Мәдәни җомга

Батулла әсәре буенча фильм

Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында язучы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» әсәре нигезендә режиссер Фәрит Дәүләтшин куйган «Инсаф» фильмын күрсәттеләр. Ул моннан ике ел элек төшерелә башлаган була.

Әмма акча бетү сәбәпле, эш тукталып тора. Фильмның продюсеры Наталья Топалның әйтүенә караганда, Президент Р.Миңнеханов һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән эш яңадан җанлана. Фильмны монтажлау өчен генә түгел, хәтта актерларга гонорар түләргә дә мөмкинлек ачыла. Юкса, рольләрдә катнашкан Кариев театры актерлары моңа кадәр бер тиенсезгә эшләгән була. Чынлыкта, фильм ахыргача әзер түгел, кытыршылыклары бар әле. Премьера мартка билгеләнгән. Әмма иҗат төркеменең эшне очлап чыгуга шатлыклары эченә сыймаган, сөенеч белән тизрәк уртаклашасылары килгән.

«Кичер мине, әнкәй!» спектакле Камал театрында  озак еллар уйналды, кариевлеләр аны һаман да яратып башкара, бу әсәр республикабызның бүтән театрларында да  куелды. Әмма  Дилфүзәнең газиз баласын апасы Минзифага ташлап китүе һәм күп еллар үткәч, баласы откан зур акчага кызыгып кына кире туган авылына әйләнеп кайту тарихы яңа булмаса да, Кариев театры артистлары Фирүзә Зиннәтуллина, Энҗе һәм Илфат Камалиевләр, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Гөлнара Әбитова, Фернат Насыйбуллинның эчкерсез, ихлас уены битараф калдырмады. Бигрәк тә соңгы сәхнәсе һәрвакыттагыча тетрәндергеч булды. Тапкан түгел, үстергән кеше генә ана исеменә лаек. Ә үстергән ана кирәксә – назлы, кирәксә каты куллы  була. Аналарның, бигрәк тә балаларын ялгыз үстерүчеләренең йөрәкләре  каты куллы булырга туры килгән мизгелләре өчен үкенү ачысы белән телгәләнгән. Әмма бала өчен шул йөрәктән дә кадерлерәк  дөньяда ни бар?! Инсафның «Йәле, әнкәй, дөньяның бөтен үчен алып, бер кыйна әле», диюенә җавап итеп, Минзифаның улына таяк белән тамызуы һәм аңына килеп, баласын кызгануы – әсәрнең иң югары ноктасы. Бу күренеш «Инсаф» фильмында да көчле яңгырады. 

«Инсаф» фильмы Югары Ослан районының Бакчасарай авылында төшерелгән. Оператор Михаил Соколов үзенең  объективына табигатьнең искиткеч матур манзараларын тотып ала белгән. Табигать геройларның хәл-халәтен ачарга да ярдәм итә. Күп еллар үткәннән соң Дилфүзәдән хат килеп төшкәч, Минзифа өчен гүя аяз көнне яшен суккандай була. Бу күренештә көн дә давыллы яңгырга җыенып бозыла. Минзифаның Дилфүзәгә кайтмаска ялварып хат язуы яңгырлы көндә тәрәзә пыяласы аша тасвирлана. Төшерүчеләр бердәнбер газиз улын югалту алдында чарасыз калган бичара хатынның җан елавын әнә шулай оста күрсәтә белгән. Авылга Инсаф янына  күке ана гына түгел, аның сыңары – тормышта үз файдасын гына каерып, типтереп яшәүче «ата» Кирам Карабашев та кайтып төшә. Ул нурсыз адәмнең урамнан ачык тәрәзә аша өй эченә каерылып каравы була, Минзифалар өенең күрке – йомшак, наз­лы песи, җен-пәри күргәндәй куркып, табан ялтырата. Фильмда геройларның характерларын билгеләүче әнә шундый кечкенә, әмма мөһим детальләр  дә бар. 

«Инсаф» кинофильмы рус субтитрлары белән күрсәтелде. Юкса, хәзер имгәтелгән татар телендәге, яисә русча татар фильмнары төшерү модага керә башлады бит. Фильмда катнашкан яшүсмерләргә кадәр үзебезчә, татарча камил сөйләшә. Төп рольне башкарган Инсаф Һидиятуллинның киләчәктә сөйкемле артист булачагына шик юк. Ул алты яшеннән М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортындагы «Нур» татар театр студиясенә йөри. Артист булырга хыяллана. Моңа кадәр Инсаф Казанның 33 нче мәктәбендә укыган. Рус мәктәбендә белем алса да, гел татарча гына сөйләшә, чөнки әтисе Рәис абый да, әнисе Альбина апа да Биектау районыннан, матур әдәби татар телендә аралаша, өч баласын да милли тәрбия биреп үстерә. Татар артисты булу хыялы Инсафны Казанның 2 нче татар гимназиясенә китергән. Егет имтиханнарны җиңел тапшырып, анда да әйбәт укый, бүген ул 8 нче  сыйныфта белем ала. Актерлар Энҗе һәм Илфат Камалиевләрнең кызы, фильмда Инсафның дустын уйнаган Илүсә   33 нче мәктәптә укыса да, бәләкәй чактан әти-әнисе белән  гел татарча гына сөйләшкәнгә күрә,  телебезне шулай ук әйбәт белә. 

«Инсаф» – гади тамашачы өчен уйланылган фильм. Матур табигать күренеш­ләре, көчле актерлар ансамбле, һәм, әлбәттә инде, әйбәт драматургиягә нигезләнгән сценарий  аның сыйфатын билгели. Шулай булгач, «Инсаф»ка бәхетле экран язмышы телик. 

Миләүшә  ГАЛИУЛЛИНА.

.Рабит Батулла, Фәрит Дәүләтшин, Наталья Топал.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: