Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Сугышта чыныккан мөгаллимнәр

Бер үк фронтларда сугышсалар да, анда да юллары кисешми. Язмыш аларны сугыштан соң... мәктәптә очраштыра.

Бөек Ватан сугышы башлану хәбәрен Гыйлемгаян Фәррахетдин улы Фәррахов армия­дә хезмәт иткәндә ишетә. Рәйсә Фатыйх кызы Фатыйхова исә Бөре педагогика училищесында чыгарылыш кичәсендә була. Икесе дә Башкортстанның Дүртөйле районында яшәсә дә, ул чакта бер-берсен белми әле алар. Бер үк фронтларда сугышсалар да, анда да юллары кисешми. Язмыш аларны сугыштан соң... мәктәптә очраштыра.

Гыйлемгаян 1939 елда армиягә алына, 1941 елның 22 июнендә аларның частен Ленинград янындагы Ораниенбаумга күчерәләр. Кызылармияче Фәрраховның фронт биографиясе шунда башлана. Сугышның беренче айларындагы дәһшәтле алышларда ул ике тапкыр яралана, әмма дәваланганнан соң янә сафка баса, танкларга каршы дивизионда разведчик була. Бервакыт биш разведчиктан торган отряд составында офицерлары һәм мөһим документлары белән фашист штабын әсирлеккә ала, бу батырлыгы өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. 

Аннары Сталинград, Украина, Кырым, Балтыйк фронты... Дүртенче Украина фронтындагы 51 нче армия­нең Кызыл байраклы Мелитополь дивизиясе солдаты була. Дүрт тапкыр яралана, соңгысы, Елгава шәһәрен азат иткәндәгесе, алты айга госпитальгә яткыра. Шул чакта дошман бронепоездын утка тотып чигенергә мәҗбүр иткәндәге батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. 

Җәйләү авылы кызы Рәйсә 19 яшендә үзе теләп фронтка китә. 1079 нчы зенит-артиллерия полкының 155 нче батареясы приборчысы була. 1942 елның җәендә аларның батареясы Сталинградтан 12 чакрымда урнаша – трактор заводын саклый. 23 августта дошман шәһәрне көчле авиация утына тота, солдатлар туплар яныннан бер генә минутка да китми. Зенитчыларга ышыкланыр урын булмауга карамастан, алар самолетларга туктаусыз ата. Ике ай буе яңгыр яумау да хәлне катлауландыра. Зенитчылар дошманны ике тәүлек тоткарлап тора, алга барырга ирек бирми. 25 августта фашистлар һөҗүмне тагын да көчәйтә. Подразделениегә чигенергә фәрман бирелә, әлеге яуда бик күп сугышчы һәлак була. Рәйсә аннан соң Икенче Украина фронты составында Болгария, Румыния һәм Венгрияне азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Будапештта каршылый. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батыр­лыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены, «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», «Будапештны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. 

Гыйлемгаян белән Рәйсә сугыштан соң – икесе дә Дүртөйле районы Казаклар авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә очраша. 1946 елның 9 маенда өйләнешәләр: җитәкләшеп кенә авыл советына барып язылышалар, фатир хуҗасы аш һәм бәлеш пешереп көтеп тора. Бакыйлыкка күчкәнче, 59 ел бергә матур гомер кичерәләр, үзләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлыйлар – башта авылда, аннары Казанда педагог булып эшлиләр: икесенең дә гомуми мөгаллимлек стажы 39 ел тәшкил итә! Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Өлкән уллары Эрнест – инженер-технолог, озак еллар буе Казан дары заводында директор урынбасары булып эшли. Икенчесе Альберт – Казан архитектура-төзелеш академиясе профессоры. Өченче уллары Роберт белән төпчек кызлары Роза – инженер-технологлар. Аларның барысы да бәхетле гаилә корган, балалар үстергән, хәзер инде оныкларын сөеп юана. Рәйсә һәм Гыйлемгаян Фәрраховларның нәселе нык: дүрт бала, җиде онык, биш онык­чык һәм бер оныкларының оныгы Бөек Ватан сугышын кичкән әби-бабалары истәлеген кадерләп саклый. 

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев