Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Сугыш тәмугын кичкәннәр

Бөек Җиңү көне бездән ерак­лаша барса да, ул елларның утлы тәмугын кичкәннәр белән кызыксыну бер дә кимеми, киресенчә арта гына.

Язучы, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Дамир Гарифуллин бу араларда 80 яшьлек юбилеена әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. Шул уңайдан соңгы вакытта аның белән шактый гына аралашырга туры килде. 

Бөек Җиңү көне бездән ерак­лаша барса да, ул елларның утлы тәмугын кичкәннәр белән кызыксыну бер дә кимеми, киресенчә арта гына. Архивларда күп актарынган, инде арабыздан киткән байтак күренекле шәхесләр белән аралашып, күп мәгълүмат туплап калырга өлгергән Дамир аганың дистәләрчә шигырь җыентыклары белән янәшә тарихи документаль китаплары да байтак. Шундыйларның берсе – «Татар егетләре – француз макизарлары» дип атала. Безнеңчәгә әйләндерсәң, макизар - партизан була икән.

Китапны язарга 1919 елда Башкортстанның Благовар районы Каргалы авылында туган, 1996 елда Казанда вафат булган Франциянең милли герое Әмир Үтәшев этәргеч бирә. Сугыш кырында яраланып әсирлеккә төшкән Ә. Үтәшев башта Муса Җәлилләр төркеме белән бергә була. 1943 елның августында бер төркем тоткыннарны, аларның кире СССР ягына качу мөмкинлеген калдырмау өчен, Франциянең фашистлар карамагындагы җирләренә озаталар. Әмма җай чыгу белән, 118 кеше француз партизаннары ягына качып чыга һәм фашистларга каршы хәрәкәт итә башлый. Ә.Үтәшев отряд белән җитәкчелек итә, җиңү килгәч ул исән калган 188 сугышчыны илгә алып кайта. Аларның батырлыгы сугыш вакытындагы Франция хөкүмәте башлыгы генерал Шарль де Голль тарафыннан да югары бәяләнә, күбесе орден белән бүләкләнә. Алар арасында Ә.Үтәшев белән бергә Татарстанның Сарман районы Яхшыбай авылында туган Гокәшә Хәйруллин (Дамир Гарифуллинның бертуган абыйсы) һәм Азнакай районы Октябрь Бүләге авылыннан Гомәр Асибаков һ.б. була.

Әмир ага Үтәшев үзе исән чакта бик күп изге эшләр эшләп калдыра. Әсирлеккә эләгеп, илгә кайтучыларның «халык дошманы» ярлыгы тагылып төрмәләргә озатылуының гаделсезлек икәнен исбатлый, Франциягә барып төрле архив документлар, фотолар җыя, судларда йөреп, күпләрнең реабилитацияләнүенә ирешә.

Язучы Дамир Гарифуллин да шактый эзләнү эшләре алып бара. Әле бүген дә ачыклыйсы килгән сораулар күп, ди ул. Шундыйларның берсе – китапның 67нче битендә бирелгән 1944 елгы фоторәсем, аның аңлатмасына болай дип язылган: «Макизарлар Гомәр Асибаков һәм Габдулла Җамалетдинов». Фоторәсемнең төп нөсхәсен дә күрдем, аны миңа Гомәр аганың 1959 елгы улы Мәгъдән күрсәтте. 1917 елда туган әтисе 2010 елның 20 гыйнварында вафат булган икән. Китапта Г.Асибаков турында шактый киң язылган. Аның балалары, туганнары Азнакай районында күп. Алар белән үземнең дә аралашканым, сөйләшкәнем булды. Ә менә Г. Җамалетдинов турында берни ачыклап булмады, ди язучы Дамир ага. Исем-фамилиясе башкача да булырга мөмкин, чөнки тоткыннарның исемнәре үзгәргәләп торган. Аның Башкортстан кешесе булу ихтималы зур. Фоторәсемнән күреп, бәлки, аның якыннары, туганнары әлеге номерга берәр хәбәр бирер: 8-9867170823. Сугыш газапларын кичкәннәр язмышын белү, аларның каһарманлыгын онытмау – безнең бурыч, әле ул киләчәк буыннар өчен дә кирәк булыр.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, хезмәт ветераны.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X