Мәдәни җомга

Биеп-биетеп яши ул

"Орленок" Бөтенсоюз пионер лагеренда ял итүче балалар арасында "Оста биюче" бәйгесе бара. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кызлар-малайлар тырыша-тырыша үз осталыгын күрсәтә. Шәп биючеләр дә күп. Рус, белорус, украин халыкларын тасвирлап күрсәтәләр. Әлфия аларга сокланып карый. Шәһәр баласының сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре күп, төрле иҗат сарайларындагы, мәктәпләрдәге түгәрәкләргә йөреп осталыгын...

"Орленок" Бөтенсоюз пионер лагеренда ял итүче балалар арасында "Оста биюче" бәйгесе бара. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кызлар-малайлар тырыша-тырыша үз осталыгын күрсәтә. Шәп биючеләр дә күп. Рус, белорус, украин халыкларын тасвирлап күрсәтәләр. Әлфия аларга сокланып карый. Шәһәр баласының сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләре күп, төрле иҗат сарайларындагы, мәктәпләрдәге түгәрәкләргә йөреп осталыгын чарлый ул. Җитәкчеләре дә махсус белемле, дәрәҗәле исемнәр алган. Ә татар халык биюен игълан иткәч, сәхнәгә, кечкенә генә буйлы, әмма үтә дә тере кызчык Әлфия Билалова чыга. Баянчы да тынып калган, таныш түгел биюнең көен дә белми, ахры. Әмма кыз үзе көй әйтә-әйтә, сәхнәне ут итеп, очып-очып бии.
Хәрәкәтләре җиңел, өздереп баса, гәүдәләре дә сыгылмалы аның. Пионерлар кызның биюен аеруча яраткан кебек була, көчле алкышлар белән күңелен күтәрә. Кичке якта клубта бүләкләүләр башлана. Өченче урынны алган баланы да, икенче дәрәҗәдәге биючене дә игълан итәләр. Баянга биемәгәч, миңа урын да бирәсе итмәгәннәр икән, дип уйлап куя Әлфия. Шулвакыт алып баручы ханым татар халык бию көен телгә ала. Татарстанның Саба районының Кече Шыңар авылында туып-үскән Әлфия Билалова җиңүче! Бирегә Саба район мәгариф бүлеге аны, сигезенче сыйныфны гел "бишле" билгеләренә генә тәмамлаган, мәктәпнең барлык җәмәгать эшләрендә башлап йөргән кызны, үзешчән сәнгатьтә дә актив булган өчен юллама биреп озаткан була.
Үзен белә-белгәннән бии Әлфия. Бу сыйфат аңа тирә-якта данлыклы тегүче әнисе Миңнисадан күчкәндер. Ул матур тавышы белән моңлы итеп җырлый, күңелләрне дәртләндереп бии торган була. Әлфия дә, әз генә буш вакыты булдымы, гел көзге каршында бии-бии бөтерелә башлый, әнисе белән бергәләп тә тыпырдап ала. Әтисе Кыяметдин исә, оста ташчы булуы белән, бергә нәфис сүз, матур әдәбиятны үз итүе белән дә билгеле кеше.
Әлфиягә биш-алты яшьләр вакытта клуб мөдире Нәгыйм Нигъмәтҗанов бию түгәрәге оештыра. Бию белән "җенләнгән" кечкенә кыз да бу түгәрәктә шөгыльләнә башлый. Әмма Әлфия үзен биюгә тартып кертүче, чын сәхнәгә чыгаручы остазы итеп Сабадан килеп пионервожатый булып эшләгән Гөлсинә Вәлиеваны атый. Хореография сәнгатенең күп нечкәлекләрен аңардан өйрәнә.
1979 елда урта мәктәпне "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлаган кыз алдында барлык уку йортларының да ишек­ләре ачык була, әмма Әлфия Алабуга мәдәни-агарту училищесын сайлый. Кыз биредә дә иң активларның берсе.
Училище тәмамлаганда да ут борчасыдай тиктормас, янып торган кызны эшкә күпләр чакыра. Әмма ул Ринат Гыйләҗев җитәкләгән "Сорнай" фольклор ансамб­лен дә, Бәрхәт Гәрәйнең Мәскәүгә - "Уен" татар эстрада театрын да кире кага. Аның бөтен хыялы - үзе туып-үскән Кече Шыңар мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләү. Бирегә инде ул белгеч булып кайта, беренче көннәрдән үк җиң сызганып керешә, Нәгыйм абыйсы Нигъмәтҗанов (аны район мәдәният йорты директоры итеп күчергән булалар) киткәч таралган бию коллективын яңадан туплап эшне башлап җибәрә. "Әлфия" бию ансамбле кабат туплана. Даими репетицияләр, район, республика буйлап гастрольләргә йөреп чарланулар, җитәкчеләренең үзенең бар осталыгын, белемен авылдашларына бирергә тырышып, алар белән шөгыльләнүе бушка китми. Ансамбль, халык иҗатының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты, дигән исемгә лаек була.
Еллар уза тора. Бу вакыт эчендә сәнгать җитәкчесе читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбия­ты бүлеген дә тәмамларга, коллективы белән күп кенә халыкара, бөтенроссия, республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар, "Ел мәдәният хезмәткәре" район конкурсында җиңүче исемен яуларга да, "Ел хатын -кызы" республика бәйгесендә лауреат булырга да өлгерә.
Тора-бара кечкенәләр, яшьләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр төркемнәре - 50 кешелек коллектив туплана. "Әлфия" бию ансамбле чирек гасырга якын вакыт элек "Халык бию коллективы" дигән исемне дә йөртә башлый. Алар бу исемне, 50 кешелек состав белән сигез бию әзерләп, дәрәҗәле белгечләр каршында өч ел саен яклап тора. Әлбәттә, һәр төркемнең үз юнәлеше. Әйтик "Шома бас", "Түгәрәк уен" республика конкурсы лауреатлары булган өлкәннәр 50-60 еллардагы кичке уеннардагы биюләрне яңартса, яшьләр Самара татарларының "Вакка басу" кебек гаять катлаулы биюләрне башкара.
Әлфия Билалова ун ел элек "Каз канаты" балалар фольклор төркемен дә оештыра. 2008 елда аның шәкерте Инсаф Шәрәфиев физик мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр арасында узган Бөтенроссия фестивалендә җиңүче исеменә лаек була. 2013 елда Мәскәүдән тагын күңелле хәбәр килеп ирешә: И.Шәрәфиев СССР халык артисты Иосиф Кобзон имзалаган "Филантроп" халыкара премиясе сертификаты белән бүләкләнә.
Шыңарлар куйган "Йомырка җыю йоласы", "Ватан - 2011" дигән республика яшьләре халык иҗаты фестиваль-конкурсында янә беренче урын белән бәяләнә. "Милли хәзинә", "Ягымлы яз" фестивальләре җиңүчесе Алисә Билалова (сәнгать җитәкчесе Әлфия Кыяметдин кызы), "Нәфис сүз" номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына ия була. Нәкъ бер елдан соң "Каз канаты" коллективы "Этномириада" дигән исем белән узган Бөтенроссия фольклор фестиваль-конкурсында яңадан лауреат исемен яулый.
Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: