Мәдәни җомга

Хәбәрсезләр кайта

1945 елда төгәлләнгән Бөек Ватан сугышыннан соң күп сулар акты. Җитмеш елдан соң байтак эзләр югалды.

Истәлекләр үз вакытында язылмаганлыктан, фронтовикларның кайсы частьләрдә хезмәт итүләре, батырлык күрсәтүләре, нинди шартларда һәлак булулары, яки җиңүне кайда һәм ничек каршы алулары билгесезлектә калды. Озын вакыт аралыгы хәтерне тоныкландыр­гач, күпләр эзләнүләргә кулын селти башлады.


Әмма арада: “Ниһаять, хәрби архивлар серләрне ача”, - дип, бабалары,  әтиләре, туганнары, якташлары турында хәбәр эзләүчеләр дә күренә. Казанда гомер кичергән пенсионер Хәйдәр Зәйнуллин да нәкъ шундыйлар затыннан. “Бүгенге замандашлар һәм киләчәк буын вәкилләре яуда соңгы сулыш алган, илгә җиңү яулашкан батырларны онытмаска тиеш”, - дип, ул җәмәгатьчелектән урынсызга  ерагайтылган кадерле исемнәрне хәтердә яңарта. 

Мәсәлән, Хәйдәр әнисе Галимә абыйсы Шаһимәрдән (1905), энекәшләре Шакирҗан (1911), Фазылҗан (1914), Галимҗан (1917) һәм Закирҗан (1921) сугышка алына. 1940-1946 елларда Тын океанда ераклыкны исәпләүче булып хезмәт иткән, бабасы исеме фамилиясенә әйләнгән Галимҗан Таҗиев кенә туган җиренә – Кайбыч районының Чүкри-­Алан авылына исән-сау әйләнеп кайта. Калган дүрт бертуган турында әти-­әниләре Сабирҗан белән Сафиябануга үлем язулары килә.

Арадан Шакирҗан Сабирҗанов моңарчы “хәбәрсез югалганнар” исемлегендә йөри. Ул, хатыны Минҗиһан белән уллары Мөбәрәкҗан һәм Мөдәррисне Мәскәү өлкәсеннән Татарстанга кайтаргач, 1942 ел башында ил чикләрен сакларга чакырыла. Ленинград фронтының 70 укчы дивизиясе 36 аерым химиядән саклану ротасына эләгә. Август аенда яралангач, 521 медсанбатның кыр госпиталендә дәвалана. Тик савыга алмый, күзләрен мәңгелеккә йома. Төньяк Самарка авылында 33 нче каберлектә җирләнә. Әмма үлем хәбәрендә хәрби җитәкчеләр тарафыннан “хәбәрсез югалган” дип күрсәтелә. Тик кыңгыр эш Хәйдәр Зәйнуллин тарафыннан 2017 елда ачыла. Ленинград өлкәсенең Всеволжский хакимиятенә, Колтуши авыл җирлегенә җибәргән хатларына бирелгән җавапта: “Сугышчыларның, морякларның 1941-1945 еллардагы туганнар кабере Төньяк Самарка зиратында, - диелә анда. – Монда 1911 елгы кызылармияче, ТАССРның Кайбыч районындагы Чүкри-Алан авылыннан Шакирҗан Сабирҗан улы Сабирҗанов та җирләнә. Ул 1942 елның 28 августында һәлак була”.  Моны төгәл ачыклагач, инде эзтабар исемне мәрмәр ташка уеп мәңгеләштерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

Танкист Фазылҗанның сугышчан юлы да мәгълүм. “Т-34” техникасы  механигы – йөртүчесе 27 яшьтә Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районы хәрби комиссариаты тарафыннан Көнбатыш фронтка җибәрелә. Бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрнең 10 армиясе 94 бригадасына кушыла. 1943 елның 11-17 августында дәһшәтле Смоленск һөҗүмендә катнаша. Ул соңгы хатында: “Ике сугыштан үзем исән-сау чыктым, ә танкларым янды, - дип яза. – Иртәгә тагын сугыш. Бу юлы җирдә яшәп калып булырмы икән?” Танкист юкка гына хәвефләнми. Ул яралана, танкы белән дошманны куалаганда соңгы сулышын ала. Вафатыннан соң 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән старшина Азул Сабир улы Таҗиев, ягъни Фазылҗан Сабирҗан улы бүгенге Калуга өлкәсенең Киров районындагы Тягаево туганнар каберлегендә, 1082 сугышчы белән бергә, мәңгелек йокыга тала. Хәтер ташындагы исемлеккә 760 нчы булып теркәлә.

Төпчек малай Закирҗан язмышына килгәндә, кече сержант, отделение командиры 114 Свирь укчы дивизиясе солдаты. 1942 елның 11 апреленнән 7 армиянең уңышсыз һөҗүмендә катнаша. 17 апрельдә һәлак була. Хәйдәр ачыклавынча, кайтарып булмаслык югалтулар турында хәбәрдә ул “җирләнмәгән, Ленинград өлкәсенең Подпорожский районында дошман ягында калдырылган”, дип исәпләнә. Аның кайсы төбәктә күмелүе хәзергә кадәр билгесез. Шуңа күрә Х.Зәйнуллин эзләнүләрен дәвам итә. “Важинский эзтабары” отряды командиры Юрий Шершнев белән элемтәдә тора. Аның әйтүенә караганда, 1942 ел операциясе барышында бу тирәлектә 18 мең сугышчының гомере өзелә. Аларның 1420 се җирләнгән дип санала. Әмма дөньядан киткәннәр арасында Закирҗан Таҗиев күренми.

Иң өлкән Шаһимәрдән исә шулай ук билгесезлектә кала. 1942 елдан “хәбәрсез югалган” дип санала. Табышмаклы язмыш 76 ел буе соңгы йортына сукмак салганны көтә. 

Тынгысыз Хәйдәр әтисе Сөнгатулла ягы туганнарын эзләү белән дә мәшгуль. Чөнки бабасы Зәйнулла белән әбисе Өммегөлсем кече уллары Минхәбир белән Кашаф Зәйнуллинны көтеп җиткерә алмый. Алар арасыннан Кашафка кагылышлы сер фәкать 2017 елны гына ачыла башлый. Моңа этәргечне Мурманск өлкәсендәге Заполярный шәһәре эзтабары Сергей Швецов бирә. Ул интернет аша районның “Кайбыч таңнары” газетасы мөхәррире Луиза Сөнгатуллина белән элемтәгә керә. Олы Урсак авылында туган сугышчы “Кашадай, Кашада, Катаф”, ягъни  Кашаф Зәйнуллинның исемле сигарет савыты – портсигары табылуны хәбәр итә. Журналист бу яңалыкны фермер Фәриз Зәйнуллинга җиткерә. Ул моның турында бертуганы Хәйдәргә сөйли. Ә эзтабар шундук Сергей Швецов белән хәбәрләшә. Хәтер яңартып, дөньядан яшьли киткән туганына икенче гомер бирә. Ачыкланганча, 18 яшьлек Кашаф Карелиягә эшкә барган була. 1942 елда ул Беломорский районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә алына. Мурманск юнәлешендәге 10 укчы дивизиядә сугышчан бурычын үти. Аерым чаңгы батальоны миномет отделениесенә җитәкчелек итә. 1942 елның 2 апрелендә “Үрдәк” биеклегеннән гитлерчыларга 82 миллиметрлы минометтан ут яудыра, үлем чәчкән ноктаны һәм уннан артык фашистны дөмектерә. Батырлыгы өчен күкрәгенә Кызыл Йолдыз орденын тага. Ә 1944 елның 7 октябрендә дивизия Петсамо-Киркенес операциясенә кушыла. Титовка елгасы яры буенда дәһшәтле бәрелеш бара. 9 октябрьдә Кашаф монда һәлак була. Шуннан соң Олы Урсакка – Зәйнулла Фәйзуллинга үлем язуы килә. Мәрхүм Мурманск – Петсамо юлы буенда җирләнә. Күп дистә еллардан соң исә эзтабарлар аның портсигарына юлыга. Табылдык редакциягә җибәрелгәч, Олы Урсакка фронтовик К.Зәйнуллинның туганнары, якташлары кулына күчә, мәктәп музеенда урын ала. Аннары орденлы минометчы исемен авыл урамына бирү мәсьәләсе күтәрелә.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы кайтавазы күп дистә еллардан соң да ишетелә. Хәйдәр Зәйнуллин кебек максатчан эзтабарлар аны яңа хатирәләр белән тулыландыра. Югыйсә, еллар буе  хастаханәдә  дәваланып йөргән агайның үз кайгысы үзенә җиткән кебек. Әмма ул туганнарының язмышы билгесезлектә калу белән ризалаша алмый шул. Башкаларны да эзләнүләргә    чакырып яши.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: