Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

«Батька Минай» партизаннары

Узган елның май аенда Белоруссиягә сәяхәткә баргач, берничә сәгатькә Витебск каласында да тукталдык.

Казаннан бер мең чакрым ераклыкта ятса да, 1756 елгы Пруссиягә поход, 1771 елда Польша крестьяннарының бәйсез-лек өчен кузгалган фетнәсен бастыру, 1812 елда Наполеонны илнең аръягына куып чыгару өчен оештырылган яу сәфәрләренең барчасында да татар полклары менә шушы калага килеп төпләнгән бит. Аннары Березина елгасын кичкән чакта Наполеон баскыннарын койрыгын бәкедә өздергән бүре урынына тотып кыйнаганнармы, әллә шушыннан торып Бонапартка Петербург юлын бикләү өчен чыгып киткәннәрме? – анысы һәр полк яки бригада-ның аерым бурычы. Ләкин шунысы бәхәссез, ерак сәфәр узган татар җайдаклары шушы Витебск каласында туктап тын алган, гайрәт туплаган, аннары гына ятаганнарын ялтыратып, яуларга да кергән...

Витебскны, әлбәттә ки, 1914 елда башланган Герман сугышында яки 1941 елда гитлерчылар басып кергәч тә урап узмаганнар. Алай гына да түгел, Бөек Ватан сугышының иң канкоюлы, иң гыйбрәтле бәрелешләре шушы җирлектә барган. Витебск белән Вязьма арасында гына да Кызыл Армия 330 мең сугышчысын югалтсын, тагын 663 меңе әсирлеккә төшсен әле – уйланмаслыкмыни?!. Өстәвенә, белорус халкының соңгы сугышта һәр өч кешенең берсен югалтуын да күз алдыңа китерсәң, чәчләр үрә тора...

Витебск әле бүген дә, шәп наратлар яисә мәгърур имәннәр төсле, аягына ныклап баса алмаган. Исән калган ике йортының берсендә диярлек бүген пуля яки мина кыйпылчыгы эзләрен җиңел табып була. Анда яшәүчеләр тари-хи гыйбрәтне яшереп тә маташмый, күңелләре басу капкасыдай ачык вә эчкерсез. Кала халкының аерым бер горурлыгы – партизаннар отряды командиры Минай Шмыревка багышланган бик бай музей икән. Музейларның төрле сортлысын күргән бар да бит, ләкин бирегә куелган экспонатлар шактый гаҗәпсетте. Немец фашистлары Минай агайның партизаннар башлыгы икәнен белеп алуга ук, аның дүрт баласын да төрмәгә ташлаган, шуларны коткару хакына кызыл командир алар кулына килеп бирелер, дип өметләнгән. Тик Минай агай андый хәвеф ал-дында да ватанына хыянәт итмәгән, ахыр чиктә канэчкечләр аның балаларын атып үтергәннәр...

Шушы язмышка бәйләп, Мәскәү режиссерлары «Девочка ищет отца», «Батя» дигән нәфис фильмнар иҗат иткән булган, ләкин Минай агай гаиләсендәге трагедияне экран аша халык күңеленә күчерә алмаганнар. Минай агай му-зеенда басып торган чакта гына йөрәкләр чымырдый, фашистларга нәфрәттән куллар йомарлана. Минай агай белорусмы, украин йә урысмы, эш бит анда түгел. Туган җирне, ватаныңны Минай агай кебек ярата һәм аның ши-келле үк саклый белү кыйбат. Төп сабак – шул.   

«Син безнең өчен үч ала күр, әткәй?» 

Аһ, явыз, аһ, зәһәр язмышлар бар да соң!.. Аның агын, карасын аңлап бетермичә, сайлавы да читен. Ә тәкъдир кайчагында адәм баласын таш диварга тери – соңыннан үкенмәстәй, гадел юлны сайла. Партизаннар отряды ко-мандиры Минай Шмыревны да тәкъдир барча балалары фашист концлагерында газапланган чакта гадел, әмма коточкыч дәрәҗәдә кыйбатлы юл сайларга мәҗбүр иткән. 

Партизанлыкка юл

Минай Шмырёв 1891 елның 23 декаб­рендә Белоруссиянең бәләкәй генә Пунище дигән авылында дөньяга килгән. Гап-гади крестьяннар гаиләсе: иртәдән төнгә кадәр бил бөккәннәр, балалар үстергәннәр, ни тапсалар – шуның белән тукланган яки киенгәннәр.

Минай 8 яшендә чакта чиркәү каршындагы мәктәпкә укырга кергән дә өч сыйныфны узгач ташларга туры килгән. Иң мөһиме: укый һәм саный белә бит, ә крестьянга артыгы кирәк түгел. Мәгәр Минай берзаманны бик нык ки-тапларга гашыйк булып алган, берсен укып чыга да икенчесе артыннан торып чаба икән. 

Минайга 21 яшь тулгач, аны император армиясенә чакырып алганнар, тупчылар сафына беркеткәннәр. Ә бер ел узуга, 1914 елгы сугыш башланган да егетне Герман фронтына озатканнар. Ул бу хакта бер дә сөйләргә яратмый, мәгәр архив бар бит. Андагы кәгазьләр Минайның ике медаль һәм өч Георгий тәресе белән бүләкләнүе турында бәян итә. Өч Георгий тәресе бик тә, бик тә сирәкләргә эләккән, димәк, Минай солдатларның үрнәге булган инде. 

Революциядән соң Шмырев большевикларга кушылган, ирекле рәвештә Кызыл Армиягә язылган, аңа акларга каршы көрәшергә дә туры килгән. Ул Витебск өлкәсендә беренче булып партизаннар отряды да төзегән һәм шулар белән бандитларга каршы яуга чыккан. Шуның өчен әле шул елларда ук аны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгәннәр.

Гражданнар сугышы тәмамлана. Минай Шмырев та салмак агымлы, тыныч тормышка күчә. Өйләнеп җибәрә, 4 баласы туа. Ләкин 1940 елда хатыны үлеп китә, бер елдан яңа сугыш башлана. Балалар турында кайгырту да бер ялгызы җилкәсенә кала. 

«Батька Минай» отряды

Минай Шмырев чик буеннан бик еракта яшәми, шул сәбәпле  алар бистәсен немецлар 1941 елның 12 июлендә үк басып ала. Җирле активист­лар урманга качарга мәҗбүр була, шулар ук партизаннар отрядына берләшә. От-рядта әүвәл 22 кеше исәпләнә, шуңа карамастан июль аенда ук алар олы гына бер немец отрядын тар-мар итеп, 30 га якын гитлерчыны юк итә.

Минайга бу чорда 50 яшь тулып килә бит, бөтенесе дә аны «Батька» дип йөртә башлый. Отряд турында дан тиз арада бөтен район буенча тарала. Уен-муен түгел, кичәге эшче һәм крестьяннар немец һәм полицайларның өнен ала башлый, шуңа күрә Батька башы өчен немецлар бүләккә хәтта сыер белән 10 мең дойчмарк акча вәгъдә итә.

Партизаннар үз бурычын онытмый, элемтә челтәрен, күпер һәм тимерьюлларны шартлата башлыйлар, тыныч халыктан үч алырга дип килгән карательләрнең операцияләрен өзәләр. Фашистлар ничек булса да Батька Минай һәм аның отрядының эзенә төшәргә тырыша, әмма партизаннар яшеренгән урынны белүчеләр арасында бер хыянәтче дә табылмый. Бер тапкыр гына карательләр партизаннарны вак-вак төркемнәргә таркатуга ирешә, ләкин якын-тирә урман һәм тауларны биш бармагыдай белгән батырлар янә берләшә һәм фашист олауларына, склад-ларга һәм тимерьюлларга һөҗүм ясауны туктатмый.
  
Коточкыч сайлау

Батька Минайны эзләп яу чапканда гитлерчылар аның 4 баласы булуын һәм әтиләре партизанлыкта йөргән чак-та аларны яклаучы юклыгын белеп ала да, 1941 елның 19 октябрендә 14 яшьлек Лизаны, 10 яшьлек Сережаны, 7 яшьлек Зинаны һәм төпчекләре – 3 яшьлек Мишаны әсирлеккә эләктерә.

Балаларны зур немец гарнизоны урнашкан Сураж каласына китереп биклиләр. Алар өчен коточкыч шартлар ту-дырыла, аларны кыйныйлар, ашарга һәм эчәргә бирмиләр, сирәк кенә ипи кыерчыгы ыргыталар. Балаларны рухи яктан сындыру өчен, «әтиегез бирелде, без аны дарга астык», дигән ялган таратудан да тартынмыйлар. Кечкенә Мишаны даими рәвештә кулга алынган партизаннарны танырга йөртәләр, канэчкечләр кайсыдыр очрашуда сабый әтисен таныр да сатар, дип өметләнә. 

Минай үз балаларының фашистлар кулына эләгүен, әлбәттә, белеп тора. Карательләр «әгәр ул бирелсә, аның балаларын исән калдырачакбыз», дип тә ялган тараталар. Шмырев ни кылырга белми, әрни, өзгәләнә… Ул асылда да балаларына нинди куркыныч янавын белеп тора бит, аларны партизаннар отрядына китертү турында да хыяллана, әмма килсәләр, отрядта аларга артык кашык, кирәксез йөк булып йөрү дә читен булыр, дип шикләнә. Ләкин, менә, берни эшләргә дә өлгерә алмый, ә алар гомере газапка әверелә...

Минай куәтле гарнизонны отрядның бердәм һөҗүме белән дә җиңеп булмаячагын яхшы аңлый. Штурм башласа, дистәләгән сугышчы кырылу, ә отрядның бөтенләй юкка чыгуы бар. Бердәнбер һәм иң гадел чара – кулларны күтәреп бирелү дә бит, ләкин олы кызы Лиза язган хатны китерәләр. Шул хәл итә.

«Әткәй, син безнең өчен кайгырма. Беркемне дә тыңлама, немецларга биреләсе булма. Әгәр сине үтерсәләр, без көчсез һәм синең өчен үч ала алмаячакбыз. Әгәр безне үтерәләр икән, без беләбез, әткәй, син безнең өчен үч алмыйча яши алмаячаксың».

 Йөрәк янындагы язмалар

Балаларны әсирлектә 4 ай газаплыйлар. Минай бу шашкын гомер дәвамында ниләр кичергәндер, күзаллау да кыен. 1942 елның 14 февралендә гитлер этләре Минайның сеңлесен, вафат булган хатынының әнисен һәм 4 ба-ланы атып үтерәләр. Батька үз кызы юллаган соңгы сәлам хатын йөрәк янында йөртә һәм, әлбәттә, үч алырга ти-ешлеген онытмый.

1942 елның апрелендә барча партизан отрядларын 1 нче Белорус партизаннар бригадасына берләштерәләр. Минай Шмырев аның командирына әверелә. Кызыл Армия белән берлектә партизаннар «Сураж капкасы»н үз кулында тота. Немецларның фронт линиясендәге бу коридор 1942 елның сентябренә кадәр партизаннар кулында була.

Батька Минайның партизаннар бригадасы үз штабы тирәсендәге барча территорияне контрольдә тота. Ә штаб 4 нче удар армия һәм барча партизан отрядлары белән телефон йә рация аша даими бәйләнештә эшли. Сураж өлкәсен халык Минайныкы дип атый, андагы барча колхоз һәм совхозлар элеккечә үк эшләп тора, ягъни, совет власте дошман тылында да тантана итә.

 Минайның сугыштан соңгы гомере

Сугыш тәмамлангач, Минай Шмырев Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ләкин аның күңелендә балала-рын югалту ачысы еллар буена да кипми. Шулай да, 1946 елда Батька Минай икенче тапкыр өйләнә. Сайлаган яры – үз партизан отрядындагы Ирина. Ул Минайга Клара һәм Зина атлы ике кыз табып бирә. Әти кеше тәүге балала-рына биреп өлгермәгән наз һәм җылылыкны соңгыларына бүләк итә.

Минай Шмырев сугыштан соң тагын 19 ел яши, Витебск өлкә башкарма комитетының рәис урынбасары булып хезмәт куя, өлкә комитет бюросына әгъза, Беларусь Югары Советы депутаты булып сайлана. Ул – Витебск каласы-ның тәүге мактаулы гражданы, аның исемен Беларусьтагы байтак урам йөртә. 

«Дзен.Ru» каналының

«Тарих чикләрендә» сәхифәсеннән. Вахит ИМАМОВ тәрҗемәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев