Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Җиңү җиңел бирелми

Менә тагын Бөек Җиңүне – Ватан сугышы тәмамланган 9 май бәйрәмен тантана итәбез.

Һәрбер бәйрәм – вафат булганнарны искә төшерү, газаплы һәм гыйбрәтле хәлләрдән сабак алу дәресе дә бит ул. 

Ватан сугышы татар милләте өчен дә бик зур сынау булды. 1939 елгы җанисәп буенча Татарстанда 2,9 миллион чамасы кеше гомер итсә, аларның 700 меңнән артыгы фронтка озатылды, шулар арасыннан 360 меңләбе туган җиренә әйләнеп кайта алмады. Ә ил буенча санап карасаң, яу кырында – 8,5 миллион, фронтта алган яраларыннан – 2,5 миллион, фашист концлагерьларында 3,9 миллионга якын совет солдаты һәлак булды. Гитлерчылар оккупациясендә калган республика һәм өлкәләрдә вафат булган тыныч халыкны, карт-коры һәм бала-чагаларны да кушып куйсак, без Ватан сугышында 27 миллионга якын кешене корбан иттек. Сугыш барышында Советлар Союзы территориясендә 1700 гә якын шәһәр җимерелде, 70 меңгә якын авыл һәм салалар яндырылды, 32 мең сәнәгать предприятиесе сафтан чыгарылды, 65 мең чакрым озынлыгындагы юллар юк ителде.

Бөек Тукаебызның «Без сугышта юлбарыстан көчлебез», дигән сүзләре дә хак. Татарстан халкы, рәсми рәвештә генә дә, совет Ватанына 162 Советлар Союзы Каһарманы үстереп бирде. Ләкин бу татар каһарманнарының ахыргача ачыкланып беткән саны түгел. Чөнки безнең Ольга-Ләйлә Санфирова атлы легендар очучыбыз – Самара каласыннан, Пензадагы татар герое Азис Акъегет – Пенза өлкәсеннән, Шамил Габдрәшитов һ.б. – Оренбургтан, генерал Гани Сафиуллин Казахстан җиреннән мобилизацияләнгән. Ә ут күршебез һәм миллионьярым татарның үз ватаны булган Башкортстан җирендә туып-үскән Герой милләттәшләребезнең саны 50 дән дә артык. Герой исеменә лаек булган татарларны барча советлар ватаны буенча җыеп чыксаң, бездәге каһарманнар саны 250 чигенә якыная.

Бу да чик түгел бит. Каһарман разведчик кыз Алимә Әбденанова Россия Герое исеменә – 2014 елда, ә генерал Миңнегали Шәйморатов 2020 елның 30 мартында гына лаек булды. Ә аннан тыш Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып Җиңү әләмен элгән Гази Заһитов белән Григорий Булатов, Берлинны штурмлауда катнашып, тәкъдим ителгән килеш тә Герой исеменнән мәхрүм калдырылган генерал Якуб Чанышев, нәкъ аның шикелле үк дивизия белән җитәкчелек иткән һәм батырларча сугышкан генерал Фатыйх Булатов, Севастополь оборонасы белән җитәкчелек иткән соңгы генерал, фашистлар тоткынлыгына эләккәч тә тез чүкмәгән өчен концлагерь мичендә яндырып үтерелгән керәшен татары Петр Новиков, Гитлер канцеляриясен штурмлаган полк командиры Исхак Гомәров, ярты Европаны җәяүләп уза-уза Кенигсбергка кадәр барып җиткән Фатыйх Кәрим, Берлиндагы Плецензее төрмәсендә Муса Җәлил белән бер үк сәгатьтә башлары чабып өзелгән 10 татар егете һәм тагын дистәләгән каһарманнарыбыз Герой исеменнән коры калдырылды. Безнең аларны һичбер вакытта да онытырга хакыбыз юк... 

Һәм бер сугышта, яу кырында гына мени безнең каһарманлык? Татарстан очучылары Берлинны 1941 елның 8-9 августында ук бомбага тота башлады. Безнең республика Кызыл Армия өчен ике һава дивизиясе һәм 86 авиа­полк, танк бригадасы, зенит туплары полкы, 7 укчы дивизия туплап озатты. Сугыш елларында казанлылар 100 гә якын авыр Пе-8 бомбардировщигы, 11 меңгә якын тиз очышлы Пе-12 бомбардировщигы һәм шундый ук күләмдә По-2 төнге бомбардировщиклар җыюга иреште. Яшел Үзән каласы туплар белән коралланган бронекатерлар җитештерде. Казан дары заводы бер үзе генә дә 100 мең тонна сыйфатлы дары чыгарды, аларның бер өлеше «Катюша» минометларында да файдаланылды. Әле тагын Казан, Бөгелмә,Чистай, Яшел Үзән завод һәм фабрикаларында миллионлаган данәдә патроннар, бомба һәм снарядлар эшләр чыгарылды.

Татарстандагы әти-әниләребез, апа-сеңелләр, агай-энеләр әзерләп, тегеп һәм бәйләп фронтка озаткан тун, фуфайка, бишмәт, бүрек, киез итек, бияләй, оекбаш, чаңгы, тал кәрзин һ.б. кирәк-ярак­лар саны унар меңнәр белән исәпләнә. Татарстан халкы Сталинград, Киев, Севастополь, Ленинград калаларын хәрабәләрдән күтәрү, анда өр-яңа һәм заманча йортлар калкыту өчен дә әллә ничә эшелон егет һәм кызларны чит җиргә озатты. Элекке Советлар иленең бер генә төбәге дә татар милләте өчен чит булмады, анда безнең меңәрләгән татар уллары һәм кызларының каны, тире тамган.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев