Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Татарның тамгалы урыны

Ырынбур төбәгенең тарту көче, тылсымы, нуры бар...

Әллә җанга тансык дала-кылганнары белән, әллә шул далаларны тутырып, томырылып чапкан елкы-аргамаклары белән, әллә мәгърур Һун-Урал тауларының соңгы ыргылышы булган шихан-сыртлары белән – якын, күңелгә бик якын бу яклар! Дала белән таулар тоташкан һәм, татарның үзе кебек, укмашып мәңгегә бербөтенгә әйләнгән хикмәтле урыннар бит бу! Ә җырларга һәм риваятьләргә күчкән Җаек һәм Сакмар сулары, меңьеллык төрки-скиф-сармат курганнары белән дан алган Эләк һәм Тозтүбә, Саракташ буйлары, Кәрвансарайлы һәм “Хөсәения” мәдрәсәле Ырынбуры, шушында милләтне агартабыз дип, “Вакыт” һәм “Шура” матбагаларын чыгарып яткан бертуган Рәмиевләр һәм Риза Фәхреддиннәре ни тора!.. Каурый каләмен Җаек суына манып, дала җиледәй саф һәм җиңел, моңлы һәм мәгънәле шигърият тудырган Дәрдемәнд...

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

Әйе, татарның ил-җир тоткан асыл ватан-дәүләтләре кулдан китте, әмма шул сахра-далаларда изге сөт белән үскән һәм аның мәңгелек көче күчкән милләт калды. Бу бөек узганнарны кан күзәнәкләрендә, хәтер төпкелләрендә саклаган татар халкы калды... Һәм аны дөньяга белдереп тотучы шәхесләр калды... 

Әйе, бу далаларда гасырлар буе ил, тел, дин өчен тиңсез көрәш барган, канлы фаҗигаләр булган... 1740 елның 25 августында гына да Сакмар суы буйларында 6 мең татар-башкорт җәзалап үтерелгән. Батырша хәзрәтне дә сөргенгә шушы Ырынбур төрмәсеннән алып китәләр, 1756 елның 24 авгус­тыннан 16 сентябренә кадәр Ырынбур губернаторы Иван Неплюев үзе аннан сорау ала... 

Тарих шаһит – бер Ырынбур төбәге генә дә милләтебезгә әллә кемнәрне бирде, әллә кемнәрне үзенә сыендырды, әллә кемнәрне дөньяга чыгарды! Заманында Татар Петербургы дип аталган Татар Каргалысы авылында Батырша хәзрәт, Утыз Имәни, Риза Фәхреддинов, Дәрдемәнд­ләр булган, Пугачев явының да башында гаярь Каргалы татарлары торган, данлыклы татар байлары – бертуган Хөсәеновлар шушы авылдан чыккан. Бүген дә Татар Каргалысы авылы төбәктәге бөтен милли һәм дини эшләрнең үзегендә тора, анда 5 мең кеше яши, биредә 2 меңгә якын хуҗалык, 3 мәхәллә, 3 мәчет, 3 зират бар, мәдрәсә эшләп тора, ике катлы яңа “Нур” мәдрәсәсе төзелде. Авылда шулай ук егермегә якын шәхси кибет, төрле предприятиеләр бар, халык янәшәдә генә булган Ырынбур шәһәренә дә барып эшли. 

Узган гасыр башында Гаяз Исхакый Ырынбурда үзенең данлыклы “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен язган, ул вакытта аңа нибары 24 яшь булган! “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан Сәгыйть Рәмиев бу калада үзенең гыйсъяни шигырьләрен иҗат иткән, бар татар дөньясына:

Бетмә, надан, ту яңадан
Мәгърифәтле анадан! – 

дип оран салган.

Өлкәнең көньяк-көнчыгышында урнашкан Орск шәһәрендә заманында язучы Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән һәм иҗат иткән, үлмәс “Галиябану”лары һәм “Ак калфак”лары белән милләт сәхнәсенә күтәрелгән. Дөньякүләм танылган шагыйрь Дәрдемәнднең соңгы еллары биредә үткән, 1921 елгы ачлыктан ул Орскида үлгән һәм җирләнгән, кабере хәрби завод астында калган... Өлкәнең төнь­як-көнбатышындагы Мостафа авылында Муса Җәлил туган, ул да Ырынбурда “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган, инкый­лабтан соң Орскида Совет властен һәм идеологиясен урнаш­тыруда ярдәм иткән, сугышта әсирлеккә төшеп, фашистлар тарафыннан башы чабылган, кабере билгесез... Милләтнең асыл уллары Ибраһим Бикчәнтәев, Габдулла Ибраһимов (Шонаси), Фатих Кәрими, Сәгыйть Сүнчәләй, Борһан Шә­рәф тә заманында Ырынбурның “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаган, төрле елларда үзләре дә анда укыткан яки бу шәһәрдә татарча газета-журналлар чыгарган булган, шәхес культы ел­ларында аларның барысын да юк итәләр. Заманында Каргалы мәдрәсәсендә укып йөргән һәм Ырынбурда үзенең китапларын бастырган тарихчы Һади Атласины да шушы ук язмыш көткән... “Хөсәения” мәдрәсәсендә бераз белем алган талантлы шагыйрь Шәехзадә Бабич исә аклар-кызыллар сугышында корбан була. “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыткан Гаяз Исхакый, Муса Бигиев һәм Зәки Вәлиди инкыйлабтан соң чит илгә качып кына бу кара язмыштан котыла... 

Ырынбур яклары – мәгърифәтле, милли традицияләр тирән һәм нык булган төбәк. Казан, Уфа, Әстерхан кебек, Ырынбур да татар халкының тамгалы урыны. Патша палачлары, Сталин һәм Гитлер юк иткән милләт уллары урынына яңалары үсеп чыга, татарны бу далалардан беркем дә каерып ала алмый. Хәзер дә Ырынбур өлкәсенең җитмешләп татар авылында һәм шәһәрләрендә 150 мең милләттәшебез яши. Татарстаннан читтә бары тик Ырынбурда гына йөз еллык тарихы булган милли китапханә эшләп килә, ул дәүләт тарафыннан финанслана, анда 50 мең китап саклана. Татарстаннан читтә, Уфадан кала, бары тик Ырынбурда гына дәүләт карамагында булган татар теат­ры эшләп килә, ул Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә. Заманында большевиклар япкан “Вакыт” газетасы урынына үзгәртеп кору елларында “Яңа вакыт” газетасы чыга башлады. Совет власте елларында татарлар кулыннан тартып алынган “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм Кәрвансарай яңадан милләткә кире кайтты. Әлбәттә, болар барысы да урындагы милли көчләрнең туктаусыз эшләве, бер максатка хәрәкәт итү сәбәпле булды. Бер тиен акчасыз, бары тик коры дәрт, тырышлык, энтузиазм белән башланып киткән милли хәрәкәткә соңгы елларда инде хәлле, акчалы, заманча белемле татарлар, эшмәкәрләр дә килеп кушылды. Ырынбур татарлары дәүләтсез шартларда да милләт булып сакланып калуның матур үрнәген бөтен татар дөньясына күрсәтте.

Ырынбур төбәге менә бу тарихның барысын да белә, хәтерли һәм саклый, чөнки шушы тарихны өйрәнүчеләр, теркәп баручылар, язучылар бар. Әйе, соңгы 25-30 елда Ырынбурның үз елъязмачылары барлыкка килде, бу төбәк турында, аның данлыклы шәхесләре хакында китаплар язылды, тарихи эзләнүләр әле бүген дә дәвам итә. Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең иң нәтиҗәле эшләүчеләре, әлбәттә, Мәдинә Рәхимкулова, аталы-уллы Рәшит һәм Әнвәр Искәндәровлар һәм аларның эшен дәвами итүче Хәзирә Абделмәнева. Аларның хезмәтләрен хәзер Ырынбурда гына түгел, Татарстанда да яхшы беләләр, төбәк тарихын өйрәнгәндә яратып файдаланалар. Мин бу мөхтәрәм шәхесләрнең барысы белән дә аралашып яшәдем, өйләрендә булдым, барлык хезмәтләрен дә укып һәм бәя биреп барырга тырыштым. Ә миңа Ырынбур капкаларын ачучы кеше Мәдинә апа Рәхимкулова булды, моннан нәкъ 20 ел элек ул мине бу якларга чакырып китерде һәм ахыры гомерлеккә ефәк кылганнар белән бәйләп куйды... Аңа кадәр без Мәдинә апа белән 1989 елда, Мәскәүдә, төрки халыкларның беренче корылтаенда танышкан идек.

Мәгърифәтче галимә Мәдинә апа Ырынбурга Башкортстан якларыннан килеп урнашкан булса, калган краевед-тарихчылар барысы да – шушы төбәктә туып-үскән кешеләр. Әйе, Мәдинә апа ярты гасыр буе Ырынбур күген балкытып торучы якты йолдыз булды, ул милләткә Ризаэддин Фәхреддин, бертуган Рәмиевләр, бертуган Хөсәеновларның исемен кире кайтарды, таш калага да, как далага да ислам-иман орлыкларын сибеп калдырды, хәзер алар җимеш бирә, Аллага шөкер! Мәдинә Рәхимкулова заманында Казан галимнәре дә эшли алмаган зур хезмәтне башкарып чыкты – Ризаэддин Фәхреддиннең “Җәвамигуль кәлим шәрхе” китабын гарәп хәрефләреннән бүгенге әлифбага күчереп бас­тырып чыгарды (1995 ел), шул ук китапны үзе русчага тәрҗемә итеп, 1999 елда дөньяга таратты. “Хөсәения” мәдрәсәсенең тарихын җентекләп өйрәнүче шәхес тә – Мәдинә апа, әле 1997 елда ук ул бу турыда китап бастырып чыгара. Ә аның бертуган Хөсәеновлар, абыйлы-энеле Рәмиевләр һәм аларның затлы нәсел дәвамчылары турында китапларын хәзер дә бик яратып укыйлар һәм файдаланалар, чөнки аларда – беренчел, җирле, төгәл мәгълүмат. Шунысын да онытмаска кирәк, әле 1986 елда ук ул Ырынбурның уртасында, Риза Фәхреддин яшәгән йортка үз акчасына мемориаль такта куйдыруга ирешә, 1989 елда шундый ук истәлек билгесен Ленин урамында Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) яшәгән йортка да куйдыра. Мәдинә Рәхимкулова барлык китапларын да үз хисабына чыгарды, сары кәгазь, йомшак тышлык, дип тормады, бу тиңсез мәгълүматны тизрәк милләт кулына тапшырырга ашыкты. Әйе, ул ашыгып, җирсеп эшләде, белгәннәрен биреп өлгерә алмам, дип тә борчылгандыр, мөгаен... Өлгерде Мәдинә апа, барысына да өлгерде, үзенең эшен дәвам итә алырлык укучыларын да әзерләп өлгерде, догачылар да калдырды, урыны җәннәттә булсын!

Бүгенге көндә Ырынбурда Мәдинә апа башлаган эшне аның шәкерте, мөгаллимә, төбәк тарихын өйрәнүче Хәзирә ханым Абделмәнева (Мәҗитова) дәвам итә. Ул Сарыкташ районының Никитино (Рәдүт) авылында туып-үскән, педучилищедан соң Ырынбурның татар мәктәбендә укыта, аннан соң башта – “Хөсәения” мәдрәсәсен, аннары Мәскәү Ислам университетын тәмамлый. Әле үзе исән вакытта ук Мәдинә апа укучысы Хәзирәгә зур өметләр баглый, хәтта архивының бер өлешен дә аңа биреп калдыра. Һәм Хәзирә ханым остазының ышанычын аклый – ул күрсәткән юл һәм темалар буенча, инде берничә документаль китап бастырып чыгарды. 2015 елда Ырынбурда аның авылдашы һәм туганы, галим-мөгаллим, язучы Гобәйдулла Мөэминов (Рәдүди) турында “Йолдыздай яшьнәп үткән гомер язы” китабы дөнья күрә. Рәдүди (1885-1912) – егермеләп китап авторы, алар арасында хикәяләр һәм шигырьләр дә, мәктәп дәрес­лекләре дә бар. Хәзирә Абделмәнева аның китапларын яңадан милләткә кайтаруда да күп көч куя. Ул шулай ук данлыклы авылдашлары – Төхфәт Ченәкәйгә, Гобәйдулла Мөэминовка (Рәдүди) һәм Багбостан Мөэминовага да истәлек таштакталар куючы. Рәдүди турындагы китабы исә туган авыллары Рәдүттә халыкка зурлап тәкъдим ителә.

Хәзирә Абделмәневаның икенче китабы, әлбәттә, остазы Мәдинә апа турында иде, ул 2016 елны Ырынбурда басылып чыкты һәм “Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова” дип атала. Ул Мәдинә апаның 100 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән иде. Бу юбилей Ырынбурның Х.Ямашев исемендәге китапханәсендә дә, татар теат­рында да зурдан билгеләп үтелде, Хәзирә Абделмәнованың китабы да шунда халыкка тәкъдим ителде. Автор ул китабында ук инде Мәдинә Рәхимкулованың барлык китапларына (ә алар егермедән артык) тулы бәя бирергә тырышкан, шулай ук анда замандашларының истәлекләре, тарихи фотолар урын алган иде. 

Инде менә Хәзирә Абделмәневаның өченче китабы да дөнья күрде, ул да Мәдинә апа турында һәм “Милләт анасы” дип атала (Оренбург, 2018). Бу китап, нигездә, Мәдинә Рәхимкулова турында истәлекләрдән тора, шулай ук биредә галимәнең тормыш юлы, тарихи фотолар, хезмәтләренең исемлеге һәм аның турында язылган мәкаләләрнең библиографиясе дә бирелгән. Китап “Мәшһүр язучылар әсәрләре” һәм “Якташларының мәкаләләре” дип аталган ике зур бүлектән тора. Шунысы игътибарга лаек, китапның беренче бүлегендә Мәдинә апа турында истәлекләре белән уртаклашучылар – барысы да Татарстанда яшәүче галимнәр һәм язучылар, алар – Равил Әмирхан, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Марсель Әхмәтҗанов. Әйе, Мәдинә апаның Казанда бер генә китабы басылып чыкмаса да (Ризаэддин Фәхреддиннең 1995 елда “Иман” нәшриятында дөнья күргән “Җәвамигуль кәлим шәрхе” хезмәтен бу исемлеккә кертмибез), Татарстанда аны белүчеләр һәм хөрмәт итүчеләр бар иде. Алар арасында тарихчы-галим Равил Әмирханның бу китапка кертелгән “Мәдәниятебез сагындагы Мәдинә” дип аталган күләмле язмасы аерылып тора. Равил абыйның бу мәкаләсе әле 1994 елда ук “Иманга тугрылык” дип аталган җыентыкта дөнья күргән булган, димәк, Мәдинә апа аны үзе исән чакта ук укыган. 

“Мәдинә Рәхимкулова иярләгән актуаль темалар арасында татарларда мәгърифәтчелек, мәшһүр уку йортлары, милли театр, матбугат, дәреслекләр, мәдәният учаклары, мәчетләр тарихы, дин, әхлак, тәрбия һ.б. мәсьәләләр бар, – дип яза ул. – ... Мәдинә апа татарның атаклы мәгърифәтчеләре, галимнәре, сүз осталары, күренекле зыялылары турында бөтен бер образлар галереясы иҗат иткән кеше буларак та абруй казанды. Аның “казаныш” исемлегендә милләт каймагы дип аталырлык шәхесләрнең иң абруйлылары теркәлгән. Менә алар: Ризаэтдин бине Фәхреддин, Мифтахетдин Акмулла, Исмәгыйль Гаспралы, Дәрдемәнд, Фатих Кәрими, Габдулла Шонаси, Муса Биги, Габдулла Тукай, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар, Сә­гыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Галимҗан Ибраһимов, Гобәйдулла Рәдүди, Котлы-Мөхәммәд Тәфкилев, Шәмсетдин Зәки, Нургали Надиев, Борһан Шәрәф, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Давыт Юлтый, Рәкыйб Рәкыйби, Салих Сәйдәшев, Афзал Таһиров, Якуб Хәлили, Сәлах Камал, Муса Җәлил һ.б. Мондый күренекле затлар турында язу үзе үк иҗади офыклар киңлегенә саллы дәлил”. (Равил Әмирхан. Мәдәниятебез сагындагы Мәдинә / Хәзирә Абделмәнева. Милләт анасы. – Оренбург, 2018, 21-22 бб.)

Мәдинә Рәхимкулованың ырынбурлы якташлары, һәр­вакыт аның янәшәсендә булган һәм ярдәм иткән Фәннур Гайсаров (“Яңа вакыт” газетасы мөхәррире), шагыйрә Әминә Моратова, укучысы Хәзирә Абделмәнева, шагыйрь Мансур Сәгъдиев, Х.Ямашев исемендәге китапханә хезмәткәре Вәсилә Шәрәфетдинова, укытучы, педагогика фәннәре кандидаты Әлфия Җамали, укучысы хаҗия Гөлфәридә абыстай, кече кызы Диләрә Позднякова да аның турында иң кадерле истәлекләре белән уртаклаша. Х.Ямашев исемендәге китапханәнең әйдәп баручы хезмәткәре Сәгъдәт Хәерова исә Мәдинә Рәхимкулова һәм аның турында хезмәтләрнең библиографиясен эшләп биргән. 

Әйе, тарих теркәп, язып баручылары булса гына киләчәккә бара, китапларда кала, халык күңелендә урын ала. Ә Ырынбур төбәгендә мондый елъязмачылар бар, шөкер! Мәдинә Рәхимкулованың лаеклы дәвамчысы Хәзирә Абделмәнева әнә шундый әзерлекле, тырыш шәхес, остазы кебек, ул милләтебезгә тарихи эзләнүләре һәм китаплары белән хезмәт итә, аны догалары белән саклый. Әйе, Ырынбур – татарның тамгалы урыны, тарихы бай, шәхесләре данлыклы, дәвамчылары эзлекле, уңышлар телик аларга!

Бу төбәкнең тарихын яктыртуга үземнән дә өлеш керүенә куанам, мине Ырынбур белән бәйләгән Мәдинә апага һәм һәрдаим ярдәмгә килгән башка милләттәшләремә зур рәхмәтләремне әйтәм! Уртак тырышлык белән минем “Ырынбур татарлары: җиһадтан – иҗтиһаткача”, “Дала-тау татарлары” дип аталган күләмле тарихи очеркларым 2003 елда “Таралып яткан татар иле” китабымда дөнья күргән иде. Шулай ук “Богырысланда белем бар” дип аталган көндәлек-эссе, әле 2002 елда ук язылып, “Мәйдан” журналында басылып чыкты. Әйе, заманында миңа Богырыслан мәдрәсәсендә җәйге лагерьларда белем алырга һәм үземә дә анда татар әдәбияты һәм тарихын укытырга туры килде. Ә Орск каласына мин соңрак – 2013 елда гына барып чыга алдым, бу хакта “Таулы даладагы таш кала” дип аталган күләмле тарихи очерк яздым, ул 2016 елда “Милләт тарихы” дип аталган китабымда дөнья күрде. Моннан тыш та мин Ырынбурда еш булдым, архивларында эшләдем, татар китапханәсендә очрашулар уздырдым, шулай ук Татар Каргалысында һәм заманында Әсәкәй районы татар авылларында да булырга туры килгән иде, бу хакта матбугатта мәкаләләрем шактый басылды. Ә “Баһадиршаһ” дип аталган әдәби-документаль романымның (2006) берничә урынында Ырынбур һәм Татар Каргалысы белән бәйле күренешләр бар. Әмма Ырынбур төбәге татар язучыларының күбрәк игътибарына лаек, дала белән таулар очрашкан тарихи урыннар әле үзләрендә күп серләр саклый, һәм аларны ачарга, тасвирларга милләт үзенең яңа Дәрдемәнд­ләре тууын көтә...

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев