Мәдәни җомга

«Коткарылган дөнья хәтерли»

“Мелита” мех фабрикасының тарих музеенда тәкъдим ителгән “Коткарылган дөнья хәтерли” (“И помнит мир спасенный”) дигән китап белән танышканда газаплы сугыш еллары, тылдагы хатын-кызлар батырлыгы турындагы истәлекләр тагын бер кабат хәтердә яңарды.

Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Наталья Смирнова әзерләгән бу басмага (проектның координаторы Нәүфәл Рәхимов), Бөек Ватан сугышы гарасатларыннан кайтып, Казандагы мех берләшмәсендә эшләгән, гаҗәеп вакыйгалар белән тулы язмышлы ветераннар турында 50дән артык очерк, зарисовка тупланган. Авторны соңгы елларда кайбер ил тарихчыларының  Бөек Ватан сугышында совет гас­кәрләре кылган батырлыкларын бозып күрсәтүләре борчый, шуңа да Н.Смирнова Бөек Җиңүнең кайчандыр үзе белән янәшә йөргән кешеләр каһарманлыгы белән яуланганлыгын теркәп  калдырырга тели.


Бөек Ватан сугышы башлангач, мех берләшмәсендә хезмәт куючы 2000 мехчы да фронтка китә. Җир җимертеп эшләрдәй  500 ир-егетнең гомерен дошман пулясы, снаряд кыйпылчыклары кисә, алар мәңгелеккә яу кырларында ятып кала. Хезмәт урыннарына кабат баскан сугыш ветераннары исә шундый итеп эшлиләр ки, аларның тырышлыгы һәм предприятие даны  бар дөньяга тарала. Казан мехчыларының диңгез җәнлеге тиресен эшкәртү буенча тәҗрибәсен Норвегиядән дә килеп өйрәнәләр.

Фронт юлларын кичеп  кайтучылар арасында Сәетша Баһаветдинов та бар. Сугыш башланганда ул әле үсмер генә була, әмма инде авыл тимерчелегендә чүкечче булып эшли. Аңа повестканы 1942 елның  ахырында китерәләр. Егет берничә айдан соң,  танкка утырып, Днепрны кичә. Ярга якынлашып килгәндә генә дошман снаряды йөзмә күперне икегә аера. Су люкка кадәр диярлек күтәрелә. Механик ярдәме белән бәладән котылалар. Судан чык­кач исә, текә ярга күтәрелә алмый интегәләр... Сәетша агай соңгы көннәренә кадәр Днепрда исән калуын бер могҗизага тиңли. 

Язмыш рәхимлеге тагын була. Литва җирләрендә сугышканда, фашистлар танкларны көчле утка тота. Сәетшалар танкының башнясына килеп эләккән снаряд колакларны томаландыра, ә техника дөрләп яна башлый. Экипаж берәм-берәм танктан үрмәли, машинадан иң ахырдан Сәетша чыга. Ул  иңкүлеккә төшеп качарга өлгерә, җитмәсә, өстенә зур агач та ава, яфраклар гәүдәне кап­лый. Ә немецлар исән калган рус солдатларын эзли, тавышлары озак вакыт ишетелеп тора. Егет ничә көн яткандыр, ул госпитальдә генә аңына килә. Ул танк экипажы белән бергә Бранденбург капкасына кадәр барып җитә. Егет туган ягына орден-медальләр белән әйләнеп кайта.

Рәхмәтулла Әхмәтҗанов фронт чиркануын сугышның утлы табадай кызган урынында - Сталинград янындагы бәрелешләрдә ала. Сталинның “Бер адым чигенмәскә!” дигән фәрманы килгәндә артка таба китәрдәй җирләр дә калмаган була инде. Шушы ут казанында Паулюс армиясе әсирлеккә алына. Рәхмәтулла агай  ул чактагы мохитне сурәтләрдәй сүзләр таба алмый. Җир яна, тимер-томыр эреп ага, күзне төтен әчеттерә. Күк йөзен дә күреп булмый. Курск дугасы да Р.Әхмәтҗановның хәтеренә җәһәннәм булып уелган. Сансыз-исәпсез танк, артиллерия, пехота сугышлары көндез дә, төнлә дә тынмый. Рәхмәтулла биредә  яралана, ә командиры Чистайдагы әти-әнисенә рәхмәт хаты юллый. Рәхмәтулла абзыйга бу куркыныч көннәр турында тәненнән госпиталь шартларында чүпләп бетерелмәгән, үзе белән бергә мех берләшмәсенә кайткан снаряд кыйпылчыгы да оныттырмый. 

Якутия якларында туып-үскән һәм сугышчан юлын рота, взвод, батарея командиры буларак үткән Николай Калашниковның әнисе Матрена Ивановна улының һәлак булуы турында өч тапкыр кара мөһерле хат ала. Әмма ир-егет өч тапкырында да үлеләр арасыннан торып баса һәм 8 нче һава-десант, 107 нче гвардия укчы дивизияләре составында Украина, Румыния, Югославия, Чехословакия, Австрия аша узып, Берлинга барып җитә. Н.Калашников соңыннан илне җимереклекләрдән чыгаруда да ал-ялны белмичә эшли, инженер, төзү-монтажлау идарәсе тресты, капиталь төзелеш  бүлеге башлыгы буларак юллар, күперләр салуда, йортлар торгызуда катнаша, Мех берләшмәсенең генераль директоры урынбасары вазифасында да ул җаваплылыгы, тәвәккәллеге белән аерылып тора.

Штурм полкы очучысы Әсгать Аппаков Сталинград янындагы бәрелеш­ләрдә, аннары Көньяк фронтта сугышкан. Беркөнне разведка Иловайск станциясе тирәсендә утызлап немец эшелоны торуы турында хәбәр алып кайта. Егерме “Ил”, истребительләргә ышыкланып, һавага күтәрелә. Көнбатыштан килеп, эшелоннар өстенә үлем йөген бушата. Әмма икенче тапкыр килгәндә, немецлар безнең ике штурмовикны имгәтә, аларның берсендә Әсгать тә була. Егет яралана, әмма һава сугышын дәвам итә. “Ил”лар аэродромга кайтырга борылгач, аларга дошман истребительләре ата башлый. Ә.Аппаков аларның берсен бәреп төшерә, икенчесе Әсгатьнең очкычына кабат һөҗүм итә. Аэродромга кайтып утырган иптәшләре Әсгатьнең самолеты атып төшерелүен, ә үзенең һәлак булуын җиткерә. Егетнең әти-әнисе, документларны рәсмиләштереп, уллары өчен пенсия дә ала башлый, очучының үзен Иловайск станциясендә күрсәткән батырлыгы өчен бүләккә тәкъдим итәләр. Сугыш юлларында гаҗәп хәлләр күп була. Әсгатьнең дә гомере бетмәгән икән. Ул самолетын урман читенә утырта ала. Шул тирәдә йөргән хатын-кызлар егетне очкычыннан чыгара. Әмма бу җирләр немецлар кулында чак, яралылар әсирлеккә килеп эләгә. Егет ныгыганчы лагерьда яши, аннары Көнбатыш Украи­на урманнары эченә кача, йөзләрчә чакрым юл үтә. Ризык эзләп авылга кергәч, аларны эләктерәләр, кабат кимсетелүләр башлана, егетләр тагын кача, бу юлы үзебезнекеләргә килеп кушылуга ирешә. Дөрес, шикләнүләр, тикшерүләр озак еллар дәвам итә әле. Ә Әсгать абзыйга бүләген - II дәрәҗә Ватан сугышы орденын 32 елдан соң гына тапшыралар. 

 “Коткарылган дөнья хәтерли” китабы, иңнәрендә ил язмышын йөрткән өлкәннәребезнең җуелмас батырлыгын, чын тарих сәхифәләрен теркәп, аларны яшьләребез, гасырлар хәтеренә салачак.

 

1. Сәтша Баһаветдинов.

2. Рәхмәтулла Әхмәтҗанов.

3. Әсгать Аппаков.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: