Мәдәни җомга

Дамир ГАРИФУЛЛИН: ИЛҺАМ ШӘҖӘРӘСЕ

Илһам ШАКИРОВКА 80 яшь Узар заманнар, Илһам Шакировны планетаның иң атаклы җырчылары белән янәшә куярлар. Гариф АХУНОВ, Татарстанның халык язучысы. Илһам Шакиров барыбызны да әсир итте, аның җырлавын халык бөтен җаны, бөтен йөрәге белән көтте. Ә ул, бәгырьләрне телә-телә, халкы көен җырлады да җырлады. Җырчының нәсел-нәсәбе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар күп....

Илһам ШАКИРОВКА 80 яшь


Узар заманнар, Илһам Шакировны планетаның иң атаклы җырчылары белән янәшә куярлар.
Гариф АХУНОВ,
Татарстанның халык язучысы.

Илһам Шакиров барыбызны да әсир итте, аның җырлавын халык бөтен җаны, бөтен йөрәге белән көтте. Ә ул, бәгырьләрне телә-телә, халкы көен җырлады да җырлады.

Җырчының нәсел-нәсәбе, шәҗәрәсе белән кызыксынучылар күп. Әнә шул ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән Илһам Шакировның ата-бабалары эзеннән аның туган якларына сәяхәткә чакырабыз, моң иясенең шәҗәрәсе белән таныштырабыз.

Сарман - Чаллы юлының уң ягында Таулык авылы бар. Бу Илһам Шакировның ата-бабалары яшәгән авыл. Хәер, әтисе Гыйлметдин абзый да шушы авылда туып-үскән, шушында «башлы-күзле» булган. Илһамның апалары да шушы авылда туган.

1927 елда Гыйлметдин абзый башка авылдашлары белән бергә Яңа Бүләк авылына күчеп утыра. Бик тә бәрәкәтле урын була бу. Менә шушы авылда Илһам Шакиров туган.

Таулык авылы

Авыл турында беренче урыс мәгълүматлары 1761-1767 елларда Рәсәйдә үткән III ревизия (җан исәбен алу) документларында бар. Бу чорда авылда 94 ир-ат яшәгән. Аларның 39ы «ясаклы татар» булган.

1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр Таулык авылы Уфа губернасы Минзәлә өязе Языкау волостена карый. 1901 елда авылда 414 ир-ат, 372 хатын-кыз яшәгән. XX гасыр башында Таулыкта 800 ләп кеше яши. 1917 елгы революциядән соң авыл башта Минзәлә кантонына, аннан Чаллы кантоны төзелгәч, шуңа карый.

Җырчы Илһам Шакировның нәсел тамырлары менә шушы Таулыкта. Авыл зиратында аның бабасы, бабасының ата-бабалары бакый йокыга талган. Зират уртасындагы иң озын чыршы - Илһамның бабасы Шакирның атасы Габделнасыйр Габделхалыйк углыныкы.

Җырчының Яңа Бүләк авылында яшәүче абыйсы Кыям Шакиров, Теләнче Тамакта яшәүче апасы Гөлсем апа белән очраштым. Алар әтиләре Гыйлметдин абзыйның Яңа Бүләккә Таулыктан күчеп килүен, бабалары Шакир исемле, Шакирның атасы Насыйр, Насыйрның атасы Халыйк исемле булуын әйттеләр. Мин бу исемнәрне Таулык зиратындагы кабер ташларыннан да укып таптым. Кыям Шакиров бабасы Шакирның каберен чардуган белән әйләндереп алган.

Илһамның бабасы «коры» Шакир гына түгел, Мөхәммәтшакир исемле булган икән. Метрикә дәфтәрләрендә нәкъ шулай язылган. Аның бертуганы Мөхәммәтсадыйк булган. Мөхәммәтсадыйкны ачыклагач, бөтен шик-шөбһәләр бетеп, эчкә «җан керде». Архив кәгазьләре, метрикә дәфтәрләре актарып, куен дәфтәрендәге икенче шәҗәрәне дә ачыкладым. Мөхәммәтсадыйк-Габделнасыйр-Габделгазиз-Габдулла... Шәҗәрәдәге менә шушы биш бабаның исемнәрен таптым. Ә инде Ишкилде-Үтәгән-Алпар исемнәрен ачыклау соңыннан гына мөмкин булды.

Җырчының бабасын Шакир дип кенә йөрсәләр дә, мулла кушкан исеме, әйткәнебезчә, Мөхәммәтшакир булган. Атасы Габделнасыйр 1882 елда 82 яшендә дөнья куя. Аның әтисе Габделхалыйк бабай, мөгаен, йөз яшьнең теге ягына чыгып вафат булгандыр. Ул 1893 елның искечә 16 ноябрендә гүр иясе була. Метрикә дәфтәрләрендә аның яше 95 дип күрсәтелә.

Мөхәммәтшакирның йорты олы юлның күпер төбендә булган. Шуңа аны «Күпер Төбе Шакир» дип йөрткәннәр. Бу вакытта авылда биш Шакир булган. Шуңа күрә һәрберсенә кушамат тагылган. Күпер Төбе Шакирны әле тагын «күке» дигән кушамат белән дә атаганнар. Кайберәүләр моны Мөхәммәтшакирның күкеле сәгатьләр төзәтүгә маһирлыгыннан чыгып аңлата. Аның өендә ел әйләнәсендә күке тавышы тынмаган, диләр. Бу уңайдан язучы Хәйдәр Гайнетдинов (Шакир бабайның оныгы Гыйльмисафа апаның улы) әнисеннән ишеткән бер истәлекне язып чыкты.

«Шакир абый кечкенә чагында урамда уйнап йөри икән. Күршеләре сырхау апаның басу капкасыннан чыгып баруын күреп, кая юл тотуын сораган. «Урманга, бәбкәем, - дигән апа. - Туйдым бу сырхаудан... Күкедән сорыйм әле, күпме гомерем калган икән... Ичмасам, үлемемә әзер торыр идем...» Киткән сырхау апа урманга. Аның артыннан Шакир да киткән. Урманга барып җиткәч, апа күкедән (ничә ел яшисе барын) сораган. Күке булып Шакир сиксән мәртәбә җавап биргән. Шуннан соң теге сырхау апа, таягын ташлап, авылга йөгереп диярлек кайткан. Сихәтләнеп, озак яшәгән, имеш».

Шакир бабай сәгать төзәтүче оста булган. Шуңа күрә, сәгать ватылдымы, аңа килә торган булганнар. Якын-тирәдә андый осталар икәү генә булган. Берсе Иске Дөреш авылы мулласы - Гәрәй, икенчесе - Шакир. Шакир өендә сәгатьләр күп булган. Суга торган һәм күкеле сәгатьләр тавышы өйдә тынып тормаган. Теләнче Тамактагы атаклы Хәлфиннар урыс чиркәве кебек суга торган бик зур бер сәгатьне Шакирга китереп, татарча моң чыгарып суга торган сәгать көйләткәннәр, дигән сүз йөри халыкта.

Буш вакытларында Шакир иске сәгать механизмнарыннан үзйөрешле уенчык арбалар да ясаган. Бу шөгылен ул кабер кырына аяк басканчы ташламаган. Нөркәй, Теләнче Тамак базарларында үзе ясаган әнә шундый үзйөрешле арбаларны сатып тамак туйдырырлык акча тапкан. Бер үк вакытта ул Совет чорындагы авыл мәзине дә, мулласы да булган. Ураза айларында капка төпләрендәге үргә, яки кар өеменә менеп, бөтен авылга ишетелерлек итеп азан әйткән...

Шакир бабай әтисе һәм бабасы кебек озын гомер кичерә. Бик картаеп, колагы катыланып, күзләре күрмәс булып, ап-ак сакаллы бабайга әверелеп, Хөснетдин исемле улының хатыны Гыйльмисафа тәрбиясендә яши һәм аңа хәер-фатыйхасын калдырып, 1943 елның 9 июлендә 94 яшендә фани йортыбыздан бакый дөньяга күчкән. Гыйльмисафаны Шакир бабай бик тә хөрмәт иткән һәм якын күргән. Гыйлметдин исемле улының кызына да аның исемен бирдерткән.

Яңа Бүләк авылы

Дөньяга Илһам Шакировны бүләк иткән авыл әнә шулай атала. Ул борынгы авыл түгел. Аңа нибары XX гасырда гына, төгәл әйтсәк, 1927-1928 елларда гына нигез салына. Килеп утыручыларның барысы да диярлек Таулык авылыныкылар.

Җырчының әтисе Гыйлметдин абзый, әлеге авылны нигезләгән авылдашларының үтенүе буенча, бу авылга 1927 елның ахырында гаиләсе белән күченеп килә. Әтисе Шакир бабай үзенең шәхси алачыгының яртысын сүтеп алып китәргә рөхсәт бирә. Гыйлметдин тыкрык кырына килеп утыра һәм йорт җиткерә, бакча артына үз алачыгын кора. Ул тәгәрмәч ясарга, урак тешәргә, чиләк-комган-чүмеч ясарга, самавыр, йозак төзәтергә, савытларга тотка куярга бик оста була. Әле тагын тегермән дә тарттыра белә. Кыскасы, яңа авыл өчен бик тә кирәкле кеше була Гыйлметдин абзый.

1928 елның 28 апрелендә Чаллы кантоныннан Зәки Госманов дигән берәү колхоз оештыруда «крестьяннарга ярдәмгә» килә. Беренчеләрдән булып биш хуҗалык колхозга керә. Аңа «Өмет» дигән исем бирәләр. 1929-1930 елларда авылның күпчелек хуҗалыгы колхозга кереп бетә. Күмәкләшкән хуҗалыклар саны 24 кә җитә. Бу өлкәдәге җитезлекне өстәгеләр дә күреп ала. Колхозга бүләк итеп сабан, чәчкеч, ургыч, ат белән ашлык суктыру машинасы бирелә. Шушы «бүләкләр» хөрмәтенә колхозның исемен «Яңа Бүләк» дип алыштыралар. Ул соңрак авыл исеме булып та китә.

Колхоз рәисе итеп Зәки Зариповны сайлыйлар. Бу чорда авыл Советы рәисе булып Әюп Гайсә улы Гайсин эшли. Колхозның иң алдынгылары - Гыйлметдин Шакиров, Зифа Абдуллина, Заһидулла Шәриповлар Чаллыга алдынгылар җыелышына бара, анда республика җитәкчеләре белән очраша.

1930 елда ике агач өйне берләштереп салалар да башлангыч мәктәп ачып җибәрәләр. Заманында мәчет өчен буралган бураны клуб һәм колхоз идарәсе өчен бина итеп күтәрәләр. Аның бер башына клуб урнаша, икенче башында колхоз идарәсе була.

1935 елның март аенда Яңа Бүләк авылы Сарман районыннан яңа оешкан Ворошилов районына күчә. Шәхес культы чорында ил өстен томалаган кара болытлар Яңа Бүләкне дә читләп үтми. Ун еллык та тарихы булмаган Яңа Бүләк авылында да халык дошманнарын, кулакларны эзләү башлана. «Шундыйларның берсе» - авыл тимерчесе, Илһам Шакировның әтисе Гыйлметдин Шакиров кулга алына һәм төрмәгә озатыла...

Җырчының әтисе һәм әнисе

1993 елның урталарында журналист Резеда Әхтәмованың Илһам Шакиров белән әңгәмәсе «Юлдаш» газетасында басылып чыкты. Анда җырчы болай ди:

- Мин әткәйне белмим. Аны 1937 елда Сталинның бик котырган чагында алып китәләр...

Ә инде: «Әткәегезне ни өчен кулга алдылар?» - дигән сорауга Илһам Шакиров:

- Беркем дә белми. Ул авылның тимерчесе булган, - ди.

Әйе, Илһамның, мин әткәйне белмим, диюе бик тә дөрес. Әтисен кулга алганда аңа бит әле ике яшь ярым гына узып барган. Илһам әтисеннән 935 көнлек бала булып кала.

«Әтиең артыннан китәсең киләме? - дип яныйлар иде», - ди Илһам бер әңгәмәсендә.

Менә Илһамның җавапларыннан тагын берсе: «Унынчы сыйныфны бетереп, музыка училищесына укырга кереп кайтышлый, военкоматка учеттан төшәргә кергән идем. Шунда утыручы бер карагруһ урыс: «Бүген үк армиягә китәсең, никаких уку!» - дип җикерде. Бер-ике каршы сүз әйтеп маташкан идем, җавабы шул ук булды: «За отцом хочешь идти что ли?»

Әлбәттә, Илһам Шакиров әтисенең ни өчен кулга алынуын һәм ни өчен төрмәгә ябылуын белмәгән. Бу хакта имеш-мимешләр генә йөргән, алар арасында иң авыры - «халык дошманы» дигәне. Ул заманда мондый гаепләнүне шик астына да алырга ярамаган. Хәтта күршеләре дә «кара инде, ул бит халык дошманы булган икән», дип кенә фикер йөрткән һәм шуңа ышанырга тиеш булган. Илһамның әтисе Гыйлметдин Шакировның КГБ архивында саклана торган «Дело»сы белән танышкач, аның бер гаепсезгә хөкем ителгәнен тоясың.

Биредәге язмалар - кеше язмышы белән бик тә җиңел уйнауның ачык мисаллары. Гаепләнүченең исем-фамилиясе Шакиров Гыйльми дип кенә язылган. Әле Гыйльмине дә йә Гыйльмай, йә Гыйльман, дип тутырган урыннар бар. Югары Чыршылы авыл Советыннан бирелгән характеристикада һәм тагын бер кәгазьдә генә ул Гыйлметдин диелә. Ник бер җирдә әтисенең исеме язылсын!

Гыйлметдин абзый өендә 1937 елның 8 октябрендә тентү үткәрәләр һәм шул ук көнне аны кулга алалар. Архивтагы «Дело»да тентү беркетмәсе сакланган. Тентүне НКВДның элекке Ворошилов районы бүлеге хезмәткәре Н.Биктимеров махсус бирелгән 22 санлы ордер нигезендә үткәрә, тентү вакытында Югары Чыршылы авыл Советы әгъзалары Гариф Шакиров белән Әюп Гайсин катнаша.

«Дело»да 1937 елның 9 октябрендә Теләнче Тамакта үткәрелгән беренче сорау алу беркетмәсе дә бар. Аны НКВДның Ворошилов район бүлеге оперуполномоченные урынбасары Б.Рәҗәпов алып барган. Гаепләнүченең җиде кешедән торган гаилә составы түбәндәгечә язылган.

- Хатыны Нуриәсма - 45 яшьтә; улы Имаметдин - 22; кызы Сафа (тулы исеме Гыйльмисафа)- 18; кызы Гөлсем - 13; кызы Зәйнәп - 7; улы Кыям - 5; улы Илһам - 3 яшьтә.

Бу сорау алу барышында Гыйлметдин абзыйга нибары өч сорау бирелгән. Беркетмәдә аларга бирелгән җаваплар да теркәлгән.

Беренче сорау: Хөкем органнарына (беркетмәдә «следствию» диелгән) үзегезнең социаль-милек хәлегез һәм чыгышыгыз турында сөйләгез.

Җавап: Мин урта хәлле крестьян улы. Хуҗалыгыбызда ике өй, бер икмәк амбары, өч ат, ике-өч сыер һәм ун баш вак терлегебез булды. Мин 1926 елда әтидән башка чыктым. Минем хуҗалыкта бер өй, бер икмәк амбары, ике ат, ике сыер, биш-алты вак терлек иде. Тимерче булып эшлим. Үземнең алачыгым бар иде, сезон вакытында ике-өч кеше яллый идем. 1930 елда колхозга кердем, бөтен инвентарьларны һәм инструментларны колхозга күмәкләштердем.

Икенче сорау: Хөкем органнарына үзегезнең советка каршы алып барган бөтен эшчәнлегегез турында сөйләгез.

Җавап: Юк, мин беркайчан да контрреволюцион агитация алып бармадым.

Өченче сорау: Сезгә РСФСР Җинаять кодексының 58-10 маддәсе буенча билгеләнгән гаепләү буенча үзегезне гаепле саныйсызмы?

Җавап: Юк, санамыйм.

Әлеге беркетмәдә Гыйлметдин абый латин хәрефләре белән «Sakirov» дип үзенең имзасын куйган.

Әйе, беренче сорау алу вакытында Гыйлметдин Шакиров үзен гаепсез дип саный. Мөгаен, аннан соңгы сорау алуларда да ул үзенә ташланган гаепләрне танымагандыр. «Дело»дагы икенче сорау алу беркетмәсе 1937 елның 3 декабрендә шулай ук Теләнче Тамакта тутырылган. Димәк, ике айга якын ул әле Теләнче Тамакта тотылган; күрәсең, төрле җәберләүләр һәм җәзалаулар аның да ихтыярын сындырган, тоткынлыкта тоту шартлары сәламәтлеген тагын да какшаткан.

1937 елның 3 декабрендә булган сорау алу вакытында ул үзенә ташланган гаепләрне өлешчә таный төшә, бик җитди чирле булганлыктан, күрәсең, ул гаепләргә кул селти. Аның чирле булуы хакында шул ук 3 декабрьдә Теләнче Тамак врачлык амбулаториясеннән кош теледәй кәгазьгә язылган бер белешмә бик ачык сөйли. Сорау алу алдыннан амбулатория белгечен, мөгаен, НКВДга чакыртып, тоткынның сәламәтлеген тикшерткәннәрдер. Белгеч биргән белешмәдә тоткынның каралу вакытында хроник бронхиттан, миокардтан һәм икенче дәрәҗә трахомадан җәфалануы әйтелгән.

Гыйлметдин Шакировны нәрсәдә гаепләгәннәр соң? Моны 1938 елның 8 июнендә Минзәлә шәһәрендә булган Татарстан АССР Верховный судының махсус коллегиясе сессиясенең ябык хөкем утырышында чыгарылган хөкем карарыннан ачык белергә мөмкин.

Гаепләнүче Гыйльми Шакиров совет властена дошманнарча карап, янәсе, эзлекле рәвештә контрреволюцион, советка, колхозга каршы, троцкийчыларны яклап, агитация алып барган. Мәсәлән, 1937 елның февраль аенда, аннан соң шул ук февраль аенда колхозчыларның клубта узган җыелышында ул тагын әнә шундый агитация ясаган. Кыр эшләре чорына техниканы ватык калдырган, ремонтламаган, ягъни корткычлык эшләгән.

Әлбәттә, бу «җинаять»ләрне ул кире каккан. Әмма суд шаһитлар авызыннан әлеге җинаятьләрне раслата. Шулай итеп, Гыйлметдин Шакиров сигез елга төрмәгә ябыла һәм әле тагын өч елга сайлау хокукыннан мәхрүм ителә. Әлбәттә, Гыйлметдин Шакиров РСФСР Верховный судына кассация шикаяте яза. Әмма РСФСР Верховный судының махсус коллегиясенең 1938 елның 8 июлендә булган утырышында хөкем карары үз көчендә калдырыла, ә кассация шикаяте канәгатьләндерелми.

Инде Гыйлметдин Шакировның совет властена, колхозга каршы алып барган «җинаять»ләрен ача төшик. Гаепләнүченең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, 1937 елның июнь аенда колхозчыларның гомуми җыелышында ул СССР оборонасы заемына язылмаска өндәгән. Ул бу гаепкә аңлатма төсендә 1937 елның 3 декабрендә үткәрелгән сорау алу вакытында болай дип җавап бирә: «Оборона заемын сатып алмаска кирәк, без узган елларда колхозга ел буе эшләп тә хезмәт көненә бернәрсә дә алмадык, дәүләт әнә шул хезмәт көннәрен заем урынына алсын...»

Икенче «зур җинаяте» шуннан гыйбарәт, янәсе ул 1937 елның сентябрь аенда колхозчыларның гомуми җыелышында советка каршы агитация алып бара һәм совет дәүләтенә яла яга. Шул ук сорау алу вакытында ул бу гаепләүләргә дә җавап бирә: «Узган елларда бөтен ашлыкны дәүләткә сатып колхозчылар ачыктылар, быел икмәк сатмаска кирәк...»

Троцкийчыларны яклавы мәсьәләсен ул болай аңлата: «Мин күп кенә колхозчылар җыелган җирдә, 1937 елның язында, февраль аенда, троцкийчыларны юкка гына аталар, алар бит крәстияннар файдасы өчен көрәштеләр. Троцкий хуҗалык хәлен ныгыту һәм ирекле сәүдә ачу өчен көрәште, дип әйттем».

Татарстан АССР НКВДсының Ворошилов район бүлегеннән бирелгән белешмәдә Гыйлметдин Шакировның дошман элементлар, аерым алганда, Чаллы шәһәрендә яшәүче эре кулак Нәҗип Якупов һәм Чураш авылы кулагы Фәхриев белән элемтәдә булуы, Югары Чыршылы авыл Советыннан бирелгән характеристикада аның тагын НКВД органнары тарафыннан Мрәс авылыннан сөргенгә сөрелгән җизнәсе белән дә тыгыз элемтәдә торуы әйтелә. Сүз дә юк, мондый гаепләүләр ул чагында кемнең дә башына җитәрлек булган.

Сталинның шәхес культын гаепләп, ГУЛАГларга озатылганнарны аклау башлангач, Гыйлметдин Шакировның улы Кыям Шакиров тиешле органнар алдында әтисен аклау буенча эш кузгата. Ниһаять, РСФСР Верховный суды Президиумы 1972 елның 22 ноябрендә Гыйлметдин Шакировка 1938 елның 8 июнендә чыгарылган хөкем карарын юкка чыгара, аның хәрәкәтләрендә җинаять составы булмаганлыктан, җинаять эшен туктата һәм, шулай итеп, җырчының әтисе аклана. Шулай да, моңа кадәр 1938 елда шаһит булган кешеләрдән тагын бер мәртәбә сорау алу була.

Әмма бу вакытка аларның күбесе - Гариф Шакиров (1890 елда туган), Зариф Шакиров (1905), Ислам Хәйруллин (1890), Фәйзулла Гайфуллин, Сөләйман Мирсәетов, Афзалетдин Сираҗетдинов, Фәсхетдин Сәгытдинов вафат булалар инде. Ул чактагы колхоз рәисе Хатыйп Салихов исә Ватан сугышы елларында хәбәрсез югала.

1972 елның 6 сентябрендә Гыйлметдин Шакиров эше буенча Габдулла Зәйнуллин, Сәгыйдулла Төхфәтуллин, Әюп Гайсин, Заһидулла Шәриповлардан яңадан сорау алу үткәрелә. Алар Гыйлметдин Шакировның үз көче белән көн күрүче тырыш, үз сүзен курыкмый әйтүче кеше икәнлеген тагын бер мәртәбә раслый.

Гыйлметдин Шакировның өендә тентү ясап, аны кулга алганда авыл Советы әгъзасы буларак катнашкан Әюп Гайсин теге чакта НКВД хезмәткәренең Гыйлметдин Шакиров өеннән винтовка эзләвен әйтә, әмма юк әйберне ул да таба алмаган.

Гыйлметдин Шакиров, ата-бабаларының гомер уртасы гына узып барганда, 1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә (ИТК-5) 50 яше туларга ике ай кала якты дөньядан китеп бара. Алты баланы үстерү Нуриәсма өстенә кала. Әлбәттә, ишле гаиләне туйдыру, балаларның өстен бөтен тоту җиңел булмагандыр. Бөтен җанын моң баскан бу әбине күреп сөйләшкәнем дә булды. Ул гомеренең соңгы елларын кичерә иде инде. Балаларының тормышы бөтен булуга, оныкларының сау-сәламәт үсүенә ихлас шөкер булуын әйтте. Әллә нинди озын көйләрне сүзсез генә, аларга ифрат матур борылышлар биреп җырлавында шатлыкка карый сагыш күбрәк иде бугай. Шул сагышлы моң татар язмышының агышы булып тирә-юньнәрне дә тетрәндереп сискәндергәндер, мөгаен. Нуриәсма апаның барлык балаларында да, оныкларында да бу җәһәттән табигать биргән илаһилык бар, минемчә. Улы Кыямның сәхнәләрне тоткан чагы күп булды. Әмма ана җанындагы моң күбрәк төпчек улы Илһамга бирелгән икән. Моңа инде бөтен татар дөньясы шаһит.

Гыйлметдин абзый да чаң-чоң тимер сукканда җырлар көйләгән, диләр. Заманында Таулык авылы мулласы Сәлахетдин хәзрәт турында кызыксынып истәлекләр җыеп йөргәндә, авыл картларыннан Гыйлметдин абзыйның менә мондый бер җырын язып алган идем:

Ак күлмәгең аклырак,
Күк күлмәгең затлырак.
Авызын үпсәң - телен бирә,
Теле балдан татлырак.

Мин бу хакта Нуриәсма апага да әйткәнем булды:

- Апа, бу җыр синең хакта булгандыр инде, әйеме?

- Яшь чагымда, Аллага шөкер, ак күлмәгем дә, күк күлмәгем дә бар иде, - дип әйткән иде Нуриәсма апа, рәхәтләнеп бер елмая-елмая.

Әмма әнә шундый елмаюында да сагыш сизелә иде аның. Тормыш каккан, язмыш утка-суга аткан гадәти татар хатыны иде ул. Ул да бик күп замандашлары кебек күпне күргән, күпне кичергән. Баш баласы Имаметдин Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленинград блокадасы мәхшәрләрен үз җилкәсендә татый. 1943 елның февралендә яу кырында һәлак була. Калган балаларына да 1418 тәүлеккә сузылган сугышның бөтен авырлыгы төшә. Өч кызына да ат белән дә, үгез белән дә эшләргә туры килә. Гыйльмисафа (1919-1995) Дүртмунча авылына Гайфетдин Гайнетдиновка кияүгә чыга, җиденче дистәне ваклап барганда дөнья куя. Гыйльмисафаның Хәйдәр исемле улы каләм иясе булды. Ул шигырьләр дә, хикәяләр дә язды. Аның әсәрләре буенча шактый гына санда телевизион тапшырулар барды һәм бара. Гыйлметдин белән Нуриәсманың Зәйнәп (1929 елда туган) исемле кызлары да шул Дүртмунча авылына килен булып төшә. Гөлсем (1925 елда туган) исемле уртанчы кызлары Теләнче Тамак авылының Касыйм Суфиянов дигән егете белән тормыш корып җибәрә. Аларның Разия исемле кызлары - Сарман Үзәк хастаханәсендә абруйлы табибә. Уртанчы малайлары Кыям (1932 елда туган) Яңа Бүләк авылында яши. Шәрләрәмә авылы кызы Рәзинә (1935) белән бер кыз, өч малай үстереп, әтисе төзешкән авылда Алпар карт шәҗәрәсен дәвам итә.

Нуриәсма апа 1981 елның 29 октябрендә вафат була. Хәзер инде эфирда аның истәлегенә «Нуриәсма» дигән җыр гына яңгырый. Сүзләрен күренекле публицист, күп кенә җырлар авторы Мидхәт Миншин язган. Көе - танылган композитор Ганс Сәйфуллинныкы. Халкыбызга Илһамны биргән ананы җырда мәңгеләштереп әлеге мөхтәрәм затлар изге эш кылганнар, билгеле.

Җилләр дә исте каршыга,
Уйнады бураннары.
Ни күрсә дә, Нуриәсма
Яманга юрамады,
Яманга юрамады.
Өметләр белән яшәде:
«Якты көн алда әле,
Якты көн алда әле...»


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: