Мәдәни җомга

Хәрби разведка генералы 

1940 елның 7 маенда СССР Югары Советы Президиумының Кызыл Армиягә генерал дәрәҗәләре кертү турында Указы дөнья күрә. Бер ай дәвамында югары дәрәҗәләр биләүче һәм комдив, комкор, командарм дәрәҗәләрен йөртүче хәрби җитәкчеләргә генерал погоннары тагалар. Алар арасында татар милләтеннән булган 7 хәрби җитәкче дә бар. Шуларның берсе – ике дистә ел гомерен хәрби разведкага багышлаган комбриг Минзакир Әпсәләмов.

Бу – сирәк очрак. Чөнки генерал дәрәҗәсе дивизия командирлары һәм аннан да югарырак вазифалар биләүче комбригларга гына эләгә. Димәк, 1940 елның гыйн­вар–март айларында совет-фин сугышында Төньяк-Көнбатыш фронтның Разведка бүлеген җитәкләгән һәм Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән комбриг М.Ә.Әпсәләмовка генерал-майор дәрәҗәсе үзенә башка казанышларын исәпкә алып бирелгән. Моннан тыш, милләттәшебезнең хәрби разведчиклар арасында беренчеләрдән генерал дәрәҗәсен алган шәхес булуын ассызыклау да мөһим.
 
Совет чорында исеме сер итеп сакланган Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмов 1896 елның 10 декабрендә Казан губернасының Мамадыш өязенә керүче Югары Утар авылында (хәзерге Татарстанның Саба районы) туа. Шәмсиҗамал белән Әпсәләм Әпсәләмовлар гаиләсендә дөньяга өченче бала булып аваз салган Минзакир, абыйлары Әсәдулладан, Сөнгатьтән һәм энесе Касыймнан үткерлеге, аң-белемгә омтылуы белән аерылып тора. Төпчекләре Касыймның Казанда яшәүче киленнәре Гөлфия ханым сүзләренә караганда, Минзакир хәтта җир сөргән вакытларында да китаптан аерылмаган. Тырыш малай 1914 елда мәдрәсә тәмамлый,  тагын бер елдан экстерн рәвештә авыл укытучысы һөнәренә имтихан тапшыра. Тик кулына тиешле документ эләксә дә, укытучы булып эшләү бәхете тәтеми: 19 яше дә тулмаган көе, шул ук елны патша армиясенә алалар. 35 нче запастагы Себер укчы полкында рядовой, кече унтер-офицер, өлкән унтер-офи­цер булып хезмәт итә. 1917 елдагы Февраль революциясеннән соң – рота командиры. 1917–1918 елларда мөселман сугышчыларының 3 нче гренадер бригадасында солдатлар комитеты әгъзасы һәм 11 нче армиянең Татар кызылармеецлары батальонында мөселман сугышчылары комитеты секретаре. 1918 елның март аенда, ул чакта Польша сос­тавына керүче Ровно каласында алманнарга әсирлеккә эләгә. 10 айдан соң азат ителүе һәм аклар хәрәкәтенә кушылуы мәгълүм.

Җаны тартмаганмы, әллә инде кызыллар идеологиясе күңеленә хуш килгәнме – билгесез:  Минзакир Әпсәләмов 1919 елның апреленә кадәр Симферопольдәге каравыл командасында взвод унтер-офицеры булып хезмәт иткәннән һәм Көньяк фронттагы канкойгыч сугышларда катнашканнан соң, аклар белән арасын өзә. Кызыллар ягында сугышучы партизаннар отрядының кыю командиры, берара Кырым мөселман хәрби коллегиясе рәистәше вазифасын башкара һәм сентябрь аенда РККАның хәрби академиясенә укырга керә. Дөньяның кайнап торган чагы. Антанта илләре тарафыннан телгәләнгән Төркиядә хакимият дилбегәсен үз кулларына алган бөек реформатор, дәүләт эшлек­лесе, хәрби җитәкче һәм илнең булачак беренче президенты Мостафа Кемал Ататөрек яшь совет иле белән якынаю юлын сайлый. Дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра башлауга, тиешле белгечләр туплауга ихтыяҗ арта. Ә аларга кытлык зур. РСФСР тышкы эшләр Халык комиссариатының Төркиядәге яңа гына оешып килүче совет Вәкаләтле вәкиллегендә эшләү өчен, төрек телен белүче берничә тыңлау­чы бирүләрен үтенеп академия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итүе шуңа бәйле. Академиядә исә татар милләтеннән булган Әпсәләмовтан, Маликовтан һәм Рәхимкуловтан башка андый хәрбиләр табылмый.
Минзакир Әпсәләмов академиядә, вакыт-вакыт укуын өзеп, хәрби разведка буенча махсус бурычлар үти: РСФСРның Бакуда урнашкан Төркия һәм Персия илләре каршындагы Вәкаләтле вәкиллегендә хәрби бүлек башлыгы урынбасары, РСФСРның Төркиядәге Вәкаләтле вәкиллегендә тәрҗемәче һәм РСФСРның төрек иленең көнчыгыш провинциясендә сыену тапкан Генераль консуллыгында хезмәткәр вазифаларын башкара. Шул чорда хәрби разведчик Минзакир Әпсәләмовның аттестациясенә: “Тырыш һәм хезмәт сөючән, яхшы итеп төрек телен өйрәнде”, – дигән бәяләмә төшә. Төгәл өч ел дигәндә, ул хәрби академияне тәмамлый һәм шул ук Вәкаләтле вәкиллектә хәрби атташеның секретаре һәм ярдәмчесе булып эшли. Аның эшчәнлегенә СССРның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле, Кызыл Армия хәрби разведкасының беренче башлыгы Семен Иванович Аралов бәясе: “Яхшы әзерлекле, төрек телен камил белә, тыйнак һәм төптән уйлап эш итүчән кеше”. 
Милләттәшебез 1927 елда туган илгә әйләнеп кайта һәм Кызыл Байраклы Кавказ армиясенең Разведка бүлегенә җитәкчелек итә башлый. Шунысы игътибарга лаек: аңа кадәр бу вазифаны Татарстанның Кама Тамагы районыннан чыккан, булачак хәрби разведка полковнигы Һади Маликов башкара, ә Әпсәләмов­тан соң – Лениногорск районыннан һәм Чистай каласыннан чыккан хәрби разведка полковниклары Миргазиан Крыймов белән Хөсәен Мәүлитов. Гаҗәеп хәл: 1924–1935 елларда Кызыл Байраклы Кавказ армиясенең разведкасына 4 татар җитәкчелек итә. Бу чорда Минзакир Әпсәләмов М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия тәмамлый һәм 1931–1933 елларда Әзәрбайҗан укчы дивизия составындагы 1нче тау-укчы полкы белән командалык итә, ягъни, Кызыл Армиядә кертелгән тәртип буенча, ике хәрби академиядә туплаган теоретик белемнәрен практика белән ныгыта. 1933 елда хәрби кителен кабат гражданлык киеменә алыштыра: подполковник М.Ә.Әпсәләмов 1937 елгача  – СССРның Ирандагы хәрби атташесы һәм хәрби разведка резиденты. 1938 елдан полковник Әпсәләмов үзе укыган Михаил Фрунзе исемен йөртүче академиядә: махсус факультетның – 2 нче курсы һәм разведка кафедрасы башлыгы. 1939 елдан – комбриг, 1940 елның июненнән генерал-майор. 1940 елның гыйнвар–март айларында Төньяк-Көнбатыш фронтның Разведка бүлеге башлыгы. Бу чорда беренче хәрби бүләккә – Кызыл Байрак орденына лаек була. Шул елның сентябрь аеннан – Кызыл Армия Генштабының Югары махсус мәктәбендә разведка кафедрасы башлыгы һәм бер үк вакытта совет-фин сугышы нәтиҗәләрен өйрәнү комиссиясендә. Бөек Ватан сугышы  башлангач, Көнь­як-Көнбатыш һәм Көньяк фронтларны берләштергән һәм Башкомандующие Советлар Союзы Маршалы Семен Буденный булган Көньяк-Көнбатыш юнәлештә әлегәчә ачыкланмаган махсус бурыч үтәве хәрби энциклопедия битләрендә ташка басылып калган.
Әлеге серле бурычтан соң Минзакир Әпсәләмовның тормышы кискен үзгәрә һәм аны хәрби разведкадан Кызыл Армиягә, тыл хезмәтенә күчерәләр. Сәбәбе билгесез. Фаразлар буенча, хәрби разведка генералы Әпсәләмовның үз җитәкчелеге белән конфликтка керү ихтималы зур. 1943 елга чаклы генерал-майор М.Әпсәләмов Урал һәм Көньяк Урал хәрби округларында укчы бригадалар белән командалык итә, ягъни сугышка хәрбиләр әзерли. Шул елның февраль аеннан – кабат фронтта, әүвәл 18 нче укчы дивизия командиры урынбасары вазифасын башкара, ноябрь аеннан командир  итеп үрләтелә. Биредә танылган хәрби разведка генералының командирлык сәләте тулысынча ачыла. Бер генә мисал. Кызыл Байраклы, Суворов һәм Кутузов орденлы 18 нче  укчы дивизиясе мактаулы исемгә һәм ике орденга Минзакир Әпсәләмов командалык иткән 9 ай эчендә (25.11.1943 – 25.08.1944) ирешә. 25 август көнне ул үз дивизиясен полковник Петр Полувешкинга тапшыра, чөнки ике көн алда гына аны Карелия фронтының 14 нче армиясе составында оешып килүче 131 нче укчы корпуска командир итеп билгеләү турында Боерык дөнья күрә. Әмма якташыбыз үзе оештырган корпус белән бер ай чамасы гына командалык итеп өлгерә. Менә-менә Заполярьены һәм Норвегиянең төньяк районнарын гитлерчылардан азат итүне күз уңында тотып әзерләнгән Петсамо-Киркенес операциясе башланырга торган кызу көннәрнең берсендә, төгәлрәге, 21 сентябрьдә генерал Әпсәләмовны 31 нче укчы корпус командиры итеп билгелиләр. Бер ай чамасы сузылган операция барышында Минзакир Әпсәләмов шәхси батырлык һәм гаярьлек үрнәкләре күрсәтә, бу сугышлар барышында аның гомумгаскәр бәрелеш­ләре асылын яхшы аңлап һәм корпус частьләре белән тәвәккәл идарә итүе бөтен тулылыгы белән ачыла. Бу операция вакытында үз карамагындагы гаскәрләр белән оста командалык иткәне өчен,  якташыбыз 1944 елның 2 ноябрендә I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнә. Тагын бер көннән СССР Югары Советы Президиумының генерал-майор Минзакир Әпсәләм улы Әпсәләмовны чираттагы, өченче Кызыл Байрак ордены белән бүләкләү турындагы карары басылып чыга. Шунысы игътибарга лаек: генерал Әпсәләмов фәкать 1944 елда ике Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий һәм II дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә. 1945 елның февралендә исә күкрәгенә Ленин ордены тагалар. Ә менә хәрби чинын күтәрмәүләрен фәкать 1941 елның җәендәге махсус бурыч үтәгәндә туган серле вәзгыять белән генә аңлатырга мөмкиндер.

Кызыклы бер мизгел. Бу бәрелешләр барышында 31 нче корпус белән янәшә, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы бер частьтә, Минзакирның энесе Касыймның хезмәт итүе ачыклана. Нәрсә әйт­сәң дә, туганлык хисләре дигән изге бер төшенчә бар: генерал энесен үз корпусына күчерә. Шуның нәтиҗәсе буларак, Гөлфия ханым Әпсәләмовалар гаиләсендә тарих һәм истәлек өчен гаять кызыклы бер документ саклана. Бу – 31 нче корпус командиры Минзакир Әпсәләмов кул куйган, шул хәрби берләшмә сугышчысы Касыйм Әпсәләмовка атап Югары Башкомандующий Иосиф Сталин исеменнән юлланган Рәхмәт хаты.  

Генерал Минзакир Әпсәләмов, үзенең өч укчы дивизияне берләштерүче  корпусы белән 1946 елның апреленә кадәр командалык итә. Аннан соң, отставкага чыкканчы, СССР Кораллы көчләре Генштабы академиясендә җаваплы постлар били. Илнең күренекле хәрби җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешкән Минзакир Әпсәләмов 1981 елның 10 июнендә Мәскәүдә вафат була, кабере – хатыны һәм кызы җирләнгән Яңа Дон зиратында. Аяныч, әмма дәшми калып булмый: үз ватанында шундый сирәк легендар шәхес хөрмәтенә нәрсәдер эшләнүе билгесез, Казанның бер урамына аның исемен бирүне дә кирәк санамаганнар. Югыйсә, моннан нәкъ ике ел ярым элек, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика генераллары союзы утырышында катнашкан һәм “Татарстан генераллары” дигән энциклопедик белешмәлекне тәкъдир итү вакытында, андый шәхесләр арасыннан иң лаеклыларын сайлап, исемнәрен урамнарга бирү кирәклегенә басым ясаган иде. Бөек Ватан сугышында корпуслар белән командалык иткән 6 татар хәрби җитәкчесенең берсе, хәрби разведка генералы Минзакир Әпсәләмов моңа, һичшиксез, лаек.

Шунысы бар: Әпсәләмовларның Югары Утар авылында сак­ланып калган йорт-нигезләреннән ерак та түгел тагын бер татар каһарманы, Бөек Ватан сугышында полк белән командалык иткән Советлар Союзы Герое подполковник Зәки Хәбибуллин туган өй дә бар. Диварына “Бу йортта Советлар Союзы Герое Зәки Хәбибуллин туды” дигән язма-такта да эленгән. Тик менә, ни сәбәпледер, сугыш белән бәйле чыганакларда аның туган авылы дип күршедәге Корсабаш күрсәтелә. Әллә инде разведка генералы Минзакир Әпсәләмов авылын кат-кат телгә алмасыннар өчен эшләнгәнме бу гамәл – билгесез.    

... Хәзер кечерәеп баручы Югары Утарда 14 ләп йортта гына кичләрен утлар кабына. Җәйләрен, вакытлыча яшәргә кайтучыларны исәпкә алмаганда, бу бик аз. Дөрес, элек мөселман һәм христиан динендәге татарлар белән руслар яшәгән авылда 300 ләп йорт саналган, мәчет белән чиркәү дә булган. Тик Әпсәләмовлар гаиләсе яшәгән урамдагы мәчет манарасын узган гасырның 30 нчы елларында ук кискәннәр, ә түбән очта урнашкан агач чиркәүнең нигезе исән, күренекле ике совет хәрби җитәкчесе туган йортлар шикелле тарих сәхифәләрен һаман саклый әле.

Минзакир Әпсәләм улының хатыны Софья Оттовна, бөек алман шагыйре Генрих Гейне нәселеннән дигән фаразлар яши. Кызлары Гөлҗәннәт 1923 елда Төркиядә туган, 1994 елда вафат. 1940 елда дөньяга аваз салган малайлары Тимур бу көндә Мәскәүдә яши: хатыны – Ирина, йөзү буенча судья, кызлары – Екатерина. Гаиләнең Татарстандагы туганнары белән элемтәләре юк.

Рәис ЗАРИПОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: