Мәдәни җомга

Гади татар солдаты

Мингаз сугыш кырында да могҗизалар булуына бүген дә ышанып яши әле. 1948 елның марты. Ул, юлдаш солдатларга хәерле юл теләп, газиз Татарстан җиренә аяк басты. Кукмара станциясендә вагоннан төшеп, аякларын язып йөргәндә, хатирәләргә бирелде. 1943 елның 10 гыйнварында аны Кызыл Армиягә чакырдылар. Туган авылы Түбән Ушмыдан Искәндәров Әхмәт, Сапкин Әкрам,...

Мингаз сугыш кырында да могҗизалар булуына бүген дә ышанып яши әле.
1948 елның марты. Ул, юлдаш солдатларга хәерле юл теләп, газиз Татарстан җиренә аяк басты. Кукмара станциясендә вагоннан төшеп, аякларын язып йөргәндә, хатирәләргә бирелде.
1943 елның 10 гыйнварында аны Кызыл Армиягә чакырдылар. Туган авылы Түбән Ушмыдан Искәндәров Әхмәт, Сапкин Әкрам, Кәримов Хафиз, Гыйльфанов Гали, Исхаков Давыт, Садриев Гали, Хафизовка авылыннан Шәрәфетдинов Хәсән, Арташтан Хөҗҗәтов Миңнәхмәт, Мамадыштан Арчага ат белән барып, хәрби эшелонга төялеп киттеләр. Ул биш елдан соң, менә, әйләнеп кайтты. Ә элеккеге юлдаш дуслары кайда калды икән?..
Инде караңгылана. Кукмара йортларында ут алынган. Сугыш вакытында, дошман самолетлары бомбага тотмасын дип, өйләрнең тәрәзәләре томалана иде. Мингазның туган авылы 60-70 чакрымда, аңа чаклы Кукмара, Тәкәнеш, Мамадыш районнары аша тәпилисе бар. Кукмарада кунып чыгардай танышлары юк, вокзалның үзендә төн уздырмый булмый. Ә монда күңелне хатирәләр чолгый. Дәһшәтле сугыштан исән кайтучыларның берсе бит ул!
Мингаз - 1925 елда туган егет. Мамадыш төбәгенең Түбән Ушмы авылында. 700-800 чамасы йорты булган, патша заманындагы фетнәлеге өчен кара багана утыртылган, усал авыл. Кешеләре тәвәккәл, тырыш, бер-берсен яклый, якын итә торган.
25 ел буе патша хезмәтендә булган, Георгий хачы белән бүләкләнгән бабасы Габдуллин Сибгатулланың сугыш турында сөйләгәннәрен дә хәтерли әле ул. Әтисе Сибгатуллин Миңнехан Беренче бөтендөнья сугышында яралана, куллары гарипләнгәч тә өенә җибәрмиләр, хезмәт армиясенә күчерәләр, 1913-1914 елларда Казанда хезмәт итә.
Менә, сугыш дәһшәте Мингазны да бөтереп алган иде. Бөек Ватан сугышына кадәр дә байтак михнәт күрде ул. Күңелне имгәткәннәре дә бар.
1936 елда әнисе Мәликә үлде. Аңа 11 яшь булса, сеңлесе Маһирәгә бер яшь иде. Кабат үги әнисе Сәгадәтбану тәрбиясендә үстеләр. Гаиләләре ишәя барды: Миннур, Минзәлифә, Миңнегөл, Сәкинә, Хәсән, Мөнип туды.
Авыр булса да, әти-әнисе аны укытты, бишенче сыйныфны ничек тә тәмамлады бит. Үзләренең "Кызыл флаг" колхозында төрле эштә йөрде, соңрак хыялы тормышка ашты - ат җикте.
Тыныч кына яшәп ятканда, 1941 елның маенда, Исхаков Давыт, Һадиуллин Зәйнулла белән өчесен Яшел Үзәнгә ФЗОга - фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбенә җибәрделәр. Сорап-нитеп тору юк. Бер айдан Бөек Ватан сугышы башланды. Мәктәптә хәрби тәртип. Укыйлар да, эшлиләр дә. Шунысы әйбәт: ашаталар, киендерәләр, яшәргә бүлмә бирделәр. Аларны Яшел Үзәндәге хәрби заводта эшләргә әзерлиләр. Мингазга, Давытка, Зәйнуллага да ошый монда. Тамак тук, өс бөтен. Ә бит авылларда күптән ачыгалар. Ләкин сагыну саргайта! Калмакчы да була Мингаз, качмакчы да. Инде 1942 елның көзе. Түбән Ушмыдан чыгып киткәнгә бер ел да дүрт ай үтте, ә кайтырга акча юк. Давыт тапты хәйләсен. Башта Иделдән пароход белән Камага, аннан Кама буйлап үзләренең Соколка пристанена ничек кайтасын белеште. Билетка күпме акча кирәген белделәр. Аннан, ФЗО киеменнән булсаң, кулга алып, кире кайтарасыларын да аңладылар. Димәк, ФЗО киемнәрен базарда саталар, билетка акча шул була. Алар берничә тәүлек ач кайтырга да риза.
1943 елның 10 гыйнварында Мамадыш военкоматы аша тугыз егетне сугышка алдылар. Арча вокзалыннан кузгалган эшелон Ерак Көнчыгышның Чита өлкәсенә кадәр егерме тәүлек барды. 92 нче укчы өйрәнү полкында корал белән эш итәргә, стройда йөрергә, сугыш алымнарына, кече һәм өлкән командирларның званиеләрен аерырга өйрәттеләр. Устав - уку дәреслеге иде. Шушында ук 25 гыйнварда Ватанны соңгы тамчы канга кадәр сакларга ант иттеләр. Аннары тугыз якташны төрле берләшмәләргә тараттылар.
Мингаз 1016 нчы укчы полк составында Көнбатыш фронтка юл алды. Псков юнәлешендә хәрби эшелоннан төштеләр, җәяүләп фронтка юнәлделәр. Ял да, ашау да, көн дә, төн дә юк. Җилкәдә биштәр, иң башында биш патронлы винтовка. Барган уңайга һөҗүмгә ташладылар. Алдагы солдатлар чалгы белән чапкандай кырылгач, оборонаның икенче сызыгына чигенделәр.
Рота командиры аны элемтәчегә ияртеп, өзелгән чыбыкны ялгарга җибәрде. Авыш тау итәгендә өзекне тапканнар гына иде, немец снайперы Мингазның күкрәген яралады. Бәхете бар икән, аны элемтәче ташламады.
1943 елның 10 мартыннан апрель азагына кадәр 3225 нче госпитальдә дәваланды. Аннан 382 нче һөҗүм итүче дивизиянең 1267 нче полкында Ленинград өлкәсенең Ориенбаум, хәзерге Ломоносов шәһәре янына китерделәр. Һөҗүмгә боерык бирелгәч, Вуокси елгасын катер белән кичә башладылар, елга тирән икән. Алар катеры каршы ярга чыгып кына җитте, дошман самолётлары килеп башка катерларны бомбага тотты. Яр буендагы сулы чокырга чумып кына исән калды Мингаз. Киемнәре, биштәре лыч су булды. Ә елгада бик күп солдат батты. Һөҗүмгә ташланып мылтыгыннан ата-­ата йөгергәндә киемнәре кибеп тә бетте, аның каравы, елганы кичкәндә дә, атака вакытында да исән калды, шөкер.
Сугыш коточкыч дәһшәтле булды. Башта артподготовка, аннан һөҗүм, ул тавыш, ут, җирнең күккә чөелүе - ахырзаман сыман! Ничекләр исән кала солдатлар бу мәхшәрдә?!
Соңрак, урман эченнән һөҗүм иткәндә, аңа немец пулясы тиде, сул калак сөяге астыннан кереп үтәли чыккан, әздән генә йөрәкне эләктермәгән. 1944 елның 8 августыннан 02477 нче хәрби госпитальдә дәваланды. 1944 елның декабрендә хәрби хезмәткә яраклы дип табылгач, 1251 нче запас укчы полк рядовое Латвиядәге "Курляндия капчыгына" җибәрелде. Власовчыларга, эсэсовчыларга каршы сугышты.
Бер көнне алар басудан һөҗүм иттеләр. Урман кырыендагы өйдән власовчылар пулеметтан сиптерә, безнең солдатлар баш күтәрә дә алмый, яраланучылар саны арта. Командирлары иң төз атучы сугышчы Мингазга дошманны юк итәргә боера. Мингаз яндыргыч патрон сорый, ләкин ул юк. Ниһаять, очкын сибүче патрон юнәтәләр. Мингаз өйнең салам түбәсенә ата, йорт дөртләп кабына, дошман юк ителә. Командирлары строй алдында рядовой Миңнехановка рәхмәт белдерә.
Бөек Җиңү көнен Латвиядә каршылый, ләкин аларга бәйрәм итәргә насыйп булмый, әсир төшкән немец офицерларын, солдатларын тиешле урынга озаталар, көн юк, төн юк.
1945-1946 елларда рядовой Миңнеханов Эстониянең Тарту шәһәрендә хезмәт итә. Шуның белән горурлана: аларның дивизиясе - татар халкының легендар батыры Шакирҗан Мөхәммәтҗанов - Александр Матросов хезмәт иткән хәрби берләшмә. Мингаз өченче ротада хезмәт итә, ә беренче ротада милләттәше Матросовның җыйнак итеп җыештырылган койкасы тора.
1947-1948 елларда Украинаның Житомир шәһәрендә хәрби бурычын үти солдат. Укчы-рядовой Мингаз Миңнеханов "Сугышчан батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә...
Менә нәрсәләрне хәтерләде йокысызлыктан интеккән, Кукмара тимер юл вокзалыннан чыгып болытлы күккә, караңгылык каплаган бистәгә карап торучы солдат.
Иртәгәсен йокылы - уяулы хәлдә такта утыргычтан торды да, битенә ике уч су сипте генә, вокзал ишеге ачылып та китте, аннан, нәкъ моннан биш ел элек, Арча вокзалыннан хәрби эшелонга утырып Ерак Көнчыгышка, Чита өлкәсенә бергә киткән авылдашы Исхаков Давыт, Арташ егете Хөҗҗәтов Миңнәхмәт килеп кермәсенме!? Егылып китәрдәй булды Мингаз! Аллаһы Тәгалә бар ул! Ул сөенү, ул кочаклашу! Вокзалдагы бар халык уянды, ләкин берсе дә сукранмады, сөенде генә.
Давыт белән Миңнәхмәтнең японнарны тар-мар иткәннән соң, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайтып килүләре икән. Капчыклар чишелде, гөрләшеп чәй эчтеләр. Давыт белән Миңнәхмәтнең иптәше кайнаган су ташып торды, кайный торды, ләкин якташларның сүзе бетмәде. Ничә үлемнән калып, биш ел да ике ай егерме көннән соң Кукмара вокзалында очраш әле син! Бар, сугышта да могҗизалар бар икән ул!
Транспорт юк. Киттеләр өч якташ Кукмара-Мамадыш юлыннан тәпиләп. Район үзәге Тәкәнешне узып Олыязда бер мәрхәмәтле әбекәйдә төн кундылар. Аннан Түбән Ушмыга кайттылар, чәйләп алганнан соң, Миңнәхмәт Хөҗҗәтовны туган авылы Арташка озаттылар.
Өйдәгеләр, сугыш тәмамлангач та өч ел дәвамында туган йортына аяк баса алмаган уллары, абыйлары Мингазны кочак җәеп каршылады. Самовар җырлады, коймак чыжлады, күрше-күлән керде, үзенекеләрне белешеп сораулар тезде. Искәндәр Әхмәтов, Акрам Сапкин, Хафиз Кәримовнең якыннары Мингазны ничек күрәсе килмәсен? Кара хәбәр килү соңгы хөкем түгел, бәлки, Мингаз сыман кайтып та керерләр. Аның турында да исән түгелдер, исән булса бер кайтыр иде, дип сөйләште халык. Әнә, табын түрендә балкып утыра ич!..
Авылда тормыш авыр. Өйләре дә шактый бирешкән, энекәшләре, сеңелләре туган, гаилә ишәйгән. Тиз арада сельпога эшкә урнашты, атлар тәрбияли, бахбайлар белән авыл кибетләренә товар ташый. Аңа инде 23 яшь, сугыш маңгаена сырлар да салды. Сугышның бер елы ничә елга исәпләнә икән? Аңа инде утыз гына түгелдер...
Авылдашы Мәрьямгә күзе төште.
Мингазны якын итте Мәрьям. Сабыр, акыллы, эшчән. Күп сөйләшмәс. Аларга гаилә корырга вакыт. Арага сугыш кермәсә, Ушмы кызлары күптән гаилә корып, балалар үстерер иде. Авылның күпме ир-егетләре шәһит китте, ә алар шушы кызларның ак өмете иде.
Никах укыткач, әти-әниләре белән киңәш-табыш иткәч, янәшәдә булган "Мамадыш совхозы"на күченделәр. Эш тә бар, акча да түлиләр. Каралты-кураңны торгызырга да, өй салырга да була. Бер ел чүкеч сукты Мингаз, ә 1950 елдан тимерче ул. 35 ел буе, берничә бүлекчәсе, меңләгән гектар җире, меңләгән баш терлеге булган хуҗалыкның алыштыргысыз тимер остасы булды. Һәр ел саен совхозда техника, тагылма агрегатлар күбәйде. Мингазга эш арта барды. Утыз биш ел буе атлар дагалады.
1985 елда лаеклы ялга чыкты, әле тагын егерме ел дәвамында бөтен тирә-юнь халкы аңа ат дагалатырга килде. Рәхмәт ул кешеләргә. Рәсеме совхозның Мактау тактасында торды, бүләкләр алды, хезмәт ветераны медаленә лаек булды.
Хатыны Мәрьямнән дә уңды. Балалар үстерделәр. 63 ел буе 20 апрельдә ап-ак болыт җиргә төшкән кебек кар яуганны төшендә күрде Мәрьяме, ә менә 64 нче тапкыр күрә алмады. Чөнки ул күзен йомгач, аны җирләгәч кенә яуды кар. Бу - 2009 елның 20 апреле иде.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Миңнеханов Мингаз үзенең улы Рәмил гаиләсендә яши. Аңа 93 яшь. Бу да могҗиза! Ул - Мамадыш районындагы 28 сугыш ветеранының берсе. Биш намазын калдырмый.
Әгәр Мамадыш шәһәре, Совхоз бистәсе, Чура тау, Түбән Ушмы, Кирмән башы урамнарыннан узганда тимердән чигелгән зәвыклы койма, капкаларга, болдырларга юлыгасыз икән - бу Мингаз останың, аның шәкертләренең иҗаты булыр.
Рафаил ГАЗИЗ.
Мамадыш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 май 2018 - 13:45
    Рашат НИЗАМИ: Халык югалмас, тик…
    Соңгы  елларда, татар язмышына бәйле рәвештә, телебез хәзинәсендә  мөһаҗир, диаспора, тарихи ватан дигән сүзләр нык активлашып китте. Нибары өч сүз, әмма шушы шартлы “өчпочмак”ка татар язмышы сыйган!
    31
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:50
    “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 20 (2018) “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 20 (2018)
    25
    0
    0
  • 24 май 2018 - 14:30
    Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт (ахыры) Безгә тын алырга ирек бирүче юк, Түгәрәк тау дип аталган тезмә эченнән, тау битендәге юллардан боҗра ясый-ясый, Валла дип аталган каньонны манзара кылырга алып киттеләр. Тәрәзәдән күз алмый күзәтәбез; тау биткәе саен бер авыл сыенган. Йортлары бер чамадарак – барысы да калынлыгы сыңар кирпеч бина. Эчтән-тыштан штукатурлаганнар. Түбә – һәммә җирдә чирәп. 
    95
    0
    2
  • 24 май 2018 - 14:08
    Лилия ФӘТТӘХОВА: Бата-калка йөзеп барган чакта Дәрьяларның ярсу агымында…              * * * Гел шулай булган ла... Ахмаклар, наданнар, Җаннарын  карага  манганнар Үз  сүзен  күтәргән  әләм дип.
    45
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:59
    “Мәхәббәт күгәрченнәре”  Г.Кариев исемендәге татар яшьләр театры шактый вакыт “Әкият” курчак театры бинасында “фатирда” торганнан соң, элекке “Победа” кинотеатрының яңадан сипләнгән бинасына күчте. Театрның үз өендә тамашачыга күрсәткән беренче премьерасы – “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле.
    40
    0
    0
  • 24 май 2018 - 13:52
    Айга кырын карама 26 май -1 июнь 26 май (шимбә). Рамазан аеның 11 нче көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 16.05 сәгатьтә калка, 2.34 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 16.54 сәгать. 
    32
    0
    0
  • 18 май 2018 - 16:13
    “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19 (2018) “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 19
    84
    0
    0
  • 18 май 2018 - 15:52
    Вахит ИМАМОВ: Төркиягә сәяхәт Көтмәгәндә, өмет итмәгәндә, ерак Төркиягә сәяхәткә бардык. Әдәби матбага редакторларының чираттагы корылтаен төрки телле әдәби берлекләр конгрессы форматында уздырырга ният иткәннәр дә, ярты ел чамасы алдарак кубып, Татарстаннан да вәкилләр чакырганнар.
    201
    0
    1
  • 18 май 2018 - 15:44
    Максим Горький «Университетлары» Дистәләрчә ел дәвамында Горькийның үзенә һәм аның иҗатына берьяклырак мөнәсәбәт яшәп килсә дә, шунысы хак: аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый. Язучының тормышы югары очышлар һәм түбән тәгәрәүләр, фаҗигаләр һәм бөеклекләр белән тулы. 
    60
    0
    0
  • 18 май 2018 - 15:38
    Дамир Гарифуллин: Орчык кебек бөтерелгән дөньяда Борчак чаклы түмгәкләр абындыра... (Робагыйлар)                    * * * Тууымның максаты үлеммени –  Китәр өчен дөньяга килиммени.  Яши-яши гөнаһка батмас өчен,  Бер гасыр да яшәми үлиммени.
    48
    0
    0
  • 18 май 2018 - 14:54
    Айга кырын карама 19-25 май 19 май (шимбә). Рамазан аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 7.03 сәгатьтә калка, 23.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.31 сәгать.
    50
    0
    0
  • 14 май 2018 - 15:13
    “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 18 (2018) “МӘДӘНИ ҖОМГА” № 18 (2018)
    86
    0
    0
  • 14 май 2018 - 14:57
    Авылым көне  «Авыл көне» дип аталган яңа йола турында ишеткән бар иде. Мәгәр шәхсән үзеңә кагылмыйча, талгын җил сыман, читтән генә үтеп киткән вакыйгалар күңелне тетрәндерми. Ә менә инде үзеңнең туган авылыңда бәйрәм була икән, валлаһи, яшәрәсең!
    99
    0
    0
  • 14 май 2018 - 14:50
    Әтиләрсез үскән буыннан без Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика әдипләренең Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләге лауреаты Равил Вәли – әтисе сугышка киткәч туган буын вәкиле.  Вәли абзый Сталинград сугышында һәлак була.  Шулай итеп, әти кеше газиз баласын, бала исә кадерле әтисен бер тапкыр да күрми. 
    39
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Төркиягә сәяхәт
Ночной режим