Мәдәни җомга

БАЛТАЧТА - ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ

Адәм баласының үз шәҗә­рәсен, туган авылының, төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылган, соңрак кәгазьгә төшерелеп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдырылган. Галимнәребез әйтүенчә, татар шәҗәрәләренең беренче язма үрнәкләре XIV-XV гасыр кабер ташларында һәм XVI-XVIII гасырга караган тарихи ядкәрләрдә сакланган. Шәҗәрәләр безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбыз­ны...

Адәм баласының үз шәҗә­рәсен, туган авылының, төбәгенең тарихын белү таләбе борынгы әби-бабаларыбыздан ук килгән. Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылган, соңрак кәгазьгә төшерелеп, балаларга, оныкларга мирас итеп калдырылган. Галимнәребез әйтүенчә, татар шәҗәрәләренең беренче язма үрнәкләре XIV-XV гасыр кабер ташларында һәм XVI-XVIII гасырга караган тарихи ядкәрләрдә сакланган.

Шәҗәрәләр безне үткәннәребез белән тоташтыра, кем булуыбыз­ны ачыкларга ярдәм итә. Әйтик, Кукмара төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина, төп нөсхәсе Мәчкәрә мәктәбендә сакланган Ишмән шәҗәрәсен өйрәнеп, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәнең чыгышы белән Мәчкәрә авылыннан икәнлеген дәлилли алды. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов "Татар шәҗәрәләре" китабында искәртеп үткәнчә, нәсел агачларының авыл тарихы белән бәйләп язылган яңа төрләре дә табылган.

Куанычлы күренеш: соңгы елларда милләттәшләребез совет хакимияте елларында инде онытыла башлаган бу гадәтне кабат яңарта, олысы-кечесе үз тамырларын барлый башлады. Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә Татарстанның Балтач районында "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән гаять кызыклы чара үткәрде. Анда катнашу өчен "Ак калфак" оешмасының Әстерхан, Волгоград, Ульян, Киров өлкәләрендәге, Удмуртия, Чувашия республикаларындагы, Татарстан районнары һәм шәһәрләрендәге бүлекчәләреннән 100гә якын вәкил килгән иде.

Комган ясау остасы Габделфәрт ага

Шәҗәрә бәйрәме район Мәдәният йортының икенче катындагы залга куелган күргәзмә белән ачылды. Биредә балтачларның борынгы һөнәрләрне югалтмавы, аларны буыннан-буынга тапшырып камилләштерә баруы, тырыш халык булуы бөтен тулылыгы белән чагыла. Агачтан бизәкләп тәрәзә йөзлекләре, талчыбыктан йорт җиһазы ясаучыларның, кәрҗин үрүчеләрнең, калайчыларның уңганлыгы да, тегүчеләрнең, бәйләү-чигү, аш-су осталарының булдыклылыгы да күренә.

Иң әүвәл игътибарыбызны комганнар тезелгән өстәл янында җәмәгате Гайшә апа белән бергә утыручы Габделфәрт ага Хәмбәлов җәлеп итте. Алар, бөтен тирә-якка үрнәк гаилә булып, милли гореф-гадәтләребезгә таянып 64 ел бергә гомер иткән, үзләренә тиң 6 бала үстергән. Бу көнне мәдәният йортына Хәмбәловларның 4 буыны: кызлары Әлфинур Галимова, онык­лары Гөлшат Шафикова, аның улы Ирек бергәләп килгән иде. Гаиләдә барысы да намазлы, Гайшә апа Балтачта абыстай булып йөри. Шунысы да күңелле: бу нәсел үзенең 11 буынын белә. Әмма хикмәт гаиләнең ишле, тәртипле булуында гына түгел, 89 яшьлек Габделфәрт абзый - бүген дә комган ясау остасы, һөнәреннән аерылганы юк икән. Әтисе Гобәйдулла тимерчелекне үз иткән, Мортаза байның итек цехындагы пар мичләрендә буш вакытында чуеннар, казаннар коя торган була. Габделфәрт аганың халык телендә "сөннәтле" дип йөртелгән, җыйнак, уңайлы комган ясавы халык ихтыяҗыннан башланган. Әнисенә дә, авылдагы әбиләргә дә комган кирәк булган. Шуннан агай өйрәнеп карарга ниятләгән, борынгыдан калган бер комганны сүтеп җыйган... Колхоз эшеннән бушаган арада кулыннан коралларын төшермәгән, бертуктаусыз түкелдәткән. Аны балалар "Түк-түк бабай" дип йөрткән, оныклары хәзер дә шулай эндәшәләр икән. Мәчет манаралары, айлары да Габделфәрт аганың кул җылысын саклый.

Күргәзмәдә күз явын алырдай матур, җете төсләр белән чигеп, нәфис бизәк-чәчкәләр төшерелгән яулык, өстәл япмалары, мендәр тышлары, алъяпкычлар тулы өстәл яныннан да тыныч кына үтеп булмый. Болары - Куныр авылы фельдшеры Гөлшат Шәрәфетдинованыкы. Оста кулына чигү энәләрен 6-7 еллар элек кенә алган, әмма клубка - фольклор коллективка алъяпкыч чигеп бирим, дип кенә башланган эш туктамаган, бу шөгыль Гөлшат ханымны үзенә бәйләп куйган.

Данлыклы Карадуган

Музейлар - үткәннәребез белән бәйле мирасханәләр. Балтач районының Карадуган авылында Муса Җәлил һәм Себер тракты музейлары гаять кызыклы. Хәтер мәгарәсе үзе дә истәлекле бинага - Балтач бае Мортаза Мөлекев милкенә урнашкан. Аны мәктәп укучылары белән берлектә Бакый ага Зыятдинов оештырган. Районда шәҗәрәләрне барлау эше дә аңардан башланып киткән. Ул үзе генә дә 60 лап кешенең шәҗәрәсен төзеп биргән. Аның үрнәгендә бик күпләр музей аша Мәскәү, Киров шәһәрләре архивларында сакланган ревизия кенәгәләре, метрикә материаллары күчермәләрен соратып ала башлаган. Бакый ага үзе 14 буынын ачыклый алган.

Фирая Зыятдинова җитәкчелегендәге мирасханә кунаклар килү уңаеннан бирнә сандыклары күргәзмәсен дә әзерләгән иде. Биредә төрле бизәлештәге 21 ядкәр куелган. Алар арасында акча, көмеш әйберләрдән торган бирнә тутырып килен булып төшү хатирәләрен саклаучы сандыклар да бар.

Муса Җәлил музеен булдыру тарихы Карадуган мәктәбе пионер дружинасының герой-шагыйрь исемен йөртүенә барып тоташа. Укучылар Җәлилнең тормыш юлын, үлемсез батырлыгын, иҗатын өйрәнә, Оренбург өлкәсенә дә сәяхәт кыла, ша­гыйрь­нең сеңлесе Хәдичә Җәлилова белән дә очрашып, бай материал туплый. Чираттагы сәяхәт Түбән Новгород өлкәсенә - Муса Җәлил әсирлеккә төшкән "Үлем үзәне"нә була, кайтышлый Мәскәүдә тукталып, шагыйрьнең җәмәгате Әминә ханым, кызы Чулпан белән дә күрешәләр. Туп­лаган материаллар музей ачарга мөмкинлек бирә. Җәлилнең туган көнендә үткәрелә торган тантаналарга аны белгән кешеләр чакырыла. Музейда шагыйрьнең көрәштәшләре Рушад Хисаметдинов, Фәрит Солтанбәков, туганы Таһир Корбанов, улы Альберт Җәлилов, иҗатташ дуслары, замандашлары, иҗат юлын өйрәнүче галимнәр, язучылар, "Моңлы бер җыр" спектаклендә уйнаган артистлар булып китә. Музейда кадерле ядкәр - Муса Җәлилнең Мәскәүдә яшәүче дусты Мөбинә Таһирова бүләк иткән скрипкада шагыйрьнең дә кул җылысы саклана.

Себер тракты музее авыл тарихы белән бәйле. Бу юл Екатерина II идарә иткән һәм аннан соңгы елларда төзелә. Авылда зур почта станциясе, "Себер киткән" каторжаннарны йоклатып чыгаручы төрмә, казематлар булган. Себер трактыннан зынҗырларын чыңлатып күп каторжаннар узган, алар арасында атаклы кешеләр дә булган. Әйтик, А.Радищев "Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт" китабы өчен Себергә сөрелә һәм 1970 елның ноябрендә Карадуганда була. Шулай ук бу юл атаклы гео­граф П.Семенов-Тян-Шанский, язучы Ф.Достоевский, күренек­ле татар галиме Ш.Мәрҗани, драматург М.Фәйзи эзләрен дә саклый. Музейда каторжаннар юлына кагылышлы күп кенә экспонатлар, фоторәсемнәр, губерна карталары элекке вакыйгаларны тулы күзалларга мөмкинлек бирә. Игътибарны Казан почта телеграф округының 1884 елгы картасы, телеграф аппаратлары, телефоннар, Россия империясенең герблы телеграф баганасы, чәйнекләре дә җәлеп итә. Музей данлыклы татар байлары Габдрахман Ишморатов, Мортаза Мөлекевкә, бу як мәчет-мәдрәсәләренә кагылышлы ядкәрләрне дә саклый.

Кунаклар Карадуган урта мәктәбендә, "Ак каен" балалар бакчасында да булды, биредә куелган шәҗәрәләр күргәзмәләрен карады. Мәктәптә укучы һәм бакчага йөрүче һәр бала үз нәсел-нәсәбен, шәҗәрәсен белә, аларның һәркайсының кечкенә генә нәсел агачын да булдырганнар. Быел урта мәктәпне тәмамлаган 12 укучыдан бишесенең белеме Россия Алтын медале белән бәяләнгән, икесе Татарстанныкы белән бүләкләнгән. Балалар бакчасына куелган бишек­ләр, кул эшләре күргәзмәләре дә затлы.

Гореф-гадәтләр - киләчәк нигезе

Бәйрәмне Балтач Мәдәният йортында "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән семинар-киңәшмә дәвам итте. Ул шатлыклы вакыйга белән башланып китте. Сәхнәдә районның Пыжмара авылында яшәп 15 бала тәрбияләп үстерүче Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовларның бишенче уллары Рамилнең Зөһрә Булатова белән язылышу тантанасы үткәрелде.

Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп чыгыш ясаган район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров Балтачның бик борынгы төбәк булуын, бу як халкының милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап, заманга йөз белән карап яшәвен искәртте. Танылган тарихчы Әл-Мөслими язмаларына караганда, Балтач төбәгенә 1396 елда нигез салынган. Бу яклар гүзәл табигате, истәлекле урыннары белән генә түгел, тырыш, булдыклы халкы белән дә дан тоткан. Бүген инде Балтач республикабызда алдынгы районнарның берсе икән, әлбәттә, бу уңыш борынгы әби-бабалар мирасын, гореф-гадәтләребезне ихтирам итеп яшәүдән дә киләдер. Бу фикерне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та куәтләде. Балтач, аның халкы кебек үз тарихын белгән, үткәннәренә, үзләренең шәҗәрәләренә игътибарлы булган төбәк һәрвакыт ныклы адымнар белән алга барачак, югалып калмаячак. Шагыйрь һәм тарихчы Гарифҗан Мөхәммәтшин залдагыларның игътибарын хәзерге көндә архивларда эшләүнең шактый авырлашуына юнәлтте. Ләкин шуңа карамастан, шәҗәрәләр төзү, авылларыбыз тарихын туплау да бик кирәк. Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барган эшчәнлек бөтен рес­публика халкына үрнәк булыр­лык. Ул туган авылы Бөрбашта яшәүчеләрнең шәҗәрәләрен өч ел дәвамында эшләп чыгарга өлгергән. Бүген авылларда йортларның бушап калуы, нигезләрнең юкка чыгуы - хәзрәтне борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Ул гаиләдә үскән балаларның берсе һичшиксез төп нигездә калырга тиешлеген искәртте. Җәлил хәзрәтнең үз тормышы - мөселманча яшәүнең ачык үрнәге. Ул сөйләгәннәргә бәйләп шунысын да әйтү җитәдер: аның үзенең ике улы да авылда тормыш корган, берсе төп нигездә гомер итә. Норма авылында "Ак калфак" иҗтимагый бүлекчәсе әгъзасы Гөлсем Миннебаева, 1678 елдан башлап, авылның барлык ревизия сказкалары архивларда саклануын, борынгы бабаларыбыз калдырган документлар нигезендә Кариледә һәм Нормада яшәүчеләрнең 13 буыннан торган шәҗәрәсен төзеп булуын белдерде. Татарстан Милли архивының баш белгече Илшат Фәйзрахманов залдагыларны шәҗәрә төзү тәртибе белән таныштырды. Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова фикеренчә дә, әхлаклы бала тәрбияләүне гореф-гәдәтләребезгә, халык педагогикасына таянып, динебез кушканнарны үтәп алып барырга кирәк. Сабыйның үз шәҗәрәсен, туган авылының тарихын аңлап үсүе мәслихәт. Ә кечкенәдән үз тамырларын белеп үскән бала нәсел агачын, ата-баба нигезен дә корытмаячак.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: