Мәдәни җомга

КЫЛКАЛӘМ ОСТАСЫНЫҢ ИҖАТ СӘФӘРЛӘРЕ

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Фиринат Халиков соңгы елларда Казаныбызда сирәк күренә, чөнки ул Мәскәүдә төзелә торган Җәмигъ мәчет комплексының баш рәссамы итеп билгеләнде. Шәһәребезгә бер кайтуында без аның белән күрешеп, хәл-әхвәлен белештек, бүгенге иҗаты турында сораштык. 2008 елда Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексының фасадлары һәм...

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, рәссам Фиринат Халиков соңгы елларда Казаныбызда сирәк күренә, чөнки ул Мәскәүдә төзелә торган Җәмигъ мәчет комплексының баш рәссамы итеп билгеләнде. Шәһәребезгә бер кайтуында без аның белән күрешеп, хәл-әхвәлен белештек, бүгенге иҗаты турында сораштык.

2008 елда Мәскәү Җәмигъ мәчете комплексының фасадлары һәм интерьерлары проектларына бәйге оештырыла. Анда Казахстан, Марокко, Үзбәкстан, Төркия һ.б. илләрнең рәссам, архитекторлары эшләре карала. Нәтиҗәдә, рәссам Ф.Халиковның проекты иң яхшысы дип бәяләнә. Мәскәүдәге яңа Җәмигъ мәчетенең намаз залы - 6 мең, мәчет алды мәйданы 20 мең мөселманга исәпләнгән. Манарасының биеклеге - 80 метр. Комплекста мөфтият, киңәшмә заллары һәм китапханәләре булган офис үзәге, кунакханәләр, мөселман кибетләре, мөселман рестораннары эшләп торыр дип ниятләнелә. Төзелеш-бизәлештә мәрмәр, малахит кулланыла. Кайбер бизәкләр алтынлап эшләнә. «Мәчет затлы булыр, әмма купшы булмас», - диде рәссам Ф.Халиков. Әйтергә кирәк, Фиринат әфәнденең мәчет фасадлары һәм интерьерлары проектлары эшләүдә тәҗрибәсе бар. Ул Казандагы Кол Шәриф мәчете проектын иҗат итүдә дә катнаша. Рәссам Мароккодагы VI гасырга караган, 100 мең мөселманга исәпләнгән Хәсән мәчетен дә үз күзләре белән күргән, өйрәнгән, гомумән, Ислам гыйбадәт йортлары буйлап күп йөргән, күпне күргән кеше ул.

Шул бай тәҗрибәне истә тотыптыр, инде «Яңарыш» мәдәни-тарихи һәйкәлләрне торгызу фонды рәисе М.Шәймиев рәссам Ф.Халиковка Болгарда төзелеп килгән Җәмигъ мәчетнең интерьер проектын эшләргә дә тәкъдим итә. Аның архитекторы - Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе С.Шәкүров. Болгардагы Җәмигъ мәчет 3 катлы булачак. Ул Икмәк музее янәшәсендә төзелеп килә. Әлеге бинада, гыйбадәт йортыннан тыш, мәдрәсә һәм кунаклар каршы алу, руханилар белән очрашу өчен резиденция дә урын алачак. «Яңарыш» фонды рәисе М.Шәймиев рәссам Ф.Халиковның проектын бик ошаткан. Инде хәзер аны раслыйсы гына бар.

Узган ел Санкт-Петербургтагы Урыс сәнгать музее рәссам Ф.Халиковның «Каз өмәсе», «Кунак утравы» исемле картиналарын, шуңа өстәп, бер пейзаж, бер интерьер күренешен, ә Мәскәүнең Дәүләт тарих музее Казанның урамнары, тарихи йортлары сурәтләнгән 3 картинасын сатып алган. Әйтүләренә караганда, Дәүләт тарих музее Казан күренешләре сурәтләнгән картиналарны соңгы тапкыр XVIII гасырда сатып алган булган.

Моннан тыш, Фиринат Халиков соңгы берничә елда «Борынгы Казанда сәүдә», «Чапкын кенәз казанлыларны шәһәр өчен аяусыз көрәшкә чакыра», «Батырша» исемле тарихи картиналар иҗат иткән.

Ә быел кылкаләм остасы Ф.Халиковка 55 яшь тула. Шул уңайдан оста Казанда шәхси күргәзмәсен оештырырга ниятләп тора. Гомумән, Русия буенча гына да 67 күргәзмәдә катнашкан рәссам ул Фиринат әфәнде.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


.Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе рәссам Ф.Халиков.

«Иске Казанда сәүдә».

«Батырша».

«Чапкын кенәз казанлыларны шәһәр өчен аяусыз көрәшкә чакыра».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: