Мәдәни җомга

Түбән Абдул тарихы 

Чал тарихлы һәм бүгенге лаек тормышы белән дә үрнәк татар авыллары бар. Әлмәт районындагы Түбән Абдул авылы әнә шундыйлардан.

Бу авыл Шушма елгасындагы күпер аша Иске Бәгрәҗ белән кушылган, халык телендә икесен бергә Елховой дип тә атап йөртәләр. Чирмешән районы чигенә урнашкан бу татар-мишәр авылы үзенең буйсынмас холкы, танылган шәхесләре белән дә данлыклы. 

Ниһаять, Түбән Абдул турында да тарихи-публицистик китап дөнья күрде, ул бик саллы – 415 биттән тора, анда узган заманнарның сирәк документлары, карталары, шәҗәрәләре, кабер ташлары, халык авыз иҗаты урын алган. 

Иң әүвәл, аның авторлары турында берничә сүз. Илдус Рәшит улы Габдуллин – Әлмәт энциклопедиясен төзүчеләрнең берсе, Башкортстанның Чакмагыш авылында яши. Ул мишәрләр тарихына һәм татарларны көчләп чукындыру фаҗигасенә аеруча зур игътибар бирә. Ул моңа кадәр дә “От служилых татар к татарскому дворянству”, “Из истории Чекмагушевского района Республики Башкортостан”, “Движение крещенных татар Альметьевского региона по возвращению в мусульманство”, “Татары и башкиры в войнах с Францией в конце XVIII – начало XIX веков”, “Деревня Нижнее Абдулово Альметьевского района: к истокам рода Гаяза Исхаки”, “Сравнительный анализ тамг населения Восточного Закамья (XVIII–XIX вв.)”, “Аит Уразметов (новые штрихи к биографии)” кебек фәнни хезмәтләре белән танылган иде. Бу китапта исә И.Габдуллин “На Мещерской земле”, “Основание деревни”, “Отпадение” в ислам крещенных татар Альметьевского региона”, “Гаяз Исхаки и Альметьевский край: к истокам рода” һ.б. язмалары белән катнашкан. 

Ирле-хатынлы Миләүшә һәм Әсгать Закировлар китапның төп авторлары, төзүчеләр булып тора. Әсгать әфәнде шушы Түбән Абдул авылында туган. Аның әле туксанынчы елларда ук Бөгелмә телевидениесенең татар редак­циясендә эшләвен, ә 2003 елда шул ук калада “Сандугач” дип аталган татар радиосы оештырып, шуны җитәкләвен хәтерлибез. Ә.Закиров – “Уртабызда шәм яна” (2000 ел), “Офык” (2003), “Глюк түгел, чынбарлык” (2016) китаплары авторы да. Бүген ул җәмәгате Миләүшә ханым белән берлектә татар шәҗәрәләрен төзү белән шөгыльләнә, алар йөздән артык милләттәшебезгә нәсел тарихларын торгызырга ярдәм иткән. Закировларның уртак хезмәтләрен – “Вакыт дәрьясында Иске Үтәмеш”, “Тойгелде: җуелмас тарих”, “Үтәмеш. Буыннар чылбыры” китапларын әйтеп китәргә кирәк. Шулай ук алар “Татарский центр родоведения” сайтын да булдырды. Китапта шулай ук Әлмәт төбәге тарихын өйрәнүче журналист, милләтпәрвәр Дамир Таҗиевның мәчетләр турында язмалары урын алган. 

Инде “Түбән Абдул” китабында авторлар авыл тарихына күчкәнче, гомуммилләт, борынгы төрки-татар тарихына тирән анализ ясаган. Бу тарих Нух пәйгамбәр заманнарыннан ук башлана, төрки каганатлар аша, болгар-бортас чорларына килеп җитә, бу күзәтүләр Альфред Халиков, Марсель Әхмәтҗанов, Нурихан Фәттах, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Дефак Рәхмәти һәм башкаларның фикерләре белән ныгытылган. Мисал өчен, моннан егерме ел элек Әлмәт төбәге кабер ташларын өйрәнгән галим Марсель Әхмәтҗанов болай дип язган:

“Мөселман татарлар Әлмәт төбәгенең төп халкы булып тора. Аларның асыл бабалары бу җирләрдә инде борынгы Төрки каһанлык чорларында ук (VI–VII йөзләрдә) гомер иткән. Төбәктә шул ерак гасырлардан килгән һәйкәлләр дә саклана. Аның кызыклы үрнәге, борынгы төркиләргә бәйле булган бер таш балбал сыны рәвешендә, Түбән Абдул кырында бүген дә тора”. 

Чыннан да, авыл янындагы тугайлыкта Тораташ сыны бар, ул монгол далаларындагы һәм Хакасия-Тыва җирләрендәге таш балбалларга охшаган. Шулай ук мин Түбән Абдул музеенда таштан ясалган бик зур кеше башы да күрдем, аның янына 668 ел, дип язып куелган иде. Аны да, музейдагы мөгезборын һәм бизон сөякләрен дә Шушма елгасы буеннан тапканнар. Бу үзе үк биредә меңнәрчә еллар элек үк тормыш барганлыгын күрсәтә. Ә “Изгеләр зираты”ндагы кабер ташлары исә, галим Марсель Әхмәтҗановның язуынча, Алтын Урда чорына карый. Китап авторлары язуынча, аларның бабалары бирегә Тау ягыннан да күчеп утырган, “Түбән Абдул – чиста мишәрләрдән торган авыл. Бу метрикалар “Ревизские сказки” кебек документлар белән раслана”, дип ассызыклый алар.

Рәсми чыганакларда, шул исәптән, “Татар энциклопедик сүзлеге”ндә (2002) һәм “Населенные пункты Республики Татарстан” китабында (1997) Түбән Абдул һәм Иске Бәгрәҗ-Елховой авылларына нигез салу вакыты итеп 1730 еллар күрсәтелгән, әмма бу дөреслеккә туры килми. Моңа каршы Алтын Урда чорыннан калган кабер ташлары да, фәнни әйләнешкә кертеп җибәрелгән кайбер яңа чыганаклар да дәлил. Илдус Габдуллин мәкаләсендә дә бу җирләрнең Петр патша тарафыннан 1697-1698 елларда ук йомышлы татарларга бүләк итеп бирелгәне әйтелә. Инде 1745 елда ук Түбән Абдулда 63 ир-ат яшәгән икән, моңа тагын шуның кадәр хатын-кызларны һәм дистәләгән балаларны да кушсаң, ул вакыт өчен шактый зур сан килеп чыга. Димәк, бу җирләр йомышлы татарларга, мишәр морзаларына авыллары белән бергә бирелгән, ягъни Түбән Абдул һәм Елховой җир бүләк ителгәч кенә барлыкка килмәгән. Авторларның язуынча, “Түбән Абдул авылына 13 төрле авылдан күченеп төпләнеп калган 44 баш баба нигез салган.” Китапта ул авылларга һәм ул “баш бабаларга” да шактый зур урын бирелгән, өстәмә материал җитәрлек. 

Әмма бу илдә син мишәр морзасы яки йомышлы татар булсаң да, бары тик христиан динен кабул итсәң генә, милекне үзеңдә калдыра аласың. Бу афәт Түбән Абдул өстенә дә килә, халыкның бае-ярлысы җирсез генә түгел, иманын да югалту куркынычы алдында кала. Архив документларыннан күренгәнчә, XIX гасыр башында инде Түбән Абдулда (Степановка) яңа чукындырылганнардан 72 ир-ат, 70 хатын-кыз теркәлүе билгеле. Янәшәдәге Иске Бәгрәҗ-Елховойда алты йортта яңа чукындырылган 8 ир-ат, 6 хатын-кыз яшәгән. Әлбәттә, болар барысы да татар-мишәрләр булган, алар үз теләкләреннән башка көчләп чукындырылган. “Новокрещены же деревень Нижнее Абдулово и Старый Багряж-Елхово (из тех же служилых татар) были христианизированы в период действий в Поволжье Конторы новокрещенских дел в 1740-1750-х гг. На территории Альметьевского региона миссионеры побывали в начале 1740-х гг., когда были разрушены мечети в деревнях Нижнее Абдулово и Старый Багряж-Елхово”, дип яза И.Габдуллин бу хакта.

Әлбәттә, көчләп чукындырылган бу татарларның күпчелеге кәгазьдә генә керәшен була, ә үзләре кача-поса да, ачыктан-ачык та ислам динен тотуны дәвам итә. Әйтик, Түбән Абдул авылыннан Елена Дорофеева (Колшәрипова) сорау алганда үзенең ислам дине йолаларын үтәвен, урыс динен бөтенләй белмәвен, балаларының да мулла кушкан исем белән яшәвен, иренең икенче хатыны булуын да әйтә. Авыл халкы ике исем, ике дин, ике тормыш белән яшәргә мәҗбүр ителсә дә, барыбер үзенекенә тарта – үлем, сөрген куркынычы астында булса да, үз динендә – исламда кала. Моңа урыс поплары да игътибар итә һәм алар өстеннән әләкне яудырып кына тора:

“Характеризуя альметьевских крещенных татар, приходской священник в своем докладе епис­копу Самарскому и Ставропольскому Феофилу пишет, что они “бросили православие так, что трудно отличить их от татар не только по внутреннему, но и внешнему образу их жизни… В какой дом не войдешь, везде видна обстановка татарская, спросишь ли имя хозяина, он с трудом назовет себя и нередко другим именем, не говоря уже о их семейных. Крестов на себе не носят, креститься не умеют, говорить по-русски тоже, постов не соблюдают, едят лошадиное мясо, держат татарскую уразу, ходят в мечеть, одним словом не крещенные татары.” (Китапта – 51нче бит.)

Әлбәттә, бу татарлар рәсми рәвештә исламга кайту өчен барысын да эшләп караган, ә ул ысул бик катлаулы, хәтта патша фәрманыннан яки суд карарыннан башка мөмкин дә булмаган.Инде бу хәлләргә чыдый алмаган Түбән Абдул халкы 1845 елда үзләрен мөселман дип игълан итә һәм мәчет салырга тотына. Бу мәкруһ татарларга каршы тикшерү эшләре башлана, халык моңа җавап итеп баш күтәрә, казыкка тотына. Хөкүмәт аларны бастыру өчен көч куллана, авыл халкының бер өлешен 1849 елда, патша фәрманы белән, Чиләбе төбәгендәге урыс авылларына һәм Бөгелмә өязе христианнары арасына көчләп күчерәләр. Татарлар монда да ислам динендә калалар. Әле 1905 елгы дин иреге турында патша указы чыкканчы ук, Түбән Абдул авылының күпчелек халкы ислам диненә кайтып беткән була инде.

Чукындыру темасына китапта тагын бер мәгълүматлы язма бар, ул – шул чорда яшәгән М.Гребневның “Нижнее-Абдуловские, Старо-Багряжские и Беркет-Ключские татары вероотступники” дип атала. Гребнев Түбән Абдул (Степановка) авылында христиан диненнән чыккан йөз кеше барлыгын хәбәр итә, аларга карата 1851 елны чиркәү суды башлануын әйтә. Урыс побы Спиридонов Түбән Абдулда була, халык белән очраша, әмма татарлар аңа авыз ачарга да ирек бирми, үзләрен чын мөселманнар, ди, попның әйтүе буенча, аны мыс­кыл итәләр һәм ташлап чыгып китәләр. Спиридонов бу авыл халкын яманлап, “... крестьяне д. Нижнее-Абдулово буйного характера, издавна промышляли грабежом и наездничеством (своего рода спорт)”, дип әләкли. Ул губернаторларга, епископларга язып, христиан диненнән кайт­кан татарларны җир читенә – Амур буйларына, кыргыз-кайсак далаларына сөрүне сорый, “алар янына бер мулла да барып җитәрлек булмасын”, ди. Әмма бу хәл инде 1863 елларда була, патша хөкүмәте дә үзенең мөселман-татарларга карата алып барган ялгышларын аңлый башлый. “Бу холыксыз, усал татарларны каядыр сөрергә түгел, үз телләрендә урыс динен укытып, чиркәүгә тартырга кирәк”, дигән фикергә килә. Әмма аларның бу планнары да барып чыкмый, татар үз теленнән, үз диненнән аерылмый, Түбән Абдул һәм Иске Бәгрәҗ-Елховой авылы халкы да үз милли һәм дини хокукларын әнә шулай көрәшеп яулап ала.

Авыл тарихының һәр чорына диярлек китапта аерым бүлек бирелгән – монда патша армиясендә хезмәт иткән мишәрләрнең исемлеген дә, дингә, мәчетләргә, имамнарга багышланган зур-зур язмаларны да күрергә була. Шулай ук дәһшәтле ачлык еллары турында тетрәндергеч хатирәләрне дә, репрессия-золым корбаннары турында да, канкойгыч сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар, авылның әкренләп күтәрелүе, җир тетрәтеп эшләгән данлы ир-егетләре һәм хатын-кызлары, җитәкчеләр, танылган кешеләр – барысы хакында да тулы мәгълүмат бар. XVIII-XIX гасырлардагы ревизия материалларыннан башлап, йомышлы татарларның һәм морзаларның исемлеге, бөтен сугышларда катнашучыларның исемлеге, сугыш вакытында алып барган хуҗалык кенәгәләрендәге исем-фамилияләргә хәтле бирелгән. 

Әйткәнебезчә, авылның дин тарихы аерата игътибар үзәгендә. Патша заманында ислам дине коточкыч кысылса да, 1917 елга кадәр Түбән Абдулда өч мәчет була, һәрберсе каршында мәдрәсә эшләп тора. Әйтик, 1913 елда беренче мәдрәсәдә 74 ир бала укый, икенчесендә – 71, өченчесендә 106 үсмер белем ала, китапта хәтта исемлекләре дә бирелгән. Совет чорында бу мәчет-мәдрәсәләрнең барысы да ябыла, муллалар хөкем ителә, сөргенгә сөрелә. Нинди чор булса да, авыл халкы динне ташламый, 1989 елда Әлмәт районында беренче мәчет тә шушы Түбән Абдул авылында ачыла. Хәзер авылда ике мәчет, янәшәдәге Иске Бәгрәҗ-Елховойда өч мәчет бар. Түбән Абдулда әле 1961 елда ук ачылган гаҗәеп “Авыл тарихы музее” барлыгын, Елховойда урта мәктәп эшләп торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Бу төбәк үзенең тарихы, мәдәнияте һәм мәгърифәте, традицияләре, хәтта холык-фигыле белән дә аерылып тора. 

Китапта авылдан чыккан танылган кешеләргә дә шактый урын бирелгән, ә алар күп һәм бөтен дөнья буйлап таралганнар. Әйткәнебезчә, Гаяз Исхакыйның да нәсел тамырлары Түбән Абдулга барып тоташа икән. Тарихчы Илдус Габдуллин 1834 елгы ревизия материалларына таянып, Гаяз Исхакыйның бабасы Исхак Мөхәммәтшәриповның 1807 елда Түбән Абдулда тууын исбатлый, 1851 елда ул күрше Лашман авылында имам булып тора. Аның улы – Гыйләҗетдин, Гыйләҗетдиннең улы – Мөхәммәтгаяз Исхаков. Бу борынгы мишәр морзалары нәселе Түбән Абдулга XVIII гасыр урталарында хәзерге Буа районының Яңа Суыксу авылыннан күчкән була, ул чагында Измайловлар фамилиясен йөртә. Кыскасы, Гаяз Исхакыйның дүрт буын ата-бабасы Түбән Абдул авылында яши, ул чагында ук милләт юлбашчылары була, биредә хәзер дә Исмәгыйлевләр фамилиясен йөртүчеләр арасында нәсел дәвамчылары бар.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

.Елховой авылында музей бинасы.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: