Мәдәни җомга

Бизәк чигүче егет 

Нурислам белән «Печән базары» фестивалендә таныштык. Чулпы, беләзекләр, муенса, күлмәкләр сатып торучы хатын-кызлар арасында  татарча бизәкләр белән зәвыклы итеп чигелгән сөлге, тастымаллары, урын өсте япмалары белән ул игътибарны әллә каян җәлеп итте. Күз явын алырлык сөлгеләрне үзе чиккәнгә башта күңел ышанмады. Тегү-чигү технологияләрен бәйнә-бәйнә сөйли башлагач исә, бөтен шикләр таралды. Ә чигү сәнгатенә килү турындагы мавыктыр­гыч тарихы җитди уйларга этәрде. 

Нурислам – Казан егете. Башта 119, аннары 54 нче мәктәпләрдә белем алган. Икесе дә - рус мәктәпләре. Ул вакытта татар теле дәресләрдән соң өстәмә факультатив буларак кына укытыла. 9-10 яшьлек сабыйларның, бигрәк тә ир балаларның, дәрес­тән соң калып татар теле укыйсылары килми, әлбәттә. Шуңа күрә ата-аналарын үгетләп, факультативтан баш тарту турында гаризалар яздыручылар да байтак була. Ләкин Нурислам алар ише аңсыз егет түгел. Киресенчә, унберенче сыйныфны тәмамлагач, мәктәп директоры, чибәр генә яһүд хатыны, Нурислам Сираҗине бүлмәсенә чакыртып, эш тәкъдим итә. Ул елларда татар теле укытучыларына кытлык. Мәктәптә кал, татар теле укытырсың, ди директор. Дипломым да юк ич, дип егет карышмакчы була. Диплом кыйммәтме, белемме, дип ханым үгетләвен дәвам итә. Һәм Нурислам башлангыч сыйныфларга татар теле, бишенче-алтынчы сыйныфтагыларга әдәбият укытырга кала. 

Шәһәрдә рус малайлары белән уйнап үссә дә, Нурисламның ана телен шул дәрәҗәдә камил белүенә шаккатасың! Хикмәт егетнең әбисе Кәшифә апада икән.   Әтнә районы Күлле Киме авылыннан яшүсмер чакта Казанга чыгып киткән һәм очкычлар җитештерүче заводта гомере буе эшләгән Кәшифә Сираҗи кызы Сираҗиева Нурислам оныгында милли рух тәрбияли алган. Аңа Саба районы Шәмәрдән бистәсендә яшәүче һәм  сагынган саен күчтәнәчләрен төяп сөекле оныклары янына  килгән Илгизә әби дә ярдәм иткән. Кызык та, аяныч та бу язмыш дигәннәре. Әбекәйләрнең икесенә дә төпле белем алырга насыйп булмаган. Кәшифә апа - гаиләдә уникенче бала. Бер сыерлары, бер самоварлары булган. 1930 елда «кызыл әтәчләрнең» Сираҗиевләрнең бердәнбер сыерына күзе төшкәч, аны да төнлә суярга туры килгән. Гаиләләре ишле, балаларны укытырга хәлләре юк. «Кызым, хат язарлык  белемең бармы?» дип сораган атасы. «Аның кадәр генә бар инде, әткәй», дип җавап кайтарган кыз. «Алайса укып тормассың», дип бүтән чарасы булмагач, тынычлангандай иткән ата кеше. Шулай итеп, Кәшифә апа 2 ел гарәпчә, 1 ел латинча укыган килеш кала. Илгизә апа исә, ачлыктан үлмәс өчен, 14-15 яшендә Байкалның аръягында ир-атлар белән беррәттән урман кисә.   Менә шул барлы-юклы ике-өч сыйныф белемле ике әбекәй, бигрәк тә гел янәшәдә булган Кәшифә апа оныклары Нурисламны руслашу зәхмәтеннән йолып кала алган! Китап-дәфтәр чыраен кырыйдан гына күреп калган ике  карчык еллар буе эшләп килгән һәм, гыйфрит кебек, меңләгән татар баласының җанын суырган рус мәктәбен «бәреп еккан» бит! Ни аяныч, хәзерге әби-бабайлар икешәр-өчәр институт белемнәре белән дә оныкларының руслашуына каршы тора алмый, олы агай телендә сукалап, үзләре үк рус гыйфрите авызына кереп югалырга тора. 

Нурислам үзе дә тырыш егет анысы. Яшүсмер чактан милли кул  эшләре белән кызыксына. Хәтта үзлегеннән түбәтәй тегеп карый. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, диләр. Бер көнне Мәрҗани мәчетендә Теләче ягы бүрекчеләре нәселеннән булган Габделхак абый Каюмов белән очрашып аннан дәресләр алгач, Нурислам Казан кәләпүше тегәргә остарып китә. Чынлыкта, бөтен түбәтәй дә бер төсле түгел. Казан кәләпүше, мәсәлән, кара төстә һәм бизәксез, өске өлеше алтыга бүленергә тиеш. Берзаман егет шундый остара ки, тегә тора, туй яки башка мәҗлесләр өчен заказ биреп, түбәтәйләрне сатып алып китеп баралар икән. 

Нурислам бәләкәй чактан ук татар теле белән генә чикләнмичә,  гарәп ыргакларының да серен ачарга теләгән.  Кәшифә әбисеннән бер кәгазьгә гарәп хәрефләрен яздырган. Алар каршысына рус хәрефләрен төзеп чыккан. Ягъни,  «әлиф» каршысына - «а», «би» янәшәсенә - «б», «ти» янына - «в»ны куйган. «Җим»гә - «г», «хи»гә - «д», «хы»га - «е» туры килгән. Шулай бөтен имляны парлап чыккач, гарәп хәрефләре белән рус сүзләре язган да, Кәшифә әбисен укырга кыстап интектерә икән.  

Кәшифә апа мәктәбе тәмам булгач, Нурислам университет мөгаллиме - гарәп теле белгече Лена Кәлимулла кызы Таҗиева курсларында укый. Аннары гарәп телен өйрәнергә Үзбәкстанга ук чыгып китә. Бу хәл 1991 елда була. Үзбәкстанның бәйсезлек алып, шифалы яңгыр­дан соң үсеп, калынаеп киткән игеннәр сыман шаулаган чагы. Русларны куалар, алар белән бергә татарларга да күсәкнең калын башы эләгә. Һәм шул вакытта бер татар баласы, тел өйрәнәм дип, башын утлы тәмугка тыкмакчы була. Өйдә Кәшифә әби белән әнисе Фәридә апа елаша. Ләкин күпме ялварсалар да, егетне уеннан кире кайтырга күндерә алмыйлар. Берәр айлап үткәч әнисе Фәридә апа атланмай, җиләк-җимеш кайнатмаларын төяп, Әндижанга улы янына үзе бара. Барса, ни күзләре белән күрсен, Нурисламы биредә үз кешегә әйләнгән. Үзбәкстан татарлары белән дуслашкан. Һәм кая гына, нинди генә илгә барса да, Нурислам иң элек андагы милләттәшләребезне эзләп табып, дуслык күперләре урнаштыра. Үзбәк хатыннары татар егетенең башындагы Казан кәләпүшен мактап туя алмый. «Батыр, батыр», диләр. Ягъни безнеңчә матур дигән сүз. Үзбәкнекеннән үзгә, кара түбәтәйне ятсынган бала-чага гына, «чечен-чечен», дип бармак белән төртеп  бимазалый. Милли бәйрәм Нәүрүздә   сүмәләк кайнатуда  әнисе белән Нурислам да катнаша.  Мамык маен казанда кайнаткач, өстенә  үрдерелгән бодайны салып, тагын көне буе кайнаталар. Шул вакытта үзбәкләрнең нинди җырлар җырлаганын, нинди биюләр башкарганын, үзбәк хатыннарының күлмәкләрендәге бизәкләрне  егет хәтер сандыгына салып бара. Үзбәкләр  сүмәләкне кеше саен бүләләр дә, атна буе кунакка йөрешеп бәйрәм итәләр икән. Кыскасы, кул эшләре белән мавыккан кешегә Үзбәкстан - гүя кәҗә өчен колхозның кәбестә басуы. Мондагы милли бизәкләрдән күзләр камаша. Борынгы мәчетләр, алардан яңгыраган азан тавышлары, үзбәк халык һөнәрләре күңелгә сары май булып ята. Үзбәкләрдә тегү-туку эшләрендә нигездә ир-атлар кайнаша икән, дип егет колагына киртләп тә куя. 

Егет сүмәләк кайнатып кына йөрми-йөрүен, укуын да тырышып укый. Үзбәкстаннан кайткач, гарәп теле мөгаллиме белгечлеге буенча «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый.  Аннары  Азнакайның Үчәлле, Чиләбенең Арслан, Кукмараның Камышлы авылларында үзе гарәп теле укыта. 

Язмыш Нурисламга милли һөнәрләр белән танышырга форсатны чыгарып кына тора. Шулай бервакыт Татар дәүләт гуманитар институтта укыганда театр училищесы тәмамлаган бер дусты татарча камил белгән, чая Нурисламга спектакль уйнарга тәкъдим итә. «Кулыма бер текст тоттырды да, өйрән, ике көннән гастрольгә кузгалабыз, диде. Дүрт кеше Арча, Балтач, Кукмарада спектакльләр куеп йөрдек. Үзебез артист та, сәхнә бизәүче дә, музыка куючы да», - дип егет ул елларны елмаеп искә алды. Ә бервакыт Балтач районы Биктәш керәшен авылына килеп төшкәч егетнең шатлыгына чик-чама булмый. Биредә  шома чигү  белән бизәлгән мендәр тышлыклары, өстәл япмалары, тәрәзә пәрдәләре һәр йорт саен очрый икән. 

Күңелле студент еллары тәмамлангач, Нурислам Сираҗи үзе укыган гуманитар институтта (хәер ул вакытта  институт дәүләт университетына кушылган була инде) бер ел төрек теле укыта. Ә бүген аның укучылары үзләре биек үрләр яулый. Марина Нырова, мәсәлән, «Төрек һава юллары»нда  эшли. Ася Лапушкина Мәскәүдә бик югары дәрәҗәдәге кунакханәдә елмаеп чит ил кунакларын каршы ала, урнаштыра. 

Ләкин  Үзбәкстанда хөр һаваны сулаганнан соң, егеткә Казан тар тоела башлый һәм ул Төркиягә юл тота. Истанбулга Нурисламны дуслары чакыра, анда ул  «Мәшһүрләр циркы» телевидение проектында ике ай тәрҗемәче булып эшли. Проект тәмамлангач та, әйдәүче-тәрҗемәче (гид) буларак Төркиядә хезмәт итүен дәвам итә. Эшләре майланган арба кебек тәгәри, төрекләр дә егеттән бик канәгать. Шуңа күрә Нурис­лам, Татарстаныма кайтам, дип сүз башлагач, төрек кардәшләр аптырап кала. «Шушы җәннәтне ташлап китәсеңме?» диләр. Антик чордан калган Эфес каласы хәрабәләре, аннан ерак түгел урнашкан Мәрьям ана гыйбадәт йорты матур да бит, Нурисламның күңеле Мәрҗани, Әҗем мәчетләрен, Кремльне, Кол Шәрифне сагына. Төркиядә иртән торып эшкә кузгалганда һәр көн саен 35 градус эссе. Ике ай буена ник бер тапкыр яңгыр яусын! Июнь аенда ук бөтен үлән корып бетә. Көннәр буе таш-тау арасында йөреп кайтканнан соң  бәбкә үләнле авыл ишегаллары  төшкә керә. Җылы диңгездә су коенулары никадәр рәхәт булмасын, колакта һаман Кәшифә әбинең «Идел бит ул, киң бит ул» дип җырлавы яңгырый. 

Әмма Төркиядәге хөрлекне дә күреп кайткач, егет Казанда тагын озак утыра алмый, әти-әни белән күңел булганчы сөйләшкәч, кабат  бәхет эзләп карарга була. Бу юлы эзләгәнен Мәскәүдәге биналарны һаваландыру,  янгын сүндерү җайланмалары белән эш итүче һәм төрекләр белән мөгамәлә йөртүче бер ширкәттән таба. Егет  шунда менеджер булып урнаша, бер үк вакытта тәрҗемәче вазифасын да үти. Эштән соң гарәп, төрек телләрен укыта. Ә Казанны, туган-тумачаны сагынуын басар өчен,  чигү чигәргә гадәтләнеп китә. Үзендә булган белем генә җитмәгәч, Интернет­ка керә һәм анда тамбур чигүе турында мәгълүматның бик аз булуына ачына. Татар телендә бөтенләй бернинди мәгълүмат таба алмагач, егет үз алдына максат куеп,  «В контакте» социаль челтәрендә тамбур чигүе турында татар телендә үзенең төркемен булдыра. Ул төркемдә бүген Татарстаныбыздан гына түгел, Башкортстаннан, Мәскәү, Петербургтан, Пермь өлкәсеннән алты йөздән артык Интернет кулланучы теркәлгән. XIX-XX  йөзләргә караган, дөньяның иң зур музейларында саклана торган чигү үрнәкләре фотосурәтләре генә дә берничә  мең җыелган. 

Кризис сәбәпле, төрекләр Мәскәүдән китәргә, ә Нурислам Казаныбызга кайтырга мәҗбүр була. Ләкин туган-тумача белән хәл-әхвәл алышып, күңел сусавын бераз баскач, тынгысыз егет тагын Мәскәүгә юл тота. Һәм үҗәт татар егете бу баруда да югалып калмый – тәрҗемәче эшен дә, яраткан шөгылен дәвам итәргә җай да таба. Шулай итеп 8-9 ел Мәскәүдә яшәгәннән соң, хәзер ул кабат Казаныбызда. 

Мәскәүләр исә Нурисламыбыз­ны җибәрәселәре килми, Интернет аша булса да аннан төрек теле дәресләре алалар. Мәсәлән, бүген егет Мәскәүдә марҗа хатын алган бер төрек иренең баласына төрек телен өйрәтүен дәвам итә. Замана диген! Әти кеше көне-төне эштә, ике айга  бер көн ял итә, үз баласы белән утырып сөйләшергә дә вакыты юк. Татар егете төрек телен өйрәтмәсә, бу төрек баласы  русча гына сукалый торган булып калыр иде бичара. 

Кытайда гомер итүче татар кызы Марьяна, Нурисламны Интернет аша үзе эзләп тапкан. 27 яшенә кадәр телебезнең тәмен белми яшәгән бу милләттәшебез, ниһаять, Нурислам Сираҗи ярдәме белән татарча өйрәнеп маташа. Самарадан Максим исемле рус егете дә Нурислам белән бәйләнешкә үзе чыккан. Хатыны татар булса да, моңа кадәр  Максимның безнеңчә сөйләшүе бик чамалы иде. Хирург булгач исә төрле кешеләр, шул исәптән татар карт-карчыклары белән дә аралашырга туры килә. Алар белән аңлашыр өчен Максим махсус татар телен өйрәнергә булган. 

Тагын берәү, фарсыча өйрәт дип, Сираҗинең «ишеген каккан». Бүген Нурислам әнә шулар белән мәш килә һәм буш вакытта татар чигү сәнгатен торгызу, үстерү, халыкка тарату эшен дәвам итә. 

Ләкин хикмәт егет кешенең бизәк чигүендә түгел. Чөнки чигү – ул шул ук тел. Борын-борыннан һәр татар бизәгенең үзенең мәгънәсе булган. Мәсәлән, тәкә мөгезе сыман бизәкләр гомер-гомергә муллык, байлык билгесе, кояш бизәге бәхет символы саналган һәм башкалар. Чигү – ул милли мәдәниятнең бер чагылышы. 

Милли мәдәниятнең тагын бер чагылышы, мәсәлән, - музыка. Бүген «Татарстан» дәүләт радио­сының музыкаль тапшырулар редакциясендә   Гөлназ Гыйльми хезмәт итә. Аның ягымлы тавышын, татарча тәмле сөйләмен бөтен Татарстан тыңлый. Гөлназ да шәһәрдә әбисе Наҗия апа  янәшәсендә үсте. Башта музыка училищесы, аннары Казан консерваториясенең татар теория бүлеген тәмамлап, татар музыкасы белгече дипломы алды. Бүген радиодан тыш   «Түгәрәк уен» журналында татарның борынгы көйләре турында саллы мәкаләләр яза, экспедицияләргә йөреп, югалып барган җыр мирасыбызны бөртекләп туплый.  

Кәшифә, Наҗия әбиләр булмаса, бу ике милләттәшебез шундый зур дәрәҗәләргә ирешер идеме икән? 

Татар теле абзар артына чыгарга да ярамый, имеш. Күр әле, Кәшифә ападан күчкән тел, тәрбия  Нурисламыбызны нинди ерак илләргә ирештергән! Татарстаныбыздан  Мәскәү, Петербургларга китеп, шунда яшәп калган, андагы халык арасында эреп югалган татарлар бихисап. Н.Сираҗинең сүмәләк белән сыйланып үзбәк келәмнәре тукырга, Төркия кояшында арт санын кыздырырга, Мәскәүләрдә калмавында исә шулай ук Кәшифә апаның өлеше зур.

Чынлыкта сүз милли тәрбиянең кыйммәте, Кәшифә, Наҗия кебек апалар белән аның тормышыбыздан китә, югала баруы турында...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: