Мәдәни җомга

«БЕРДӘНБЕР АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘГӘ ЫШАНАМ»

"Күргәзмәдә еш килеп сорадылар: шәрык сәнгатен якын итү Сезгә кайдан килә һәм ни өчен шәмаилләр яза башладыгыз? Бу сораулар шулкадәр күп тапкыр кабатланды ки, мин үзем дә уйга калдым: чыннан да, моның чыганагы нәрсәдә? Нәселем буенча әтием (ул - хәрби) Вологда өлкәсенең кечкенә авылыннан. Аның аша миңа бары рус геннары...

"Күргәзмәдә еш килеп сорадылар: шәрык сәнгатен якын итү Сезгә кайдан килә һәм ни өчен шәмаилләр яза башладыгыз? Бу сораулар шулкадәр күп тапкыр кабатланды ки, мин үзем дә уйга калдым: чыннан да, моның чыганагы нәрсәдә? Нәселем буенча әтием (ул - хәрби) Вологда өлкәсенең кечкенә авылыннан. Аның аша миңа бары рус геннары гына күчкән. Ул якларда беркайчан да дошман гаскәрләре булмаганлыктан, андагы рус халкы төркиләр белән катышмаган.
...Ирандагы күргәзмәгә куелган алтмыш битлек кенәгә язмалар белән тулды: «Без үзебез өчен гадәти булмаган сәнгать күрәбез, ләкин ул - нәкъ безнең күңелебездәге, ул - борынгы тамырларыбыздан. Безнең җаныбызга якын!» Шулчакта тагын уйга калдым һәм мин моның сәбәбен бары тик әнием ягыннан күрдем. Әнием - Дунайдан. 1810 елны әле гаиләләренең шәхси дворян гербы да булган. Соңрак бөлгәннәр. Әнием - поляк кызы, аның әтисе - Краков өязенең мәгъ­рифәт оешмалары өчен җавап­лы түрә, патша киңәшчесе. Дәү әтисе, документлар буенча, - дин әһеле. Борынгы болгар халкының бер тармагы Дунайга күченгән. Шуңа безнең нәсел тамыры да, нәсел гены да төрки дөнья белән бәйле, ахрысы.
Сугыштан соң мин татар кызына өйләндем. Ләкин аның бала таба алмаячагын аңлап аерылыштык... Сугыштан исән чык­кач, әлбәттә, балаларым тууын бик теләдем. Яңадан өйләндем. Бер кыз, бер ул үстердем. Улым - дизайнер. Гомерем буе майлы, гуашь, акварель буяулар, темпера белән пейзажлар һәм башка төр картиналар яздым, линогравюра, офорт, ксилография, графика белән шөгыльләндем, рус һәм мөселман дини архитектура биналары серияләрен иҗат иттем... 70 яшемдә кинәт мөселман каллиграфиясе белән кызыксынып китүемне улым да кабул итте.
Чыннан да, бары да кинәт башланды. 1994 елны 70 яшь тулу уңаеннан ачылган күргәзмәдән соң, кич озак уйланып утырдым. Ул төндә төшемдә тавыш ишеттем: «Ни өчен әле сиңа, Владимир, үзеңнең ислам серияңне чын мөселман сәнгате төрендә дәвам итмәскә?» Җылы итеп әйтелгән әлеге сүзләр, бу тавыш турында мин иртән хатыным, рәссам Любовь Сперан­ская­га сөйләдем. Ул миңа киштәдән инкыйлабка кадәр нәшер ителгән каллиграфия альбомын табып бирде. Бу альбомны күрү белән тетрәнү хисе кичердем. Һәм шундук бу илаһи язмаларның язылу рәвешенә төшенәсем һәм үземнең дә гарәпчә хыялларга биреләсем килде.
Мин - рус кешесе, 19 яшьтән бирле коммунист... иртән иртүк кибеткә Коръән китабын сатып алырга чыгып киттем. Шулай итеп гомеремдә беренче тапкыр Коръән китабын ачтым: «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!» Тиздән төрле бәндәләр тарафыннан русчага тәрҗемә ителгән Коръән китапларын яныма тезеп куйдым һәм өйрәнергә керештем. Гарәп хәрефләрен танырга алындым. Иң беренче шәмаилем «Кәгъбәтулла. Кара таш» дип атала. Ул М.Горький исемендәге музейда үткән күргәзмәгә куелды. 1997 елны II Бөтендөнья татар конгрессы уңаеннан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә һәм Татарстан сәүдә һәм сәнәгать палатасы бинасында берьюлы ике күргәзмәм оештырылды. Соңрак, шәмаилләремне күтәреп, Мәскәүгә чыгып киттем. Рәссамнар берлегенә барып җитим дә: «Менә мин хәзер ничек язам!» - дип әйтим әле», - дип уйладым. Әмма юлым Шәрык халыклары сәнгате дәүләт музеена китерде. Шәрык сынлы сәнгате әсәрләрен өйрәнеп, күреп чыгарга булдым. Музей хезмәткәрләре, эш­ләремне күрде дә... шәхси күргәзмә ачарга тәкъдим итте. Күргәзмәм 14 көн барды... аннан 14 көнгә озайтылды, аннан... тагын 14 көнгә, барлыгы 42 көн дәвам иткән күргәзмәмә халык агылып килде. Мәскәү өчен бу көтелмәгән хәл иде. Төрле дәүләтләрнең илчелекләре дә кызыксынды. Иран илчелеге миңа 2000 елны Тәһранда үтәчәк VIII Бөтен­дөнья «Коръән һәм каллиграфия» күргәзмәсенә чакыру тапшыр­ды. Анда Иранның үзеннән бер мең каллиграф катнашты. Мин дә Россия павильо­нына зур күләмле 25 шәмаилемне урнаш­тырдым. Аларга өстәп, кечерәк үлчәмле тагын 200 әсәремне дә витринага тезеп куйдым. Чиксез күп делегацияләр килде. Кара чалмалылар да, яшел чалмалылар да, сөнниләр дә, шигыйлар да яныма килеп соклануларын белгерттеләр. Күр­гәзмә ябылырга берничә көн кала мөселман дәүләтендә һәм шундый күргәзмәдә башка килмәс хәл булды - кичен бик астында калдырган 200 әсәрем пыяла витрина эченнән югалды. Әмма аннан да сәеррәк хәл алда көткән булып чыкты: 17 чит ил каллиграфы арасыннан шәмаилләрем II урынга лаек дип табылды. Күргәзмәгә килгән Иран Ислам Республикасы Президенты Сәед Мөхәммәд Хәтәми мин иҗат иткән туграсын бармак очлары белән кагыла-кагыла укыды. Төзеләчәк Кол Шәриф мәчете сурәтле шәмаилемне бик ошатып карагач, аны мөхтәрәм шәхескә бүләк иттем. Иран хөкүмәте дә миңа бик үзенчәлек­ле нәшер ителгән Коръән китабын хәдия кылды. Күпләр сөлс язу рәвешендәге «Аллаһ» график композициямнең нөсхәсен сорады. Истәлек өчен өләштем.
Илһамлы еллар башланды! Менә инде 22 ел буе мин мөселман каллиграфиясе белән мәшгуль. Шундый уңышка ирешермен дип башыма да китермәгән идем. Сезнең кебек, мин дә - бер корреспондент. Бүгенге диндә нәрсә бар, шуны терким. Җир йөзендәге бар диннәрне дә бертигез ихтирам итәм һәм үземне дөнья кешесе, Бердәнбер Аллаһы Тәгалә бәндәсе дип саныйм. Мин 1943 елдан алып Җиһанда Бөек Көч булуына ышанам. Һәм һәр көн Аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итәм. Үтенечләрем? Дөньяга - тынычлык! Тынычлык хакына 25 миллион халык, ә дөресрәге, бәлкем, аннан да күп кеше һәлак булгандыр. 1942 елны сугышка кереп беренче көннәр үткәч тә, чолганышта калдым. 1250 километрны үтеп чолганыштан чык­тык. Бик күп солдатлар үлде. Берлингача җиттем. 1947 елны армиядән кайткач, газиз әнием әйтте: «Улым, мин Аллаһы Тәгаләдән синең исән-сау кайтуыңны сорап, көне-төне дога кылдым. Аллаһы Тәгаләдән бу хакта үтенеп, ялварып сорамаган сәгатем сирәк булды», - диде».
Владимир Попов 1942-1944 елларда көндәлек тә алып барган. Ике китапчыкка сыйган язмалар бүген дә өстәлендә. Һәм мин инде аларда ук 19 яшьлек солдатның «Аллаһ» сүзен язуын таптым:
«2.12.1943. Мин 1924 елның җәендә туганмын, бәлкем, шуңа күрәдер дә, җылылыкны бик яратам; Аллаһ Үзе беләдер».
«Аллаһы Тәгалә. Бу сүз елына миллиардларча мәртәбәләр языла. Мин дә үз хисләремне үз иҗатым аша башкаларга тапшырам. Соңгы елларда «Каллиграфия - тынычлык өчен!» исемле Халыкара күчмә күргәзмәләр үткәрдек. Әлеге проектның җитәкчесе - «Сакура» татар-япон мәдәни-мәгълүмати үзәге директоры Асия Йосыф кызы Садыйкова. 2006 елда без Ливан, Сүрия, Мисыр дәүләтләрендә булдык. Италия, Төркия, Марокко, Иордания һәм Испания дә эшләрем белән таныш. Җиде төр язу ысулын кулланып, төрле композицион чишелешләрдәге әсәрләремне ту­лы ирек хисе белән, җаным аша үткәреп язам. Һәм шуны да беләм: мин дөньяга ниндидер бер максат белән җибәрелгән һәм бу әсәрләремнең бары тик Бердәнбер Аллаһы Тәгалә ярдәме белән иҗат ителүләренә инанам. Мин бүген дә гарәпчә укый белмим. Башка телне өйрәнү сугышта алган контузиядән соң мөмкин дә түгел. Коръән аятьләрен, хәдисләрне гарәп белгечләренә мөрәҗәгать итеп, язып бирүләрен үтенеп сорыйм. Аллаһы Тәгаләнең Бөеклеген, Аның Миһербанлыгын танып, Аның Кодрәтенә сокланып иҗат иткән әсәрләрем җиңел, ләкин алдан күп эзләнүләр, һәрбер бизәкне җентекләп эшләү, төсләрне һәм мәгънәләрне дөрес сайлау аша языла. Эшләрем барысы да тирән темалар белән баетыла. Тырыштым, бу язмаларга гашыйк булдым, куркып калмадым һәм ... җавап алдым, ахрысы.
Туграларны чит ил патшалары өчен иҗат итсәләр дә, алар Россиягә дә үтеп керми калмаган. Кайбер рус патшалары шәрык дәүләтләре белән язышкан хатларын үз тугралары белән тамгалап җибәрә торган булган. Дәрәҗәле, бай һәм укымышлы бәндәләрнең үз яисә нәсел туг­ралары булуын искә төшереп, XX гасыр азагында аларны янә иҗат итәргә алындылар. Мин дә бу өлкәгә үз өлешемне керттем. Бик күп сәнгать әһелләре, икътисадчы, сәясәтче, төрле иҗаттагы күренекле шәхесләрнең туграларын яздым. Ельцин вафат булгач, «Борис, син дөрес булып чыктың!» сүзләрен кертеп, истәлек-тугра ясадым. Хакимияткә В.Путин килгәч, аның сәяси карьерасын күзәтә-күзәтә биш төрле туграсын, Д.Медведевка килешерлек ике тугра иҗат иттем. Татарстан җитәкчеләре Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнехановның да һәм башка сәясәтчеләрнең дә тугралары язылды. Тугра иҗат итәр алдыннан бербөтен композицион рәт төзим: кешенең тышкы кыяфәтен дә, туган елы-көнен дә, һөнәрен һәм төп теләк-омтылышларын да исәпкә алып, символик образын тудырырга керешәм. Япония императоры гаиләсенең тугралары бар. Япониянең Премьер-министрлары еш алышынды, аларның да, төрек җитәкчеләренең дә тугралары язылды. Япон телевидениесе махсус тапшыру да оештырды. Өстәвенә, киндергә язылган шәмаилләр, пейзажларыма гарәп язулары өстәлгән панноларым да иҗатымдагы яңалык буларак кабул ителде. Мин бик күп укыйм. Дөрес, менә инде берничә ел телевизор карамыйм. Телевизорым гомумән юк».
2008 елда биш югары уку йорты тарафыннан нәшер ителгән «Диннәр энциклопедиясе» «Аллаһы Тәгалә» һәм «Мөхәммәд пәйгамбәр» шәмаилләрен сайлап алып бастырды. 2014 елны аңа Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылып, дин белән бәйле сәнгать юнәлеше дәүләт дәрәҗәсендә югары бәяләнде. Россия Мөфтиләр шурасы В.Поповны Х.Фәезханов исемендәге премиягә лаек дип тапты. Аның иҗаты - Мәскәү җәмигь мәчете залларында даими экспозиция­дә. Шәмаилләре төрле бәрхеткә чигелде, металлдан коелды. Татарстанның халык рәссамы да ул. Философ-сынчы Илдар Мәснәви улы Ханов та үзенең Дөнья әхрамында Попов иҗаты өчен тулы бер күргәзмә залы ачарга әзер иде.
Хәзер күргәзмәгә килгән тамашачыларга да сүз бирик. Аларның бәяләмәләрен беркем дә кулларына каләм тоттырып мәҗбүри яздыртмаган.
«Һәрбер язма - бәяләмә. Рәссам буларак, минем өчен алар бик кыйммәт. Әлеге фикерләр буенча мин кешеләргә тапшырырга теләгән уйларым аларга барып җитәме икәнен беләм. Бу бәяләмәләрне кат-кат укып утырган чакларым күп, - ди В. Попов. - Татар дөньясына, татар милләтенә тагын хезмәт итәсем килә. Гарәп илләренең иҗатымны кабул итүе дә күңелем өчен чиксез сөенеч!» Бүгенге көндә Владимир Александр улы остаз буларак берничә укучысына каллиграфия һәм сынлы сәнгать буенча бушлай дәресләр бирергә дә җитешә.
Иң әүвәл - иҗатташлары аның хакында нинди фикердә соң? Менә архитектура академигы С.Айдаровның саллы бәяләмәсе: «В.А.Попов каллиграфия сәнгатендәге шәрык традицияләрен дәвам итүе, композицияләренең югары эчтәлекләре, эшләнү осталыклары һәм вакыт рухын күрсәтеп бирүдәге заманчалыгы белән сокландыра. 2.06.1998».
Тагын бер язма: «Мин бу күргәзмәне шаккатып карап чык­тым. Мондагы тугралар һәм шәмаилләр күңелләрне айкап чыгара. Зур осталыктагы каллиграфия үрнәкләре - Татарстан сәнгатенең йөзек кашы. Монда сүзләр үзе бер җырлы композиция, Рух ныклыгы, иман калимәсе, чын сәнгать осталыгында эшләнеп, җанны җылыта. Мөселман кешесен тагын да күтәрә. Бу чәчәк бәйләменә әйләнгән Коръән сүзләре - татарның рухи бизәге. Шушы сүзләр тезмәсеннән торган матурлыкны күргәч, куанып бетә алмыйм. Остага тазалык-саулык телим, аның иҗаты алдында баш иеп, тезләнәм. Ихтирам белән, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев. Лениногорск. 20.03.2014».
Күргәзмә кунаклары кенәгә­ләре - дистәдән артык. Аларда чит телләрдән кала русча һәм татарча язылганнары да күп: «Без Сезнең әсәрләрегезгә карап, хисләребез хакында кирәкле сүзләр табып та аңлата алмыйбыз. Бу зиннәтле күркәмлекне бары тик Аллаһы Тәгалә Сезнең каләмегезне Үзе йөртеп тудыргандыр. Бу чын сәләт киләчәктә дә Сезнең юлыгызны һәм без түземсезләнеп һәм дулкынланып көтүче иҗатыгызны яктыртсын».
«Сезнең иҗат - Аллаһы Тәгаләнең могҗизаларын раслау».
«Мин - атеист һәм Аллаһы Тәгаләнең барлыгы хакында беркайчан да уйланмадым, ләкин Сезнең күргәзмәне карагач, мин шатлыкка чумдым һәм бу сәнгатьне мөселманнар өчен генә түгел, ә бар кешелек өчен кирәкле дип саныйм».
«Шәхсән мин инануым буенча бөтенләй динсез, әмма Сезнең күргәзмәгез мине тулысынча тет­рәндерде - биредә куелган картиналар Исламга түгел, ә Мәңгелеккә - шул Мәңгелеккә һәм шул Абсолютка - бар кешелекне берләштергән һәм берләштерергә тиеш шул Абсолютка карый. Ә бу очракта әлеге картиналар әле югары сынлы сәнгать булып та санала».
«Нәкъ Сезнең күргәзмәдә мин сынлы сәнгатьнең шушы төренә булган сусавыма, кызыксынуыма ярдәм таптым. Мин һәрчак эзләдем, әмма шәмаилләрнең, туграларның аз бөртекләрен ге­нә таба идем. Ә хәзер мин алар белән хозурланам һәм минем йөрәгем тыныч. Тагы бер тапкыр рәхмәт!»
92 яшьлек Владимир Александр улы миңа бүген генә язып тәмамлаган яңа шәмаилен күрсәтә: «Аллаһ гүзәл һәм гүзәллекне ярата» дип атала. Рәссам вакыт-вакыт әти-әнисенең фотоларына карый... Аллаһы Тә­галәнең Илчесе үзенең бер хәдисендә әйткән: «Кем Коръәнне укыды, аны өйрәнде, аның белән гамәл кылды, Кыямәт көнендә аның башына нурдан таҗ кидертелер. Ул таҗның нуры Кояш нуры кебек. Аның ата-ана­сына шундый кием кидертерләр, бөтен дөнья ул киемнәрнең бәясенә тормас. Алар: «Без ни сәбәпле болай киендерелдек?» - дип сорарлар, аларга: «Бала­гызның Коръәнне кулына алуы сәбәпле», - дип җавап бирер­ләр». Бу мөселманнарга ка­гы­лышлы хәдис, билгеле. Ә шулай да шәһадәт сүзләрен йөзләрчә тапкыр язган, гарәп каллиграфиясендә җиде йөздән артык югары дәрәҗәдәге әсәр иҗат иткән сәләтле рәссам Владимир Александр улы да, аның әнисе Анна Валерьян кызы да, аның әтисе Александр Дмитрий улы да башка дөньяда кадер-хөрмәттә булмый калмас, иншә Аллаһ!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Владимир Попов һәм Рөстәм Миңнеханов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: