үзенең шәхси күргәзмәләренә куелган иҗат әсәрләре белән бар илләрдәге сәнгать- сөярләрнең күңелләрен күптән яулады инде. Будда дине ламалары киңәше буенча әти-әнисе аңа Даши-Нима - "уңыш кояшы" дип исем кушкан.
Ул беркайчан да үзенең туган көнен әйтми. Дөрес, "00.00.1967 елда туган" дигән белешмә бар. Әмма үзе каты авыруга дучар булуын яшерми.
Күп балалы гаиләдә туган Даши кечкенәдән үк сынлы сәнгать белән шөгыльләнә. Әтисе (крестьян һәм шул ук вакытта будда дине рәссамы) үрнәгендә, башка туганнары белән беррәттән сыннар ясый, агачтан уя, йон тукый, тимер чокый. Бер дә гади булмаган, дәрәҗәле дарханнар кастасы нәселендә дөньяга килү - бер, ә менә аның: "Минем оныгым - безнең нәселнең егерме өченче буыны!" - дип әйтүе һәм нәселдәге һәркемне исемнәре белән белүе дә ни тора! Йә, кем үзенең егерме өч буынын хәтердә тотуы белән сокландыра ала? Бу - аның хәзерге шатлыгы, ә бит ул туган көнне әти-әнисе, улларының тәкъдирен алдан белеп, бер дә сөенмәгән. Бу көн дацанда җыелган акыл ияләре озак киңәшләшкәч, аның әнисен чакырып, шул хакта белгертә: "Даши унбиш яшьтә үләр дәрәҗәгә җитеп чирләр". Һәм унбиш яшькәчә сәламәт һәм көчле булып үскән бала туган көненә дүрт көн кала чирләп урын өстенә егыла, дацандагы лама аның узган тормышында урта гасырда, Азия далаларындагы сугышчан халыкның ханы булып яшәвен һәм шул рәвешчә бу тормышына үз өстенә авыр чир сынавы алуын әйтә: "Җиде ел чирләп тә терелмәсә, ул үләчәк". Әти - әнисенең бармаган дәвачылары калмый. Ул нәкъ җиде ел авырый һәм, ниһаять , "Мин сине кабул итмәсәм, син үләчәксең", - дип белдергән шаман хатын-кызы табыла. Ул аны дәваланырга килгән зур халык төркеме арасыннан үзе чакырып ала, туганнарын бергә җыеп аларның Җирдәге нәсел агачы - мәһабәт эрбет барлыгын һәм нәселнең шул агачка табынуны онытулары өчен рухларның ачулары чыгуын, Дашины шуның өчен үзләре янына алырга теләүләрен аңлата. Эрбет янында үткәрелгән йола берничә сәгатьтән соң… арба шыгырдавы белән тәмамлана. "Терелсәң, исемең бар дөньяга билгеле рәссам булачаксың! - ди шаман хатын. - Сезнең нәсел рухы синең шаман булуыңны тели". Үгеткә ризалашмаган егеткә ул: "Ярый, алайса, син сынчылыгыңда шаман бул!" - дип фатиха бирә. "Әгәр дә мин бу юлны дәвам итмәсәм, тагын авырып китүем бар", - дип искә ала Д.Намдаков.
2000 елда Иркутскида беренче шәхси күргәзмә ачкан рәссам бар сәнгатьсөярләрне дә таң калдыра! Бераздан К.Ханхалаев ярдәме белән Намдаковка үз күргәзмәсен Мәскәүдә үк ачырга мөмкинлек табыла. "Иҗатымның үзенчәлеге - яңалыкны һәм борынгы бурят гореф-гадәтләрен, йолаларын берләштерә белүдә. Өстәвенә, моның минем шәхси уңыш кына булмавын, ә безнең нәселнең генетик хәтере, нәселдә яшәп киткән бар иҗатчыларның көче миндә чагылыш табуын белгәнгә күрә, мин беркайчан да мактанмыйм. Безнең нәселдәгеләр дацаннарда хезмәт иткән, будда дине сыннары ясаган. Непал, Һиндстан һәм Тибетка кадәр барып гыйлем җыйган. Скульптура - ул минем шигырьләрем, күләмгә күчкән поэзия, алар берникадәр буддизм үзенчәлекләрен үз эченә алса да, дөньяви, ләкин этнофутуризм да түгел. Мин бер алымны да эзләп азапланмадым. Иҗатым бик җиңел һәм мин шуның белән бәхетле. Яңа образларны, гадәттә, йокыаралаш күрәм һәм киләчәктә алар сыннарга әверелә».
Сынчы бүгенге көндә Италиянең бар дөнья сынчылары һәм һөнәрчеләре җыелган Пьетрасанта шәһәрендә үз остаханәсенә ия. Ул үз сыннарын бронзада башкара. Күбесенә, фактура үзенчәлегенә игътибар биреп, иске затлылык - көрәнсу- яшел кунык та өсти.
Аның күргәзмәләре Россия шәһәрләреннән кала Германия, АКШ, Монголия, Италия, Швейцария, Кытайда уңыш казанды.
Ә бездә аның авторлыгындагы Казан атамасы барлыкка килүен искәртүче үзенчәлекле бина да, канатлы Барслар гаиләсе янында Идел буе Болгарстаны гербында, ә соңрак Казан гербында сурәтләгән канатлы Зилантлар да туристларга шәһәребез риваятьләре хакында сөйли. Бина янында - ике төр мифик җанварлар гаиләсе: Зилант гаиләсендә - ике бәби Зилант, ә Барслар гаиләсендә - өч нәни. Алар өчесе дә уйда: берсе әнисенең койрыгыннан ычкынып, ничек тә булса егылып төшмәскә тырыша, чөнки аны туристлар шундук эләктереп алачак, икенчесе - тәпиләренә ныграк басып тора һәм "Биек!" дигәндәй җиргәчә араны күзли: ә өченчесе әнисенә елышкан; әйтерсең, «Мин болай да сездән куркам, ә сез миңа әле төбәлеп карыйсыз тагын», ди. Бәбиләр шуны да аңлый: әнкә барс шулкадәр көчле, иң көчлесе! Ул аларны үткен теш-тырнаклары белән барсыннан да яклая­чак! Сыннарны Да­ши: «Зилантлар - Казан символы, ә Барслар - Татарстан мәгърурлыгы билгесе!» - дип ачыклый.
Казансу янындагы сыннар останың олуг талантын, бронзаны, нәкъ борынгы Кытайдагыча искиткеч осталык белән эшкәртә алуын, җанварларның көч-куәтен, аларның тән хәрәкәтләре сыгылмалык­ларын, грацияне күрсәтә белүләре белән шаккатырса да, Дашины бездә һәрчак тәнкыйтьлиләр. Канатлы барсларның нык ихтыярлы, гомумән, көчле булулары кемнәргәдер инде хәзер үк тынгы бирми. Мәгънә шунда, әгәр дә җанвар гербка кертелгән икән, ул инде саклау һәм яклау функциясендә, ул баштан ук бар яктан уңай һәм юаш була алмый. Ә шәһәрдәге туристлар һәм аларның балалары сыннар янында туктаусыз фотога төшә һәм аларны кәгазьгә рәсем итеп ясый. Рәсемнәрен күрдем: ни өчендер Зилантларны төрле-төрле төсләргә буяп ясарга яраталар. Кайбер казанлылар аларны явыз дип тапса да, алар барысына да ошый.
Дашины тәнкыйтьлиләр, ә Бауман уртасындагы Казан песиенә куелган сынны күрмиләр... Кыскасы, Намдаков башкаруындагы Казан песиен дә күрәсе килә әле! Һәм уйлавымча, Намдаков Сафагәрәй хан белән Сөембикәгә дә һәйкәл хәзерли ала. Аларны юргаланган атларга утырып, сәфәр кылып йөргән сыйфатта күзаллыйм. Ханбикәнең кулларында - бер яшьлек Үтәмешгәрәй. Даши әле зур үлчәмле курчаклар да иҗат итә. Һәм аларның кайберләре - ана белән бала темасы кысаларында. Аның бу иҗат әсәрләре миңа әлеге һәйкәлне ачык итеп күзалларга ярдәм итте. Һәм ул 2017 елда, Үтәмешгәрәй туып нәкъ 470 ел узгач, Казансу янындагы кебек киң һәм иркен бер мәйданда Казан ханлыгының хөр вакытларын искәртүче һәйкәл буларак урнаштырыла ала! Галимебез Һади Атласи 1535 елдагы вакыйгаларны тасвирлаганча: «…Җангали ирексез бер хан булып, рус кенәзенең боерыгынча эш йөртә, аның сүзеннән чыга алмыйдыр иде. Бу еллар Казан ханлыгының иң куанычлы еллары булып, ул урыс бугалагыннан котылган, тынычлаган иде». (Билгеле, Үтәмешгәрәй туган 1547 елда инде андый тынычлык аз булган…)
Тәнкыйтьләү - бик җиңел. Казансу янына килеп, әлеге сыннарны беркем дә табынып карамый. Бары соклана гына. Казан үзен бизәргә нинди талант иясен чакырган! Даши - мәшһүр. Аның Казанда үткән күргәзмәсен карарга 4200 сәнгатьсөяр җыелса, Мәскәүнең Шәрык халыклары сәнгате дәүләт музеендагы күргәзмәсенә 15 мең кеше килде.
Ул, өстәвенә, тыйнак та. Лабрадорит гранит постаментларга үз исемен зур итеп чокып куймаган. Ә нибары сыннарның артына гына тамга - имза салган.
Эшләре - гаять җанлы. Берәр фэнтэзи фильмы төшерсәләр, Зилантлар һәм Барс­лар әлеге постаментлардан очып төшеп, Казансуда су коенып чыгачак! Иҗади хезмәтенең һәр көне исәпле. Бөек сынчы үзе тәкъдим итмәгән урын өчен, үзе сайлап алмаган сын өчен гафу үтенде. Ә бит ул күп рәссамнар өчен, күп сынчылар өчен - булдыклылыкның чын үрнәге. Без аның җанын тыңлый гына белик. Даши Намдаков: «Минем куәтле шаман нәсел тамырларым бар. Ләкин балачактан ук рәссам булырга омтылдым. Шундый дөньяда үстем, ул - гадәти кешеләр өчен таныш түгел дөнья. Чита өлкәсенең Россия-Кытай чигеннән ерак булмаган Укурик авылында тудым. Безнең җирләр риваятьләргә, дастаннарга, әкиятләргә бай. Анда бүген дә рухларга, шаманнарга ышаналар. Бурятлар аларга ышана дип әйтү бик дөрес тә түгел, бу борынгы заманнардан килә һәм безнең халык әле рухларның ихтыярын, Ак һәм Кара көчләр булуын инкяр итми. Мин җиде яшемдә дәүләт интернатына эләктем, әлеге кырыс мохиттә авыр булды. Ак һәм Кара көчләр һәрвакыт көрәштә. Әкиятле, табигать матурлыгы белән аралашкан балачагым дөньясы һәм интернат тәртипләре арасындагы рухи аһәңсезлек, бәлкем, мине чиргә илтеп җиткергәндер дә. Мин - бик нечкә күңелле кеше, ләкин ул чакта үземне яклау өчен миңа хәтта бокс белән шөгыльләнергә туры килде…
Бурятиядә мин тулысынча ябык җирлектә яшәдем. Беркайда да зур шәһәрләрдә булмадым. Ләкин балачакта ук ачыграк мохиттә бөтерелсәм, мин хәзерге дәрәҗәмдә була алмас идем. Әсәрләрем - уртача һәм үзенчәлексез, алар аша минем иҗади йөземне танырга кыен булыр иде. Әмма күпмедер дәрәҗәдә ябык җирлектә яшәвем миңа Бурятиянең, туган халкымның мәдәниятен һәм тарихын якыннан тоярга һәм тулысынча үземә сеңдерергә мөмкинлек тудырды. Әйе, мин Красноярск сынлы сәнгать институтының скульптура бүлеген тәмамладым. Тик, шулай да, академик белем минем үз авторлык карашымны берничек тә төзәтмәде, эшләремне европалаштырмады, этник колоритын җуйдырмады. Мәсәлән, Суриков исемендәге сынлы сәнгать институтын тәмамласам, бәлкем, мине… миллилектән читләштерерләр иде. Үз халкыңның тарихын чагылдыру һәрчак мөһим.
…Хәзер күп илләрне күрәм. Миңа борынгы цивилизация мәдәнияте якын, борынгы сыннар. Һәм һәрчак нинди генә дөнь­я музеена керсәм дә, узган гасырларның әсәрләрен игътибар белән өйрәнәм».
Чын иҗатчы! Асыл зат Даши Намдаковның Казанны тагын зилантлар белән бәйли алуына хәтта Зилант тавы шатлана булыр!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Даши НАМДАКОВ һәм аның хезмәтләре. (Интернет).
Роза ХУҖИНА фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: