Мәдәни җомга

ӨЧ ИСЕМ – ӨЧ ЯЗМЫШ

Күптән түгел Константин Васильев музеенда "Өч исем - өч язмыш" дигән күргәзмә эшли башлады. Анда 60 нчы елларда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган рәссамнар Илдар Зарипов, Илдар Ханов һәм Александр Жарскийның иҗатлары белән танышырга мөмкин. Күргәзмәнең исеменнән үк аңлашылганча, һәм залга эленгән картиналар, сәнгать әсәрләренең фоторәсемнәре, репродукцияләр, архитектура корылмаларының бизәү элементлары,...

Күптән түгел Константин Васильев музеенда "Өч исем - өч язмыш" дигән күргәзмә эшли башлады. Анда 60 нчы елларда Казан сәнгать училищесын тәмамлаган рәссамнар Илдар Зарипов, Илдар Ханов һәм Александр Жарскийның иҗатлары белән танышырга мөмкин.
Күргәзмәнең исеменнән үк аңлашылганча, һәм залга эленгән картиналар, сәнгать әсәрләренең фоторәсемнәре, репродукцияләр, архитектура корылмаларының бизәү элементлары, пейзажлар буенча фикер йөрткәндә дә, бер үк елларда авыр тормыш шартларында үскән, курсташлар, чордашлар булып белем алган бу рәссамнарның язмышлары да, иҗатлары да нык аерыла. Әмма аларны сәнгатьне ярату, иҗатка бирелгәнлек, табигый талант иясе булу берләштерә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдар Ханов, барыннан да бигрәк, сынчы-монументалист буларак билгеле. Егет сәнгать училищесында укыганда ук талантлы рәссам булып таныла. Ул бу елларда кешелек, яшәү кебек зур темалар күтәргән 150ләп картина ясап өлгерә. Аның әүвәлге иҗатында "кырыс стиль" осталары йогынтысы сизелүен дә тоемламый мөмкин түгел. Илдар Ханов соңрак монументаль иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый. Аның бүген "Ватан-ана" дигән эше Чаллының төп билгесенә әверелде. Шәһәр үзәгендәге Энтузиастлар бульварына куелган "Яшәү агачы", "Уяну", "Эволюция", "Саклаучы фәрештә" кебек монументаль сыннары исә күпләрне рухландыра, уйландыра.
Ә инде сынчы-монументалистның үз туган җирендә - Казанның Аракчино бистәсендә төзегән Галәм әхрамы, башкача әйтсәк, Халыкара рухи бердәмлек мәдәни үзәге аны бөтен дөньяга танытты. Биредә күргәзмәләр, осталык дәресләре, музыкаль һәм шигъри кичәләр уза.
Россия Федерациясенең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Илдар Зарипов, Мәскәүнең В.Суриков исемендәге сәнгать институтында белем алганда, СССРның халык рәссамы Д. Мочальский остаханәсендә тәҗрибә
туплый.
Илдар Зарипов иҗаты татар рәсем сәнгатенә танылу алып килә. Аның татар авылын чагылдырган, милли бизәү сәнгате казанышлары белән баетылган картиналары лаеклы бәяләнә. 1970 елда СССР милли рес­публикаларының Бөтенсоюз рәссамнар күргәзмәсендәге Мәскәү комиссиясе кылкаләм остасының "Өйдә" дигән картинасын югары сәнгать әсәре дип бердәм рәвештә таный. Ул милли төсмерләрне бирүдә иң яхшы эш дип табыла һәм картина илнең алтын сәнгать фондына керә. "Нефтьче Әхәт абый", "Өйдә" картиналары Татар автономияле республикасыннан Санкт-Петербургтагы Рус музеена куелган иң беренче сәнгать әсәрләре була. Музей шулай ук "Йортлар" картинасын сатып ала. Ә Третьяков галереясе рәссамның "Авылда", "Кырлай моңы", "Казан чибәре Зөлфия", "Сөембикә улы белән", "Истәлекләр", "Икмәк" кебек картиналары белән фондларын тулыландыра. Рәссамның күп картиналары Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда, "Казан" милли-мәдәният үзәгендә, Карелия, Мордовия, Удмуртия республикалары сынлы сәнгать музейларында, Таганрог, Тамбов өлкәләре, Әлмәт шәһәре картиналар галереяларында, Чита өлкәсе рәсем сәнгате музеенда һәм шулай ук Германия, Канада, Англия, Франция, Бельгия, Италия, Польша, Төркия, Израиль һәм башка илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.
Рәссам-монументалист, архитектор, ЮНЕСКО сынлы сәнгать Халык­ара ассоциациясе әгъзасы, Төньяк Осетиянең атказанган төзүчесе Александр Жарский Франциянең Тулуза шәһәрендә туып-үсә, Казанда "Чаян" журналында - рәссам, Ижевскиның Ижмаш заводында - дизайнер, Воткинск, Мәскәүдә биналарны, метро станцияләрен мозаика белән бизәүче булып эшли. Рәссам җир тетрәүдән соң җимерелгән Ташкентта аеруча җиң сызганып хезмәт куя, шәһәрнең затлы биналарына, борынгы стилистик традицияләрне дәвам итеп, милли нәкышләр төшерә.
Александр Жарскийның иҗаты киңкыр­лы. Ул монументаль сәнгатьне дә, рәсем сәнгатен дә, графиканы да үз итә. Рәссам архитектура корылмаларын төзегәндә бизәү рельефы элементларын кертү башлангычы белән чыга. А.Жарский шушы төр бизәү алымын Ижевск һәм Орджоникидзе шәһәрләрендә зур скульп­тура формаларын эшләгәндә куллана.
Рәссам Аракчино бистәсендә Галәм әхрамын бизәүдә дә катнаша, гөмбәзне эчке яктан мозаика белән нәкышлау өчен эскизлар иҗат итә, аларның кайбер элементларын Илдар Хановның вафатыннан соң гына эшләп бетерәләр. Ул шулай ук әхрамның ишекләрен мозаика белән бизи.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Илдар Ханов. «Студентка». 1961.
.Илдар Зарипов. «Авыл».
.Александр Жарский. «Троица».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: