Мәдәни җомга

Альберт ГАФФАРОВ: БАЙЛЫК ТҮГЕЛ, АКЫЛ КАДЕРЛЕ

Күптән түгел Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры балалар өчен "Керпе малае дуслар эзли" дигән янә бер спектакль әзерләп чыгарды. Бу әсәрне моннан 20 еллар элек Рафис Корбан курчак театры өчен язган булган. Сәхнәгә ул яшь режиссер Альберт Гаффаров тарафыннан куелган. Бу исем Казан тамашачысы өчен ят түгел. Ике...


- Бу спектакль 5, 6, 7 яшьлек балалар өчен тәгаенләнгән, - диде ул. - Болар - иң кызыксынучан тамашачы. Аларның игътибарын бер генә минутка да читкә җибәрергә ярамый. Әгәр тамаша ошамаса, торып китәргә дә, кычкырып утырырга да мөмкиннәр. Спектакльне караганда, дөресен әйтим, үземне без өстендә утыргандай хис итәм. Күренекле режиссерлар да тикмәгә генә, иң авыры - балалар өчен спектакль кую, дип әйтмидер. Шуңа күрә күпләр бу эшкә алынып та тормый. Шул ук вакытта күп актерлар балалар өчен, спектакльләрдә уйнарга бөтенләй дә яратмый. Хәтта ки, исерекләрне, җүләрләрне һәм балалар спектакльләрендә уйнауны үзләре өчен табу итеп саныйлар. Шуңа да карамастан, һәрбер театр балалар өчен спектакль куярга тиеш. Балалар өчен спектакль кую - ул иртәгәсе көнгә тамашачы үстерү, дигән сүз. Совет заманында бу - һәрбер театрның бурычы иде. Аннан соң әлеге бурыч берара онытылып торды. Хәзер исә театрлар янә нәни тамашачыларны кайгырта башлады. Кыскасы, бу - бик мөһим нәрсә.

- Г.Кариев театры артистлары белән эшләү ошадымы? Балалар өчен тагын нинди әсәрләр куярга телисез?

- Бу театрда талантлы коллектив эшли. Аның иҗат куәсе югары. Без үзара бик тиз уртак тел таптык. Алга таба да әлеге театр белән хезмәттәшлек итәргә язсын.

Балалар өчен, татар халык әкиятләренә нигезләнеп, янә бер спектакль әзерләргә телим. Мумий Трольне һәм Виннипух маҗараларын да сәхнәгә яраклаштырасы килә.

- Бүген замана техникасы - кампитр белән мавыккан балаларны театр ничек шаккатыра ала?

- 3D, 4D форматтагы театр кирәк. Дөрес, алай да күп балаларның игътибарын җәлеп итеп булмаска мөмкин. Театр барыбер театр булып калырга тиеш. Аның максаты - мультфильмнар белән ярышу түгел. Алар икесе ике нәрсә. Бары тик балаларны кечкенәдән театрга йөртергә гадәтләнергә, аларда театр культурасы тәрбияләргә кирәк. Аннан соң театрның тагын бер өстенлеге - бергәләшеп, зал белән тамаша кылуда бит!

- Ишетә белүемчә, былтыр сез Уфада һәрбер теләүче кеше өчен түләүле театр түгәрәге ачып җибәргәнсез. Анда бай-бай эшмәкәрләр дә бик теләп йөри икән, дигән хәбәрләр килеп иреште безгә.

- Әйе, дөрестән дә, 6-9 айлык курслар иде ул. Театр мәктәбе кебек бизнес-тренинглар. Анда 15 яшьтән алып, 65 яшькәчә иҗади, кызыксынучан кешеләр җыелды. Курс ахырында туганнарны, дусларны җыеп, спектакль күрсәттек.

Быел исә шундый театр түгәрәген Казанда ачып җибәрдек. Дәресләр М.Горький музеенда үтә. Теләүчеләр булса, рәхим итсеннәр. Программада сәхнәдә эшләү, тавыш аппараты белән эшләү, психотехника, Михаил Чехов мәктәбе буенча актерлык этюды каралган. Биредә һич тә театр артисты булып китү максаты куелмый. Анда үзләрен рухи, иҗади яктан камилләштерергә теләгән кешеләр килә. Билгеле, хәлле, бай кешеләр. Хәзер бай кешеләр дә үз-үзләрен үстерүгә әһәмият бирә башлады. Бу - уңай күренеш. Әгәр кешенең буш вакыты бар икән, ул йә берни эшләмичә деградацияләнергә, йә вакытын файдалы итеп уздырырга мөмкин. Әгәр кешенең акчасы бар икән, ул машина өстенә машина алырга, яисә аны үзенә яки башкаларга рухи яктан файдалы максатларда файдаланырга мөмкин. Соңгысы иң дөресе. Байлык түгел, акыл кадерле. Хәзер адәм баласы иҗат аша үсәргә, үзгәрергә кирәклекне аңлый башлады. Шунысы куандыра. Мондый театр түгәрәге оештыруның төп максаты - спектакль әзерләп халыкка күрсәтү түгел. Халык театры оештыру да түгел. Ә бәлки тормыш дигән уенда "уйнарга" өйрәтү.

- ?

- Юк, монда сүз һич тә икейөзләнү турында бармый. Уйный, димәк, икейөзләнә, диләр бездә. Чынлыкта исә тормышта уйный белү бик мөһим. Дөрес итеп, башкаларга да, үзеңә дә зыян салмыйча уйнарга кирәк. Юкса, без тормышны караңгы төсләргә буяп, үзебез үк катлауландырабыз.

- Сезнең түгәрәккә кемнәр килә?

- Төрле һөнәр ияләре бар. Әлбәттә, очын-очка ялгап яшәүчеләр түгел. Ярлы кешедә күбрәк тамак кайгысы. Ул каян акча табарга, икән, дип уйлый. Бары муллыкта гына тулы көчкә иҗат итәргә мөмкин. Тормыш белән төрле психологик мөнәсәбәтләрне чишеп бетермәгән кеше иҗат итә алмыйдыр ул.

- Йә, ничек уйный һәм уйлый инде сезнең тук корсаклы артистларыгыз?

- Күптән түгел без бу турыда танылган бер актер белән дә бәхәсләшеп утырдык. Ул иҗат хәерчелектән, ярлы тормышта ярала, ди. Сүз дә юк, төрле юклыклар, газаплар тирәнгә төшеп уйларга этәрә. Әмма боек, депрессия халәтендәге кеше иҗатка сәләтсез була.

Уйнарга өйрәнү - үз-үзең белән идарә итәргә өйрәнү ул. Ә үз-үзең белән идарә итәр өчен ирекле булырга кирәк. Ә бәрәкәтле тормыш - ирек категориясе.

- Альберт, якын арада без тагын нинди спектакльләрегезне күрә алачакбыз?

-Актерлар йортындагы "Ирекле сәхнә" театрында Купринның "Мемоза"сын куеп ятам. Бу - антеприза. Анда төрле театр артистлары катнаша.

- Үзегезнең пьеса язганыгыз юкмы?

- Юк. Ә менә үземә ошаган чәчмә әсәрләргә инценировка эшләргә яратам. Бу миңа иҗат ләззәте бирә торган эш. Йога, даоцзы һ.б. Көнчыгыш тәгълиматлары белән кызыксынам. Җан һәм тәнне, акылны камилләштерүгә бәйле һәртөрле нәрсәне кабул итәргә ашыгам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: