Мәдәни җомга

АНА СӨТЕ КЕБЕК КИРӘК УЛ

Соңгы арада Аязымның архивында казынып, аның публицистик язмаларыннан томнар төзеп яткан көнебез. Ул эшнең чишмә башында, суның чисталыгын, сафлыгын тикшереп торучы Миләүшә Хәбетдинова торганга, миңа эшне башкару җиңелгәрәк туры килә килүен. Галимә, үз эшенең нечкәлекләрен гаять яхшы белүче буларак, мине үзенә сокландыра торган әсирлектә тота. Моннан 4-5 еллар элек, вафатыннан...

Соңгы арада Аязымның архивында казынып, аның публицистик язмаларыннан томнар төзеп яткан көнебез. Ул эшнең чишмә башында, суның чисталыгын, сафлыгын тикшереп торучы Миләүшә Хәбетдинова торганга, миңа эшне башкару җиңелгәрәк туры килә килүен. Галимә, үз эшенең нечкәлекләрен гаять яхшы белүче буларак, мине үзенә сокландыра торган әсирлектә тота.

Моннан 4-5 еллар элек, вафатыннан соң бөтенләй төшемә кереп тә карамаган Аязым «ишек шакыды». Йөгереп барсам, ул, ишекне дә ачтырмыйча, усал һәм катгый тавыш белән: «Нигә син миңа хат язмыйсың?» - диде. Мин коелып төштем һәм «акланырга» теләп, «Әтисе, мин авырып яттым бит», - дидем. Мин ялганладым, имеш. Аяз: «Авырган булсаң, врачтан справка күрсәтерсең, справка ал!» - диде. Мин уйга калдым: «Кайсы врач миңа ялган справка бирер икән?» - дидем... Шушы сөйләшүдән соң, ишекне ачып җибәрдем. Ә анда Аязым юк. Мин уйлыйм, имеш, фатирның икенче ягындагы ишектән керергә киткән инде ул, дим.

Бу төш нәкъ өнемдәгечә килеп чыкты. Аяз үзе иҗат йортларында елның 4 айлабын уздыра һәм миңа һәр көн диярлек хатлар язып, миннән дә шуны таләп итә иде. Шулай кабул иттем. «И, бабасы, һаман миннән хатлар язуымны таләп итәсеңмени?»- дидем...

Нәкъ шул көннәрдә, Аяз Гыйләҗевнең иҗатын нык ихтирам итеп, өйрәнеп йөргән галимәм миңа: «Нәкыя апа, син үзеңне мәңге яшәрмен дип уйлыйсыңмы? Шушы кадәр зур архив өстендә утырасың. Ник аны мәңгеләштерү хәстәрен күрмисең? Бу архивтагы исемнәр сиңа мәгълүм бит, ә аларны син киткәч кем белер?» - диде. Мин хәлемнән килгәнчә, ул әйткәнче дә беркадәр Аяз архивында казына идем, ләкин миңа Миләүшә Хәбетдинова җитмәгән булган икән! Бу ике сигналның тәңгәллеге мине сискәндереп җибәрде. Мин көне-төне Аязымның архивын кампитрга күчерү хәстәрен күрә башладым.

Бусы - әдипнең язма архивы турындагы кереш сүзем булсын ди. Инде килеп, аның дәвамчылары булган нәселебез нәбәрәләре турында берникадәр сүз әйтеп китәсем килә. Аяз яшәвенең төп максаты итеп, татар дөньясына бары тик татар балалары гына калдыруны санады. Балаларының, оныкларының башка милләтләрне хөрмәт итеп, үзләренең дә чит телләрне белеп яшәвен теләде һәм шуны таләп итте. Гомеренең соңгы елларында: «Мин татарга өч чын татар гаиләсе калдырам!» - дип, еш кына күкрәк какты. Ул өч татар гаиләсендә хәзерге көндә сигез татар нәбәрәбез бар. Алардан да өченче буын нәбәрәләр, мине сөендереп, дөньяга килә тора. Иң өлкән оныгым - Галиям Хәсәнемне яратып тәрбияли. Киләчәге бәхетле булсын аларның! 2013 ел икенче оныгымны - Миләүшәмне парлы итте. Ул күренекле галим Марсель Бакировның оныгы Руслан белән кавышып, гаилә корып җибәрде. Аязның архивындагы язмалардан чыгып, шуны әйтә алам: ул милләтне милләт итеп саклаучы динебезне беренче урынга куйса, милли йолаларның, гореф-гадәтләрнең тәрбияви көченә дә нык инанган... Ходай миңа андый мәгълүматлар чыганагы булган юлдашны да насыйп итте.

Кодам Марсель Бакиров миңа үзенең 2012 елда «Ихлас» нәшрияте тарафыннан чыгарылган «Татарский фольклор» дигән монографиясен бүләк итте. Әгәр, автор үзе тапшырмаса, бу китапны бервакытта да күрәсем булмаган икән. Яшем олыгаеп барса да, мин китап җыярга яратам. Ә бу китап сатуга да чыгарылмыйча, шул өлкәдә эшләүче белгечләргә генә тәгаенләнгән икән. Юкса, монда бит безнең халыкка иң кирәкле йолалар, гореф-гадәтләр, мәкаль-әйтемнәр жанрлар буенча тасланып тасвирланган.

Әлеге китапны безнең татар телендә көндәлек кулланма китаплар рәтендә күрәсебез килә. Хезмәт моннан берничә еллар элек татар телендә дә дөнья күргән икән. Әмма ул кабат-кабат бастыруга лаек. Һәм китап татарга татарлыгын искәртеп торырлык аңлатмалар белән дә чыкса икән.

Шушы урында Марсель кода белән безгә кагылышлы бер кыйсса да сөйләп үтәсем килә.

30 нчы елларда аларның гаиләсе белән минем кайнанам һәм кайнатамның гаиләсе чын дуслар булып яшәгән. Мөслим төбәгенең итагатьле, кече күңелле гаилә башлыгы Хәернасны Югары Баграж авылына укытучы-директор итеп җибәргәннәр. Аяз бу хакта «Йәгез, бер дога!» әсәрендә, 1937 елда әти-әниләрнең күңелен тетрәткән вакыйга итеп, телгә алып китә. Ул киләчәктә нәбәрәләребез табышыр, нәселебез Хәернасның дәвамчылары белән очрашыр дип күз алдына да китермәгән, билгеле...

Хәернас абзый белән Фатыйма апа безнең әти-әниләрнең ахирәт дуслары булган: уртак тел табып, мәктәптә бергә-бергә эшләгән, гаиләләре белән якыннан аралашып яшәгән. Мин боларны килен булып төшкәнче үк, булачак кайнанам - әнием Мөгаттәрә авызыннан гел ишетеп яшәдем...

Мәгърур чибәрлеге белән авыл халкын сокландырган оста оештыручы, оратор Хәернасны алырга төннәрнең берендә кара әрҗәле машина килә. Шул китүдән Хәернас юкка чыга. Әни әйтә иде: «Авылдан беркемне дә чакырып сорау алу булмады. Бары тик ишеттек: кемдер, аны советка каршы халык алдында чыгыш ясады, дип жалоба җибәргән икән», - дия иде.

Фатыйма апа башлангыч мәктәптә укыткан. Гаиләдәге бер кыз, ике малай «халык дошманы» балалары булып тамгаланып, «хәсрәт капчыгы» өстендә утырып калган. Күз алдына китерү дә кыен: ул елларда «халык дошманы» белән якынаю да тыелган була бит әле. Әкренләп авыл халкы Фатыйма апаны да чит күрә башлаган. Аны да, балаларын да Мөслим ягындагы туганнары сыендырган. Нинди авырлыклар кичереп тә, Фатыйма апа балаларын тормыш юлына чыгара алган. Үзе бер могҗиза түгелме бу?!

Аяз да миңа бу хакта сөйли иде: «Әтиләрнең котын, 1929 елда бабам Сәхәбетдинне мулла булганы өчен кулга алып, очырганнар. Икенче мәртәбә дуслары Хәернасны юк итү белән «һуштан яздырганнар», - дия иде. Инде килеп, Аязны эзәрлекләүләр башланып, 1950 елда аны кулга алулары әти-әнине бөтенләй аяктан ега. Әти исә, үз шәүләсеннән дә курка торган зыялы, күркәм зат иде. Ул гомере буе Аязның язучылыкка тартылуын хупламады, ахыры хәерсезлек белән тәмамланачагын юрады. «Язучы булып, кем рәхәт күргән, Тукаймы, Тинчуринмы, Исхакыймы?..» - дия торган иде.

* * *

Аязның әсәрләрен бары тик милли йолалар, халкыбызның гореф-гадәтләре белән бәйләп кенә аңларга һәм аңлатырга буладыр. Милләтебезне бар, дип исәплибез икән, аның йолалары да, гореф-гадәтләре дә беренчел чыганаклардан чыгып өйрәнелергә тиештер, дип исәплим мин. Аларны Аяз Гыйләҗев тә, Марсель Бакиров та гомер буе үзләштереп үскән.

«Кайгыларның дәвамы җыр, сөенечнең дәвамы да җыр. Татар җырлары кайчагында том-том китаплар әйтеп бетерә алмаган хисләрне дә ачып сала» - дип яза Аяз Гыйләҗев «Эзләремне эзләдем» дигән әсәрендә. Ул аларны да милли гореф-гадәтләребезгә бай халкыбызның «милли хәзинәсе»нән үзләштергән. Һәм, шөкер, шул хәзинәнең чишмә башында аның сафлыгын, дәвамчанлыгын тәэмин итеп торучы фидакяр галимнәребез бар. Марсель Бакиров - әнә шундый олпат затларыбызның берсе ул.

Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: