Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Генерал, разведчик, Герой

Казанда кырыктан артык урам Советлар Союзы Геройлары исемен йөртә. Алар арасында 340 метрга сузылган Панфиловчылар урамы һәм дүрт чакрымлы Рихард Зорге проспекты да бар. Әмма генерал Алексей Павлович Панфиловның тыкрыгы да юк. Югыйсә, аның исеме мәңгеләштерелүгә күптән лаек. Беләсегез килсә, Казанда 1898 елның 17 маенда туган генерал-майор 1940 елның 22...

Казанда кырыктан артык урам Советлар Союзы Геройлары исемен йөртә. Алар арасында 340 метрга сузылган Панфиловчылар урамы һәм дүрт чакрымлы Рихард Зорге проспекты да бар. Әмма генерал Алексей Павлович Панфиловның тыкрыгы да юк. Югыйсә, аның исеме мәңгеләштерелүгә күптән лаек.
Беләсегез килсә, Казанда 1898 елның 17 маенда туган генерал-майор 1940 елның 22 июнендә СССР Генераль штабы Разведка идарәсе башлыгы урынбасары итеп раслана. Илнең танылган разведчигы Р.Зорге эшчәнлегенә җитәкчелек итә. Үзенең сәләтен күрсәтеп, 1941 елның октяб­рендә идарәнең башлыгына әверелә.
Моңарчы тимерьюлчы улы югары тау училищесын тәмамлый. Казан тимер юлында хезмәт куя. 1918 елның язында эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафына кушыла. Гражданнар сугышы вакытында Көнчыгыш фронтта Зөя өязе хәрби комиссариаты хезмәткәре, 5 армия штабының бүлек башлыгы, аерым бригада комиссары вазифаларын башкара. 1919 елда, Колчакка каршы сугышканда, җитди яралана.
А.Панфилов 1928-1931 елларда - Ленинград хәрби округы прокуроры ярдәмчесе. 1931-1937 елларда - И.Сталин исемендәге Кызыл Армиянең хәрби механикалаштыру һәм моторлаштыру академиясе курсанты. 1938 елда - Кызыл Армиянең Автобронетанк идарәсе башлыгы ярдәмчесе. Хәсән күле янында барган сугышларда - Ерак Көнчыгыш фронтының 1 нче армиясендә 39 укчы корпусның 2 механикалаштырылган бригада җитәкчесе. 1940 елда бригада командиры итеп билгеләнә. Шул елның июнь аенда танк гаскәрләре генерал-майоры дәрәҗәсен ала. Сугыш башланырга бер ел калгач, ул Кызыл Армиядә 5 нче идарә башлыгы урынбасары. Тиздән бу оешманың исеме Генераль штабның разведка идарәсе дип үзгәртелә. Монда эшне ил өчен бик катлаулы чорда оештырырга туры килә. Чөнки агентура тарафыннан гомерләрне куркыныч астына куеп табылган, Германиянең СССРга каршы сугышка әзерләнүе турындагы дөрес хәбәр И.Сталинда канәгатьсезлек тудыра. Совет иле юлбашчысы ул вакытта Гитлерда дошманлык күрми, Бөекбританиягә ышанмый. Шуңа күрә разведчикларның, аерым алганда Р.Зоргеның, СССР Генштабы Разведка идарәсендәге барлык хезмәткәрләрнең эшчәнлеге илнең оборона куәтен ныгытырга, Гитлер армиясен тоткарларга булышмый. Югары дәрәҗәдәге әлеге аңлашылмаучанлык исә Алексей Панфилов язмышына турыдан-туры кагыла.
И.Сталин аңа 1939 елда Германия гаскәрләре белән безнекеләр тар-мар иткән Польша армиясе солдат һәм офицерларыннан берничә дивизия булдырырга күрсәтмә бирә. Ул тарихка "Андерс армиясе" дип теркәлә. Катыньда поляк офицерларын атканнан соң, башта Уралда, соңрак Урта Азия совет рес­публикаларында барлык­ка килә. Тик күп поляклар фронтта Совет хакимияте өчен кан түгәргә омтылмый. Моңа карамастан, Кавказны СССРның иң куркыныч өлеше дип санап, И.Сталин биш совет армиясен һәм поляк Андерс армиясен Бакуга нефть сакларга җибәрә. Аннары алар 1941 елның августында Иранның Тәһран шәһәренә күчерелә. 1942 елның авгус­тында, "яңартылган" поляк армиясе (31488 хәрби хезмәткәр) тулысынча Гыйракка ыргыла һәм Бөекбритания гаскәрләренә кушыла. Шулай да И.Сталин моны җиңелү дип санамый, кечкенә генә сәяси уңышсызлык дип бәяли. Нәтиҗәдә генерал А.Панфилов атып үтерелми, вазифасыннан гына азат ителә. Разведканың кичәге җитәкчесе кабат танкка утыра. Ноябрь аенда П.Рыбалко җитәкчелегендәге 3 танк армиясе командующие урынбасарына әйләнә. Алар, Казанда махсус мәктәптә разведчиклар укыткандагы танышлык буенча, бер-берсен белә.
Генерал-майор Панфилов беренче Кызыл Байрак орденын 5 танк корпусына җитәкчелек иткән өчен ала. Бүләкләү кәгазендә бу уңайдан болай языла: "1942 елның 19-30 ноябрендә, Калач, Перелазовский юнәлешендә, дошманның саклану сызыгын өзү операциясенә җитәкчелек итте. Танк корпусының укчы дивизияләр һәм артиллерия белән үзара бәйләнешен белеп оештырды. Румыннарның берничә дивизиясе тар-мар ителде, 400 дән артык торак пункт азат ителде, күп байлык кулга төшерелде". Моны раслап, Көньяк-көнбатыш фронты танк гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор А.Родин кул куя. Ул сугыштан соң Идел буе хәрби округы танк гас­кәрләренә җитәкчелек итә. Моны истә тотып, исеме Казан урамына бирелә. Тик, нигәдер, хәзер Родин фамилиясе Родина, ягъни "Ватан урамы" булып йөри. Мондый хатага кайсы надан юл куйды икән?
Әгәр Бөек Ватан сугышы тарихына тиешенчә игътибар күрсәтелсә, Казан генералы А.Панфилов та туган шәһәрендә урамсыз калмас иде. Ул сугышчан эшчәнлеге өчен 2-Ленин, 5-Кызыл Байрак һәм 2 дәрәҗәдәге Суворов орденнарына лаек була бит.
3 танк армиясе командующие генерал-полковник П.Рыбалко бүләкләү кәгазендә 2нче дәрәҗә Суворов ордены ни өчен бирелүне менә ничек шәрехли: "6 танк корпусы командиры А.Панфилов каршы як фронтын кысрыклау операциясен кыю алып барды, Коростышев һәм Житомир шәһәрләрен алды".
Соңрак Алексей Павлович 10 танк корпусына җитәкчелек итә. Танкистлар аның җитәкчелегендә Украинаны, Белоруссияне ала, Берлин операциясендә катнаша.
1944 елның 11 мартында танк гаскәрләре генерал-лейтенанты дәрәҗәсенә лаек булып, Панфилов Җиңүгә кадәр 2 Белоруссия фронтында 3 танк корпусын алга әйди. Бу корпус Көньяк-Померанск операциясендә таныла, 1945 елның 25 февраленнән 30 мартка кадәр сугышып 400 чакрым чамасы юл уза, Гдыня-Данцик районында 2 немец армиясен тоткарлый һәм тар-мар итә. 1945 елның 29 маенда СССР Югары Советы Президиумы указы белән танк гаскәрләре генерал-лейтенанты А.Панфиловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң ул 3 танк дивизиясенә җитәкчелек итә. 1954 елдан, Генераль штаб хәрби академиясе каршында югары курслар тәмамлаганнан соң, Бронетанк гаскәре хәрби академиясенең факультет башлыгы, Генераль штаб хәрби академиясенең өлкән укытучысы булып эшли. Союз армияләре өчен офицерлар әзерли.
Танк гаскәрләре генерал-лейтенанты А.Панфилов - 1959 елдан запаста. Мәскәүдә яши. Монда 1966 елның 18 маенда соңгы сулышын ала. Новодевичье зиратында җирләнә.
Безнең 50 ел элек дөньядан киткән генералны, Геройны онытырга хакыбыз юк. Замандашларыбыздан якташыбызны искә төшерү, исемен мәңгеләштерү сорала.
Михаил ЧЕРЕПАНОВ, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев