Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Кырым татарлары (Бөек Ватан сугышы: яла һәм чынбарлык)

Сугышка тиешенчә әзерләнмәгән Совет хөкүмәте гаебе белән дошман тырнагына ташланган Кырым 1941 елдан 1944 елга кадәр фашистлар оккупациясендә яшәргә һәм көрәшергә мәҗбүр ителә, ул кырымтатар халкына бик кыйммәткә төшә. Сугышның беренче көннәреннән үк Кырымда Совет Армиясе сафларына гомуми мобилизация башланган. "1939 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Кырым АССРда барлыгы...

Сугышка тиешенчә әзерләнмәгән Совет хөкүмәте гаебе белән дошман тырнагына ташланган Кырым 1941 елдан 1944 елга кадәр фашистлар оккупациясендә яшәргә һәм көрәшергә мәҗбүр ителә, ул кырымтатар халкына бик кыйммәткә төшә.
Сугышның беренче көннәреннән үк Кырымда Совет Армиясе сафларына гомуми мобилизация башланган. "1939 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Кырым АССРда барлыгы 1 126 429 кеше яшәгән, шулардан руслар - 558,5 мең кеше (49,6%), татарлар - 218,9 мең кеше (19,4%) (җанисәп кырымтатарларны түгел, "татарларны" исәпләгән), украиннар - 154,1 мең кеше (13,7%)."(Бекирова Г. "Крымские татары в 1941-1991 гг." - Симферополь, 2008.)
Фронтка мобилизацияләнгән Кырым татарларының саны турында хәзергә кадәр бер төрле дә төгәл мәгълүмат юк. Милли хәрәкәт документларында 60 меңләп кеше күрсәтелә. Кайбер авторлар исә мондый мәгълүмат китерә: Совет Армиясенә алынган 56 мең Кырым татарының 29 меңе һәлак булган. Кырым татарларының 1941 елда гына түгел, 1938-1940 елларда да хәрби хезмәткә алынуын истә тоту зарур.
Совет һәм советлардан соңгы тарихи әдәбиятта еш кына 20 мең Кырым татары фронтка алынган һәм 20 меңе үк качкан, дигән уйдырма яши. Әлеге сан 1944 елда кырымтатарларны ватаннарыннан депортацияләүне аклау өчен махсус таратылган. Рәсми чыганаклар исә кырымтатарлар арасында дезертирларның башка милләт вәкилләреннән артык булмавын күрсәтә. (Мисал өчен, Бөек Ватан сугышы дәвамында Украинадан фронтка алынганнар арасыннан - 42700, Төньяк Кавказдан - 49362, Кавказ артыннан - 29940, НКВДның махсус органнарыннан - 484478, Урта Азиядән - 41980, Үзәк өлкәләрдән - 391062, Тылны саклау буенча Баш идарә составыннан - 16561, райбашкарма һәм милиция органнарыннан - 167799, ә СССР буенча барлыгы 1210224 хәрбинең дезертирга әйләнүе мәгълүм. - "Сталинский геноцид и этноцид крымскотатарского народа", Симферополь, 2008). 1944 ел мәгълүматлары буенча, Кырымда шундый 479 качкын исәпләнә, һәм милләтләре буенча алар Кырым татарлары гына түгел.
"Кырымтатар халкының хәрә­кәттәге армиягә алынмаган 19 проценттан артыграк өлеше гитлерчыларга каршы партизан урманнарында һәм яшерен оешмаларда (подпольеда) көрәшә". ("Свидетельствуют архивы народа". - Симферополь: Крымучпедгиз, 2010.) Бүген дә дәлилләнгән төгәл санны атап булмый. Кырым 1944 елның апрелендә азат ителә, ә инде 1944 елның маенда ук бөтен Кырым татарлары, шул исәптән партизан хәрәкәтендә катнашканнары да, оккупантлар белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, депортацияләнә. Кырымтатар партизаннары турында мәгълүмат яшерелгән һәм фальсификацияләнгән, хәтта матбугат сәхифәләренә һәм мемуар әдәбиятка үтеп кергән исемнәре дә партизаннарның кырымтатар булуын яшерү өчен бозылган. Мәсәлән, Севастополь-Балаклава партизан отрядының разведка командиры Сәйдали Агаев - С.Агеев, Төньяк берләшмәнең 17 нче партизан отрядындагы разведка командиры Сәйдали Кортсәетов - С.Курсаков, Симферопольдәге иң зур яшерен оешма җитәкчесе Габдулла Дагҗы - "дядя Володя", Феодосиядәге "Алев" яшерен оешмасы җитәкчесе Асия Әмәтова - Ася, Кырым партизаннарының Көнчыгыш берләшмәсе комиссары Рефат Мостафаев - Лагутин, Наилә Вәлиева - Н.Велишева, Көньяк берләшмәнең Ялта партизан отряды командиры Сираҗетдин Минаҗиев - Сергей М. һ.б. Партизан кушаматы артына кырымтатар исеме яшерелгән очракта шул кушамат кына күрсәтелгән. Ихтимал, шуңа да Керчь ярымутравындагы Аерым Диңгез буе армиясе разведка бүлеге резиденты Галимә Әбденнанованы (сугыш вакытында "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән, 2014 елның сентябрендә Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән) үтерүче нацист җәлладлар - Дубогрей, Василий Зуб, Николай Оленченко, Иван Куприн, Николай Капотинга һәм аны саткан радист кыз Лариса Гуляченкога суд вакыйгалар барган Кырымда түгел, бәлки 1958 елны Краснодарда була. Хакимият пат­риотлар исемен Кырым халкыннан шулай аңлы рәвештә яшерә. Чөнки әгәр суд Симферопольдә үткәрелсә, "хыянәтче Кырым татарлары" турында уйдырмага хилафлык килер иде...
Кырым татарларының гитлерчылар белән хезмәттәшлеге турында уйдырманы тулысынча инкарь итә торган факт та бар - оккупантлар, партизаннарга ярдәм иткән өчен, ярымутраудагы 150 авылның 127сен яндырган, шулардан 105 есе - кырымтатар авылы.
Ул 127 татар авылы яндырылгач, 39089 кеше йортсыз калган, 5 меңгә якыны һәлак булган. Бигрәк тә авыллар Карасубазар (хәзерге Белогорск) - 26, Красноперекопский - 24, Зуйский - 19, Симферополь - 13 һәм Бакчасарай - 12 - районнарында яндырылган.
Моңа тагын берничә факт өстик. Аргын авылында партизаннарга ярдәм иткән өчен - 120 кеше, Кызылташ һәм Дегирменкөйдә - 70 кеше, Тау-Бодракта - 62 кеше, Евпатория шәһәрендәге Одун базары татар кварталында - 100 кеше, Боек Мускомья авылында - 40 кеше атып үтерелгән һ.б. Бакчасарай районындагы Олы Сала кырымтатар авылында фашистлар 215 татарны яндырып үтерә һәм бу Кырымдагы вәзгыятьнең бөтен фаҗигасен күзалларга мөмкинлек бирә.
Әмма Кырым партизаннар хәрәкәтенең А.Мокроусов кебек җитәкчеләре, үз хаталарын яшерү өчен, кырымтатар авыллары халкын гитлерчыларга астыртын ярдәм итүдә гаепли һәм Зур җирдән самолетлар чакыртып, таулардагы авылларны бомбага тоттыра. Шул рәвешле, яла ягылган тыныч халыкка ике яклап үлем куркынычы яный. Кайбер партизаннар да шундый ук хәлдә кала. Кырымтатар милли хәрәкәте документларыннан күренгәнчә, легендар разведчик-партизан Бәкер Османов башы өчен немец командованиесе 100 мең рейхсмарка күләмендә бүләк билгели, шул ук вакытта партизан хәрәкәте җитәкчелеге дә аны ликвидацияләү турында 3 тапкыр приказ бирә.
"Бәкер Османов (1911-1983) 1941 елның ноябрь уртасында немецлар тар-мар иткән Куйбышев партизан отрядында көрәшә, Акмәчет һәм Севастополь отрядларында сугыша, Мәскәүдәге Партизаннар хәрәкәте үзәк штабы (ЦШПД) һәм Кырым штабы заданиеләрен үтәүче разведчик була.1941-1942 елларда Бәкер партизанның исеме бөтен Кырымда шаулаган, немецлар аны ауласа да, берничек тә тота алмаган. Ләкин 1944 елның 18 маенда Бәкер Османов та бар халык белән бергә терлек ташый торган эшелонга куып кертелгән һәм сөрелү урынына, Үзбәкстандагы "Пахта учун кураш" колхозына җибәрелгән". ("Имена незабываемые". - Симферополь: Крымучпедгиз, 2011.)
"Кырымдагы партизаннар хәрәкәтенең күренекле әһелләреннән берсе, капитан, партизаннарның Көньяк берләшмәсе комиссары Мостафа Сәлимов (1910-1985) сугышка кадәр партиянең Ялта райкомы беренче секретаре булып эшли. Кырым партизаннарының Көньяк берләшмәсе хәрби эшчәнлеге Албат, Аҗи-Булат, Бешуй, Боек-Озынбаш, Стилә, Кирмәнчек, Олы Сала, Тау-Бодрак һ.б. авыллары халкы белән тыгыз бәйле." ("Свидетельствуют архивы народа". - Симферополь: Крым­учпедгиз, 2010.) "1942 ел башында М.Сәлимов Керчь-Феодосия десант операциясендә һәм Керчьне беренче тапкыр азат итүдә катнаша.
Кырым татарлары Кырымдагы партизан отрядларында гына түгел, Польша, Югославия, Чехословакия, Италиядә дә көрәшә. Гомәр Акмулла Әдәманов (Мишка-татар) - Польша каһарманы, Г.Котовский исемендәге партизан отряды командиры, вафатыннан соң "Грюнвальд хачы" ордены белән бүләкләнә; Маһирә Әхәева - 2 нче партизан отряды разведка төркеме командиры (Югославия); Зөһрә Әмәтова - 2 нче партизан отряды разведчигы; Әннан Бикмәмбәтов - диверсия отряды командиры (Чехословакия); Мостафа Бәкеров - партизан отряды разведка төркеме командиры (Хорватия) ("Свидетельствуют архивы народа". - Симферополь: Крымучпедгиз, 2010).
Кырым подпольесы. Оккупациянең беренче көннәреннән үк Кырым шәһәр һәм поселок­ларында нацистлар режимына каршы яшерен көрәш башлана. Габдулла Дагҗының (подполье кушаматы "Дядя Ваня") яшерен төркеме күләме буенча иң зурлардан санала, алар тимер юлларда һәм хәрби объектларда диверсияләр оештыра, хәрби әсирләрне азат итә, партизаннар өчен корал таба. Г.Дагҗы төркеме 1943 елда провокаторлар Зоя Мартынова һәм Татьяна Андреева хыянәте аркасында кулга алына. Гестапочылар патриотларның бер өлешен асып, бер өлешен, шул исәптән Г.Дагҗының туганнарын һәм якыннарын да "Красный" совхозында атып үтерә. Радист кыз Лариса Гуляченко хыянәте аркасында Керчь ярымутравындагы Аерым Диңгез буе армиясенең совет разведкасы резиденты Галимә Әбденнанова кулга алына. Разведка төркемендәге 7 кеше дә - Галимәнең туганнары һәм якыннары - атыла. Искитәрлек газаплаулардан соң Симферопольдә Галимәнең үзен дә атып үтерәләр. Моны армия генералы, Россия Герое, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының баш разведка идарәсе башлыгы (1997-2009) Валентин Корабельников та "Кырым легендасы" дигән документаль фильмда раслап телгә ала.
1943 елның апрелендә Ибраһим Боснаев (кушаматы - Сорокин) җитәкчелегендәге Карасубазар яшерен төркеменең 30 әгъзасы кулга алына. Җәзалаганнан соң алар барысы да атып үтерелә.
Гитлерчылар Кырымда үз тәртипләрен урнаштыра. Моның өчен алар Кырымның зур шәһәрләренә бургомистрлар билгели. Менә кайберләренең фамилияләре: Симферопольдә - Севастьянов, Севастопольдә - Супрягин, Керчьта - Токарев, Феодосиядә - Грузинов, Ялтада - Мальцев, Карасубазарда - Эреджепов.
Кырымтатар фронтовиклары. 1944 елның апрелендә, Кырымны азат итүгә үк, сугыш вакытында 18 яшен тутырган һәм өлкәнрәк егетләрне инде хәрәкәттәге армиягә түгел, бәлки хезмәт армиясенә алып китәләр. Алар Тула шахталарында, Рыбинск сусаклагычында, Гурьев нефть эшкәртү заводы төзелешендә эшче көч сыйфатында файдаланыла. Аларны элек хәрби әсирләр яшәгән казармаларга урнаштыралар. Кырым егетләрен хезмәт армиясенә туплауның төп максаты башка була. Яшь, көчле ир-егетләр планлаштырылган депортациягә каршы торырга мөмкин бит, менә шуңа аларны апрель аенда ук читкә аткаралар. Ә 1944 елның 18 маенда бөтен Кырым татарлары, нигездә балалар, картлар һәм хатын-кызлар, терлек ташый торган вагоннарга тутырып, Урта Азиягә, Уралга сөрелә. Беренче ел ярым эчендә үк күченүчеләрнең 46,2 проценты ачтан һәм авырулардан үлә, әмма юк итүләр әле моның белән генә дә төгәлләнми.
Тыюга карамастан, демобилизацияләнгән кырымтатар фронтовикларының бер өлеше 18 майдан соң да Кырымга кайтуын дәвам итә. Сүз дә юк, андагы хәлләр аларны шаккатыра. Фронтта каннарын койган сугышчылар әлеге гаделсезлек белән килешергә теләми. 1944-1946 елларда сугыштан кайткан кырымтатар хәрбиләре төркемнәргә оеша, протест белдереп военкоматларга һәм хакимият органнарына мөрәҗәгать итә, үз гаиләләрен ватаннарына кире кайтаруны даулый. Моны матбугатта төрле елларда басылган язмалар дәлилли. С.Таировның 2011 елда Симферополь каласында дөнья күргән "Крымские татары с древнейших времен до наших дней" китабында 1944 елның җәй аенда фронттан кайткан 25 кырымтатар офицерын Ай-Петри янында диңгезгә тибеп төшереп юк итүләре бәян ителә.
Автор шулай ук Корбек (Алушта районы) авылында, Гаспра һәм Мисхор арасында, Туплы авылы янында кырымтатар фронтовикларын юк итү турында мисаллар китерә. 1945 елда Судак районындагы Туак авылы янында 400 чамасы кырымтатар офицерлары төркемен машиналары белән бергә шартлаталар... Ул чактагы вакыйгаларның чын картинасын торгызу, Кырымдагы вакыйгаларның хәзергә кадәр ачылмаган "ак нокталарын" яктырту өчен, әле хәзергә яшеренлек грифы алынмаган архивларны ачарга кирәк. Нацистлар һәм аларның булышчылары кулыннан һәлак булган разведка бүлеге резиденты Галимә Әбденнанованың героик язмышы нәкъ менә ачылган архивлар һәм тарих фәннәре кандидаты В.Лотның хезмәтләре нәтиҗәсендә билгеле булды. 70 ел вакыт үткәч, Г.Әбденнановага (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Герое исеме бирелде. Ул ялгызы түгел. Кырымтатарлар арсыннан ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исемен яулаган очучы Әмәтхан Солтан исеме меңнәргә мәгълүм. Сугышта полк командиры дәрәҗәсенә ирешкән Фәтислам Абилов, полк командиры урынбасары Әбдерәим Рәшидов, комбат Абдул Тәйфүк, тупчы-сержант Сәетнәфи Сәетвәлиев, хәрби күперләр төзүче Үзәер Абдраманов кебек Советлар Союзы Геройлары, Дан орденнарының тулы кавалерлары Насыйбулла Вәлиләев белән Сәетнәби Абдраманов, фронтта генерал дәрәҗәсенә ирешсәләр дә, Герой исеменнән мәхрүм калган Исмаил Булатов, Әбләким Гафаров һәм Ватан өчен, туган Кырымнары өчен гомерләрен биргән күпме билгесез каһарманнар бар...
Диләвер ОСМАН, "Йолдыз" журналының баш редакторы.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
.Ике мәртәбә Советлар Союзы Герое исемен яулаган очучы Әмәтхан Солтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев