Мәдәни җомга

Минзаһит ЯКУПОВ: МӘСЬӘЛӘЛӘРНЕҢ ЧИШЕЛЕШЕ ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА

Авырып киткән саен без, ярдәмгә өметләнеп, медици-на хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Алар исә мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Минзаһит Суфиян улы Якупов та гомерен халык сәламәтлегенә багышлаган зат. Аңа Татарстанның атказанган табибе исеме бирелде. Хәзер ул Казан шәһәренең 11 нче сырхауханәсендә баш табиб. Без кайбер сорауларга ачыклык кертүен...

- Минзаһит әфәнде, Сезгә кайчан керсәм дә, коридорда һәрвакыт кеше күп була. Моны ничек аңлатырга?

- Безнең сырхауханәгә медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен 59 мең кеше беркетелгән. Сез коридорда кеше күп дидегез. Соңгы вакытта алар бермә-бер кимеде инде. Мин һич тә авырулар саны кимеде дип әйтергә теләмим. Алар кимемәде. Әмма без авырулар кабул итүне дөрес оештыра алдык. Авыру табибкә күренү өчен телефон яки Интернет аша алдан языла. Бездә беркетелгән авыруларга табибләрнең визит карточкаларын бирәбез. Анда аларның телефон номерлары, эш графиклары күрсәтелгән. Алдан язылып, авырулар билгеләнгән вакытка гына килгәч, чират нык кимеде.

Кеше авырмый тормый, авыруларның да төрлесе була. Бик каты авырулар. Без аларын "острый" дибез. Хроник авырулар. Уртача хәлдәге авырулар. Аларның барысына да җиренә җиткереп ярдәм итәргә тырышабыз.

Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагына бюджеттан акча мулрак бүлеп бирелә. Участок терапевтларының, гомуми тәҗрибә табибләренең, аларның шәфкать туташларының хезмәт хакы артты. Шактый гына яңа медицина җиһазлары да алынды. Сәламәтлек саклау оешмаларында медицинаны камилләштерү программасы гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - медицина хезмәтенең сыйфатын арттыру. Безгә беркетелгән кешеләр кирәк булган очракта шул ук көнне, ә хроник авырулар планлы рәвештә медицина ярдәме алырга тиешләр. Мин хәзер без бу бурычны үти алабыз дип уйлыйм.

Икенчедән, безнең республикада соңгы елларда үлем-төшемне киметү, балалар тууны арттыру буенча шактый чаралар күрелде. Яшерен-батырын түгел, соңгы 15-20 елда балалар саны нык азая төште, ә үлүчеләр, киресенчә, артты. Министрлык, галимнәребез, медицинаны оештыручылар - баш табибләр, сәламәтлек саклау белгечләре нинди авырулардан кешеләр күбрәк үлә, шул авыруларны киметү буенча тотрыклы эш алып бардылар. Бу шуның да нәтиҗәсе инде. Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары беренче урында тора. Республикада андый авыруларны дәвалау буенча берничә үзәк оештырылды: Казандагы республика клиника хастаханәсендә, Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә, Чаллыда, Әлмәттә, Чистайда.

- Авыруны дәваларга кирәк, билгеле. Әмма, миңа калса, кешене авыру дәрәҗәсенә җиткермәү өчен тырышсаң файдалырак.

- Дөрес әйтәсез, авыру дәрәҗәсенә җиткермәү өчен. Медицина телендә ул профилактика дип атала. Бу бүгенге көндә бик катлаулы мәсьәлә. Иң авыры - без бүген кешенең аңына тиешенчә тәэсир итә алмыйбыз әле. Кешеләр сәламәтлекнең аларга Алла тарафыннан бирелгән иң зур байлык икәнен аңлап бетерә алмыйлар. Күрәсең, сәламәтлекне бик җиңел генә кайтарып була дип уйлыйлар. Ата-аналар да балаларының сәламәтлеге турында алар бик кечкенә вакыттан ук уйлый башласыннар икән.

- Минемчә, режимны саклау бик мөһим.

- Режим, физик активлык, хәрәкәт итү, дөрес туклану, йокы, эш режимнары, эш урынында зыянлы факторларның кимрәк булуы, техника куркынычсызлыгы - болар барысы да мөһим. Соңгы вакытта машиналар саны нык артты. Юлларның начар булуы нәтиҗәсендә һәлакәтләр күп. Кешеләр җәрәхәт ала, үлә дә.

- Машиналардан газ да күп чыга.

- Әйе, газ күп чыга, экология үзгәрә. Икенчедән, хәзер медицина тармагында кадрлар белән хәл шактый авыр. Нефть чыгып торса, ул сатылса, дәүләтнең акчасы булыр, сәламәтлек саклау корылмалары да төзелер, җиһазлар да алыныр. Әмма кадрлар булмаса, авыруларны дәвалап булмый бит. Соңгы вакытка кадәр табибләрнең, шәфкать туташларының хезмәт хаклары бик бәләкәй булды.

- Коммерция медицинасы да бар бит әле.

- Әйе, аларда хезмәт хакы күпкә югары, аерма зур. Шуңа күрә медицина уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләр бездә бераз өйрәнәләр дә, коммерция медицинасы оешмаларына китеп баралар. Бу безне борчыган мәсьәләләрнең берсе. Сәламәтлек саклау системасын камилләштерү башлангач, табибләрнең, шәфкать туташларының хезмәт хакын бераз күтәрделәр. Бәлки киләчәктә дәүләт оешмалары хезмәт хакы коммерция медицинасыныкы белән тигезләшер. Ул чагында без инде бәлки кадрларны да саклап кала алырбыз.

- Кеше сырхауханәгә авыру килеш килә. Аңа төгәл диагноз кую өчен бүген мөмкинлекләр җитәрлекме? Мин монда кирәкле җиһазларны, табибләрнең әзерлек дәрәҗәсен күздә тотам.

- Сезнең соравыгыз бик урынлы. Авыруны яхшылап дәвалау өчен башта аңа дөрес диагноз куярга кирәк. Дөресен әйткәндә, бүген авыруларга дөрес диагноз кую өчен тулаем республикада да, Казанда да бөтен мөмкинлекләр бар. Бары тик табибләрнең вазифаларын намус белән башкарулары, авыруларның безгә вакытында мөрәҗәгать итүе, үз сәламәтлекләрен кайгыртуы гына кирәк. Хәтта без инде бу өлкәдә чит илләр белән дә тиңләшә алабыз. Әлбәттә, барлык авыл амбулаторияләрендә дә, район хастаханәләрендә дә бөтен җиһазлар була алмый. Ә менә республика клиник хастаханәләрендә, шәһәрнең үзәк хастаханәләрендә, диагностика үзәкләрендә дөрес диагноз кую өчен кирәкле барлык җиһазлар бар.

- Кайбер авырулар районнардан республика хастаханәсенә җибәрелә.

- Югары технологик медицина ярдәме дигән термин гамәлгә керде. Авыруны андый медицина ярдәме күрсәтүгә табибләр җибәрә. Әйтик, безнең сырхауханәгә диагностика үзәгенә җибәрү өчен квоталар бирелә. Алар дөрес диагноз куюны хәл итәләр. Ул түләүле түгел. Авырулар табибләре белән яхшы бәйләнештә булганда безнең аларны диагноз үзәкләренә җибәрү мөмкинлегебез бар.

- Хәзер медицина күпчелек очракларда түләүле диләр. Сез моңа ничек карыйсыз?

- Нәрсә өчен түләргә, ә нәрсә өчен түләмәскә тиешлеген кеше белеп торырга тиеш. Һәр елны Татарстан хөкүмәте бушлай медицина ярдәме күрсәтүне гарантияләү турында карар чыгара. Анда нинди хезмәтләрнең бушлай күрсәтелүе ачык язылган. Дәүләт Думасы Русия Федерациясендә халык сәламәтлеген саклау нигезләре турында закон кабул итте. 2012 ел башыннан әлеге закон гамәлгә керә. Бу законда сез биргән сорауга тулы җавап табарга мөмкин булачак. Бүгенге көндә медицинада бөтен нәрсә түләүле дип әйтү дөрес нәрсә түгел ул. Мәсәлән, безнең сырхауханәдә түләүле чаралар бик аз. Әйтик, комиссия узганда автотранспорт йөртүчеләр түли. Эшкә урнашу алдыннан тикшерү узганда, корал сатып алганда түлиләр. Кеше бит хәзер кораллана. Болар барысы да законнарда каралган. Болардан тыш программада каралганнан артыграк хезмәт күрсәтелсә дә, түләү билгеләнергә мөмкин.

- Әйтик, миңа ике массаж билгеләнгән, ә мин дүртне телим ди.

- Ул программада саннар язылмаган. Аны инде табибләр хәл итә. Авырулар үзләре дә хәл итәргә тырыша. Миңа 10 массаж бирсәгез иде, дип сорыйлар. Икенчеләре 15 булса икән, диләр. Бездә андый норматив юк. Әгәр массаж программага кергән икән, ул бушлай ясалырга тиеш. Әмма һәр нәрсәнең чиге бар бит.

Безгә, әйткәнемчә, 59 мең кеше беркетелгән. Әгәр аларның һәрберсенә 10ар массаж ясасаң, 590 мең килеп чыга. Моны башкару өчен җитәрлек медицина хезмәткәрләрен кайдан аласың ди?! Гадәттә без процедураны кирәк булганда гына билгелибез һәм бушлай. Дөрес, кайвакыт кешеләр үз теләкләре белән түләргә мөмкин. Нинди очракларда? Әйтик, аңа ниндидер аппаратта тикшерү билгеләгәннәр. Әмма план нигезендә аны бераз көтәргә кирәк. Ә ул кеше әйтә: "Түләсәм, якын көннәрдә тикшерү үтәргә мөмкинме?" - ди. "Мөмкин", - диләр. Ул язма рәвештә үзенең ризалыгын бирә. Һәр медицина оешмасында шундый тәртип. "Гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы законда да ул шулай каралган. Ул закон тулы көчкә гамәлгә кергәч, медицинада һәр нәрсәгә түләтәләр дигән имеш-мимешләр дә кими төшәр.

- Тагын бер кат кадрлар мәсьәләсенә әйләнеп кайтыйк әле. Хәзерге вакытта түләүле белем бирә торган югары һәм урта уку йортлары бар. Сер түгел, коммерция уку йортларыннан наданнар да шактый чыга. Акча түләгәч, диплом биреп чыгаралар. Андый белгеч сине дәваларга керешсә, куркыныч бит.

- Бу хакта инде халык арасында да сөйлиләр, журналистлар да яза. Бүгенге көндә институт бетерүчеләрнең яртысы гына медицина учреждениеләренә килә, калганнары каядыр китеп югала. Аларның кая китүен берәү дә төгәл исәпкә алып бармый.

- Һәр тармакта шулай ул.

- Әйе. Әгәр кеше бюджет исәбенә укыган икән, ул укып бетергәч, кирәкле урында эшләргә дә тиеш.

- Элек мәҗбүри рәвештә 2-3 ел эшләтәләр иде. Күптән түгел бу уңайдан матбугатта Президент Д.Медведевнең дә фикере басылды. Ул бюджет бүлекләрен тәмамлаучыларның дәүләт каршында билгеле бер бурычлары булырга тиеш, чөнки бушлай белемне акларга кирәк дип саный. Аның фикеренчә, бюджет бүлегендә укучы студент алдан ук дәүләт җибәргән урында 3-5 ел эшләячәге турында килешү төзесә, яхшы булачак. Әгәр ул башка тармакка китәргә теләсә, үзен укытуга тотылган чыгымнарны кире кайтарырга тиеш.

- Премьер-министр хәтта үзәктән ерак авылларга киткәндә табибләргә 1 миллион сум акча бирү зарурлыгын да белдергән иде. Мин әйттем бит, уку йортын тәмамлаучыларның 50 проценты гына медицинага килә дип. Аларның да 20 проценты бер ел эчендә китеп барырга мөмкин. Чөнки эш катлаулы. Торак урыны юк. Ә шулай да яшьтән үк башкаларга ярдәм итәргә килгән кешене дә ким дигәндә берничә ел эшкә өйрәтергә кирәк. Әмма бүген институт бетереп килгән яшьләрнең белеме начар дип әйтмәс идем.

- Йомшак әзерлекле кадрлар һәр тармакта да бар инде.

- Андыйлар бездә дә бар. Әмма күпчелек яхшы белем белән килә.

- Кеше сәламәтлеге белән эш итүчегә наданлык куркыныч нәрсә инде ул.

- Бәлки Русия күләмендә бардыр да, ә республикада ялган дипломлы табиб турында ишеткәнем юк. Башка төбәкләрдә ялган диплом белән акушер-гинеколог булып йөрүчеләр хакында ишеткәнем бар, ә республикада андый хәлнең булганы юк. Гомумән, медицинада белемсез, дипломсыз эшләү мөмкин дә түгел инде ул.

- Тормышта проблемалар җитәрлек. Шулай да сез, баш табиб буларак, бүген беренче чиратта нинди проблеманы хәл итәргә кирәк дип саныйсыз?

- Бу хакта мин әйтә башлаган идем инде, беренче чиратта кешеләрнең Алла биргән сәламәтлекләренә карата карашларын үзгәртергә кирәк. Чөнки сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Әгәр кешенең сәламәтлеге тумыштан камил икән, аны озак вакытка саклап калу өчен тырышырга кирәк. Начар гадәтләр турында күп сөйлибез. Әмма һәркем сәламәтлеген кайгырта дип булмый әле. Кеше авырып китсә, аңа вакытында дөрес диагноз куярга, дөрес дәваларга кирәк.

Бүген без чишмәслек проблемалар юк, барысы үзебездән тора. Барлык мөмкинлекләрне файдалану мөһим. Алдагы елларда халкыбыз сәламәтлеге ныгый төшәр дип уйлыйм. Чөнки бик күп кеше бүген физкультура белән шөгыльләнә, ашау-эчү дә начар түгел. Кеше сәламәтлеге хакында даими кайгыртса, белеме җитмәсә, табибләр белән киңәшсә, яхшы булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: