Мәдәни җомга

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

19 ноябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 12.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.05 сәгать. Аралашуны чикләү зарур. Күбрәк ял итү, йоклау файдалы. Яңа эш башлау өчен яхшы вакыт. Гаиләдә татулык һәм тулы гармония. Тире, туры эчәк,...

19 ноябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 12.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.05 сәгать.

Аралашуны чикләү зарур. Күбрәк ял итү, йоклау файдалы. Яңа эш башлау өчен яхшы вакыт. Гаиләдә татулык һәм тулы гармония. Тире, туры эчәк, бавыр зәгыйфь. Ваниль, канәфер, әфлисун исе кәефне күтәрә.

Иммунитетны ныгыту

1-2 бүлем сарымсакны вак кына турап, изәләр, 1 стакан кефир, ярты аш кашыгы лимон согы, чирек чәй кашыгы карри өстиләр, 2 сәгать төнәтәләр, йокларга 1,5 сәгать кала эчәләр.

20 ноябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.31 сәгатьтә калка, 12.58 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать.

Акыл җыю көне. Ыгы-зыгыдан, уйламый эш итүдән сакланыгыз. Уй-фикерләрегезне контрольдә тотыгыз. Күзәтүчән булыгыз. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна башлый. Сизү әгъзалары, баш зәгыйфь. Лимон исе файдалы.

Нарат җиләге

Нарат җиләгендә (брусника) 80нән артык файдалы кушылма бар. Ул С, В, РР витаминнарына, органик кислоталарга бай. Мәсәлән, бензой кислотасы - иң куәтле табигый консервант, ул җиләкләрне кыш буе бер үзгәрешсез саклый. Әлеге кислота авыру тудыручы бактерияләрнең үсешен тоткарлый, антибиотик кебек, организмдагы төрле ялкынсынуларны баса. Тагын бер матдә - арбутин гликозиды - кешенең сидек-җенес әгъзалары системасын йогышсызландыра. Холецистит булганда, үт яхшырак бүленсен өчен дә нарат җиләге ашарга кирәк. Нарат җиләге төнәтмәсе ашказаны-эчәк авыруларын, гипертония, подагра, ревматизмны дәвалауда кулланыла. Альцгеймер авыруын кисәтә. Төнәтмә болай әзерләнә: 1 кг юылган җиләккә кайнатып суытылган 2 л су өстәп, яхшылап болгаталар, берничә көннән соң сөзеп, шешәләргә бүләләр, суыткычта саклыйлар.

21 ноябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.57 сәгатьтә калка, 13.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.58 сәгать.

Хәвеф-хәтәрле, куркыныч көн. Көчегезне юк-барга сарыф итмәгез, азрак сөйләгез, күбрәк йоклагыз. Тынычсызланмагыз. Мөһим карар кабул итүне кичектерегез. Аяклар зәгыйфь. Теш алдырырга ярамый. Эчәклекне чистарту нәтиҗәле.
Тахикардиядән - мелисса

Тахикардияне дарулар белән дә җиңеп булмый, ә менә кайберәүләрнең хәлен үлән төнәтмәсе җиңеләйтә. 1 әр өлеш каен җиләге яфрагы, валериана тамыры, мелисса һәм сукыр кычыткан үләннәрен кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 7 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.

22 ноябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.25 сәгатьтә калка, 13.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.55 сәгать.

Арып-талганчы эшләргә ярамый. Эчке сиземләү бик көчле. Катлаулы хәлдән чыгу юлы табылу ихтималы зур. Бурычларны кайтарып бирү хәерле. Кан авырулары кискенләшергә, аяклар авыртырга мөмкин.

Сихәтле бәрәңге (1)

Бәрәңгедә калий, фосфор, кальций, тимер, магний, йод, С, В1, В2, В6, РР витаминнары, фолий кислотасы, А провитамины күп. Иң кыйммәтле үзлеге - С витамины булу: кабыгы белән пешерелгән 200 г бәрәңгедә әлеге витаминның тәүлеклек нормасы бар, язга таба гына ул һаман азая. Температура югары булганда, чи бәрәңгене кабыгы белән бергә угычта уалар, ярты аш кашыгы серкә кушалар, марляга җәеп, маңгайга компресс итеп куялар. Ютәлләгәндә, бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр, бераз төяләр, киндер капчыкка салып, 1 сәгатькә күкрәккә куеп яталар, өстеннән сөлге урыйлар. Буыннарны чистарту, бөер ташы авыруыннан котылу өчен, көн саен бәрәңге пешкән суны эчәргә кирәк. 2 атнадан соң 1 атна ял итәләр.

23 ноябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.56 сәгатьтә калка, 14.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.51 сәгать.

Игелекле эшләр башлау көне. Киләчәккә планнар төзү отышлы. Кәеф күтәренкелеген саклау мәслихәт. Бер генә җан иясен дә рәнҗетергә, беркемнең дә хәтерен калдырырга ярамый. Кибеттә йөрү, кием сайлау, өй җыештыру, ремонт ясау уңышлы. Күзләр зәгыйфь.

Сихәтле бәрәңге (2)

Экземалы, пешкән тирегә уылган чи бәрәңге ябалар. Чи бәрәңге согы организмны яхшы чистарта, әмма аны февральгә кадәр генә эчәргә ярый, соңрак бүлбеләрдә соланин артык күбәя, ә ул агулы. Бәрәңге согын гастрит, ашказаны җәрәхәте, шикәр чире, гипертония, геморрой булганда бермә-бер суга кушып көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Метеоризм булганда, көн саен ач карынга 1 стакан бәрәңге согы эчәргә, аннан соң 1 сәгать буе ашамаска, ятып торырга кирәк. Дәва курсы - 10 көн. Кан тамырлары варикоз киңәйгән урыннарга да көненә берничә тапкыр бәрәңге согы сөртәләр, сокны эчәләр дә.

24 ноябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 6.26 сәгатьтә калка, 14.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.48 сәгать.

Шактый авыр көн. Организм хәлсез, эч поша. Күңелсез уйлардан ничек тә котылырга тырышыгыз. Күңелегезгә ятмаган кеше белән аралашмагыз. Вәгъдәләргә ышанмагыз. Ашауда чама хисен югалтмагыз.

25 ноябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 30 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.50 сәгатьтә калка, 15.17 сәгатьтә бата. 09 сәгать 11 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.45 сәгать.

Киләчәккә планнар төзү, хыяллану яхшы. Холыксызлык, кызып китүчәнлек күзәтелә. Иҗат активлыгы да көчле. Яңа Ай калыкканда организм хәлсез, шуңа арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Баш мие, күзләр зәгыйфь, аларны дәвалау уңыш бирми. Ашказанын чистарту нәтиҗә китерә. Ач торырга ярамый.

Киевтагыча кәтлит

4 кисәк тавыкның түш ите, 150 г укроп кушып туңдырылган атланмай, 2 йомырка, тоз, борыч, сохари оны, үсемлек мае, он кирәк. Тавык итен агач чүкеч белән йомшарталар, 4 кисәгенә дә тоз, борыч сибәләр, урталарына 1әр кисәк укроплы май куялар, конверт итеп төрәләр, туглап күпертелгән йомыркага маналар, онда әвәлиләр, 15 минутка туңдыру камерасына куялар. Алып, кабат йомыркага маналар, онда һәм сохарида әвәлиләр, 10 минутка туңарга куялар. Алгач, кабат йомыркага маналар, онда, аннары сохари онында әвәлиләр. Кызган майлы табада ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: