Мәдәни җомга

"Бик бәхетле икәнмен!” 

Фотограф, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, Россия Фоторәссамнар берлеге әгъзасы һәм өч дистәдән артык шәхси күргәзмәләрен ачкан шәхес Фәрит Гобәевнең киң кырлы иҗади эшчәнлеге турындагы сүзне фотоальбомнардан башларга булдым. Менә ул аларны алдыма тезеп куйды. Барсы да кызыклы, калын, саллы... һәм өстәвенә, алар бик кыска вакыт эчендә тупланып, бастырылып чыгарылган.

“Вакыт ягыннан мин берничә рекорд куйдым инде, – ди Фәрит Сәит улы. – 2013 елгы Универсиада уңаеннан кунаклар өчен яхшы бүләк булырлык, Казаныбыз хакында сөйли торган, биш фотоальбомны берләштергән проектны башкарып чыгу өчен, Казан шәһәре башлыгы И.Метшинга мөрәҗәгать иттем.Тәкъдимемне кире какмаса да, аның хезмәткәрләре озак уйлады. Минем урында башка берәү булса, аларга инде күптән: “Хушыгыз!” дияр иде. Чөнки ике йөз битле бер фотокитапны туплау, аңа өч телдә текст язу, бастырып чыгару өчен, гадәттә, бер ел вакыт сорала. Универсиада ачылырга ике ай кала, ниһаять, ризалык алдым. Башкаланы аркылыга-буйга йөреп чыксам да, яхшы типографияне тапмадым. Шулчак бер дизайнер: “Матди яктан һәм сыйфаты буенча да күркәм типография бары тик Истанбулда”, – диде. Истанбулга барып килешү төзедем, чыннан да, тиз арада һәм сыйфатлы фотоальбомнар бастырып бирделәр.


Минтимер Шәймиевнең юбилее уңаеннан бер матур, калын фотоальбом нәшер итүдә дә катнаштым. Әлеге бас­маны бер ай эчендә өлгертергә туры килде”.  “Ә менә монысы, – ди оста. –  Һич ашыкмыйча иҗат ителгән эшебез. Рөстәм Миңнехановның фотосессиясен тәмамлагач, ул миңа бер француз  фотографының ике фотоальбомын бүләк итте һәм бәяләмәмне белергә теләде. “Татар фотографына вертолет бирсәләр, ул да мондый альбом төзи ала”, – дидем. Президент елмайды да: “Сиңа да вертолет бирербез, республиканы данларсың!” – дип өстәде. Эш әзер булгач, мин бу альбомны да Истанбулдагы шул типографиядә бастырдым. Француз да бит үз эше өчен Швейцарияне сайлаган иде”.  Әлеге альбомны төзегәндә Фәрит кереш сүзне язу өчен күптәнге танышы Равил Бохараевка мөрәҗәгать иткән. 2011 елның декабрендә язылган кереш сүз – Равил Бохараевның соңгы язмаларының берсе. Алар аның җан түреннән өзелеп төшкән. Һәм безгә нәсыйхәт. “Нәрсә ул Ватан? Бу турыда шулкадәр күп әйтелгән инде, әмма иң дөресе, Ватан – ул безгә мәңгелек бүләк ителгән Шәфкатьлелек... Ватан – ул ерактагы чит-ят җирләрдә күңелеңнән китми яңгырап торган серле бер моң... Минем туган җирем Татарстан  гүзәллеге белән ул кадәрле күзгә бәрелеп тормаса да, аның табигый һәм рухи матурлыгы гаҗәеп тыйнак һәм шигъри; шуңа күрә аңа булган мәхәббәтеңне дә үсмер чактагы сыман оялып кына аңлатырга мөмкин. Мәхәббәтне төрлечә аңлатырга була – шигъ­ри юллар, музыка ярдәмендә, сынлы сәнгать әсәрләре аша, хәтта сүзсез дә; иң кадерле, газиз нәрсәләрне хискә бирелмичә, берничә сүз белән дә җиткерергә мөмкин бит. Фоторәсемнәр теле белән язылган менә бу поэманы, шушы “сүзсез җыр”ны да мин мәхәббәтеңне аңлату дип әйтер идем”.

Фәрит Гобәевнең альбомнары гына да түгел, яңа фотокүргәзмәләрен дә тиз арада өлгертүен ассызыклап була. Мисал өчен, 2015 елны  Бөек Җиңү юбилее уңаеннан, “Казан Кремле”ндәге “Манеж”да ачылган, җитмеш сугыш ветераны портретын үз эченә алган күргәзмәсе – шундыйлардан. Бу проектын ул “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәләре ярдәме белән нибары ике ай эчендә башкарып чыккан. “Татарстандагы 45 районның һәрберсен урап, олы яшьтәге ветераннарны фотога төшергәндә, мин нибары ак-кара төсләрне генә кулландым, чөнки бу төсләрне үзем дә бик ошатам һәм алар кешеләрнең күңел халәтләрен психологик яктан тирәнрәк ачып бирә, кирәкмәгән, инде йөзгә чыккан чир билгеләрен дә үз эчләренә йома”, – дип аңлата оста. Бүген әлеге күргәзмә Мәскәүдә, Россия Журналистлар берлегенең фотография үзәгендә бара. Фәрит әле яңа гына башкаладан кайткан. Мәскәү аңа бик таныш, чөнки 1991-1996 елларда Мәскәү матбугат чараларында үз осталыгын чарлады һәм сәламәтлеге какшап китү сәбәпле генә, Казанга әйләнеп кайтты ул. “Анда эш күп булды, журнал чыгаруда, күргәзмәләр оештыруда актив катнаштым...  1991 елда элекке фотографияләрдән торган шәхси коллекциямне җыя башладым. Күп фотографлар моның аша уза. Иске фотоларда вакыт тукталган, аларда – башка йөзләр, башка тәэсирле карашлар...  Хатын-кыз сурәтләре аеруча күп тупланды һәм мин шулчак ни өчен әле аларны бүгенге хатын-кыз образлары белән чагыштырып карамаска, аермалыкларны ачмаска дигән фикергә килдем. Шушы фикерем яңа проектка нигез булып ятты. Аның исемен “Хатын-кыз эзлим!” дип тәгаенләдем. Бу тема – мәңгелек эстафета. Ир-атлар алар хакына үлемсез шигырьләрен яза, көйләр иҗат итә... Сугышлар  алар хакына башлана һәм алар ярдәме белән тәмамлана ала... Кыскасы, әлеге теманы Россия Фоторәссамнар берлеге карамагына тапшырып, Россия Мәдәнияте министрлыгының грантына лаек булдым”. 

Хәтерлим, Фәрит Казанга әйләнеп кайткач, буш вакыты күбрәк булуыннан файдаланып, шул фотолардан гына торган өч-дүрт күргәзмәсен ачуга ирешкән иде. Ул бу теманы гомуми Хатын-кыз образын иҗат итүе белән бәйләп аңлата. Күптән түгел генә Италиягә барып кайт­кан һәм Венеция, Флоренция архитектура өлгеләре белән беррәттән бу илнең дә искиткеч мөлаем, чибәр хатын-кызларын фотосурәткә төшергән. Сүз уңаеннан, Фәрит үзенең шушы һөнәргә кереп китүе өчен гомере буена нәкъ менә әнисенә рәхмәтле. Бибинур апа аны берүзе үстергән һәм балачагы күңелле үтсен өчен, улының үтенечен үтәп, аңа “Смена” фотоаппаратын алып биргән... Безнең газиз әниләр!

“... Минем фотоархивыма – кырык ел! Йөз мең негатив алдымда ята. Киштәләрдә – меңгә якын китап, араларында дөнья  әдәбиятының  иң күркәм әсәрләре, меңгә якын музыкаль диск, аларга классикадан алып джаз көйләренә кадәр яздырылган. Мин инде лаеклы ялда, хәзер шәһәрне көненә  дүрт-биш мәртәбә урамыйм. Күптәнге дуслык хакына гына “Казан” журналының чираттагы саннарын бизәүдә катнашам. Мондый көннәрем килеп җитү – күңелсезлеккә сәбәп түгел. Чөнки эшләремә йомгак ясый башладым һәм үземне бик бәхетле хис итәм! Шушы иҗади, тырыш хезмәтем чорында нинди шәхесләр белән очрашмаганмын  да, нинди генә вакыйгаларның шаһите булмаганмын! 

Негативларны электрон вариантка күчерү – ул зур хезмәт. Әмма миннән кала моның белән беркем дә шөгыльләнмәячәк, ә бер фототасманы электрон рәвешкә күчерү төгәл бер сәгать вакытны ала. Андый тасмалар шулкадәр күп, аларның төгәл исәбенә чыгарга да кыен. Шулай да электрон вариант уңайлырак, югыйсә, еш кына теге яисә бу шәхеснең фотосурәтен сорап шалтыраталар, тиз генә табып биреп булмый.

Фәрит Гобәев – ул оста фоторедактор да. Өч ел элек Татарстан Республикасы фотографлары берлеген оештырды һәм җитәкче буларак күпсанлы фотокүргәзмәләр ачты, бу хезмәтендә заманында Россия Журналистлар берлеге фотоүзәгенең күргәзмәләр бүлеге мөдире булып эшләгәндә туплаган тәҗрибәсенә таяна. Шуңа күрә фотоальбомнарны нәшер иткәндә дә, аңа башкаларга караганда күпкә җиңелрәктер –  күнегелгән. Бүген берсеннән-берсе кызыклырак язмалар белән дә  талантын раслый ул. Узган ел Россия Фоторәссамнар берлеге аны үзенең шәрәфле әгъзасы  дип игълан иткән. Узган ел, һич тә уйламаганда, аны  Екатеринбург иҗатчылары эзләп табып, Уралдагы бердәнбер зур фотоүзәк – “Метенков йорты” исемендәге фотографияләр йортында шәхси күргәзмәсен ачуын үтенгәннәр. Бар матди якны үз өсләренә алып, фотоларын сайлап, үзләре үк  бастырып, кадерләп кунак иткәннәр. Казанда менә инде ничә еллар буе  фотографлар Фотография йорты ачырга тели, ләкин аларны шәһәр хакимияте ишетми дә. 

“Екатеринбургка килгәндә, алар үз тарихларын кадерли белә,  XIX гасырда шушы шәһәрдә яшәгән фотоелъязмачы В.Метенковның ике катлы йортын да саклап калганнар һәм аның беренче катында – фотостудия, лаборатория һәм фотокибет, ә икенче катында галерея да ачып җибәргәннәр. Татарстан фотографларының үз үзәге булмау аяныч. Югыйсә, без беркемнән дә ким түгел, – дип дәвам итә сүзен Фәрит Сәит улы. – 1970 еллар башында “Волга” фотоклубында фотография белән кемнәр генә шөгыльләнмәде: завод эшчеләре дә, студентлар да, аспирантлар да, хәтта мин, унынчы класс укучысы да. Соңрак  без, бу клубның берничә кешесе, анда туган атмосферадан, иҗатның техник ягын гына сөйләшеп утырудан туеп, кыю адым ясадык – әлеге клубтан чыктык. Алар В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда калды, ә безгә җыелыр урынны үзебезгә эзләргә туры килде. Ләкин “Тасма” исемен алган иҗади төркем үз юлын тиз тапты. “Совет фотосы” журналы редакциясе безне Мәскәүгә күргәзмә белән чакырды. Әлеге күргәзмәдән соң “Казан фотография мәктәбе барлыкка килде” дигән язмалар басылып чыкты. Без әле дә исән һәм иҗат итәбез, яшьләргә киңәшләребезне бирәбез. Яңа гына Яр Чаллыга барып, андагы яшь авторлар белән очрашып, осталык дәресе биреп кайттым”. 

“Фәрит, син  Интернет мөмкинлекләрен мактап туймыйсың, алар сөенеч китерә дисең, моңа мисалларың да бардыр”, – дим. Дустым тагы да җанланып китә: 

“Шулай, Интернет аша бер мәскәүле фотограф белән аралаша башладым, чөнки ул үз сәхифәсенә АКШта ачылган фотокүргәзмә игъланын урнаш­тырды. “Кызыл офык. СССР һәм Россиянең соңгы 50 елдагы хәзерге заман сынлы сәнгате һәм фотографиясе. 1960– 2010 еллар” дип аталган әлеге күргәзмәне бер америкалы үз шәхси тупланмасына таянып ачкан. Кызыксынып, шул галереяга хат яздым һәм ни гаҗәп... үземнең дә әлеге күргәзмәдә катнашуымны ачык­ладым. Анда егерме фотографиям урын алган булып чыкты. Алар каян бу америкалыга барып ирешкәндер, төгәл әйтә алмыйм. Мәскәүдә эшләгәндә, кайвакыт фотоларымны сатып һәм бүләк итеп биргәләгәнем булды. Галерея минем ундүрт фотосурәтем бастырылган каталогны бүләк итеп җибәрде. Бик шатландым! Америкалы тамашачылар белән аралашу моның белән генә тәмам булмады. Узган ел ук Нью-Йорк­тан ерак булмаган бер штатта “Социаль фотографиягә 100 ел” дип аталган  ретроспектив күргәзмә ачылды. 100 ел эчендәге иң яхшы осталарның эшләре тупланган күргәзмәнең Россиягә караган бүлегендә... минем фотолар  да  элеп куелган булып чыкты. Дүрт йөз  битле затлы каталогны тагын бүләк  итеп җибәрделәр.

Мин хәзер шундый яшьтә – ташларны җыяр вакыт. Хәзер миңа һәр яшәгән көнем генә түгел, һәр яшәгән сәгатем кадерле. Чөнки утыздан артык шәхси күргәзмәләрем узды, ә бар иҗатыма багышланган фотокитабым әлегәчә юк, ә ул китап минем турындагы хатирәне озак елларга саклап калыр иде. Нәтиҗәләр ясыйм. Ялкау булмаганмын, тормышта активлык күрсәткәнмен, күпләр белән аралашканмын. 

Миннән еш кына: “Нәрсәләрне сурәтләргә яратасыз?” – дип сорыйлар. Спорт  теле белән әйт­кәндә, мин үземне берничә төр күнекмәне башкаручы көрәшче (многоборец) дип табам. Пейзажлар, портретлар, натюрмортлар, Сабантуй сурәтләре, жанр­лы фотолар... күңелемә барсы  да якын. Кайберәүләр гомер буе йә спорт темасын яктырта, йә туйлар тантанасын үз итә. Минем өчен тар юнәлеш юк. Бүген вакытның бик аз калып баруын сизәм... ә алдымда – негативлар тулы тау өеме. Җыйган китап­ларымны да тулысынча укып бетерә алмаячагымны аңлыйм. Кайбер мәдәни чараларны да карыйсы килә, дөньяның мәшһүр фотографлары иҗатын да даими күзәтеп барам. Мәскәүгә баргач, Италиядә, АКШта нәшер ителгән кыйммәтле фотоальбомнарны да аласы  килә. 1994 елны Мәскәүдә очраклы рәвештә генә ике инглиз фоторедакторы белән танышкан һәм аларга үз элемтәләрем белән ярдәм иткән идем. Алар 1995 елны, Нью-Йорк­та 1892-1992 елларга караган “Фотографияләрдә 100 еллык Россия тарихы” дип аталучы зәвыклы китап бастырды һәм анда минем дә эшләрем кертелде. Дөньяның ун илендә кабат нәшер ителгән әлеге китапны Мәскәү кибетләрендә әле  дә очратып була. Бу да – сөенеч. Минем өчен китапны, фотоларны электрон вариантта түгел, ә кулларга тотып карау, уку бик мөһим. Заманында без “Чешское фото” журналына да языла алмый идек. Литва фотография мәктәбенә дә мөкиббән киткән чаклар булды. Чөнки Балтыйк буе республикалары чит илләргә якын булу сәбәпле, цензурадан бик буылмады. Ә бездә... чит илдә узачак бәйгегә үз эшләремне җибәрү өчен Башпочтамтка барсам, иҗатка бернинди катнашы булмаган почта элемтәсе хезмәткәренә фотографияләремне күрсәтергә мәҗбүр идем. Чөнки аларга шундый күрсәтмә бирелгән һәм алар минем нинди дә булса фотоларымны “Ярамый!” дип  кенә, җибәртмәскә дә хокуклы иде. Хәтеремдә, 1984 еллар тирәсендә туристик юллама белән мин Парижга бару өчен рөхсәт ала алмадым. Чит илләрне күрү хокукыннан мәхрүм иткән чор узып китүгә үк, 1989 елны Амстердамга бардым. Аннан соң 1990 елда Канадада булдым, андагы бер мәктәптә фотокүргәзмә ачтым һәм аларга эшләремне бүләк итеп калдырдым. Мәскәүдә хезмәт куйганда “Фотография Мәккәсе” – Парижны күрү бәхетенә ирештем. Бу шәһәрдә гомер-гомергә иң талантлы фотографлар яшәгән, аннан күп сурәтләр төшереп алып кайттым. 2005 елны ТЮРКСОЙ Татарстанның алты фотографын бер атнага семинарга чакырды. Инде Канада, Австрия, Нидерланд, Франция, Швейцария, Германиядән соң мине Төркия һич тә шаккатырмас дигән идем, ялгышканмын. Бу илгә карата булган карашларымны нык үзгәрттем! Әлеге дәүләт мине үз тарихы белән гаҗәпләндерде. Андагы Каппадокиянең Марс планетасын хәтерләткән пейзажларын һава шарына утырып менеп күрүдән алган тәэсирләр... минем күңелемдә әле дә саклана”.

Фәрит Гобәевнең бүгенге көндә яңа фотоальбомы юлында эш башлавын күзәтү миңа да күңелле. Чөнки ул альбомын “Йолдызлар Җирдә яши” дип атап, аның битләренә Б.Урманче, С.Садыйкова, Н.Җиһанов, С.Гобәйдуллина, Р.Нуриев, Р.Кутуй, И.Шакиров, Ә.Авзалова, Т.Миңнуллин һәм башкаларның фотопортретларын урнаш­тырачак. Үз архивы көчен ул изге максат белән бәйли: яңа дәүләт төзелеп, 27 ел үткән, ә инде күп кенә шәхесләребезнең исемнәрен дә белмәүче буын үсеп җитте һәм бу бушлыкны тулыландыру сорала. “Соңгы вакытларда мин нәфис әдәбият белән түгел, ә атаклы язучыларыбызның мемуарлары белән кызыксынам. Инде бер ел буе А.Чеховның унике томга сыйган хатларын укыйм. Аның шундый  сүзләре бар: “Язмыйча булдыра аласың икән, язма”. Мин аны үземчә үзгәртеп, башка фотографларга карата еш кулланам: “Фотога төшерә белмисең икән, төшермә”. Чөнки кайбер фотографлар яктылык хакында да, кирәкле композиция турында да уйлап тормыйча, йөзләрчә кадр ясый, ә араларыннан берсен дә сайлап алырлык түгел. Ә бит безнең һөнәрдәге төп кыенлык бары бер генә һәм ул иң сыйфатлы, иң шәп фотоаппаратура сатып алу белән бәйле. Еллар узу белән теләсә кайсы яхшы фотоаппарат та физик һәм мораль яктан искерә, ә яңа камералар, объективлар бүген инде астрономик бәяләр белән исәпләнә. Гомерем буе чит илдә яшәүче коллегаларыма кызыгып яшим, чөнки аларның үз гонорарларына теләсә кайсы техник җайланманы сатып алу мөмкинлеге бар, ә минеке – юк”.

“Хәзер шундый вакыт килеп җитте, –  ди ул. – Моңа кемнәр гаепле икәнен төгәл әйтеп бирү дә кыен, глобализация куркынычымы икән, дип тә уйлыйм, без кешечә аралашудан читләшә барабыз. Бер-берсен яратучылар  хәзер мәхәббәтләрен  SMS  аша гына аңлата, музыканы колакта ишетерлек җайланма аша гына тыңлый, конвертлы хатлар язмый, музейлардагы картиналар белән дә миңа Интернет аша гына танышырга киңәш итә. Бүгенге яшьләр китапларның, картина һәм фотоларның сыйфатларын, энергетикаларын һәм җылылыгын экран аша тоя алмауның никадәр аяныч булуын да күзалламый хәтта”.

Фәритнең әлеге сүзләрен җөп­ләсәм дә, мин дәшмичә утырам. Аңа тагын бер соравым бар, ләкин мин Фәритнең тискәре җавабын ишетермен дип, күңелемне төшерәсем килми. Бәхеткә, ул уйларымны “укый”. “Минем әле тагын бер күргәзмәм турында әйтәсем килгән иде, – ди талант иясе. – 1980 елларда күп концертларда булдым, музыкантларны фотога төшердем һәм андый сурәтләр күбәйде. 1984 елны, Казанның Яшьләр үзәгендә “Музыка – фотографияләрдә һәм төсләрдә” дип аталган шәхси күргәзмәмне ачтым. Диварларның бер ягына – фотоларымны, икенче ягына –  кәгазьгә абстракция ысулы белән ясалган егермеләп рәсемемне урнаштырдым. Андый рәсемнәрне мин 1970 елларда ук ясый идем инде. Фотоларда ак-кара төсләрне үз күрсәм  дә, музыка – минем өчен һәрчак төсле! Аларны башкача “цветограммалар” дип атап, тамашачылар игътибарына тәкъдим итәргә батырчылыгым җитте. Күргәзмәмне Бакый Урманче да килеп караган, могтәбәр рәссамыбыз зал буйлап озак кына тамаша кылып йөргән. Мине кабат күргәч: “Сезнең әлеге  рәсемнәрегез үземнең студент елларымны искә төшерде. Мин Сезгә бу иҗади эшегезне дәвам итәргә киңәш бирәм!” – диде. Менә быелдан башлап, үземнең рәссамлык сәләтемне дә дәвам итәрмен дигән ниятем бар”. Фәритнең бу сүзләреннән соң “Робагый” рәсеменә генә карап алыйк! Сүз дә юк, яңа күргәзмә, тамашачылар мәхәббәтен казанып, тагын бер кат: “Мин бик бәхетле икәнмен!” дияргә сәбәп булачак.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

.Фотолар Ф.Гобәевнең шәхси архивыннан алынды.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: