Мәдәни җомга

АЛТЫН БАР ДА, КАДЕРЕ ЮК

Бервакыт Алла Пугачеваның "Непогода" җырына төшерелгән клипны карап утырам. Җырчының йөз-сурәтендә нәрсәдер бик таныш һәм якын кебек тоела, әмма хикмәт нидә - һич аңлый алмыйм. Шуннан күзем чигелгән түбәтәенә төште. Каядыр күргәнем бар бит моны, дим. Уйлый торгач, алтын белән чигүче остакул Луиза Фәсхетдинованың иҗат эшләре хәтердә яңарды. Түзмәдем, телефонын...

Бервакыт Алла Пугачеваның "Непогода" җырына төшерелгән клипны карап утырам. Җырчының йөз-сурәтендә нәрсәдер бик таныш һәм якын кебек тоела, әмма хикмәт нидә - һич аңлый алмыйм. Шуннан күзем чигелгән түбәтәенә төште. Каядыр күргәнем бар бит моны, дим. Уйлый торгач, алтын белән чигүче остакул Луиза Фәсхетдинованың иҗат эшләре хәтердә яңарды. Түзмәдем, телефонын табып рәссамның үзенә шылтыраттым. Чыннан да, түбәтәйне Луиза чиккән булып чыкты. Казанга бер килүендә аны җырчы Филипп Киркоровка бүләк иткәннәр. Киркоров белән Пугачеваның мәхәббәте чәчәк аткан вакыт. Филипп бу кыйммәтле Казан күчтәнәчен сөекле Алласына биргән, күрәсең. Инде Луиза белән очрашып иҗаты турында тәфсилләбрәк сорашасы килә бит. Әмма күңелне бер шик кимерә: чиккән киемнәрен примадонналар киеп йөри, рәссам череп баегандыр, гап-гади журналист белән сөйләшергә вакыт тапмаса?
Мин аны Казаныбызның Дзержинский урамында урнашкан Ә.Мәҗитов исемендәге музейда эзләп таптым. Луиза гаҗәеп ачык кеше булып чыкты, үзен бик гади тота, борынын югары чөйми.
- Элегрәк заказлар кар кебек яуды, чөнки алтын белән чигүче бердәнбер оста мин идем, - дип башлады сүзен рәссам. - Хәзер исә компьютер ярдәмендә чигүчеләр күбәйде. Ә сәнгать белгечләре барысын да күзәтеп өлгерми бугай. Әллә бездә гамәли бизәү сәнгатенә бәя бирү гомумән оештырылмаганмы - белмим. Ни аяныч, һәркем, күңеленә хуш килгән бизәкне чигеп, аны татарныкы дип әйтә ала.
Әйе, хәзергеләр тарих катламнарын актарып мәшәкатьләнми. Югыйсә, чигүче үз халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен яхшы белергә тиеш. Луиза, мәсәлән, Казан сәнгать училищесын тәмамлаган. Диплом алып чыккан вакыты милли үзаң уянган 1990 елларга туры килә. Шул чорда халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнүче төрледән-төрле кооперативлар оештырыла. Аларның берсе чигү сәнгатебезне торгызу һәм үстерүгә йөз тота. Аннан берничә яшь рәссамны алтын белән чигәргә өйрәнү өчен Бохарага махсус җибәрәләр. Арасында Луиза да була. Үз гомерендә беркайчан чигү чикмәгән шәһәр кызының башта берникадәр икеләнеп калуы табигый. Әмма әтисе, күренекле сынчы, милли җанлы Фәһим Фәсхетдинов, борынгы һөнәрләрне кайтаруның мөһимлеген аңлап, Луизаны бу тармакка кереп китәргә үгетли.
Чигәргә өйрәнәм дисәң, Урта Азиягә бар икән. Чөнки анда милли чигү традициясе совет заманында да өзелмәгән. Шулай да бер үзгәреш бар - үткән гасырларда чигү белән башлыча ир-атлар шөгыльләнгән булса, хәзер бу һөнәр хатын-кызлар кулына күчкән.
Бохарадан кайткач, Л.Фәсхетдинова музейларда үзебезнең татар бизәкләрен өйрәнә. Кызыксынуы артканнан-арта барып, ул Казан дәүләт университетының тарих факультетындагы этнография бүлегенә укырга керә. Аннары Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында аспирантурада укый. Татарларның алтын белән чигүен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яза. Әмма яшь галимәне институттан "кыскарталар".
Алтын белән чигү - шәһәр мәдәниятебезнең бер чагылышы. Элек чигүдә чын алтын, көмеш кулланылганга күрә, бу һөнәр бик кыйммәткә төшкән, "алтын" калфак, түбәтәйләрне бары тик шәһәр байлары кия алган. Ә безнең илдә гасырлар дәвамында халкыбызның шәһәр мәдәниятен бетерергә тырыштылар. Татарны затсыз, кыргый, вәхши итеп күрәселәре килде. Шуңа күрә Луиза алтын белән чигү традициясен күтәреп чыккан, мәсьәләнең гамәли ягын да әйбәт белгән бердәнбер кеше булса да, фәнгә аның кирәге юк.
Шулай да Луиза Фәсхетдиновага чират төзелергә тиеш кебек, чөнки соңгы елларда урамнарда милли күлмәкләр кигән туташ-ханымнар күренә башлады. Ә чигү - татар милли костюмының бер өлеше.
- Чыннан да, хәзер бездә гүзәл затлар милли киенергә омтыла, - дип фикеремне дәвам итте әңгәмәдәшем. - Ни аяныч, бу - татар костюмының яңарышы түгел. Бөтен хикмәт шунда, бик күпләр яулык, пәрәнҗәне татарның элек-электән килгән милли баш киемнәре дип уйлый. Алар нык хаталана, билгеле. Сүз дә юк, Ислам дине татар бизәген яңа төсмерләр белән баетып җибәрде. Шул ук вакытта, ул татар милли традициясенә берникадәр зыян да салды. Европага ияреп тә, Казан татарлары байтак традицияләрен югалтты. Ә менә, әйтик, Себер, Әстерхан татарлары милли киемнәрен салып ташларга ашыкмаган, аларда традиция әйбәтрәк сакланган. Көн саен кулланылса, чигү сәнгате онытылмас та иде. Урта Азиядә, мәсәлән, милли күлмәкләр бүген дә киелә, шуңа күрә чигүчеләрнең заказлары бетеп тормый. Аларда кеше гомеренең ике вакыйгасы - туй һәм ир-баланы сөннәткә утырту зурлап бәйрәм ителә. Һәр ике очракта да матур итеп милли күлмәкләр тектерәләр, аларга бизәкләр чигәләр.
Әллә инде "Алма пеш, өзелеп төш", "Арба ватылса - утын", дип гомер итүче кавем белән янәшә яшәү, аралашу тырыш, уңган татарга да йогынты ясадымы? Үткән гасыр башында бизәкле читекләребез мода башкаласы Парижда халыкара күргәзмәдә күрсәтелгән булса, бүген татар халкы кытайлар чигеп биргән түбәтәй кия. Хәер, бик күпләр башларындагы түбәтәйнең Кытайдан кайтканын белмәскә дә мөмкин. Әмма белмәү гаепне киметми. Ә безнең гаеп - түбәтәйнең арзан бәясенә кызыгып, җаныбызны ваклауда. Ни аяныч, очсызлы әйберләр артыннан куу үзебезне дә очсызлануга, милли горурлыгыбызны җуюга китерде. Ә менә японнарның, әйтик, шведлар ясаган ролларны ашап утыруын, инглизләр тегеп биргән кимоноларны киюен күз алдына китерү кыен, чөнки аларда балаларны мәктәп эскәмиясеннән үк милли мәдәниятләре белән горурланырга, аны сакларга, кадерләргә өйрәтәләр.
Хәер, үрнәк эзләп Япониягә кадәр барып торуның хаҗәте юк, үзебезнең Кырым татарларына күз салу да җитә. Илләреннән сөрелеп, борынгыдан килгән матур традицияләрен югалтсалар да, аларда бүген керәч сәнгате, зәркәнчелек, чигү, келәм туку һ.б. һөнәрләр үсештә, чөнки Кырым кардәшләребез традицияләренә теш-тырнаклары белән ябышып ята, аларны максатчан рәвештә торгыза, үстерә. Былтыр Казаныбызның "Хәзинә" милли-сәнгать галереясендә Кырым татарларының гамәли бизәү сәнгате күргәзмәсендә бөтен кешенең исе китте. Әле кайчан гына бу халык турында хәтта Зур совет энциклопедиясендә дә бернинди мәгълүмат юк иде, кай арада милли сәнгатьләрен торгызганнар?
Татар тәлинкәсе, дигәндә күпләребез әле бүген дә аның бизәлешен ачык күз алдына китерә алмыйча, югалып кала торгандыр, чөнки бездә керәч сәнгате орнаменты торгызылган дип булмый. Ә менә Рөстәм Скибин, үзбәкләрнең борынгыдан килгән технологияләрен кулланса да, Кырым татарларының милли бизәкләрен ясап, үзенең кабатланмас иҗат өслүбен булдыра.
Кырым кардәшләребездә зәркәнчелек өлкәсендә дә үрнәк булырдай күренешләр байтак. Бәләкәй чактан ук әтисенең зәркән остаханәсендә кайнашкан Айдер Асанов 72 яшендә үзенең остаханәсен ачып җибәрә, шәкертләр укыта. Хәзер инде аның шәкертләре үзләре дә танылган осталарга әйләнде. Шуларның берсе - Айдер Асановның үз кызы Эльмира. Моннан тыш Мехти Исламов атлы останың да "Дюльбер" (матур) дип исемләнгән зәркән йорты барлыгы билгеле.
Алтын белән чигү сәнгате дә аларда безнекенә караганда киңрәк таралган. 1990 елларда милләттәшләребез кипарислар иленә әйләнеп кайта башлагач, Мәмәт Сәетмәмәтов Бахчасарайда "Орнек" (бизәк) дип исемләнгән берләшмә ачып, анда хатын-кызларны алтын белән чигәргә өйрәтә. Тора-бара Симферопольдә дә бу һөнәргә өйрәтә башлыйлар. Өйрәтүче - Зуклейха Бекирова. Ул үткән гасырның 30 нчы елларында Мәскәүдә ВХУТЕМАС тәмамлый. Бәхеткә, шунда яшәп калып, гомере буе гамәли бизәү сәнгате училищесында яшьләрне чигәргә өйрәтә. Ә 1990 елларда үз иленә әйләнеп кайта. Бераз соңрак рәссам Гаишә Османова да Бахчасарайда чигүгә йөз тоткан "Марама" иҗат оешмасын ачып җибәрә. Тора-бара Гаишә Кырымның тагын 17 төбәгендә алтын белән чигү курслары оештыра. Гаишәнең шәкертләреннән берсе Зарема Мостафаева үзе Бахчасарайда чигү курслары ача. Анда укыган Хитидже Юнысова һәм Лилия Каишева - үзләре танылган осталарга әйләнгән. Әле моңа Сабрия Әюпова һәм аның шәкертләре тукыган келәмнәрне дә кушсаң, Кырым татарлары гамәли бизәү сәнгатенең тулы бер картинасы күз алдына килә. Ә бездә бөтен традицион һөнәрләребездән күн сәнгате генә берникадәр таралган. Ләкин анда да осталар саны бер дистәгә тулмый.
Иң мөһиме, кырымлылар җиңел юл эзләми. Борынгы һөнәрләрнең кул белән башкарылганын, аларны компьютер ярдәмендә торгызу мөмкин түгеллеген яхшы аңлый. Эшне дә алар кырымтатар бизәген өйрәнүдән башлаган. Анда беркем дә үз белдеге белән тукый, чигә алмый икән. Сәнгать белгечләре бик уяу тора ди. Кырым кардәшләребездән берәү дә Кытайда чигелгән баш киеме кимәячәк, димәк.
Ә бездә һөнәрләребезне, әйтик, алтын белән чигүне өйрәтү ничек куелган соң? Башкалабызда сәнгать уку йортлары, факультетлар, бүлекләр, һөнәр училищелары, балалар сәнгать мәктәпләре байтак. Луиза Фәсхетдинованы кулга төшерергә теләүчеләр күптән инде Дзержинский урамының буеннан-буена чиратка төзелергә тиеш иде кебек. Әмма чигүче уку йортларының бусагасын үзе таптап йөрсә дә, уңышка ирешә алмаган. Берәүләр - педагогик стажы, икенчеләр буш урыннар булмауны сылтау итеп, рәссамны кире борып җибәргән. 40 нчы санлы һөнәр училищесында гына аңа бәхет елмайган. Әмма берникадәр вакыттан соң рәссамның укыту эшеннән үзенең күңеле кайткан. Дөрес эшләгән. Бердәнбер оста кадерле вакытын бетмәс-төкәнмәс педагогик отчетлар язып үткәрсен димени?! Берән-сәрән өйрәнергә йөрүчеләр дә булган. Җеп ялтырый, шуңа күрә алтын белән чигү, гадәти чигүгә караганда да, күзне ныграк ялыктыра. Эше авыр, хакы аз. Кыскасы, бик тиз табан ялтыратканнар.
Кызганыч ки, дәүләтебез дә һөнәр осталарын ярдәме белән бик кинәндерми. Дөрес, соңгы елларда грантлар бирү гадәте керде. Әмма аны алу өчен рәссамнан менеджер осталыгы сорала. Һөнәреңнең кирәк булуын дәлиллә, бизнес-план төзе, ел буе һәрбер алган тиенең өчен хисап тот. Җыеп кына әйткәндә, кадерле вакыт менеджмент серләрен өйрәнүгә китә. Ә теге яки бу иҗатчының акча эшенә маһирлыгы бөтенләй булмаса? Аннары, грант нигездә иҗат өчен берәр кирәкле җайланма сатып алу максатында бирелә. Рәссамнар арасында балчык яндыра, пыяла эретә торган мичләр сатып алучылар, чыннан да, булды. Ә Луизаның бөтен эш коралы - энә дә җеп. Шулай булгач, аңа нишләргә?
Л.Фәсхетдинова - танылган рәссам. Башкарган эшләре дә байтак. Нигә бизнес-планнар төзетеп башын катырмыйча гына аңа ярдәм итмәскә?! Аның каравы, грантлардан чуерташ кебек шомарган шәхси эшмәкәрләр оста файдаланырга мөмкин. Берәр продукция күрсәтәләр, тел-теш тидермәслек итеп бизнес-план язалар, хисап тоткан булалар. Ә грантның чынлыкта нәрсәгә сарыф иткәннәрен тикшереп кара син! Мич урынына яхта сатып алсалар да, үзләрен бернишләтеп булмаячак. Кәгазьдә барысы ал да гөл бит. Менә шулай чын җәүһәрләребез читтә калып, черки кебек күзгә керергә торган әрсез алыпсатарлар дөньяның кендеге булып яши дә инде.
Рәссам Луиза Фәсхетдинова иҗатының тагын бер тармагы ул - миниатюра. Бүгенге көнгә кадәр сакланмаса да, дәүләт тоткан көчле заманнарда безнең дә миниатюра сәнгате чәчәк аткан. Булганы өстенә яңа виллалар сатып алудан, сугыш башлап кан коюдан гына тәм тапкан хәзерге кайбер ил башлыкларыннан аермалы буларак, безнең ханнарыбыз матурлыкка соклана белгән, матур итеп бизәлгән китаплардан зур китапханәләр булдырган. Әмма ул китаплар бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгән. Казан алынган вакытта ханлыкның тиңсез байлыклары белән бергә, Сөембикә-ханбикәнең бәһасез китапханәсе дә эзсез югалганын беләбез. Татарның затлы, шанлы тарихын искәрткән миниатюраны кайтаручы буларак та Луиза гаҗәеп зур эш башкара.
Алтын белән чигүче, үзе дә алтынга тиң рәссам Луиза Фәсхетдинова Россия эстрадасы примадонналарның күңелен яулады. Бер гасыр вакыт үтсә дә, татарның кул эшләре әле һаман да дөнья күләмендә зур бәягә ия. Шул ук Парижга күргәзмә белән барган саен, Луиза чиккән әйберләрне кырып-себереп алып калалар икән. Ватандашлар күңеленә генә юл табып булмый һаман. Бүген Л.Фәсхетдинова шәхси күргәзмәләрен оештыра, музейлар өчен иҗат итә. Шулай итеп, татарның затлы сәнгате музейларда гына калыр, күрәсең.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Луиза Фәсхетдинова. Рамил Гали фотосы.
Рәссамның кайбер эшләре.
Андрей ТИТОВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: