Мәдәни җомга

ЧАТЫР ТАУ ҖЫЕНЫ

Төрле кәсәфәтле хәлләргә дучар ите-леп, бөтен дөньяга чәчелгән, си-белгән татар бүген бер-берсенә омтылып яши, күрешеп, багланышларны ныгыту, үзебезгә генә хас милли гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне, уеннарыбызны бүгенге шартларда саклау, шулай итеп, үз-үзебез булып калу хәстәрен күрергә тырыша. Бу җәһәттән башлангычлар урыннарда да туып тора. Узган атнада Азнакайда әле беренче тапкыр зур колач...

Төрле кәсәфәтле хәлләргә дучар ите-леп, бөтен дөньяга чәчелгән, си-белгән татар бүген бер-берсенә омтылып яши, күрешеп, багланышларны ныгыту, үзебезгә генә хас милли гореф-гадәтләребезне, җыр-биюләребезне, уеннарыбызны бүгенге шартларда саклау, шулай итеп, үз-үзебез булып калу хәстәрен күрергә тырыша. Бу җәһәттән башлангычлар урыннарда да туып тора. Узган атнада Азнакайда әле беренче тапкыр зур колач белән үткәрелгән "Төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" төбәк фольклор фестивале" дә шуның бер ачык чагылышы иде. Аның исеме үк җәмәгатьнең игътибарын җәлеп итә. Мәгълүм ки, Чатыр тау бик гүзәл табигать һәйкәле буларак дан тота, бу төбәкнең горурлыгы санала. Аның түбәсендә торып, күз күреме ераклыкларга җәелгән манзара белән хозурлану үзе бер ләззәт. Шагыйрь Илдус Гыйләҗев шигыре белән әйтсәк:

Чатыр тауга менеп күз сирпесәм,
Офыкларым йөз кат киңәйде,
Гомер буе йөртәм күңелемдә
Шул ноктадан карап күргәнне.

Менә шушы мәшһүр, илһамландыргыч тауга нисбәтән оештырганнар Азнакайда халкыбызның фольклор бәйрәмен. Анда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы 5 районнан 15 фольклор коллективы килгән иде. Шулай ук Башкортстанның Шаран районыннан килгән кунаклар да бар иде. Азнакай районының Шаран районы белән элемтәләре тыгыз, ихлас икән. "Сөмбел" фольклор ансамблен Шаран районы мәдәният бүлеге мөдире Артур Габдуллин үзе җитәкләп алып килгән. Күптән түгел үзләре дә районда Татар мәдәнияте атналыгы үткәргән һәм шунда Азнакайның "Җанашым" фольклор ансамбле дә катнашкан. Менә шулай үзара йөрешеп яши икән җырларга күчкән Ык елгасы ярына сыенып урнашкан ике район сәнгатькярләре. Йөрешмәсәң, Ык елгасын да кичә алмыйсың ул. Мәгәр йөрешкән туганлыкта ераклык юк, киртәләр дә юк.

Әлбәттә, җыенга Азнакайның күренекле шәхесләре - Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев, шагыйрьләр Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев һ.б. чакырылган иде.

Бәйрәм Чатыр тауга дәррәү килеп: "Туган як тәхете Чатыр тау, исәнме!" - дип сәлап бирүдән һәм аның түбәсендә халкыбызның катлаулы тарихын күз алдына китереп бастырган бик колачлы театрлаштырылган тамаша карап, хәтерне яңартудан, үзара аралашып, якыннан танышудан башланып китте. Җыенны Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.

- Бүген районыбызда олы бәйрәм - төрки халыкларның төбәк фольклор фестивале. Халкыбыз элек-электән якын-тирәдәге халык белән җыен үткәрә торган булган. Вакыт узу, заман үзгәрү сәбәпле, безнең элеккеге традицияләребезнең шактые онытылган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ди халык. Бүгенге Чатыр тау җыены ерак үткәннәребезне барлап, халкыбызга җиткерү, милли мәдәниятебезне үстерү чарасы ул, - диде район башлыгы. - Бүгенге гүзәл бәйрәм рухыбызны ныгытсын, яшәү дәрте бүләк итсен, Чатыр тау җыены туган җиребезнең кадерен арттырсын, халкыбызны зурласын, бәйрәмдә катнашучы фольклор коллективларына иҗат уңышлары китерсен!

Чатыр тауны сәйран кылучылар аның киң күкрәгендә заман галәмәтләренә дә урын иркен булуын күрде. Аны спортчылар, аерым алганда, параплан белән очарга яратучылар үз иткән. Алар кунакларга да үз осталыкларын күрсәтте. Кыскасы, Чатыр тауга сәяхәт гаять дәрәҗәдә тәэсирле булды, җыенның аерата бер үзенчәлекле төсмере, төп бизәге буларак та кабул ителде.

Тауны сәйран кылганнан соң җыен Азнакай шәһәренә күчте. Башта мәдәният сараенда фольклор коллективларының конкурс чыгышлары булды. Иң элек хуҗалар үзләренең иҗат байлыклары белән уртаклашты. Фольклор коллективлары күп икән биредә. Чыгышларны абруйлы белгечләрдән торган жюри дә карады һәм халкыбызның фольклор иҗатын саклап, яңа буыннарга җиткерергә алынган фидаиләргә киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерде.

Шуннан соң бәйрәм шәһәрнең Р.Ишкәев исемендәге балалар паркындагы стадионга күчте. Ул җыен сыйфатларын күрсәткән галәмәтләр белән бизәлгән: вакытлыча корылган бик зур сәхнә түренә Чатыр тау җыены баннеры куелган, халык иҗаты күргәзмәсе оештырылган, мал-туарларын да кертеп, татар йорты үрнәкләре урын алган һ.б.

Биредә зур концерт фольклор коллективларының парады белән башланып китте. Стадион тутырып җыелган җәмәгать аларны көчле алкышлар белән каршылады. Бу - халыкның үз иҗат мирасына - җырларына, биюләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына тугрылыклы булып, интизар булып яшәвенә ачык ишарә дә иде, әлбәттә. Стадионда татар җыры, татар моңы, шигъри сүз бик озак яңгырап торды.

- Күңелдә бүген иң якты хисләр! Чөнки бүген биредә төрки халыклар җыены! Безне яшәртүче, безгә яшәргә көч-куәт бирүче җыеныбыз! - дип башлады үзенең тәбрик сүзен халкыбызның күренекле улы Әзһәр Шакиров. - Азнакай - татар милләтенең иң биек ноктасы, дигән сүз. Килгән кунаклар да моңа инангандыр. Бүгенге җыен туры мәгънәсендә бик зур тарихи вакыйга. Бу бит әле төбәк җыеннарын яңартуда беренче адым. Ул һәрвакыт авыр була. Ләкин җыен безне киләчәгебез барлыгына ышандырды.

Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең Чатыр тауны, халыкны зурлауга багышланган чыгышын да җәмәгать бик яратып кабул итте. Хәер, җыенда яңгыраган һәр сүз, һәр фикер җаннарга дәва булып ятты.

Танылган журналист, төрле кыйтгаларда, төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында әрнеп язылган "Вспомнить запах полыни", "След белого барса" һ.б. китаплар авторы Гамирә Гаделшина Чатыр тау җыенының милли рухыбызны саклауда файдасы бәхәссез икәнен әйтте.

- Фольклор - кешелекнең бәя биреп бетергесез архивы ул. Фольклор үзеңнең халык буларак кайсы милләткә караганыңны күрсәтү, үзеңне таныту чарасы, - диде ул.

Шул ук вакытта Гамирә ханым күңелен әрнеткән мәсьәләләрне дә искәртеп үтте. Әйтик, фольклор ансамбльләренең чыгышларында хәзерге заман эстрадасының яман, әдәпсез йогынтысы ачык сизелә. Бу, чынлап та, күзгә ташланып тора. Мәсәлән, аерым коллективларның борынгы җырларыбызны, биюләребезне, йолаларыбызны бүгенге көннең "модный" киемнәрен киеп башкаруын кабул итүе шактый кыен. Ә менә Сарман районы фольклор коллективларына тел-теш тидерерлек түгел. Ләке авылының атаклы "Игәнәй", районның "Моң", "Асылъяр" ансамбльләре фольклор әсәрләрен башкаруның максатын да, бурычын да ачык белүен күрсәтте. Азнакайның "Җанашым" фольклор ансамбле дә тиешле дәрәҗәдә балкыды.

Югарыда искәртеп үткәнчә, бу - төбәк җыенының беренче адымнары. Бирегә килгән һәм җыен эшендә катнашкан җәмәгатьтә, чараны алга таба үстерү җәһәтеннән, фикер-тәкъдимнәр дә булмады түгел. Шуларның берсе исемгә кагылышлы иде. Бу юлы чараны "Төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивале" дип атаганнар. Бик матур эчтәлек салынган булса да, бу исем отышлы түгел, дип әйтергә җөрьәт итүчеләрне дә ишетергә туры килде. Алар белән килешәсе килә. Чынлап та, бу исем артык катмарлы. Ул, җыенмы бу, әллә фестивальме, дигән әйле-шәйле сораулар да тудыра. Әйдәгез, болай килешик әле, булгач-булгач, ул элекке заманнарда ук барлыкка килгән һәм бик катлаулы, золымлы шартларда да татарны саклап калуда искиткеч зур шифа биргән асыл мәгънәсендәге ҖЫЕН булсын инде. Ягъни "Чатыр тау җыены"! Чара барышында халык та аны шулай атап сөйләште, әңгәмәләште. Электә дә ул шулай, теге яки бу төбәккә яки төяккә мөнәсәбәтле итеп аталып йөртелгән. Шулай иткәндә, бу - ата-бабаларыбыз мирасын кадерләвебезне күрсәтә торган бер үрнәк тә булыр иде. Гомумән, оештыручылар җыен вакытында ирешкән тәкъдим-фикерләрне күңелләренә салып куеп, киләчәктә чараның бәһасен тагын да күтәрүдә файдаланыр, дип уйларга кирәк.

Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгече, композитор Риф Гатауллин, чарага бәһа биреп, болай диде:

- Чатыр тау җыены беренче адымыннан ук халык күңелендә урын алды. Киләсе елларда да һичшиксез очрашырбыз, дип ышанам!

Шулай итеп, Азнакай районы башлангычы белән, борынгы мирасыбыздан тагын берсе тормышыбызга кайтарылды. Ул инде дәвамлы, милләтне милләт итеп тәрбияләүдә таяныч булсын иде.

Дамир АСЫЛОВ,

«Русия халыклары мирасын
үстерүгә өлеш керткәне өчен»
алтын медале иясе.

Азнакай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: