Мәдәни җомга

БӘХЕТКӘ ИЛТКӘН ЮЛ

Татарстанның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, нәкышче, шәмаилләр иҗат итүче оста Фирдүс Гыйрфанов яшәгән фатирга килгәч, безгә ишекне хуҗаның тормыш иптәше, матур итеп «татарча киенгән» Нурия апа ачты. Кунак бүлмәсенең нәкъ уртасында Фирдүс абый үзе, аның тирә-ягында зур күләмдә бөтен дөньяга нур сибеп, балкып торучы шәмаилләре hәм… ап-ак җирлектә, мозаика тибында бизәлеп...

Татарстанның атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, нәкышче, шәмаилләр иҗат итүче оста Фирдүс Гыйрфанов яшәгән фатирга килгәч, безгә ишекне хуҗаның тормыш иптәше, матур итеп «татарча киенгән» Нурия апа ачты. Кунак бүлмәсенең нәкъ уртасында Фирдүс абый үзе, аның тирә-ягында зур күләмдә бөтен дөньяга нур сибеп, балкып торучы шәмаилләре hәм… ап-ак җирлектә, мозаика тибында бизәлеп эшләнгән, рәсемле түшәм. Һәрберсенә гарәпчә хәрефләр белән нидер язылган. Соңыннан ачыкланды - моннан 29 ел элек Фирдүс абый аны үзе эшләгән, hәм hәрбер бүлемгә гарәпчә ай исемнәрен язган. Гаҗәеп күренеш!
Беренче карашка сүзгә саран күренгән Фирдүс ага бик җайлы әңгәмәдәш булып чыкты. Аны 75 яшьлек кеше дип hич тә әйтмәссең. Тарихны шулкадәр күпкырлы белүе, бигрәк тә үзебезнең Болгар чорына караган мәгълүматларны осталарча сөйләп утыруы - тыңлаган саен тыңлыйсыны китерә. Аның шәмаилләр ясый башлавы да тиктән генә тумаган. Моның үз нечкәлекләре бар. Кечкенәдән үк динле, иманлы гаиләдә тәрбияләнгән Фирдүснең хәтерендә, өйләрендә әле hаман да гаилә ядкәре булып сакланган, түрдә кадерләп эленеп торган сәнгать әсәре бүген дә күз алдында балачак хатирәсе булып озак саклана.
Еллар узып - чын рәссам, нәкышче, шәмаил остасы булып киткән Фирдүс Гыйрфанов динле, иманлы юлына бервакытта да хыянәт итмәгән. Ул Татарстанда шәмаилне сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерүче, меңдерүче беренче кешеләрдәндер, мөгаен. Чөнки әсәрдәге сүзләр, текст, хәрефләр - нәкъ нәкыштәге кебек төсләр байлыгына, композиция төгәллегенә, төсләрнең бер-берсенә яраклашуына шулкадәр игътибар белән бирелгән ки, хәтта ул эшләрне шәмаил сүзе белән генә бәйләү, ничектер, аз да кебек тоела. Алар гади шәмаилләр генә түгел, сине үз эченә урап алып кереп китә дә, хис-кичерешләребезне гасыр­лар аша үткәннәргә илтеп тоташтыра.
Фирдүс аганың hәрбер эше татар халкы, үзебезнең Татарстаныбыз өчен бер олы хәзинә. Аны киләчәк буыннар өчен шул тулы килеш саклап каласы да шул бөтен килеш илтеп җиткерәсе иде.
Безнең әңгәмәбезгә Нурия апа да кушыла. Бу ике кеше тормыш юлында бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә ярдәм итеп, олы терәк булып гомер иткән. Аз сүзле, hәрнәрсәгә төгәл итеп җавап бирүче Фирдүс абый янында, Нурия апа, киресенчә, рәхәтләнеп сөйләшә; Фирдүс абый башлаган фикерне тулыландырып, җәеп җибәрә. «Минем сәркатип», - ди аны Фирдүс ага яратып, үз итеп, якты елмаеп.
Ә аларның бергә кушылган тормыш юлы моннан 44 ел элек башланган. А.Н. Островский исемендәге Ташкент театр-сәнгать югары уку йорты студенты Фирдүс белән Арча кызы Нурия арасында 5 ел буе өзлексез хатлар агыла, ә танышуларына 6 ел дигәндә, алар, ниhаять, өйләнешергә карар кыла. Һәм Фирдүс аганың укуы бетүгә, Казанга кайталар. Югары белемле сәнгать белгечен Мәдәният минис­трлыгы Чаллы шәhәренә юллый. Биредә алар бергәләп 1 нче балалар сәнгать мәктәбенә нигез сала. Бу шәhәр аларның икенче туган җиренә әйләнә, чөнки биредә уллары Тимур hәм Таhир дөнья­га килә, оныклары тәпи атлап китә. Тимур белән Таhир ипле, иманлы гаиләдә үсә, чын мәгънәсендә татар мохитендә тәрбияләнә.
Укуларын да алар, татар мәктәпләрендә башлап, Мәдинә шәhәрендә тәмамлыйлар. Гарәп, инглиз телләрендә иркен сөйләшәләр - берсе төп шөгыле итеп электрониканы сайласа, икенчесе, тел белгече буларак - борынгы китаплар арасына кереп чумган; аларны тәрҗемә итә, фән белән шөгыльләнә. Киленнәр исә икесе дә мөгаллимнәр: Лилия - инглиз теле белгече, Гүзәлия рус телен үз иткән. Бу гаилә татар халкының гасырлар аша килгән гореф-гадәтләрен бүген дә сак­лап, кешеләргә булган дустанә мөнәсәбәтләренә куанып, кылган гамәлләренә чын күңелдән сөенеп, тыныч кына гомер итә.
1990 елда хаҗга сәяхәттән башланган «шәмаилләр дөньясы» Фирдүс агага рәсем сәнгате өлкәсендә үз юлын ныклап салуга зур этәргеч бирә. Менә ничә ел инде ул матурдан-матур эшләре белән сәнгать сөючеләрне сөендереп яши, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый, чит ил күргәзмәләрендә катнаша. Эшләре Татарстан, Россия, гарәп илләре музейларына бүләк ителгән, шәхси кешеләр коллекцияләренә тупланган.
Фирдүс аганың иҗат юлы - бәхетле юл. Аның эшләрен яратучы, югары бәяләүче үз тамашачысы бар. Рәссамның шәхси күргәзмәләре тулы заллар белән үтә. Шәмаилләр белән рәттән нәкыш иҗат итүче Фирдүс Гыйрфановның майлы буяулы эшләр дөньясы үзе бер хәзинә. Үлчәмнәре белән зур булмаса да, аларга күпме төсләр байлыгы, нәзакәтлелек, композиция төгәллеге - шуларга өстәп тирән, тулы тарихи яшәеш сыйган. Фирдүс аганың эшләре китап кебек - hәрберсен карап, укып барасың. Болгар тормышы, татар халкы язмышы - әсәрләрнең төп темасы әнә шулар. Мине таң калдырганы - кечкенә картиналарның нечкә пумала белән башкарылып, акварельнең бөтен матурлыгын үзенә сыйдыруы. Гаҗәеп матур эшләр! Рәссамның шәмаилләре hәм нәкыш эшләре бер-берсен тулыландырып, баетып, бер-берсеннән аерылгысыз гүзәл бер дөнья булып яши, сәнгать дигән сихри табигатьтә кеше кулларына, кеше фикеренең тирәнлегенә мәдхия җырлый, моңлы җыр булып зал буйлап агыла.
Ләйсән СИРАҖЕВА.
Яр Чаллы шәhәре.
.Фирдүс абый тормыш иптәше Нурия апа белән.
."Гарәфәт".
. "Туган тел".
. "Яр Чаллы".
. "Биләр хәрабәләре".
. "Кол Гали".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: