Мәдәни җомга

Фронт хатлары

Бөек Ватан сугышы елларында фронтта хезмәт иткән татар әдипләре үзара хат язышып яши. Алар - тарихи документ, әдәби кыйммәткә ия ядкәр. Шәхси архивымда татар язучыларының бик күп фронт хатлары, алар арасында Ибраһим Газиның әтиемә язылган тугыз хаты саклана. Аларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәм. Әлфия ШАМОВА. Афзал Шамов - Ибраһим Газига...

Бөек Ватан сугышы елларында фронтта хезмәт иткән татар әдипләре үзара хат язышып яши. Алар - тарихи документ, әдәби кыйммәткә ия ядкәр. Шәхси архивымда татар язучыларының бик күп фронт хатлары, алар арасында Ибраһим Газиның әтиемә язылган тугыз хаты саклана. Аларны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәм.
Әлфия ШАМОВА.
Афзал Шамов - Ибраһим Газига (Ибраһим Гази (1907-1971) - язучы, "Сталин байрагы" газетасының (Көньяк фронты) хәрби корреспонденты).
Ибрай дус! Бу сүзне мин шундый хис белән әйтәм, бәлки, миңа аны синең белән бергә эшләү чорында бервакытта андый җылы һәм якын итеп әйтергә туры килгәне юк иде. Аерылышкач, бер-береңнән ераклашкач, аны аеруча кискен хис итәсең икән. Мин сине бик сагынып искә төшерәм: "Ах, әгәр монда Ибрай булса, нинди яхшы һәм күңелле булыр иде", -дим.
Казаннан мин сездән соң ук - 9 февральдә чыгып киттем. Шул көннән бирле мин читтә - Гыймадиев газетасында (Калинин фронтында чыгарылган "Алга, дошман өстенә!" газетасы). Штатта. Хәрби формада. Погоннарда дүртәр йолдыз, янда револьвер. Бөтенләй хәрби кеше. Күрсәң, танымассың.
Шулай итеп, дускай, миңа монда калырга туры килде. Монда ник калганыма үкенгән чаклар да еш кына булгалый. Компаниядә еш кына күңелсезлек тудырып торучы, син әйткәнчә, "сыткы шикелле" кеше (сүз Шәйхи Маннур (1905-1980) - язучы, шул ук газетаның тәрҗемәчесе турында) бар (үзең аңлый торгансыңдыр). Кайчандыр син шундый дөрес һәм үткен определение биргән идең ул кешегә.
Бер ай чамасы фронтта йөреп кайттым. Бик күп кешеләр һәм вакыйгалар күрдем. Газетага шактый гына "очерклар" да яздым. "Очерк" дигән сүзне аңлы рәвештә тырнаклар эченә алам, чөнки аларның берсе дә мине канәгатьләндерми. Шушы айда Казанга кайтырга дип уйлап торам, әгәр җибәрсәләр. Монда калырга димләгән чагында, үзем теләгәндә, ай ярымга отпуск бирербез, дигәннәр иде. Хәзергә кадәр әле ул мәсьәләне куярга һич тә мөмкинлеге булганы юк. Начальниклар составында кайбер үзгәрешләр булганга, эшләргә мөмкин булмады.
Кайтып килсәм, бик яхшы булыр иде. Бик кайтасым килә, дустым! Балаларны бик сагындым. Кайчагында Наиләнең бөдрә чәчләре күз алдымнан китми. Сагынуны мин бу кадәр кискен бервакытта да хис иткәнем юк иде.
Син үзең ничек урнаштың? Ничек барып җиттең?.. Нинди звание бирделәр? Ничек эшлисең һәм ничек яшисең?.. Барсын да, барсын да яз. Өстәмә сораулар биреп тормыйм. Үзең бел, мине бөтен нәрсә кызыксындыра.
Хат җибәргәнсең, ә шунда газетаңны җибәрмәгәнсең. Әгәр мөмкин булса, үзең һәм Ф.Х. (Фатих Хөсни (1908-1996) - язучы, "Сталин байрагы" газетасында ике ай командировкада була) язган күренеклерәк нәрсәләрне җибәр. Синнән алгач, кирәк икән, мин дә шулай ук эшләрмен. Без сезгә һәр номерны җибәрә башлыйбыз. Сез дә шулай ук итегез. Тәҗрибәләрне уртаклашыйк.
Синең Казанга җибәргән хатыңны миңа җибәргәннәр иде. Ләкин адресыңны күрсәтмәгәннәр. Әле ярый, Гыймадиевка (Минһаҗ Гыймадиев (1903-1970) - "Алга, дошман өстенә!" газетасының җаваплы мөхәррир урынбасары) язгансың. Казаннан сорап-сорап та җибәрмәделәр.
Гыймадиевны 5/V да К[ызыл] Йолдыз белән бүләкләделәр.
Бездә А.Әхмәт тә (Абдулла Әхмәт (1905-1976) - язучы, шул ук газетаның корректоры) эшли. Корректор.
Хатыңны көтәм. Дусларча сагынып, сәлам һәм хөрмәт белән А.Шамов.
Р.S. Авылда минем велосипед нихәл икән? Хат язганда, исләренә төшер әле. ­ М.Г[ыймадие]в белән хатыбызны бергә салабыз. Хат башындагы числоларга гаҗәпләнмә.
Клиблиевка (Гани Клиблиев - журналист, "Сталин байрагы" газетасының җаваплы мөхәррир урынбасары (Көньяк фронты) бик зур сәламемне тапшыр. Ул егет миндә бик яхшы тәэсир калдырган иде. "Сыткы" турында хатыңда бернәрсә дә язма. Хатыңның мин юк чагында килүе ихтимал.
16 июль, 1943 ел.
И.Гази - А.Шамовка
Эх, малай, Әбҗәлттин, Әбҗәлттин! (Әбҗәлттин - И.Гази язучы Афзал Шамовны шулай атап йөртә иде.)
Сагынуның әче шәрабен мин дә касә тутырып эчәм аның, малай, шуңа күрә сине больше, чем аңлыйм. Кайвакытта, малай, әйтергә оят, тамак төпләре кытык­ланып китә. Беразга гына булса да кайтып килергә мөмкин булса, Казан каласына дүрт аякланып керер идем, яңа солдатский чалбарым буяла дип тормас идем. Менә ничек, малай!
Ләкин сезнең хәл - җәннәт, минеке белән чагыштырганда... Җәннәт кенә дә түгел - рай. "Ник?" - дисең инде син. Кайтам дисәң, кайтаручысы бар, ара якын, аннан, ни әйтсәң дә, үз кешеләр. Это много значит. Мин бит җиде ят арасында. Җитмәсә, үзем - певец, үзем - жнец, үзем - в дудку игрец. Безнең икенче литературный сотрудник каләме әлифне таяктан гына аера. Бөтен авырлык миндә -терпи минем бөкре. Ә Клиблинең телен беләсең... Аннан ул гаҗәп кызык политика тота: бернәрсә дә эшләми, буквально бернәрсә дә; бер җөмлә әйбер язмый, бер кәлимә тәрҗемә итми. Аның бөтен эше - макет оештыру; ул да чиле-пешле. Калган вакытын йә йоклап, йә авырып, врачларга йөреп үткәрә. Мин макандировкага (макандировкага - командировкага. И.Газиның якын иптәшләре белән сөйләшкәндә, шаяртып, кайбер сүзләрне бозып, үзгәртеп әйтә торган гадәте бар иде) киткәч, алар бер газета чыгарганнар. Укып карау өчен җибәрәм. Аяк мәкалә (аяк мәкалә - баш мәкалә, шаяртып әйтүе) - аның тәрҗемәсе. Клибли, малай, туйда усырды. Ләкин аның да бер яхшы ягы бар: ул бер эшкә дә тыгылмый, ягъни мешать итми - шул ягы җөдә (үзбәкләрдә "бик" дигән сүз) яхшы. Алты ай дигәндә звание кундырдылар - младший лейтенант. Аңа да бик канәгать - акчасы бар. Аннан минем хәлне беләсең бит син. Синеке белән чагыштырып булмый - җәяүле (рядовой) идем бит мин. Менә шулай. Пауза.
Болай, барысын бергә җыеп алганда, ничего торабыз. Берничә (!) хикәя яздым. Берничә ай эчендә бит, ә элек ничәмә елга берәү дә язылмый иде. Материал бар да, тынычлык җитеп бетми. Ни әйтәсең, сугыш бит инде.
Мин сезгә бернәрсә дә җибәрә алмыйм (Калинин фронтында чыга торган "Алга, дошман өстенә!" исемле татар газетасына хикәяләр, мәкаләләр җибәрә алмау турында сүз бара), чөнки язганнарым санау­лы. Миңа гел тәрҗемә белән (русчадан татарчага һәм киресенчә) шөгыльләнергә туры килә. Әгәр син җибәрә алсаң, бик яхшы булыр иде.
Ласипед (велосипед) дигәнең кайтты шикелле инде. Ул аны илтеп бирә алмагандыр, бездә тора торгандыр. Ләкин аның тәгәрмәче өчен синнән бигрәк, Гадиләдән (Гадилә - Афзал Шамовның тормыш иптәше) уңайсызланып торам. Сугыш бетеп, исән-сау калсак, җайларбыз.
Үзең берәр хикәя яздыңмы, ә?
Менә шулай, малай, ят-чит җирләрдә, тәмсез су эчеп, бомбалар сызгыруы астында, кайчан муены сына инде бу Гитлерның дип, өмет белән яшибез. Тагын берәр елга түзсәк, шаять, очы-кырые күренә башлар иде инде.
Гыймадигә, А.Әхмәткә сәлам! Дусларча сәлам белән, Ибраһим.
4 август, 1943 ел.
И.Гази - А.Шамовка
Әбҗәлттин дус! Исәнме, малай! Синең сыер теледәй хатыңны алып, күңелемнән үрле-кырлы сикердем.
Бүген 1 нче гыйнвар, (яңа ел була түгелме) бездә коеп яңгыр яуды, кыш бабаң шыр җибәреп качты, ә безнең өчен барыбер ... Яңа ел - шунысы важно.
Украинаның булмыш гарный (украиннарда "красивый") хлопецы! Син кечтеки генә брешешь - үткәннең бер атнасына гомереңне бирмәс идең. Ул вакытның үзенә күрә матурлыгы булса, хәзергенең үзенә күрә яме бар. Впрочем, оныта язганмын. Синең теге (исеңдәме, тагын бер күрергә дип ярты юлдан борылып кайткан) кызыңны очраттым бит, Әбҗәлттин! Картайган! Балаларын мимеч (немец) алып киткән. Алай да онытмаган сине: "Теге бөдрә чәчле, зәп-зәңгәр күзле, гарный хлопец кайда ул хәзер?" - ди. Мин әйтәм, тегендә, дим, Ш.Маннур белән сугыша-сугыша, наконец, аны доконать итте(ләр) дим.
Гариф (язучы Гариф Галиев (1903-1985) миңа яза, шәрә батырлык күрсәткән, ди. Нинди штансыз батырлык инде ул тагы? Хәрби сер булмаса, миңа да язып җибәр әле.
Син бәхетле, чёрт возьми. Илгә кайтып килдең, ә миңа Казанны не видать, как своих ушей. Җир тишегендә торам бит. Аннан соң, бәхетме, бәхетсезлекме, миңа газетаны ташлап китәргә мөмкинлек юк. Ни өчен икәнен язган идем инде.
Ф.Кәрим сездә (булачак) дип ишеттем. Анда булса, сәлам әйт тә сора: минем рекомендацияне алдымы икән ул?
Гыймадигә үзе буе сәлам күндер. А.Әхмәтнең газета төргәгенә язган сәламен алдым. Рәхмәт. Үзенә Кабан күле буендагы тире-яры техникумы кадәр сәлам әйт! (Тире-ярымы, әллә киез итекме - оныттым).
Рахман (язучы Рахман Ильяс (1908-1943) кызганыч. Баян (язу­чы Нур Баян (1905-1945) турында хәбәрең бармы?
Бакировка (язучы Госман Бакиров (1896-1982) хат язган идем. "За выбытием адресата..." дигән булып кире борып кайтарганнар. Син хәбәр иткәч, тагын яздым.
Әсгать Айдар (язучы Әсгать Айдар (1906-1959) безнең фронтта. Бүләкләнде. Партиягә кандидат.
Йә, кочакларга рөхсәт ит үзеңне. Күптин күп сәлам белән, иске дустың Ибраһим. 1 гыйнвар, 1944 ел.
И.Гази - А.Шамовка
Әбҗәл! Ярты елга бер хатың килде. Ул да булса 23 мартта, ягъни моннан ай ярым элек язылган хат. Минем хатлар үгез белән барсалар (синең сүзләр), синекеләр кыслага атланып киләләр. Ничек булса, шулай булды, ләкин хатың килде, рәхмәт!
Кырым шәһәрләренең берсеннән агачтагы чәчәкләр санынча, безнең яндагы тау биеклегенчә, безнең яннан гөрләп ага торган тау елгачыгының төбендә чуер ташлар санынча сәлам үзеңә (беркадәресен А.Әхмәткә, Минһаҗга, Ахмеровка (Ахмеров - журналист Котдус Ахмеров (1906-1975), "Алга, дошман өстенә!" газетасының тәрҗемәчесе) да бүлеп бир, ярыймы?). Мин инде ни уйларга да белми идем: ни булды Әбҗәлттингә? Үпкәләде дисәң, сәбәп юк шикелле - язмый да язмый. Җавап алмагач, минем дә күңел сүрелә... Ә үзе дөньяда бар: "Өзелгән кыллар"ны язды, Тәүгилденең (Тәүгилде - А.Шамов­ның әдәби тәхәллүсе) бүтән нәрсәләрен дә укыштырдым, ә үзе, үч иткән кебек, тавыш бирми. Аннары болай уйладым: бөтен уйлаганны, әйтергә теләгәнне язып булмый, хатлар үгездә йөри, аннары - барып җитүенә дә ышаныч юк, шуңа күрә язмый инде бу, дип уйлыйм. Күп вакытны минем үземнең дә хат язарга кул күтәрелми.
Язу-язмау турында. Хәлемне ничек аңлатыйм икән. Әйтик менә, син редакциядә тәрҗемәче дә - үзең (русчадан татарчага һәм киресенчә), литредактор да - үзең, корректор да - үзең, язучы да - үзең, ди. Ә редактор, тегене тәрҗемә ит, моны яз, дип әйтә дә ятып йоклый, ди, ә литсотрудникның бөтен язганын сиңа яңадан эшләргә туры килә, ди; корректордан соң гранканы да, полосаны да үзең укыйсың, ди; шуннан соң гына үзең берәр нәрсә язасың, ди. Менә минем хәл шул. Шул ук вакытта алар "тәти абыйлар" каршында 100 процентлы булып күренеп, редакция, гомумән алганда, яхшы работниклар белән тәэмин ителгән санала ("тәти абыйлар" шулай саный). Безнең хәл үз редакциябез эчендәге сер булып кына кала. Тыштан бөтенесе "Аллага шөкер", асылда "Ходаем, үзең коткар". Мин моңа инде күнеккән. Күнегүен күнеккән, ә газетага бу начар тәэсир итә... Ярый, бетсен.
Тылдагы иптәшләр миңа бик сирәк язалар. Күбесеннән хат алмаганга ярты елдан артык. Шунысы кызык: язган хатка җавап бирмиләр. Нишләмәк кирәк, шуның өчен алар иптәш, ә иптәшлек бездә, үзең беләсең... Йә, җитәр, әллә нәрсә әйтеп куюым мөмкин.
Йә, хуш әлегә! Яз дип әйтмим, язгала дип кенә әйтәм. Иптәшләрдән хат алсаң, күңел рәхәтләнеп китә. Сәлам белән, Ибраһим.
5 май, 1944 ел.
Әлфия ШАМОВА.
.Афзал Шамов.
.Ибраһим Гази.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: