Мәдәни җомга

Кем ул, генерал Мәкъсутов?

2017 елның 8 маенда Казандагы Арча зиратында җирләнгән генерал-майор Рәхим Сәхибгәрәй улы Мәкъсутовның каберенә яңа һәйкәл-таш торгыздылар.

Төп чыгымнарны күтәрүче оешма – Татарстан башкаласында күмү эшләре белән шөгыльләнүче “Ритуал” муниципаль унитар предприятиесе. 1960 елда мрамордан эшләнгән кабер ташы тузганлыктан, “Ритуал” оешмасы сугыш каһарманы истәлегенә яңа һәйкәл кую башлангычы белән чыга. Чөнки Рәхим Мәгъсутовның каберен тиешенчә карардай туганнары булмый. Герой турында мәгълүматлар да бик аз. Чынлап та, кем соң ул, генерал Мәкъсутов?


Бөек Ватан сугышында дивизияләр белән командалык иткән 27 татар хәрби җитәкчесенең берсе булган генерал-майор Р.С.Мәкъсутов турында мәгълүмат туплауны күптән башлаган идем. Әүвәл РФ Оборона министрлыгы тарафыннан булдырылган “Халык хәтере” сайтында бер документка юлыктым. 1992 елның 1 сентябрендә Казанның Идел буе районы хәрби комиссары полковник В.Корочкин һәм район хакимияте башлыгы В.Маркелов имзалаган яугирнең “Учет карточкасы”.  Аннан күренгәнчә, генералның каберенә башкаланың 96 нчы мәктәбе шефлык итә икән. Әлбәттә инде, мәктәп директорына генерал-майор Рәхим Мәкъсутов турында берәр мәгълүмат бирүләрен үтенеп язган хатым җавапсыз калды. Кемгә тансык Казанда татарның күренекле газиз бер баласы? Безнең кебек үз бөекләренең кадерләрен белмәүче башка халык тагын кайда бар?!. 

Гомеренең шактый зур өлеше Татарстан, Казан белән бәйле булуга карамастан, Татар энциклопедиясендә һәм “Татарстан генераллары” исеме белән нәшер ителгән биографик сүзлектә урын алырга лаек дип табылмаган милләт баласы 1899 елның 1 маенда Уфа губернасының Стәрлетамак өязенә керүче Каран авылында туган. Хәрби чыганакларда аның балачагы, яшьлек еллары турында мәгълүматлар юк. Фәкать Гражданнар сугышы башланып киткәч, 19 яшьлек татар баласы Рәхим Мәкъсутовның 1918 елның апрелендә, үз иреге белән элекке патша армиясе офицеры Николай Каширин командалык иткән кызыл казаклар отрядына кушылуы теркәлеп калган. Беренче бөтендөнья сугышында алты хәрби орден белән бүләкләнгән Ырынбур губернасының Южноуральск каласы казагы подъесаул Николай Каширин Октябрь революциясеннән соң совет хакимияте ягына чыга һәм аклар тылында партизаннар отряды оештыра. Кызыл казакларның төп дошманнары – шулай ук Ырынбур төбәгенең ак казакларын берләштергән полковник чинындагы атаман (1919 елдан – генерал-лейтенант) Александр Ильич Дутов гаскәрләре.

Каширин үз отряды белән оста командалык итеп кенә калмый, ә бәлки үз кул астына Ырынбур һәм Орск  казаклары отрядларын да берләштерүгә ирешә. 1918 елның июлендә Южноуральск каласында кызыллар отрядларының гомум җыелышы уза. Анда партизаннарның җыелма отряды (Урал партизаннары армиясе) Башкомандующие итеп Николай Каширин сайлана. Әнә шул, акларның Көньяк Уралдагы гаскәрләре тылында хәрәкәт итүче кызыл казакларның партизаннар отрядында булачак хәрби җитәкче Рәхим Мәкъсутов беренче сугышчан чыныгу үтә. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаячак милләттәшебез Көнчыгыш фронтта Уфа каласы янында, Агыйдел һәм Караидел елгалары буенда аклар гаскәрләренә каршы сугыша. Ноябрь аеннан – интернациональ батальонда взвод командиры ярдәмчесе вазифасында Уфа, Чиләбе, Курган, Иркутск һәм Красноярск калалары тирәсендә Колчак армиясенә каршы алып барылган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1920 елның декабреннән ЧКның Иркутск махсус отрядында эскадрон командиры ярдәмчесе булып хезмәт итүе мәгълүм.

Рәхим Сәхибгәрәй улы 1921 елның май аенда Казандагы командирлар әзерләү курс­ларына укырга керә һәм бер үк вакытта анда рота старшинасы вазифаларын үти. Төгәл бер елдан взвод командиры сыйфатында Төркестан фронтына коман­дировкага җибәрәләр. Чөнки Гражданнар сугышы тәмамлануга карамастан, шактый территорияләрен югалткан Россия империясенең төрле почмакларында яңа хакимияткә каршы чы­гыш­лар тынып тормый. Аеруча Урта Азия халыклары тарих тарафыннан бирелгән мөм­кинлектән файдаланып, үз­ләренә мөстәкыйльлек даулый. Совет чорында аларны бас­мачылар дип атауларын хәтердә яңарту да артык тоелмас. Мәгәр яңа хакимият төзүчеләрдә мәкер җитәрлек. Биредә дә алар сыйнфый көрәшне бик оста җәелдерә. 1924 елда ук Кызыл Армия  җитәкчелеге Төркестан фронты составында үзбәк, таҗик, төркмән, кыргыз һәм казах милли частьлары оештыра. Әле хәтта яңа хакимиятләргә лояль мөнәсәбәттә булган кышлакларда “кызыл таяклылар” отрядлары дип аталучы кабилә ополчениеләре барлыкка килә. Ягъни, патша хөкүмәтеннән аермалы буларак, большевиклар җирле халыкны коралландырудан куркып тормый. Ә яңа оешкан милли частьларны үз милләттәшләренә, үз туганнарына каршы  сугышу өчен Таҗикстандагы тауларга җибәрәләр. Бәлки нәкъ менә алар басмачыларны җиңүгә аеруча саллы өлеш керткәннәрдер дә әле?!

Ярты елдан артыграк Кушка һәм Бохара тирәләрендә басмачыларга каршы сугышларда катнашкан Рәхим Мәкъсутов декабрь аенда Казанга әйләнеп кайта һәм командирлар әзерләү курсларында өзелгән укуын дәвам итә. Милләттәшебез 1923 елның сентябреннән 1924 елның августына чаклы Идел буе хәрби округы составындагы 1 нче Казан укчы дивизиясенең 1 нче укчы полкында взвод командиры вазифасын башкара. Аннары Казандагы Татар Үзәк башкарма комитеты исемен йөртүче Татар-Башкорт хәрби мәктәбендә укый. 1925 елның май аенда укуын бик яхшы билгеләренә тәмамлаган командирны шул хәрби мәктәптә курсантлар әзерләргә калдыралар. Биредә аның курс командиры, рота командиры ярдәмчесе, рота һәм батальон командирлары булып хезмәт итүе теркәлеп калган. Хәрби карьера баскычларыннан гел өскә күтәрелүче Рәхим Сәхибгәрәй улы үзен фәкать яхшы яктан гына таныта. Тырышуының һәм үҗәтлегенең нәтиҗәсе дә куанычлы: курсантлар хәзерләүдә керткән өлеше өчен ул 1932 елда ТАССР Үзәк башкарма комитетының Мактау грамотасы, ә 1936 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

1937 елның апреленнән Рәхим Мәкъсутовны Ленинград хәрби округына күчерәләр. Хәрби теорияне ныклап өйрәнгән һәм белемен практика белән ныгыткан булачак генерал, штабы Новгород каласында урнашкан В.И.Киквидзе исемендәге 16 нчы укчы дивизиянең 46 нчы укчы полкы составындагы батальонга командир итеп билгеләнә. Ә инде 1937 елның  ноябреннән 1938 елның сентябренә кадәр РККАның “Выстрел” командирлар составының белемнәрен күтәрү курсларында укыганнан соң, командующие комдив Кузьма Петрович Подлас булган 1 нче Кызыл Байраклы  Аерым армия составындагы 66 нчы укчы дивизиянең 108 нче укчы полкы белән командалык итә башлый. Бу инде – Ерак Көнчыгыш. Р.Мәкъсутовның Бөек Ватан сугышы башлангач та, хәрби хезмәтен илнең көнчыгышында, шушы армиядә дәвам итүен исәпкә алып, аның тормышындагы бу чор турында тулырак мәгълүмат китерү артык тоелмас.

1 нче армия 1938 елның 1 июлендә, СССР халык оборона комиссариаты Боерыгы белән (№0107 – 28.06.1938), Кызыл Байраклы Махсус Ерак Көнчыгыш армиясенең Диңгез буе гаскәрләре төркеменең атамасын үзгәртү юлы белән оеша. Шул ук Боерык белән армия Кызыл Байраклы Ерак Көнчыгыш фронты итеп үзгәртелә. Армия составын Уссурийск территориясендәге һәм Хабаровск, Диңгез буе өлкәләрендәге частьлар тулыландыра. Шулай ук Төньяк флотның да армиягә буйсындырылуын искәртү мөһим. Армия частьлары Хәсән күле янындагы сугышларда катнаша һәм конфликт совет ягы өчен уңышлы тәмамланганнан соң фронт бетерелә, ә 1 нче армия 1 нче Кызыл Байраклы Аерым армия итеп үзгәртелә. Ул турыдан-туры халык оборона комиссариатына буйсына. Ә инде 1940 елның июненнән армия – яңадан оешкан һәм штабы Благовещенск каласында урнашкан  Ерак Көнчыгыш фронты составында.

Ул вакытта комдив К.П.Подлас илдә хәрбиләргә каршы дәвам иткән репрессия тегермәненә эләгә, аның урынын комдив Маркиан Михайлович Попов (1939 елның августыннан – комкор, 1941 елның гыйнварыннан – генерал-лейтенант) били. 1936 елда Ерак Көнчыгышта оешкан һәм Рәхим Мәкъсутовның 108 нче укчы полкы буйсынган 66 нчы укчы дивизия Бөек Ватан сугышы башланганда Уссури елгасы буйлап чик сагында тора, илнең көнбатышындагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый. Гәрчә полковник Михаил Куприянович Юшкевич (1941 елның 9 ноябреннән – генерал-майор)  командалык иткән дивизиядә планлы рәвештә хәрби өйрәнүләр үткәрү белән беррәттән фронтка марш роталары әзерләп җибәрү белән дә бик җитди шөгыльләнәләр. 1941 елның октябрендә Рәхим Сәхибгәрәй улы хәрби карьерасында бер баскычка югарырак үрли һәм 1 нче Аерым армия составындагы, командиры генерал-майор Анатолий Маркианович Морозов булган 59 нчы укчы корпуска турыдан-туры буйсынган 263 нче аерым җиңел мотобригада белән командалык итә башлый. Соңрак мотобригада 42 нче мотоукчылар бригадасы итеп үзгәртелә.

Нәкъ 1942 елның соңгы көнендә полковник Р.Мәкъсутов  командующие генерал-лейтенант Филипп Алексеевич Парусников булган 25 нче армиянең 190 нчы укчы дивизиясе командиры итеп билгеләнә. Шул санны йөртүче дивизиянең 2 нче формированиесе Ерак Көнчыгыш фронтның хәрби советы карары белән, 158 нче укчы полк базасында 1941 елның 26 октябрендә оеша башлый. Беренче командиры – полковник Алексей Кузьмич Павлов. Тик 31 октябрь көнне аны полковник Федор Алексеевич Макаров алыштыра. Нәкъ менә полковник Макаров командалык иткәндә, ягъни ноябрь ахырларында, 58 нче, 112 нче, 158 нче – укчы һәм 1028 артиллерия полкларын, 461 нче үзйөрешле артиллерия дивизионын берләштерүче 190 нчы дивизия тулысынча оешып бетә. 1942 елның июль – декабрь айларында дивизия командиры – полковник Степан Борисович Жестаков. 31 декабрьдән ул вазифада – полковник Рәхим Сәхибгәрәевич Мәкъсутов (1943 елның 27 гыйнварыннан – генерал-майор). 1944 елның гыйнварында дивизия 25 нче армия карамагындагы, командиры генерал-майор Афанасий Романович Копычко булган 17 нче укчы корпус (2 нче формирование) составына кертелә.

Бер ел да өч айдан артыграк 190 нчы укчы дивизия белән оста командалык иткән генерал Рәхим Мәкъсутовны 1944 елның 28 мартында Югары Башкомандование Ставкасы резервына чыгаралар һәм К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академиягә укырга җибәрәләр. 9 июньгә кадәр хәрби белемен камилләштергән командир 3 нче Белоруссия фронты (командующие – армия генералы И.Д.Черняховский) карамагына юллама ала һәм  2 июль көнне Кызыл Байраклы 192 нче Оршанск укчы дивизиясе (2 нче формирование) командиры итеп билгеләнә. Дивизия бер ел элек кенә, Көнбатыш фронттагы 64 нче һәм 112 нче аерым укчы бригадаларны кушу юлы белән Смоленск өлкәсенең Сычев районына керүче Свинорейка авылы тирәсендә оешкан була. Шул кыска гына вакыт эчендә дивизия белән полковник Алексей Павлович Меттэ, подполковник Григорий Ефимович Елин, полковниклар Иван Матвеевич Майский, Аркадий Макарович (Маркович) Ковалевский һәм Советлар Союзы Герое полковник Лука Минович Дудка командалык итеп өлгерә. Аларның икесе – полковниклар Алексей Меттэ белән Аркадий Ковалевский яу кырында ятып кала. Дөрес, милләттәшебезнең дә дивизия белән 2 июльдән 19 августка чаклы гына командалык итүе ташка басылган. Гәрчә бу – бөтен 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре өчен шактый катлаулы һәм җаваплы чор.

1944 елның 28 июленнән 28 августына кадәр совет командованиесе 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре көче белән Каунас һөҗүм операциясен үткәрә. Гаделлек өчен, операция барышында 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтларының кайбер частьлары  катнашуын да ассызыклау мөһим. Бер ай дәвам иткән орыш бөтен кешелек дөньясында иң масштаблыларыннан саналган һәм “Багратион” исеме белән тормышка ашырылган Белоруссия һөҗүм операциясенең төп өлешен тәшкил итә. 427 нче, 490 нчы, 758 нче – укчы һәм 298 нче артиллерия полкларын, 417 нче танкларны юк итү дивизионын, 200 нче аерым саперлар батальонын берләштергән генерал-майор Рәхим Мәкъсутов командалык иткән 192 нче Кызыл Байраклы Оршанск укчы дивизиясе 31 нче армиянең 71 нче укчы корпусы составында шул авыр сугышларда катнаша. Неман елгасын кичкәндә үз дивизиясе белән оста командалык иткән генерал Мәкъсутовны II дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләүләрен сорап, 31 нче армиянең Хәрби советы 1944 елның 4 августында 3 нче фронт командованиесенә шифрлы телеграмма юллый (№20844). Шуңа ярашлы рәвештә фронтның кадрлар бүлеге башлыгы инженер гаскәрләре генерал-майоры (№168 – 11.02.1942) Николай Иванович Алексеев тарафыннан тутырылган “Бүләкләү документы” ерак тарихи вакыйгаларны чагылдырып, хәрби архивта саклана. Ә инде дошманның көчле каршылыгына очрап, шактый зур югалтуларга юлыккан 192 нче укчы дивизия 12 августта 3 нче Белоруссия фронты составындагы, командующие генерал-лейтенант Василий Васильевич Глаголев булган 31 нче армия резервына чыгарыла. Дивизия командиры Рәхим Сәхибгәрәй улы исә авыруы сәбәпле, 28 августтан 15 ноябрьгә кадәр эвакуация госпиталендә дәвалана.

Дәваланып чыккач, генерал Мәкъ­сутовны шул ук фронт составына керүче 5 нче армия карамагындагы 159 нчы Кызыл Байраклы Суворов орденлы Витебск укчы дивизия (3 нче формирование) командиры урынбасары итеп билгелиләр. Дивизия командиры – генерал-майор Николай Васильевич Калинин, ә штаб башлыгы – тагын бер татар баласы подполковник Галим Хәнәфи улы Акбердинов. Соңыннан полковник чинына үрләтеләчәк Галим Хәнәфи улының Бөек Ватан сугышында Ленин, 2 Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнүен ассызыклау һич тә артык булмас. 159 нчы укчы дивизия белән 1944 елның 16 июненнән командалык итә башлаган Николай Васильевич, үз хәрби берләшмәсе турында беренче мәгъ­лүматларны нәкъ менә штаб башлыгы подпоковник Галим Акбердиновтан алуын үз мемуарында бәян итә. Генерал Мәкъсутовның үз урынбасары булып хезмәт итә башлавын да тарих өчен үз китабының “Фашистлар өнендә” дигән бүлегендә теркәп калдырган:

“Безгә яңа кешеләр килде. Дивизия командиры урынбасары итеп генерал-майор Рәхим Сәхибгәрәй улы Мәкъсутов билгеләнде, сәяси бүлек башлыгы вазифасына – полковник Василий Александрович Белов. <…> Алар барысы да тиз арада коллективта үз урыннарын таптылар” (Калинин Н.В. Это в сердце моем навсегда. – М.: Воениздат. С. 158.).

1945 елның 10 гыйнварыннан (кайбер хезмәтләрдә – 15 гыйнвардан) генерал Мәкъсутов вакытлыча 3 нче Белоруссия фронты карамагындагы 5 нче армиянең 45 нче укчы корпусы (командиры – генерал-майор Николай Иванович Иванов) сос­тавына керүче 184 нче Кызыл Байраклы Духовщинск укчы дивизия командиры итеп билгеләнә. Вакытлыча билгеләүнең сәбәбе – 1944 елның 10 июненнән дивизия белән командалык иткән генерал-майор Басан Бальминович Городовиковның 11 декабрьдә яраланып госпитальгә эләгүендә. Дөрес, Городовиков яралангач, ул вазифаны 1945 елның гыйнвар башына кадәр дивизия командиры урынбасары полковник Иван Матвеевич Майский башкара (1945 елның мартыннан 1946 елның февраленә кадәр 217 нче һәм 194 нче укчы дивизияләрнең штаб башлыгы). Әмма 5 нче армия командующие Советлар Союзы Герое генерал-полковник Николай Иванович Крылов фронт командованиесе рөхсәте белән, Көнчыгыш Пруссия операциясе башланыр алдыннан, 184 нче укчы дивизиягә командир итеп генерал-майор Рәхим Мәкъсутовны куя. Көнчыгыш Пруссия территориясендә Җиңү елының 13 гыйнварында башланып киткән стратегик һөҗүм операциясе 25 апрельдә төгәлләнә. 19 февральдә генерал Басан Городовиков үз дивизиясенә әйләнеп кайта, ә генерал Рәхим Мәкъсутов 3 нче Белоруссия фронтының Хәрби советы резервына чыгарыла. Шунысы да бар: Көнчыгыш Пруссия операциясе барышында күрсәткән батырлыклары өчен 184 нче укчы дивизия командиры генерал-майор Рәхим Сәхибгәрәй улы Мәкъсутов, 3 нче Белоруссия фронты командующие армия генералы Иван Черняховскийның 6 февральдә гаскәрләргә күндергән боерыгына ярашлы рәвештә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Бу урында тагын бер кызыклы өстәмә. 1942 елның 3 мартыннан 1944 елның 16 июленә кадәр 184 нче укчы дивизия составындагы 294 нче укчы полк белән татар милләтеннән булган полковник Хөсәен Фатыйх улы Зөбәеров командалык итә. Бөек Ватан сугышында күп батырлыклар кылган һәм Кызыл Байрак, III дәрәҗә Суворов, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы, 2 Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән Хөсәен Фатыйх улының авыр яраланып госпитальгә эләгүе сәбәпле, ике татар хәрби җитәкчесенә яу кырында очрашу насыйп булмый.  

1945 елның 28 мартында генерал Рәхим Мәкъсутов, составында 1158 нче укчы Минск, 1160 нчы укчы Минск, 1162 нче укчы Минск һәм 914 нче артиллерия полклары, 272 нче аерым танкларны юк итү һәм 638 нче аерым зенит-артиллерия дивизионнары, 306 нчы зенит-артиллерия батареясы булган 352 нче Кызыл Байраклы Суворов орденлы Оршанск укчы дивизиясе командиры итеп билгеләнә. Бөек Ватан сугышында дивизияләр белән командалык иткән хәрби җитәкчеләр турындагы хәрби биографик сүзлектә расланганча, дивизия частьлары “Икенче көнне дошманның Кенигсбергтан көньяк-көнчыгыштарак камалышта калган төркемен тар-мар итүне тәмамлап, Фриш-Гаф (Фришесс-Гафф – Р.З.) култыгы ярына чыгалар” (Великая Отечественная: Комдивы. Военный биографический словарь. Том IV. Командиры стрелковых, горнострелковых дивизий, крымских, полярных, петрозаводских дивизий, дивизий ребольского направления, истребительных дивизий. (Ибянский – Печененко). – М.: Кучково поле, 2015. – С.704.). 

352 нче укчы дивизия, ул – Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанда оешкан 7 укчы дивизиянең берсе. 1941 елның августында, Бөгелмәдәге 16 нчы запастагы укчы полк базасында тупланган дивизия – декабрь аеннан, командующие генерал-лейтенант Андрей Андреевич Власов булган 20 нче армия (2 нче формирование) составында. Армия, аңарчы 37 нче армия белән оста командалык итеп үзен таныткан генерал Андрей Власовның Иосиф Сталин белән очрашуыннан соң, Югары Башкомандование Ставкасы директивасына ярашлы рәвештә 1941 елның 30 ноябрендә оешып бетә. Көнбатыш фронтның уң фланг гаскәрләре составындагы 20 нче армия, шул исәптән, 352 нче укчы дивизия 6–25 декабрь көннәрендә Клинск-Солнечногорск һөҗүм операциясендә катнаша. Шул җәһәттән, 1942 елның 6 июнендә Татарстанда оешкан дивизиягә бирелгән хәрби характеристикадан өземтә китерү урынлы:

“Көнбатыш фронтның 20 нче армиясе составына керүче 352 нче укчы дивизия, 1941 елның 24 декабреннән Ивановское, Тимково, Тимонино, Михайловка, Зур Голоперово тирәләрендә дошманның алдан әзрләнгән оборона ныгытмаларын өзү өчен авыр сугышлар алып барды. Нәтиҗәдә дивизия яугирләре дошман оборонасын өзүгә иреште һәм аны зур югалтуларга дучар итеп, берничә торак пунктын азат итте, күп санда трофей кулга төшерде.

1942 елның 11–24 гыйнвар көннәрендә дошманның чигенүче частьларын эзәрлекләп бардылар. Ул сугышлар вакытында дошман күп санда хәрбиләрен югалтып кына калмады, ә бәлки 20 торак пунктын калдырырга мәҗбүр булды. 1942 елның мартында һәм апрель аеның беренче яртысында дивизия, командующие генерал-лейтенант Леонид Александрович Говоров булган 5 нче армиянең Удар төркеме составында Груздево, Сорокино тирәләрендә сугышты”.

352 нче укчы дивизия 1943 елда 49 нчы армиянең (командующие – генерал-лейтенант И.Т.Гришин) – 62 нче укчы, 1944 елдан 31 нче армиянең (командующие – генерал-лейтенант П.Г.Шафранов) 36 нчы укчы корпуслары составында сугыша. Шунысы бар: Көнчыгыш Пруссия операциясендә уңышлы хәрәкәт иткән 352 нче укчы дивизия Суворов ордены белән бүләкләнә. Әмма 36 нчы укчы корпус, шул исәптән 352 нче укчы дивизия ул сугышлар барышында 31 нче армия составында күрсәтелми. Гәрчә 352 нче дивизия турындагы тарихи чыганакта, аның 1944 елның июненнән 31 нче армия карамагындагы 36 нчы укчы корпус составында сугыш хәрәкәтләрендә катнашуы ассызыклана. Ә менә дивизия командирлары турында хәрби биографик сүзлектә 352 нче укчы дивизиянең 1945 елның 30 мартыннан кабат 31 нче армия составына кертелүен һәм бераздан резервка чыгарылуын күрәбез. 2 – 20 апрель көннәрендә 31 нче армия 1 нче Украина фронты (командующие – Советлар Союзы Маршалы И.С.Конев) карамагына күчә һәм Берлин белән Прага операцияләрендә катнаша. Әлеге ике операциядә шулай ук генерал-майор Рәхим Мәкъсутов командалык иткән 352 нче укчы дивизиянең катнашуы теркәлеп калган.

Генерал Мәкъсутов үз дивизиясе белән 11 майга кадәр, ягъни ул таратылганчы командалык итә. Җиңү көненнән соң Кызыл Армиянең бик күп хәрби частьлары яшәүдән туктый, миллионнарча яугир хәрби хезмәттән җибәрелә. Нәтиҗәдә, күп командирлар вазифалары буенча берәр баскычка түбәнгәрәк төшерелә. Мисал өчен, корпус командирлары – дивизияләр, дивизия командирлары полклар белән командалык итүгә күчә, яисә урынбасарлар итеп билгеләнә. Ә генерал-майор Мәкъсутов сугыштан соң да дивизия командиры булып кала. 1945 елның 28 июненнән ул – 31 нче армиядәге җыелма дивизия командиры. Әмма 1945 елның сентябрь башында 31 нче армия таратылу сәбәпле, җыелма дивизия командиры генерал Мәкъсутов округның Хәрби советы һәм СССР халык оборона комиссариатының Баш кадрлар идарәсе карамагына күчә. Октябрь аенда Рәхим Сәхибгәрәй улы Көньяк Урал хәрби округындагы 164 нче Кызыл Байраклы Витебск укчы дивизиясе командирының урынбасары итеп билгеләнә. Тик авыруы сәбәпле яңа вазифасына керешә алмый: 1946 елның 20 июлендә запаска җибәрелә һәм үзенең икенче ватанына әйләнгән Казанга кайтып төпләнә. 1950 елның 1 гыйнварында вафат була, кабере – башкаланың Арча зиратында. Бөек Ватан сугышында дивизияләр белән командалык иткән хәрби җитәкчеләр турындагы гаять саллы хезмәт авторлары искәрткәнчә, милләтнең асыл заты генерал-майор  Рәхим Сәхибгәрәй улы Мәкъсутов Ленин, өч Кызыл Байрак, II дәрәҗә Суворов һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: