Мәдәни җомга

«Байгал» өметне акламады

Борынгы болгар мифологиясе белән бәйле дигәч, анонсларда иксез-чиксез Идел күренешләрен дә күргәч, ниһаять, милли кино төшерелмәсме, дип Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмын зур түземсезлек белән көткән идек.   Ниһаять, аны карау бәхетенә ирештек. Әмма ни аяныч, өметләребез акланмады.

Хәер, кайсы яктан карыйсың бит. Кемдер «Байгал»ны бер дигән милли кино дияр, бәлки. Авылдан килгән хыялый егет - баш герой Галимҗан консерваториядә белем ала, теләкләрне үтәүче тылсымлы байгал балыгы турында симфония иҗат итә. Яшь Галимҗанны Камал театры артисты Раил Шәмсуаров оста башкарган. Аңа  Миләүшә исемле иркә шәһәр кызы гашыйк була. Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллинаның бу роле шулай ук уңышлы килеп чыккан. Кызның әтисе каршы булса да, яшьләр өйләнешә. Әмма сөю романтикасы таралгач, хәерче композитор бик тиз туйдыра. Ә бер көнне аның урынына гаилә түшәгендә тыгыз мускуллы чит бер ир-ат пәйда була. Шуннан соң Галимҗан бүтән беркайчан да бу зина йортына әйләнеп кайтмый. Хәтта утыз ел буе бердәнбер улын да күрергә килми. Авылына кайтып балык тота, аракы чөмерә, җанына тыңгы табалмыйча иза чигә. Ә нәрсә? Бер дигән милли герой ич! Чөнки татар күптән инде халык буларак кыйбласын югалтты, иманын аракыга алмаштырды. Ислам диненең канаты астында гасырлар буе сакланып килгән гаилә традицияләре, ата-бала мөнәсәбәтләре юкка чыкты. Галимҗанның  күршесе Мансур (Илдар Хәйруллин) башта күңелгә бик якын булып тоела. Хуҗалыгы нык. Балалары тупырдап тора. Хатыны кыстыбый, өчпочмак яисә бүтән төрле камыр ризыгы әзерләгән саен, ялгыз карт Галимҗанны чәйгә чакыра. Әмма Галимҗанның бәлагә таруы була, Мансурның чын йөзе ачыла башлый. Экранда шундук вакчыл, мәкерле, милләттәшенең авыр хәленнән файдаланып калырга теләүче хәзерге заман татарын танып аласың. 

Яшен яшьнәгәч кенә чукынучы кавем янында гомер кичергәч, татар да пошмаска әйләнде. Улы төрмәгә эләккәч, әнә, Галимҗан, аягына ут капкандай, акча юнәтеп, арлы-бирле әле монда, әле тегендә ничек чаба!  Әмма адым саен Мансур сыман  төп башына утыртырга әзер торган мәкерле милләттәшләре сагалап торганда, Галимҗан бер миллион сумны ничек җыйсын?  Тагын шешә төбенә «төшә». Әмма бүгенге татар җитмеш җиде шешә төбеннән дә элеккеге гаярьлеген, башбирмәслеген, горурлыгын эзләп таба алмас шул. Аны бетүдән, юкка чыгудан әкияти байгал балыгы саклап калса гына инде. 

Кинофильмда бердәнбер уңай герой - җинаять эшен тикшерүче Сосновский бугай. Һәм ул фильмда – бердәнбер рус кешесе дә! Моны артык шәрехләп торуның кирәге юктыр. Гап-гади авыл картының ялваруын игътибарсыз калдырмыйча, аңа хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә теләгән Сосновскийны күренекле актер Владимир Вдовиченков башкара. Тикшерүченең исеме Сәләхетдинов булып, аны берәр татар артисты да башкарырга мөмкин иде, әлбәттә. Ләкин фильмны төшерүчеләр фестивальләргә бару, зур экран, киң прокат турында хыяллана. Бу күзлектән караганда, танылган актер  «Байгал»га зур кино дөньясына юлны ача төшә кебек. Әмма үзеңнең кыйблаң булмаса, Вдовиченковлар артына посып кына ерак китеп булырмы икән соң?  

«Байгал» кинофильмында милли колорит  бер-ике бизәкле авыл капкасы,  Мансурның такыр башы, авыл карчыгын уйнаучы Фирая Әкбәрованың тәмле теле аша чагыла. Һәм шуның белән вәссәлам дисәк тә ялгыш булмас. 

Баш герой - олы яшьтәге Галимҗанны уйнаган Ренат Галиевнең вата-җимерә татарча сөйләшүе кәефне нык кырды. Казаныбызның Камал, Тинчурин, Кариев, республикабызның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Түбән Кама, Әтнә, Буа  һәм башка татар театрларында бу рольне башкарырлык бер актер да тапмадылар микәнни?!  Күрәләтә торып экраннан  татар телен гарипләндерүләре фильмны төшерүчеләрне бизәми, хәтта исемнәренә тап төшерә. Кызганыч, бүген ана телебез, милләтнең киләчәгенә битарафлыгыбыз баш геройның сөйләме аша шушы фильмда да ачык чагыла. Ренат Галиев тә, олыгайган Миләүшәне башкарган Миләүшә Айтуганова да профессиональ актерлар түгел, берсе сәхнә теле буенча мөгаллим, икенчесе «Татаркино» оешмасын җитәкли. Сценарий авторы Мансур Гыйләҗев тә Миләүшәнең атасы ролендә фильмда катнаша. Бу мөхтәрәм шәхесләргә хөрмәтебез зур булса да, «Байгал»ны карагач, эстрадабызны, фән өлкәсен, шактый дәрәҗәдә әдәбиятыбызны биләгән үзешчәнлек кинога да таралмасмы дигән шик туды. 

Менә шундый «милли кинофильм» озак­ламый Россия буйлап прокатка чыгачак...


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: