Мәдәни җомга

Айрат ГАФАРОВ: ГАЛӘМ БЕЗНЕҢ ТИЗРӘК КАМИЛЛӘШҮЕБЕЗНЕ КӨТӘ

Айрат Нури улы ГАФАРОВ - химия фәннәре докторы, профессор, хи-мик-органик. 1959-71 елларда Пермь полимер материалларны өйрәнү фәнни-тикшеренү институтында, ә аннан соң 1982 елга кадәр Казанда шундый ук институтта эшли. 1982 елдан Казан химия-технология университетында хезмәт куя. Азотның органик кушылмалары кафедрасын җитәкли. Күптән түгел галимгә 75 яшь тулды. "Специалистиы по взрывчатым...

- Мин мәктәптә укыган чакта ук химик элементлар дөньясындагы күренешләр белән кызыксынып киттем, - дип сөйләп китте ул. - Әйтик, менә энергияне бер матдәгә ничек җыярга, дип уйлый идем. Казан химия-технология институтының шартлаткыч матдәләрне өйрәнү факультетына укырга кердем. Диплом эшем итеп бик куркыныч шартлаучы матдәне өйрәнергә алынган идем. Ләкин ул бик катлаулы һәм куркыныч нәрсә булып чыкты. Экспериментны туктаттык. Шулай итеп, минем диплом эшем максатка ирешелмәгән килеш төгәлләнде. Институтны тәмамлагач та, юллама буенча Пермьгә, ракеталар ясау үзәгенә эшкә җибәрелдем. Хатыным Гөлфәрия белән 5 нче курста өйләнешкән идек, икебез дә хезмәт юлын шунда башладык. Мин зур куәтле шартлаткычлар белән эшләдем. Хатыным ракеталар өчен ягулык әзерләү, аны эшкәртү белән шөгыльләнде. Пермьдә эшләр яхшы барса да, минем Казанга кайтасым килде. 1971 елда Казан дары заводына хезмәт күрсәтүче фәнни үзәккә эшкә чакырдылар. Монда мин Пермьдә башлаган эшләремне дәвам иттем. Азотның кушылмалары бик тотрыксыз матдәләр, тиз таркала һәм реакциягә керә. Табигатькә ул үле организмнар таркалганда һәм яшен яшьнәгәндә бүленеп чыга һәм шундук таркала. Дөньяда иң зур энергия чыганагы булып гел азоттан гына торган матдә хезмәт итә алыр иде. Ләкин әле моңа берәүнең дә ирешкәне юк. Мин уйлап тапкан азид кислотасы кушылмалары әлегә иң куәтле матдәләр булып кала. Боларны уйлап табуда без Америка белән ярышып бардык.

- Заманында СССР белән Америка арасында химия, физика өлкәсендә, бигрәк тә корал уйлап табу, галәмне үзләштерүдә рәхимсез көрәш, узыш барган иде. Шуның нәтиҗәсендә техника индустриясендә дә нык алга китеш булды.

- Әйе, 50 нче елларның ахырыннан башлап, үзгәртеп коруга кадәр безнең илдә фән бик нык алга киткән иде. Бу еллар совет иле фәне өчен иң бәхетле еллар булды. СССРның Германияне генә җиңгән чагы иде. Озак та үтми, Американың безгә каршы сугыш башлау куркынычы килеп туды. Ул чакта фән үсеше дә сугыш куркынычыннан саклану максатыннан башланды. Аларның бомбалары бар - безнеке юк, аларның ракеталары бар - безнеке юк. Без аларны бик кыска вакытта куып тоттык. Хәтта шундый чор булды - СССР Американы берничә сәгать эчендә юк итә ала иде. Алар берничек тә тота алмаслык ракеталар эшләп чыгардык без.

Советлар Союзының көчле коралланган держава булуы барлык Азия, Африка илләренә бәйсезлек алырга мөмкинлек бирде. Африка солдатларында да, мөҗәһитләр кулында да совет автоматы булды.

- Ә хәзер сез Америка галимнәренең уңышларын күзәтәсезме?

- Әлбәттә. Фәннең милләте, ватаны юк, диләр. Канадада Райт фамилияле химик-органик һәм аның лабораториясе нитроминнарны өйрәнүдә зур уңышларга иреште. Америкада Бахман атлы галим эшли иде. Алар һәр тапкан реакцияләрен җентекләп язып барды. Мин шул реакцияләргә таянып, үз юнәлешемне үстердем. Азид белән нитроминнарны кушып, яңа матдәләр эшләп чыгардык. Пермьдәге фәнни-тикшеренү институтында эшләгәндә шул юл белән без тапкан полимерлар әле дөньяда юк иде.

- Фәндә уңышка ирешү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, дип саныйсыз?

- Бик зур түземлек һәм үз эшеңә бирелгәнлек кирәк. Мәсәлән, бер төрле дару ясау өчен меңләгән дарулар ясап карарга туры килә. Бер генә молекуланы үзгәртсәң дә, ул инде башка төрле нәтиҗә бирәчәк. Монда да шулай: тапмыйча белеп булмый, әллә ул синең кулыңда шартлый, әллә пробиркада. Кайвакыт максатка да ирешкән кебек буласың: ә зарарын тикшерә башлагач аның коточкыч агу икәнлеге ачыклана.

Бервакыт Мәскәүгә үтә дә яшерен бер институтка эш белән бардым. Үземне кертмәделәр, лабораториядә эшләүче галимнәр үзләре минем янга чыкты. Исем китеп карап тордым - кайсының бер күзе юк, кайсының кулы юк, кайсының тавышы ясалма, кайсының йөзе янган - бер исән кеше юк. Алар фтор белән эш итүчеләр икән. Менә шулай фәнгә фанатларча бирелгәннәр эшләде лабораторияләрдә.

- 75 яшьне тутырсагыз да, сез дә тәҗрибәләр ясаудан, өйрәнүдән туктамагансыз әле.

- Мин хәзер "Нитроминаспиртлар һәм аларның кушылмалары" дигән хезмәт язып төгәлләдем. Әле тагын 50 нче еллардан бирле алып барган башка хезмәтләремне язып калдырасым бар. Мин үз мәктәбемне булдырган галим түгел, күбрәк алдыма бер мәсьәлә куеп, шуны чишү юлларын эзләдем. Шулай да матдәләрнең биологик активлыгын тикшерүдәге эзләнүләрем "Дару матдәләре химиясе" курсын язарга мөмкинлек бирде. Икенче бер курсым - "Азот кушылмалары химиясе". Бүгенге көндә мин студентларга шушы гыйлемнәрне укытам. Иң кызыгы шунда: шартлаткыч матдәләр ясаганда кулланыла торган арадашчы матдәләр дарулар сыйфатында куллану өчен яраклы. Мәсәлән, нитроглицерин шулай табылды. Шулай ук азотка да Аллаһы Тәгалә шундый үзлекләр биргән: ул бик актив һәм калдыксыз таркала. Әгәр аның активлыгын энергия алу өчен тотсак, тиз кушылуы һәм юкка чыга алуы биологик максатларда файдаланыла. Безнең дару матдәләре химиясен үзләштергән белгечләребезгә ихтыяҗ зур: аларны дару ясау фабрикаларына, Фәннәр академиясенә, хастаханәнең токсикология бүлекләренә, хәтта Эчке эшләр министрлыгына химик матдәләр белән ясалган җинаятьләрне ачу өчен дә чакырып алалар. Мондый белгечләр бары бездә генә әзерләнә. 15 еллап укытабыз инде.

- Сезнең эшне дәвам итүче яшьләр бармы?

- Юк шул. Яшьләрне кызыксындыручы юк. Аспирантның стипендиясе - 2 мең сум. Доцентныкы - 14 мең, профессор 20 мең ала. Безнең илдә фәнне алга җибәрү өчен бу тармакка акчаны кызганмаска кирәк. Алдынгы технологияләр белән коралланган лабораторияләр, җиһазлар, станоклар кирәк. Яшьләргә яхшы хезмәт хакы тәкъдим ителергә тиеш. Әлегә Русиядә ни сәбәпледер фән үсешенә аяк чалулар бара.

- Сезнең гаиләгез дә химиклар гаиләсе икән...

- Әйткәнемчә, җәмәгатем Гөлфәрия белән бер институтта укыдык. Мин аның да фәндәге уңышлары белән горурланам. Пермьдә полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында эшләгәндә хатыным ракеталарның янмый торган өлешен каплау өчен материал уйлап тапты, аны ябыштырып кую технологиясен эшләде. Бу бик мөһим классик тикшеренүләр булды. Хәзер аның нәтиҗәләре киң кулланыла. Ул совет армиясенә 12 ракета эшләп бирүдә катнашты. Ике ул үстердек. Өлкәне Әнвәр - тарих фәннәре кандидаты, КФУда укыта, кечесе Артур - "Отражение" һәм "Пришелец" гәзитенең баш мөхәррире, журналист, 5 оныгыбыз бар.

- Аллаһы Тәгаләгә ышанучы кеше буларак, Коръәндә химик матдәләр хакында мәгълүматлар очратканыгыз бармы?

- Мин галәмнең нитриннардан торуын беләм. Ул - атомнан 20 мең тапкыр кечерәк кисәкчә. Нитрин кояш, күк җисемнәре аша үтәли йөри. Шулай ук галәмдә бездән башка югарырак цивилизацияләр барлыгын да беләм. Бу хакта аять тә бар. Аларның гыйлеме безнекеннән югары. Шулай да химия, физика буенча җирдә алар да белмәгән бөек ачышлар бар. Алар үз гыйлемнәрен безгә бирергә курка. Мин оча торган тәлинкәләр турында әйтәм. Без үзебезнең түбән акылыбыз, кыргыйлыгыбыз аркасында алар биргән ул технологияләрне явыз максатларда, сугыш өчен кулланырга мөмкинбез. Ә менә алар Җир халкының ярдәменә мохтаҗ. Алар авыр әйберләр белән эш итә алмый. Әйтик, менә алар шушы кесә телефонын да үтәли күрә, ә төймәләр белән эш итә алмый. Кыскасы, галәмнең акыллырак вәкилләре безнең тизрәк югары акылга, камил әхлакка ирешүебезне зарыгып көтә. Менә шуңа да Җир халкында фәнгә, мәдәнияткә мәхәббәт зур булырга тиеш.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: