Мәдәни җомга

“Бәрмәнчек” – керәшен фольклорының язы

Яңа елны бәйрәм иткән көннәрдә кем кая, ә фольклор сөючеләр Химиклар мәдәният сараена керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концертына баргандыр. Анда керәшен җыруларын танылган сәнгать осталары Г.Ибушев, В.Ганиева, Л.Бичарина, В.Агапов, В.Васильев, Г.Тимерҗанова, З.Борисова һ.б. башкарды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында җырлы-биюле бик матур тамаша булды ул. Әле яңа гына оешкан...

Яңа елны бәйрәм иткән көннәрдә кем кая, ә фольклор сөючеләр Химиклар мәдәният сараена керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле концертына баргандыр. Анда керәшен җыруларын танылган сәнгать осталары Г.Ибушев, В.Ганиева, Л.Бичарина, В.Агапов, В.Васильев, Г.Тимерҗанова, З.Борисова һ.б. башкарды. Кыш бабай, Кар кызы катнашында җырлы-биюле бик матур тамаша булды ул.

Әле яңа гына оешкан кебек тоелса да, «Бәрмәнчек» ансамбленә дә быел 5 яшь тула. Аның оешу тарихын, иҗат юнәлешен белер өчен без ансамбльнең чишмә башында торган фольклорчы галимебез Геннадий Макаровка мөрәҗәгать иттек.

- «Бәрмәнчек» ансамбле керәшеннәрнең үзенчәлекле фольклорын саклау, үстерү максатыннан оештырылды, - дип сөйләп китте ул. - Ансамбльне оештырырга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев ярдәм итте. «Бәрмәнчек», бүтән фольклор коллективлары кебек үк, этник фольклор башкару үзенчәлекләрен сакларга омтыла. Әйтергә кирәк, бу - бик җаваплы, авыр эш, чөнки фольклор башкарам дип, эстрадага тайпылу куркынычы зур. «Бәрмәнчек»не туры юлдан алып бару өчен дистәләгән еллар дәвамында башкарылган фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре нык ярдәм итә. Ансамбльнең тарихы 5 ел гына да түгел, чөнки әле ул барлыкка килгәнче үк, 2002 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында керәшен фольклор ансамбле өчен кадрлар әзерләү эше башланды. Ә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 25 ел дәвамында алып барылган фәнни тикшеренүләр коллектив өчен җирлек булды. Бүген исә фән өлкәсендә зур яңалыгыбыз бар, ул - Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты каршында менә инде 2 ел дәвамында эшләп килүче керәшен һәм ногайбәкләрнең тарихын һәм сәнгатен өйрәнү үзәге. Әлеге үзәктә «Бәрмәнчек» ансамбленең фәнни нигезен тиешле югарылыкта тотарга мөмкинлек бирә торган бик кирәкле эш алып барыла. Гомумән, Русиядә фольклор коллективлары бик күп, әмма алар арасында фәнгә нигезләнгәннәре генә уңышка ирешә ала. Белүебезчә, татар халкының этник төркемнәре байтак. Аларның һәркайсының үзенчәлекле, кабатланмас фольклоры бар. Безгә мондый мирасның һәркайсы кыйммәт. Ә «Бәрмәнчек» ансамбле үрнәгендә Себер татарларының, Урал төбәгендә яшәүче милләттәшләребезнең һ.б.ның борынгы традицияләрен торгызырга мөмкин.

Бүгенге көндә фольклор өлкәсендә кадрлар әзерләү зур проблема булып кала бирә. Бәхетебезгә, Казан дәүләт консерваториясендә татар музыкасы кафедрасының бер тармагы буларак этномузыкология төркеме бар. Анда студентлар ел саен фольклор экспедицияләренә йөри, борынгы җырларны язып ала, нотага сала, сүзләрен диалекталь үзенчәлекләре белән сакларга тырыша. «Бәрмәнчек»тә миңа ошаган нәрсә тагын шул - без керәшеннәрнең традицияләре белән генә чикләнмичә, ансамбльне гомуммилли фольклор җәүһәрләрен саклау чарасы итеп күрәбез. «Бәрмәнчек»нең уңышы - бөтен татар халкының уңышы. Бәрмәнчек - тал песие, дигән сүз. Тормыш, үсеш, яшәеш символы ул. Этник фольклорны саклау, үстерү эшендә безгә язларның тыеп булмаслык яшәеш көче ярдәм итсен...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

. «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең «Яңа елга җыр умачы» исемле концертыннан күренешләр.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: