Мәдәни җомга

Ак киндердә – балачак иле

Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре туган йорты, уйнап үскән тирәлеге белән бәйле. Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецов-Казанский балачагы турында аеруча җылылык белән сөйли. Татар авылында үткән сабыйлык еллары сәгадәтле мизгелләре рәссамны гомер буе озата барган, аның иҗатында төп темаларның берсенә әверелгән. Аның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында куелган "Балачак...

Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре туган йорты, уйнап үскән тирәлеге белән бәйле. Татарстанның халык рәссамы Михаил Кузнецов-Казанский балачагы турында аеруча җылылык белән сөйли. Татар авылында үткән сабыйлык еллары сәгадәтле мизгелләре рәссамны гомер буе озата барган, аның иҗатында төп темаларның берсенә әверелгән. Аның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында куелган "Балачак иленнән" дигән күргәзмәсе белән танышканда, ирексездән рәссамның сабыйларныкыдай саф, садә күңелен тоя­сың. Экспозицияне ачу тантанасында катнашкан институт директоры Ким Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Россиянең атказанган рәссамы Геннадий Эйдинов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифас Сәләхов, сәнгать фәннәре кандидатлары Ольга Улемнова, Людмила Шкляева һ.б. чыгышларында да шушы фикер яңгырады. Ачылыш тантанасын тасвирый-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова алып барды.
Юклык заманнары булса да, Биектау районының Яңа Корманай дигән татар авылында үткән балачагы Михаил Кузнецовның күңелендә җылы хатирәләр белән истә калган. Ата-ана назы белән тулы йорт, ак төстәге челтәрләр, шау чәчәкле тукымадан тышлык кидерелгән мендәрләр, ком белән ышкып юылган идән такталары, паласлар, мулинә белән чигелгән сөлгеләр, өстәл япмалары, мичтә янган утынның ара-тирә шартлап куюы, керәчин лампасы яктысында кич утырган әниләрнең гамьле әңгәмәләре, ап-ак йон оекбаш өстеннән галош киеп куйган авыл картлары, йомры таш түшәлгән мәчет мәйданы, Сабантуйлар - барысы да малайның күңеленә үз эзен салган, аны киләчәк көннәргә әзерләгән кебек. "Мин татар авылында тууым белән бәхетле", - ди Михаил Иванович. Ә инде авыл табигате - малай өчен үзе бер дөнья. Кошлар чыркылдавы белән тулы урманның да, кыр, болын-тугайларның да - һәркайсының үз төсе, үз яме. Салам түбәле корылма янындагы чирәмлек - малайларның уен мәйданы. Яныннан зур гына ерым да башлана. Анда биек булып үскән агачларның яфраклары леперди. Ә өянке ботакларына кошлар оя корган. Кечкенә Миша өчен аларның балаларын ашатуларын, очарга өйрәтүләрен күзәтү дә ләззәтле мәлләрнең берсе.
Күргәзмә нигездә буяу карандашлары белән ясалган триптихлардан тора. Экспозициянең зур өлешендә "Ак картиналар" ("Белые холсты") дип исемләнгән шәлкем урын алган. Милли чигешләр белән бизәлгән ак сөлгеләр, кулъяулык­лар, өс-баш аклыгы тормышыбыздагы гамәлләребез дә, эшләребез дә ак, саф булырга тиешлеген белдерә кебек. Сәнгать белгече Ольга Улемнова тантанада катнашучыларның игътибарын Г.Тукайга багышлап ясалган триптихларга юнәлтте. "Сафлык төсе ак кәгазь алдында каләм тотып утырган малайны - булачак шагыйрьне дә рухландыра, аның үзенең дә күңелен ачып бирә кебек, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты ул. - Кыр­лайдагы урман-кырлар, чишмә-елгалар матурлыгы белән күңелен баетып үскән Апуш, андагы гади генә чәчәкләр, инеш суында йөзгән балыклар белән бергә, аларда үз халкының рухын күргән. Һәм еллар узгач, уйларына күчеп, соңыннан зур шагыйрьнең гаменә әверелгән".
Тамашачыларның игътибарын "Онык" дигән картина аеруча җәлеп итте. Анда ак күлмәкле, түбәтәйле татар абзые оныгын шулкадәр дә ипләп, кадерләп күтәргән ки, аның күңелендә әллә нинди матур уйлар күбәләкләр сыман уйный. Кояш та абзыйның бу халәтенә шулкадәр куанып карый. Рәссам безне менә шул мизгелләрнең кадерен белергә чакыра сыман.
Икенче бер картинада авыл малаен күрәбез. Ул өстәлдәге нигъмәткә - шушы авылның болын тугайларында йөргән сыерлардан савылган сөткә, аның кыр­ларында үскән ашлыктан пешерелгән икмәккә, бәрәңгегә куана. Аның бар рухияте шушы авыл белән бәйле. Шушы җир малайны үстерә, ул халкына хезмәт итәрдәй ир-егет булып җитешә. Сөт тулы чүлмәккә төшкән салават күпере дә малайның уйларына аваздаш кебек.
Сәнгать белгече Рауза Солтанова искәрткәнчә, картиналарда рәссамның тормышка фәлсәфи карашы хәйран итә. Михаил Ивановичка бу стиль зур тәҗрибә аша килгән. Әйтик, рәссам үзенең, Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, Башкортстанга юллама белән җибәрелүен дә язмыш бүләге буларак кабул иткән. Көньяк Урал таулары итәгендә урнашкан Ишимбай, Стәрлетамак шәһәрләрендә ул барысы 15 еллап гомер кичерә, театр рәссам-куючысы, Балалар рәсем сәнгате мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул бу якларның матурлыгын күреп илһамлана. Яз җитүгә таудан гөрләвекләр ага башлый, аннары ул аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлә. Болар барысы да рәссамның күңеленә тормыш, яшәү бәйрәме, игелек, мәрхәмәтлек, изгелек орлыклары булып сеңә, картиналар булып шытып чыга башлый. М.Кузнецов 1976 елда Уфада үткән күргәзмәдә гуашь һәм акварель белән ясаган беренче картиналарын да күрсәтә. Михаил Иванович дистәләрчә ел дәвамында җәйге ялларында Мәскәүдәге "Челюскинская" иҗат йортында рәссам-графиклар янында эшләвен дә язмышының уңышы, дип исәпли.
Рәссам 1976 елдан республика, зона, Бөтенроссия, бөтенсоюз күләмендә төркемләп һәм махсус уздырылган сәнгати экспозицияләрдә катнаша башлаган. Хәзерге вакытта М. Кузнецов-Казанскийның әсәрләре Татарстан, Башкортстан, Мари-Эл республикалары, Япония, Англия, Германия, АКШ, Израиль, Төркия мәмләкәтләре музейларында, картина галереяларында саклана.
Шагыйрь Роберт Миңнуллин ачылыш тантанасында Михаил Кузнецовны татар рәссамы дип, исәпләвен белдереп, "Рәсем сәнгатенә тел кирәкми. М.Кузнецов - кайбер татар рәссамнарыннан ныг­рак милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне фәлсәфиләрчә күрсәтүче рәссам. Чөнки ул татар авылында туып-үскән, милләтебезнең рухи дөньясын үзенә кечкенәдән сеңдергән. Ул сизелә. Аннан беркая да кача алмыйсың", - дигән иде. Бу чыннан да шулайдыр.
Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: