Мәдәни җомга

АРТИСТ ОНЫГЫ – МИГЪМАР

Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Әнисе - опера җырчысы Галия Кайбицкая һәм әтисе - драма артисты Ситдыйк Айдаров, беренче татар театр труппасы хөрмәтенә исем кушса да, Сәйяр Айдаров артист булып китми, әмма язмыш аңа барыбер бу фани дөньяда сәйях булырга язган. Чөнки ул архитектура өлкәсенә кереп китә,...

Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Әнисе - опера җырчысы Галия Кайбицкая һәм әтисе - драма артисты Ситдыйк Айдаров, беренче татар театр труппасы хөрмәтенә исем кушса да, Сәйяр Айдаров артист булып китми, әмма язмыш аңа барыбер бу фани дөньяда сәйях булырга язган. Чөнки ул архитектура өлкәсенә кереп китә, борынгы биналарны өйрәнеп, реконструкция проектларын эшләп, күңеленнән генә бер гасырдан икенчесенә күченеп йөри.
Юкка гына архитектураны бөтен сәнгатьләрнең анасы дип атамаганнардыр. Сәйярнең архитектура өлкәсен сайлавы да очраклы түгел. Театрга мәхәббәт аңа каннан күчкән. Сәйяр музыканы да нечкә тоемлый белгән. Әтисенә Мәскәү консерваториясендә укып кайтканнан соң, опера сәхнәсендә балкырга насыйп булмаса да, аның белән бергә уку тәмамлаган әнисе Галия Кайбицкая 20 ел буе М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында хезмәт итә. Н.Җиһановның "Ирек", "Качкын", "Алтынчәч", М.Мозаффаровның "Галиябану", Дж.Вердинең "Риголетто", "Травиата", Н.Римский-Корсаковның "Снегурочка", "Царская невеста", Дж.Россининың "Севильский цирюльник" операларында, Җ.Фәйзинең "Башмагым" музыкаль спектаклендә җырлый. Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. Җөмһүриятебезнең музыка тарихына ул татар операсының чишмә башында торган җырчы буларак кереп кала. Аның икенче ире, Сәйярне үстергән Ильяс Әүхәдиев тә - музыка дөньясында билгеле шәхес. Авыр сугыш елларында ул Казаныбызда опера һәм балет театрын җитәкли, аннары 20 ел чамасы музыка училищесы директоры булып эшли.
Архитектурада гасырлар буе тупланган мәгърифәт, аң-белем дә чагылыш таба. Сәйярнең гыйлемгә тартылуы исә бабаларыннан ук килә. Аның бер бабасы Мотыйгулла Төхвәтуллин үз заманының алдынгы карашлы шәхесләренең берсе була, татар мәдәнияте хакына байтак игелекле эшләр башкара, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның Җаекта ук журналист һәм шагыйрь буларак формалашуында зур роль уйный. Мотыйгулла балачактан ук зиһенле булуы белән яшьтәшләреннән аерылып торган. Бертуган апалары, үз яше өчен шактый авыр, озын текстларны укый-ятлый белгән Мотыйгулланы акылга тулы түгел дип шикләнгәннәр хәтта. Чыгып китеп адашып йөрмәгәе дип, өстеннән бикләп китә торган булганнар. Ә малайга шул гына кирәк. Апалары кайтып кергәнче китап укый, Коръән ятлый икән. Йотылып китап укудан биздерер өчен им-томчыларга да барып караганнар, имеш. Шуннан соң Мотыйгулла өйдән чыгарга курка башлаган, ризыкны да тәрәзә аша гына ала торган булган диләр. Әмма өйдән чыгарга курыккан Мотыйгулла берзаман Каһирәгә кадәр барып җитә. Яхшы укыганы өчен, авылдашлары аны "Әл-Әзһар" университетына юллый. Анда ул 10 ел буе белем ала. Төрек, гарәп, фарсы телләрен камил үзләштерә, француз телендә иркен сөйләшергә өйрәнеп кайта. Шигърият, музыканы ярата башлый, бигрәк тә Пушкин, Лермонтов иҗатларына гашыйк була. Каһирәдән кайтыр юлы Җаек аша үтә, чөнки анда апасы Газизә яши. Җаекта зыялы, дин гыйлемен яхшы белгән, матур мәкам белән Коръән укыган Мотыйгулланы шундук күреп алып, мәчетләрендә эшкә калдыралар һәм, тамыр җибәрсен өчен, 16 яшьлек чибәр кызга өйләндереп куялар. Соңрак Мотыйгулла атаклы "Мотыйгыя" мәдрәсәсенә нигез сала. Анда дөньяви белемнәр, урыс телен укытуны кертә.
Әле Кышкар мәдрәсәсендә укыганда ук Мотыйгулла Төхвәтуллин Мөхәммәтгариф белән таныша. Балалар җан дусларга әверелә. Шуңа күрә инде Җаекта яшәгәндә, Мөхәммәтгарифнең үлеме турында хәбәр алгач, Мотыйгулла бик кайгыра. Ә инде аның хатыны Мәмдүдә дә дөнья куйгач, уллары Габдулланы үз канаты астына ала, мәдрәсәсендә укыта. Тора-бара Мотыйгулла, мәгърифәтчелек эшен тагын да киңәйтә төшеп, типография дә ачып җибәрә. Менә шунда Габдулла Тукай М.Төхвәтулинның улы Камил белән бергә каләм чарлый, реакцион көчләргә каршы юнәлдерелгән усал шигырь, мәкаләләрен яза. Мотыйгулла хәзрәтнең балалары турында сүз киткәч шуны да әйтергә кирәк, алар 15 җан була. Әмма 8 е бәләкәй чакта вафат була. Әтиләре исән калганнарын белемле, мәгърифәтле итү өчен хәл кадәри тырыша. Камилне, мәсәлән, Мисырга җибәреп укыта. Камил 3 ел эчендә, әтисе кебек үк, фарсы, төрек, гарәп телләрен өйрәнеп кайта, урыс телен дә су урынына эчә. Ә Җаекка кайткач, Камил нәшрият эшенә шулкадәр бирелеп кереп китә ки, бер газетасын япсалар, җәһәт кенә аның урынына икенчесен ачып куя. Зинданнарга да ташлап карыйлар. Бернидән дә курыкмый егет. Нәкъ әтисе инде. Кадимчеләрнең донослары әтисе Мотыйгулланы да Санкт-Петербургтагы Петропавел кирмәненә олактыра. Ут төртеп йортын яндыралар, әмма мәгърифәт нуры тарату эшеннән туктата алмыйлар. Фикердәшләре ярдәмендә яңа йорт салып кергәч, Мотыйгулла анда әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Камил җырлый, Тукай шигырьләр укый. Дин сабаклары алып йөргән Габдулла Кариевнең дә шул кичәләрнең берсендә артистлык таланты ачыла.
Әтисе йортында беренче чирканчык алган Камил Мотыйгый, 1907 елда Җаектан куылганнан соң, шәһәрдән шәһәргә концертлар белән йөреп, җырчы буларак таныла. 1920 елда вафат булгач, Мотыйгулла хәзрәтне күмәргә Уфа, Оренбур, Омск, Томск, Казаннан делегацияләр юллаганнар. Бу да аның үз заманында нинди зур абруй казанган шәхес булуын раслый.
Тамырларында менә шундый зыялы, мәгърифәтле, сәләтле шәхесләрнең каны акканга күрә, гасырлар белемен үзендә туплаган архитектура өлкәсен һөнәр итеп сайлаган да инде Ситдыйкның улы Сәйяр. Үзе дә ул бабаларыннан бер дә ким түгел - архитектура докторы дәрәҗәсенә ирешә. Сәйяр Айдаров Идел Болгарстаны һәм Казан ханлыгы архитектурасын өйрәнгән, Борынгы Болгар, Биләр шәһәрләре, Казан Кремле архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү проектларын эшләгән. Яңа йортларда борынгыдан килгән милли төзелеш традицияләрен чагылдыру өчен көрәшкән. Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров былтыр 86 яшендә вафат булды.
Сәйяр Айдаров хатыны Люция ханым белән (белеме буенча биолог, гомере буе Казан дәүләт медицина университетында эшләгән) уллары Равил һәм Ильясны да укымышлы, зыялы шәхесләр итеп үстерә. Равил Айдаров иң элек Казан шәһәренең Вахитов районында баш архитектор булып эшли, аннары Казанның баш рәссамы була. Ә 2004 елдан бирле - үзе укыган архитектура-төзелеш университетында рәсем сәнгате кафедрасы доценты. Хатыны Галина Николаевна да архитектура докторы. Алар бергәләп дөньяның кайсы гына кыйтгасында булмаган! Кая гына барсалар да, Равил әфәнде дөньяның данлык­лы архитектура корылмаларын, шул исәптән Мисыр пирамидаларын, Афина шәһәрендәге Акропольне, Париждагы Триумфаль арканы, Нью-Йорктагы Хөррият сынын, Венециянең күперләрен, Рим Колизеен, Һиндстандагы Таҗ-Махалны һ.б. сурәткә алган. Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, дигән кебек, ерак илләрдә гүзәл биналарга сокланып йөргәндә ул үзебезнең Татар бистәләрендәге гади генә агач йортларны сагынгандыр, күрәсең. Шәһәребезнең агач архитектурасын өйрәнеп, ул 2009 елда диссертация яклый. Өйрәнеп кенә калмый, гасырлар кичкән агач йортларны сурәткә дә ала. Күптән түгел аның Казандагы XIX йөз- XX йөз башы агач корылмалары турындагы альбомы нәшер ителде. Анда авторның рәсемнәре белән бергә проект сызымнары да китерелгән.
Хәзер күз алдына да китерүе кыен, әмма Иске Татар бистәсендә бер Апанаевларның гына да 14 йорты булган диләр. Бүгенге көндә исә шәһәрнең татар бабаларыбыз яшәгән өлешендә борынгы йортларны бармак белән генә санарлык. Чөнки Казанның 1000 еллыгына бик зурдан кубып әзерләндек. Ул вакытта атна саен диярлек берәр агач йортны җимереп, аның урынына байгуралар өчен йорт яки кибет салдылар. Равил Айдаров үзенең фәнни язмаларында бик аяныч саннар китергән. Казаныбызда XIX- XX йөзләрдә төзелгән агач йортлы 200 урам булса, 2004 елда аларның 52се генә сакланып калган. 2000 елда башкалабызда 770 тарихи-мәдәни һәйкәл булган. 2005 елга шуларның 530 ы гына исән калган. Саннардан күренгәнчә, дөньяга чал тарихлы, меңьяшәр Казанны танытабыз дип, бер селтәнүдә 240 борынгы йортны харап итеп ташлаганбыз. Һәм аларның хәрабәләре өстендә, җырлап-биеп, 1000 еллыкны бәйрәм иттек. Тарихи биналарны юкка чыгару аннан соң да дәвам итте. Хәзер инде күпме тырышсак та, ул байлыкны берничек тә кайтарып булмаячак.
Айдаров, Мотыйгыйларның мәгърифәтчелек эшен Равилнең улы Руслан да дәвам иттерер әле, бәлки. Ул да архитекторга укыган.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Равил Айдаров.
. Люция, Равил, Сәйяр, Ильяс, Даниэль һәм Эмиль Айдаровлар.
. "Камил Мотыйгый". Ильяс Айдаров эше.
. "Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин һәм бәләкәй Тукай". Ильяс Айдаров картинасы.
. "Сәйяр Айдаров әнисе Галия Кайбицкая һәм әтисе Ситдыйк Айдаров белән". Ильяс Айдаров картинасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: