Мәдәни җомга

Олыкүл горурлыгы 

Соңгы вакытта, РФ Саклану министрлыгы карары белән, Бөек Ватан сугышына бәйле күп кенә документларга салынган серләрне ачу дәвам итә. Шуның бер мисалы – сугышта корпуслар белән командалык иткән хәрби җитәкчеләр турында нәшер ителгән хәрби биографик сүзлек. РФ Саклану министрлыгының Баш кадр­лар идарәсе башлыгы генерал-полковник Михаил Вожакин редакторлыгында чыккан гаять дәрәҗәдә мөһим ике томлы хезмәттә 6 татар хәрби җитәкчесенең булуы - безнең өчен сөенечле хәл.

Аларның берсе – 69 нчы укчы корпус командиры полковник Н.Ш. Хәмитов. Нәҗип Шәнгәрәй улы 1898 елның 5 декабрендә (яңа стиль белән – 18 декабрь) Уфа губернасының Уфа өязенә керүче, мишәрләр һәм йомышлы татарлар нигез салган  Олыкүл авылында (хәзерге Башкортстанның Кырмыскалы районы) туа. Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан Россия һәм совет хәрби эшлеклесе Нәҗип Хәмитов –  дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев белән хәрби җитәкче генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның якташы. Алар өчесе дә чыгышлары белән – Кырмыскалы районыннан. 


Нәҗип Хәмитов 1917 елның июленнән – 1918 елның июненә чаклы патша армиясендә хезмәттә. Әүвәл ул, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Идел буе хәрби округының Саратов губернасындагы Вольск каласында урнашкан 245 нче запастагы пехота полкында хезмәт итә. Ә инде 1917 елның декабрь ахырында полктагы укыту командасын тәмамлаган һәм унтер-офицер чины бирелгән милләттәшебезне Уфага, Мөселман полкына җибәрәләр. Татарның үткәненә кагылышлы хәрби берәмлек Уфа гарнизонының запастагы 144 нче пехота полкы нигезендә төзелә, составында ике мең ярым яугир.  Полкны яңа хакимият төзергә алынганнар да, иске система яклылар да үз мәнфәгатьләрендә файдаланырга омтыла. Большевиклар тарафыннан алып барылган таркату эшләре нәтиҗәсез калмый: полк тарала, ә унтер-офицер Нәҗип Хәмитов демобилизацияләнә.

Илдә гражданнар сугышының кызган чагы: йә кызыллар җиңә, йә аклар өстен чыга. Австрия-Венгрия армиясе әсирләренең баш күтәрүләре нәтиҗәсендә оешкан чех-словак корпусы Совет хакимиятенә аерата кискен куркыныч тудыра. Фетнәчеләр тиз арада Омск, Чиләбе, Сызрань, Пенза, Самара калаларын кулга төшерә, Көнчыгыш фронтның төп үзәкләре саналган Казан һәм Уфа каласында да хәлләр нык катлаулана. Июнь аенда кызыллар Уфа каласын калдыра, ә Нәҗип Шәнгәрәй улы июль аенда аклар тарафыннан үткәрелгән гомуми мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла һәм адмирал А.Колчакның 3 нче армиясе составындагы 16 нчы Татар полкының саперлар командасында рядовой чинында хезмәт итә башлый. 1919 елның май аеннан зиһенле һәм хәрби белемгә ия егетне армиянең Тайга станциясендә урнашкан җыелма госпиталенә фельдшерлыкка укырга җибәрәләр. Әмма өзлексез сугышлар дәвам иткәнлектән, фельдшерлар курсларында белем аласы урынга, аңа нигездә госпитальдә санитар вазифасын башкарырга туры килә. Шунысы мөһим: унтер-офицер Хәмитов Кызыл Армиягә каршы үткәрелгән хәрби хәрәкәтләрдә катнашмый. 1919 елның декабрь ахырларында кызылларның уңышлы һөҗүмнәре нәтиҗәсендә аклар Томск, Новониколаевск (хәзерге Новосибирск) калаларын һәм Тайга станциясен калдырырга мәҗбүр була. Нәҗип Хәмитов исә үз теләге белән 5 нче Кызыл Армия сафларына баса һәм Томскидагы хәрби госпитальгә нәзир итеп билгеләнә. 1920 елның августында Кызыл Армиянең каладагы Хәрби-пехота курсларын тәмамлый һәм взвод командиры вазифасында Казандагы Татар милли полкына күчерелә. Декабрь аеннан – РККАның 6 нчы запас полкында.

1921 елда Нәҗип Хәмитов Идел буе хәрби округының Казандагы Югары хәрби мәктәбендә укый. Шунысы игътибарга лаек: аның якташы Миңнегали Шәйморатовның да 1920–1921 елларда Казанда, 9 нчы кавалерия курсларында укуы мәгълүм. Мәгәр ике күренекле милләт баласының Татар иле башкаласында очрашу-очрашмаулары билгесез – тарих өчен караңгы. Казандагы мәктәпне тәмамлауга, Нәҗип Шәнгәрәй улы авырып госпитальгә керә, әле хәтта, дәваланганнан соң, кыска вакытлы ял да эләгә үзенә. Декабрь аеннан – Одесса губернасының ЧКсы карамагында. Биредә аны партиянең хәрби отрядларыннан саналган махсус максаттагы частьларда (ЧОН) хезмәт  итү көтә. Әүвәл ул Одессада урнашкан махсус максатлардагы аерым бригаданың  6 нчы ЧОН аерым батальонында рота командиры һәм батальон командирының ярдәмчесе вазифаларын башкара. Бераздан, Вознесенскийдагы махсус максатлардагы аерым ротада взвод белән командалык итә. Аннан инде  – Березовка каласындагы 2 нче (14 нче) аерым ЧОН батальонында взвод командиры. 1924 елның җәендә ЧОНнар, шул исәптән, батальон таратылганнан соң, Хәмитовны Ананьев каласындагы Украина хәрби округына керүче 95 нче укчы дивизиянең 283 нче укчы полкына күчерәләр. Анда ул рота командиры ярдәмчесе, взвод һәм рота командирлары булып хезмәт итә. 1930 елның май–август айларында рота командиры вазифасында 95 нче артиллерия полкында стажировка үтүе мәгълүм. Кабат 283 нче укчы полкка әйләнеп кайта. Шунысы мөһим: хәрби белеме елдан-ел камилләшә барган һәм тәҗрибәсе арткан Нәҗип Шәнгәрәй улы чырышланып җаваплырак вазифаларга үрли. Шул чорда башкарган вазифалары – рота командиры, батальон штабы башлыгы, полк штабы башлыгы ярдәмчесе. 

1930 елның 5 ноябреннән 1931 елның 3 июленә кадәр Нәҗип Шәнгәрәй улы РККАның “Выстрел” командирлар составының белемнәрен күтәрү курсларында укый. Әлеге ату-тактик курсларны тәмамлаганнан соң Хәмитовның 1934 елгача кайда хезмәт итүе билгесез. Ә менә шул елның май аеннан Казанда урнашкан 71 нче укчы дивизиянең – 212 нче, ә аннары Алабугадагы 213 нче (соңрак 3 нче укчы полк итеп үзгәртелә) укчы полкларында штаб башлыгы булып хезмәт итүе мәгълүм. Сентябрь аеннан аны Идел буе хәрби округына керүче 86 нчы укчы дивизиянең 258 нче укчы полкына штаб башлыгы итеп күчерәләр. 1939 елдан башлап подполковник Хәмитов шул ук хәрби округта укчы полклар белән командалык итә. Сентябрь аеннан – 209 нчы запастагы укчы, 1940 елның гыйнварыннан 18 нче запастагы укчы дивизиянең – 90 нчы запастагы укчы һәм ноябрь аеннан 18 нче запастагы укчы бригаданың 578 нче запастагы укчы полклары командиры.

Бөек Ватан сугышы башланганда полковник Нәҗип Хәмитов – Идел буе хәрби округына керүче 422 нче укчы дивизиянең штаб башлыгы вазифасында. Октябрь аеннан Саратов өлкәсенең Пугачев каласында урнашкан 72 нче запастагы полк командиры итеп билгеләнә, ә инде 1942 елның февраленнән Төньяк-Көнбатыш фронтка керүче 1 нче удар армиянең 397 нче укчы дивизиясендә штаб башлыгы. Армия сос­тавында Демянск һөҗүм операциясендә катнашкан 397 нче укчы дивизиянең штаб башлыгы Нәҗип Хәмитов декабрь  аеннан – К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия тыңлаучысы. Әлеге абруйлы академиядә укуның хәрби җитәкчеләргә югарырак дәрәҗәләр биләү мөмкинлеге бирүе сер түгел. 1943 елның май аенда укуын тәмамлаган полковник Хәмитов оешуы планда гына булган 69 нчы укчы корпусның штаб башлыгы итеп тәгаенләнә. Ә инде июль аенда корпус белән ул командалык итә. Күпчелек рәсми чыганакларда шулай раслана. Тик менә, ни сәбәпледер, 69 нчы укчы корпусны шәхсән Нәҗип Шәнгәрәй улы оештыруын күрсәтергә  генә «оныталар».

Буталчыкларга урын калдырмас өчен, 1941 елның март аенда Мәскәү хәрби округында 69 нчы укчы корпусның беренче формированиесе оешуын да искәртү мөһим. Корпусның икенче формированиесен оештыру турында Кызыл Армия Генштабы башлыгы, Югары Башкомандование Ставкасы әгъзасы Со­ветлар Союзы Маршалы Александр Василевский имзалаган директива (орг/2/135780-с) 1943 елның 27 июнендә дөнья күрә. Мәскәү хәрби округы гаскәрләре командующие генерал-полковник Павел Артемьевка күндерелгән боерыкта, 69нчы укчы корпусның идарәсен оештыруны 20 июльдә төгәлләү бурычы куела. Бу җитди эшнең ничек тормышка ашырылуы, 69 нчы укчы корпусның архивта сакланучы “Хәрби хәрәкәтләр журналы”нда теркәлеп барган. Аннан күренгәнчә, корпусның идарәсе Мәскәү өлкәсенең Люберцы каласында урнаша. 1943 елның 2 июлендә калага корпусның штаб башлыгы полковник Н.Г.Хәмитов килә. Аңа куелган бурыч – корпусны оештыру һәм туплау эшләре белән җитәкчелек итү. 20 июльгә кадәр корпусның шәхси составын һәм аны материаль яктан тулыландыру буенча көне-төне эш кайный. 5 июльдә корпус составына, Мәскәү хәрби округы карамагындагы Кызыл Байраклы 1 нче аерым элемтә линия полкы базасында оешкан 973 нче аерым элемтә батальоны кушыла.

Ниһаять, 19 июль көнне, Мәскәү хәрби округы командующие боерыгына нигезләнеп, корпус командиры вазифаларын башкаручы полковник Нәҗип Хәмитов беренче хәрби боерыкка кул куя. Өч көннән, шул боерыкка ярашлы рәвештә, корпусның идарәсе белән элемтә батальонын фронтка озаталар. 23 июльдә эшелон Мәскәү–Киев тимер юлындагы Темкино станциясенә килеп җитә. Биредә яугирләрне автотранспортка төяп, Смоленск өлкәсенә китерәләр. Көнбатыш фронтның 21 нче армиясе составына кертелгән корпус идарәсе, 25 июльдән алып 4 августка кадәр, Мурашовкадан көньяк-көнбатыштарак җәелеп киткән урманга килеп урнаша. Төп бурыч – идарә өчен команда пункты төзү белән шөгыльләнү. Офицерлар исә көн саен махсус әзерлек буенча күнегүләр  үтә. Буталчыклар тууга нигез бирмәс өчен, 21 нче армиянең 1943 елның 23 июленнән 1 августына чаклы Югары Башкомандование Ставкасы резервында булуын искәртү мөһим. 4 августта армиянең ул чактагы командующие генерал-лейтенант Николай Крылов боерыгы белән 69 нчы корпус составына 63 нче укчы (полковник Ласкин), 76 нчы укчы (полковник Бабаян) һәм 70 нче укчы (полковник Абилов) дивизияләр керә.  

Барлык рәсми чыганакларда да полковник Нәҗип Хәмитовның 69 нчы укчы корпус белән 1943 елның 1–30 июль көннәрендә командалык итүе раслана. Ә менә Зур биографик энциклопедиядәге Бөек Ватан сугышында катнашкан укчы корпуслар турындагы язмада башка төрле мәгълүмат күрәбез. Анда расланганча, 1943 елның июль аеннан 21 нче армия командующие урынбасары вазифасын башкарган генерал-майор Тимофей  Кругляков, 26 август көнне 69 нчы укчы корпуска командир итеп билгеләнә.  Димәк, полковник Хәмитов корпус белән ике айга якын командалык иткән! Бу Смоленск һөҗүм операциясе (7.08–2.10.1943) үткәрелгән чорга карый. Шул аяусыз сугышлар вакытында, Көнбатыш фронтның 21 нче армиясе составындагы 69 нчы укчы корпусның штаб башлыгы полковник Нәҗип Хәмитов 5 сентябрь көнне һәлак була.

9 сентябрьдә корпус командиры генерал-майор Тимофей Кругляков штаб башлыгы Нәҗип Хәмитовны Кызыл Байрак орденына тәкъдим итеп “Бүләкләү документы” тутыра. Шул ук көнне Тимофей Петровичның 21 нче армия командованиесенә җибәрелгән документка: “Лаеклы!” – дигән имзасы төшә. Ә менә 10 сентябрьдә армия командующие генерал-лейтенант Николай Крылов белән Хәрби совет әгъзасы полковник Григорий Пименов 69 нчы укчы корпус штабы башлыгы Хәмитовны түбәнрәк саналган I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек дип кул куя. Шунысы әһәмиятле: “Халык хәтере” сайтындагы шушы архив документларының Нәҗип Шәнгәрәй улына бәйле соңгы битендә бер генә сүз төркеме һәм имза бар – “Ленин ордены” (һәлак булганнан соң). Мантыйк буенча фикер йөрткәндә, чираттагы инстанция: Көнбатыш фронт командованиесе. Анысы шик уятмый. Тик менә имза кемнеке? Фронт командующие генерал-полковник Василий  Соколовскийныкымы? Әллә инде Хәрби совет әгъзасы генерал-лейтенант Николай Булганинныкымы? Бәлки штаб башлыгы генерал-лейтенант Александр  Покровский имзасыдыр?..

Мәгәр шунысы ачык: һәлак булганнан соң полковник Нәҗип  Хәмитовны Ленин ордены белән бүләклиләр. Ни кызганыч, хәрби өлкәдә тагын да югарырак үрләр яулыйсы татар баласының гомере вакытсыз өзелә. Милләттәшебезнең батырлыгы турында хәрби биографик сүзлектә ташка басылган бәя: “Һөҗүмнәр вакытында Хәмитов барлык штаб хезмәтләренең югары хәрби әзерлеген тәэмин итте, вәзгыятькә тирәнтен һәм һәрьяклы анализ ясады. <…> Үзенә буйсынган гаскәрләр һәм берләшмәләр, шулай ук дәрәҗә буенча өстенрәк торучы штаблар белән даими элемтә булдыруга иреште. <…> Ул вәзгыятьнең үзгәреп торуына карап, тиз арада үзгәрешләр кертә алу сәләтенә ия” (Великая Отечественная: Комкоры. Военный биографический словарь. Т.1. – М.; Жуковский: Кучково поле, 2006. – С. 604.).

 Барлык документларда да Нәҗип Хәмитовның полковник чинында булуы ташка басылган. Бу – барлык рәсми чыганакларда, шул исәптән, корпусның хәрби хәрәкәтләре теркәлеп барган журналда да расланган факт. Әмма, шуңа да карамастан, соңгы вакытта Википедиядә пәйда булган бер “ачыш” аптырашта калдыра. Анда расланганча, “1942 елның декабрендә Н.Хәмитов К.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия каршындагы кыска вакытка исәпләнгән курсларга җибәрелә, укуын тәмамлагач, генерал-майор чины ала һәм 69 нчы укчы корпуска штаб башлыгы вазифасына билгеләнә”. Шунысы сәер, “ачыш” авторы генерал-полковник М.Г.Вожакин редакторлыгында чыккан ике томлы хәрби биографик сүзлеккә сылтама ясый. Әмма андый раслау хакыйкатькә туры килми: чөнки сүзлектә андый мәгълүмат юк.

Әлбәттә, корпус штабы башлыгы вазифасына үрләтелгән полковник Н.Хәмитовның генерал-майор чинына тәкъдим ителү мөмкинлеге тамчы да шик уятмый. Ә менә ул үзе исән чакта, шул турыда карар чыгып өлгергәнме? Өлгермәгән булса, андый раслаулар урынсыз. Бер генә мисал. 1945 ел. Көнчыгыш Пруссиядә авыр сугышлар бара, дошман һәр метр җир өчен үз-үзен аямыйча каршылык күрсәтә. 18 февральдә 3 нче Белоруссия фронты командующие ике тапкыр Советлар Союзы Герое армия генералы Иван  Черняховский уңышсызлыкларга үртәлеп, “Виллис” автомобилендә Мельзак каласы (хәзерге Пененжно, Польша) читендә алгы сызыкка, куркыныч урынга барып керә. Шул чагында янәшәдә генә артиллерия снаряды шартлый. Машинага, анда утырган адъютантка, шоферга һәм ике тән сакчысына бернәрсә дә булмый. Ә бер снаряд кыйпылчыгы армия генералының күкрәгенә тия. Авыр ярадан, Советлар Союзы Маршалы чинына тәкъдим ителгән, Кызыл Армиянең иң яшь армия генералы һәм иң яшь фронт командующие саналган Иван Данилович шул ук көнне вафат була. Шул сәбәпле, булачак иң яшь Советлар Союзы Маршалына ул чин бирелми.

69 нчы укчы корпусның штаб башлыгы Нәҗип Шәнгәрәй улы белән дә – шундый ук хәл. Һәлак булган каһарманнарга дәүләт бүләкләре тапшыру табигый күренеш, ә менә чиннарны күтәрү буенча вәзгыять башкачарак тора. Ахырдан, корпус командиры генерал-майор Т.П Кругляков тарафыннан, Геройны орденга тәкъдим итеп тутырылган һәм 1943 елның 9 сентябрендә имзаланган “Бүләкләү документы”ннан өземтә китерү урынлы булыр: “1943 елның 27 августыннан 2 сентябренә чаклы дәвам иткән сугышлар вакытында 69 нчы укчы корпусның штаб башлыгы полковник Нәҗип Шәнгәрәй улы Хәмитов дошманның көчле оборонасын өзүгә җитәкчелек итте. <…> Иптәш Хәмитов шул орышта корпус подразделениеләре белән җитәкчелек иткәндә аеруча ныклык, осталык үрнәкләре күрсәтеп, хәрби берәмлекләрдәге, полклардагы, дивизияләрдәге пехота, артиллерия һәм танк частьларының үзара килешеп хәрәкәт итүләренә зур булышлык күрсәтте. Иптәш Хәмитовның эзләнүчән, оста идарә итүе нәтиҗәсендә корпус частьлары әзрәк көчләр, кимрәк югалтулар хисабына  дошманның <…> оборонасын өзүгә иреште һәм Ельня каласы белән башка торак пунктларны азат итте.

Полковник Хәмитов кыюлыгы һәм гаскәрләр белән оста итүе өчен дәүләт бүләгенә – “Кызыл Байрак” орденына лаек”. 

Әмма батыр күкрәгенә илнең иң югары бүләген – Ленин орденын тагалар. Кабере – Смоленск өлкәсенең Ельня районына керүче Ново-Тишево авылында. Ельня каласының үзәк паркында полковник Нәҗип Хәмитовка һәйкәл куелган.

Рәис ЗАРИПОВ.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: