Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңү

Хәлиткеч Сталинград сугышы

Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 75 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм...

Быел 2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 75 ел булды.
Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. Вермахт гаскәрләре шәһәрнең төньягындарак булган Идел елгасына ук үтеп керә. 125 көн дәвамында канкойгыч бәрелешләр бара. Һәр урам һәм һәр йорт йөзләгән, меңләгән корбаннар белән яулап алына. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Бәрелешләр нәтиҗәсендә дошманның хәлиткеч һөҗүм төркеме дә көчсезләнә. 19 ноябрьдән исә бөек борылыш башлана: совет гаскәрләре һөҗүмгә күчә. Сталинградны саклап калу гына түгел, фашистларның 300мең кешедән торган дивизиясе дә камап алына һәм юк ителә.
1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. Фашистлар Сталинград сугышында 1,5 миллион хәрбиен югалтса, Совет Армиясенең бер миллионга якын солдаты һәм гражданы һәлак була.
Бу сугышларда йөз меңнәрчә татарстанлы да катнаша. Шул исәптән өч укчы дивизия безнең республикада тупланып Сталинград бәрелешләренә озатылган була. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома.
Совет гаскәрләренең Сталинград янында фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 75 еллыгы уңаеннан республика шәһәрләрендә, районнарында һәм учреждениеләрендә юбилей тантаналары үтте. Казанның Җиңү паркында исә "Россия Үлемсез полкы" төбәк бүлеге, "Ватан" берләшмәсе һәм "Хәрби бердәмлек" бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган бәйрәм митинг-концертта Татарстан ул-кызларының батырлыклары хөрмәтләп искә алынды, Мәңгелек утка чәчәкләр куелды. Татарстан Дәүләт архивында тематик күргәзмә тәкъдим ителде.
Татарстан Милли музеенда "Иделдә Җиңү" дигән юбилей тантанасы өлкәннәрнең дә, балаларның да хәтерендә калырдай итеп оештырылган иде. Музейга килүчеләр моңсу да, шатлыклы да бу бәйрәмдә иң әүвәл Сталинград сугышында катнашкан Советлар Союзы Каһарманы Гани Сафиуллин һәм язучы Гадел Кутуйның фондларда саклана торган шәхси әйберләрен тамаша кылды, якташларыбызның каһарманлык шаһитләрен күрде. Тантанага "Юнармия" Россиякүләм балалар һәм үсмерләр хәрби хәрәкәтендә катнашучы да килгән иде. Аларны музей белән таныштырып, иң актив яшь армиячеләргә бүләкләр тапшырылды. Шул ук вакытта мирасханәдә интерактив мәйданчыклар эшләп торды, "Солдатлар" әдәби-музыкаль композициясе күрсәтелде. Бу тамашаларда күпмедер дәрәҗәдә сугыш еллары хатирәләре яңартылды. Алар янында шул заман образларында фотога төшәргә, совет чорына нисбәтле төрле плакатлар ясарга да мөмкин иде.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов "Земляки в битве за Сталинград" дигән видеоны тәкъдим итте. Тарихчының гаять мәгълүматлы чыгышы хәлиткеч сугышның нечкәлекләрен, татарстанлыларның яу кырындагы батырлыгын тагын бер кабат искә төшерде.
Бәйрәмнең иң мавыктыргыч өлеше Милли музейның ишек алдында Татарстанның һәм Казанның реконструкторлар клублары әгъзалары катнашында Сталинград бәрелешләренең бер өлеше күрсәтелү булгандыр, мөгаен. "Если враг не сдается…" дигән бу күренештә җимерек ике катлы йорт та, үлем ядрәләрен яудырып торучы нокталар да, вермахт һәм совет солдатларының киемнәре дә, сөйләмнәре дә, кыланышлары да яу кырындагыча итеп тәкъдим ителде һәм ул чын-чынлап фронтның төрле сәхифәләрен күз алдына китереп бастырды.
Чолганышта калган шәһәргә Геринг тарафыннан Сталинградның яулап алынган өлешендәге музейлардан (Серафимович, крайны өйрәнү музейлары, картиналар галереясы, шул исәптән фюрер үзе кызыксынган сармат алтыны) кыйммәтләрне эвакуацияләү өчен махсус җибәрелгән отрядны чолгап алып юк итү, фашистларның каршы торулары, терәк пунктын саклау кебек мәлләр белән тулы күренешләр, немецларның Гумрак аэродромы районындагы, Кызыл Армия тылындагы вакыйгалар тамашачыларны сугыш елларына кире кайтаргандай итте.
Күп кенә вакыйгалардан соң Паулюс капитуляция ясый. Без җиңдек! Бердәм рәвештә "Ура" яңгырый. Совинформбюро сводкасының Паулюсның бирелүе турындагы фонограммасы ишетелә. Вакыйга бер минут тынлыктан соң салют бирү белән тәмамланды.
Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев