Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Вахит Имамов: Сталин мирасы

1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән

1990 елда большевиклар хакимиятен бәреп төшергәннән соң, түнтәреш ясаучы “бөек демократлар” совет тормышындагы бихисап гореф-гадәт һәм 70 ел буена яшәп килгән яртысын кичәге җырчылар, биючеләр, спорт мәйданыннан төшеп калган ветераннар һәм югары мөнбәрдән еллар буена сыңар сүз әйтергә дә кыюлыгы җитмәгән куштаннар тәшкил итә. 

Шуңа карамастан, 30 ел эчендә тәртипләргә дә тулаем ясин чыкты. Әле кичә генә пролетариат белән колхозчылар хөрмәт түрендә, аларның йөзләгән вәкилләре хәтта Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең Югары Советларына депутатлар булып та сайлана иде. Хәзер парламентның Ленин белән Сталин корган тәртип кысаларын тулысынча җимереп бетерделәр. Һәр “падишаһ” илнең яңа канунын “кабул иттерә”, кайсылары хәтта үзенең элекке хакимлеген яңадан  саный башлый. Шул ук югары мөнбәрдән “советлар иле кәлүштән башка бер байлык та җитештерә белмәде”, дип 70 ел буена дөнья күләмендә байрак тоткан ил битенә төкерәләр. Пенсиягә чыгуның чиген үзгәрттеләр, аңа карап кына кичәге завод эшчесе яки ферма терлекчесенең пенсия күләме бер тәңкәгә дә артмады. Бөтен Җир шарына үрнәк булган мәгариф системасы җимерелде. Допингтан башка ярыша белмәгәнгә күрә, Россия командаларын дөньякүләм бәйгеләрдән читкә тибәрделәр. Илне санкцияләр элмәге чолгап алды. Ә югары мөнбәрләрдән барча депутат йә җитәкче һаман да Ленин белән Сталин төзеп куйган державаны, алар нигезләгән тәртипләрне сүгә. Ак эт бәласе һаман кара эткә...

Әйе, Сталинга табынырлык түгел. 1920 еллар дәвамында бердәм Кавказ илен республикаларга бүлгәләгән, шул ук чорда бердәм Төркестаннан әүвәл Кыр­гыз, аннан Казах, алар соңыннан Үзбәк, Төркмән, Таҗик респуб­ликаларын хасил иткән чагында да, Сталин аларның картасын тарихи нигез яки аек акыл түгел, ә төтәсләп торган төребкәсе белән генә сызып чыккан бугай. Нәтиҗәдә, 1990 елларда “суверенитетлар парады” чәчәк атуга ук, Төркмәнстан белән Үзбәкстан гына түгел, ә кыргыз, таҗик, казах кабиләләре арасында да кораллы бәрелешләр канат җәйде, аларның берничәсе президентларын чәнчелдереп аткач та тынмады. Алар арасындагы низаг-бәхәс тәмамланды дип сөенергә иртә, анда салып калдырылган дары мичкәсенең иртәгә үк өр-яңадан кабынуы мөмкин. 2008 елда Грузия белән Төньяк Осетия һәм Абхазия республикалары арасындагы канлы бәрелешләргә дә нәкъ менә Сталин дары һәм очкын салып калдырган иде. Узган ел ахырында гына 40 көн буена Карабах җирендә барган канлы бәрелеш тә – һаман шул ук Сталин җимеше, ул нигезләгән милли бүленешнең аяныч нәтиҗәсе. Сталинның фәкать шушы мирасына гына бернинди дә үзгәреш кертелмәде, димәк, мондый гаугалы бүленеш бүгенге җитәкчеләр өчен дә файдалы, дигән сүз бу. “Бүлгәлә һәм хакимлек ит” шигаре мөнбәрдән һич төшми.

Татарстан белән Башкортстан республикалары арасында да 50-60 ел буена күрмәмешкә сабышып, пәрдә артына качып тарткалашу бара. Нигезе – ут күршеләрнең 1922 елда Уфа губернасын нигезсез-нисез кушып куйганнан соң “бөек Башкорт­стан”га әверелгән мәйданда гасырлар буе яшәгән татарларны “башкортлаштыру” сәясәте. Сүзне озакка сузмас өчен конкрет саннар китерү дәлиллерәк. 1939 һәм 2010 еллар арасында үткәрелгән җанисәп мәгълүматларын чагыштырыйк. 1939 елда Бүздәк районы буенча – 32311, Балтачта – 26315, Кушнаренко буенча – 33095, Благовар районында 21713 кеше татар булып теркәлгән. Ә Мәскәү түрәләре кул чабып торудан азынган Мид­хәт Шакиров белән Мортаза Рәхимов кысуы аркасында 2002 елгы җанисәптә татарлар саны Бүздәк буенча – 15833, Балтачта – 3636, Кушнаренко районында – 11641, Благовар буенча 5955 кә калган. Аның каравы, 1917 елгы революциягә кадәр әби-бабалары “башкорт катламы” вәкиле булып йөргәнгә күрә генә 1939 елда “башкорт” булып “язылучылар” Бүздәк районы халкының 21 процентын тәшкил итсә, 2002 елда нинди хикмәт беләндер 40 процентка җиткән. Балтач районында да 1939 елда элекке “башкорт катламы” вәкилләре халыкның 24 проценты булып исәпләнсә, Шакиров хакимлек иткәндә - 75, Рәхимов чорында 70 процентка җиткерелгән. Татар халкының шикаяте буенча Шакиров кәнәфиеннән алып ташланган 1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән. Благовар буенча да 1989 елда башкортлар райондагы халыкның 8 генә процентын хасил итсә, Рәхимов табаны астындагы 2002 елда алар 48 процент булган. Благовар районында Канлы-Төркәйдән кала сыңар гына башкорт авылы да юк. Кушнаренко районындагы 79 мөселман авылының берсе генә дә “ысын башкортныкы” түгел. Шуңа карамастан, югарыда саналган районнарның кайберсендә “башкорт” халкының “демографик үсеш” темплары ике җанисәп арасында 7-8, ә Балтач һәм Кушнаренко районнары буенча хәтта 13-14 тапкырга барып җитә. Җир шарындагы бер генә милләт, хәтта тереклек дөньясындагы җәнлекләр дә мондый дәрәҗәдә үрчем бирә алмый, ә ут күршебез, әнә, шаккатыра!

Ирексездән, нәкъ бүгенге “демократлар” шикелле үк, мәкергә мең һәвәс Сталин-атакайны сүгәргә туры килә. Бүген милли маяк итеп күтәрелгән Зәки Вәлиди һәм аның тарафдарлары 1917 елның декабренда Оренбургтагы Кәрван сараена нибары Көньяк Урал буендагы һәм аның аръягындагы җирләрдә урнашкан 40 лап кына волостьтан башкорт, типтәр, татар, чуаш, мари, хәтта бер удмурт вәкиленнән торган старшиналарны Корылтайга җыю бәхетенә ирешә һәм шунда Башкортстан республикасы төзелү хакында игълан итә. Мәскәү әлеге ихтыярны танырга теләмәгәч, Вәлиди-хан татар белән башкорт ирләреннән җыелган 5-6 полк белән адмирал Колчак “куенында” йөргән булып, Совет хөкүмәтенең аумакай тәлинкә тотуына ирешә. 1919 елның 20 мартында Совет Россиясе җитәкчеләре Кече Башкорт­станны автономияле респуб­лика дип таный. Ул 40 волость бүгенге 7-8 район мәйданыннан артып китмәсә дә, Баймак районындагы Темәс авылы аның мәркәзе булып санала. Ә Уфа губернасының Уфадан Яр Чаллыга, Эстәрлетамакка һәм Бөре (Бирск) каласына кадәр сузылган арасында яшәгән халыкларның теләген ачыклау өчен Совет хөкүмәте референдум уздыруны планлаштырып куя. Хәтта Зәки Вәлиди үзе дә Уфа губернасының бу өлешен, анда татарлар күпчелекне тәшкил иткәнгә күрә, Казан губернасына кушып куюны мәгъкуль саный. Ләкин “төребкәче” халыклар атасының үз мәкере бар: ул Уфа белән Чаллы, Эстәрлетамак һәм Бөре арасындагы җирләрне дә кушып, булачак Татарстанны Россия уртасындагы искиткеч зур дәүләт итеп нигезләүгә юл куя һәм татар кубызына бии алмый лабаса! Әнә шул сәбәпле, референдум да үткәреп тормыйча гына Уфадан Чаллы, Бөре, һәм Эстәрлетамакка кадәр сузылган юлларда урнашкан барча волостьларны Кече Башкортстанга кушып куялар, башкорт иле гомерендә ялгыш та хыяллана алмаган территорияле, олы республика рәвешендә калкып чыга.

Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорар, ди. Башкортстан Республикасын М.Шакиров җитәкләгән елларда ук, аның астыртын фәрманы буенча, 373 авыл халкы “башкортлаштырып” куелган иде инде. Бүгенге башкорт мөтәгалимнәре һәм ата-милләтчеләр хәзер инде Уфа-Чаллы арасын гына да азсына.

“Аулы Мензелинских башкир” шикелле китаплар, “История башкирских родов: байлар” һәм тагын бүләр, ирәкте, кыргыз, гәрәй, йәнәй, юрматы, елан, мең ыруларына багышланган телевизион тапшырулар чыгарып, башкорт милләтчеләре элекке Минзәлә өязе, алардан тыш тагын Әгерҗе, Менделеев, Алабуга, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай районнары җирләренә дә кул сузмакчы була! Башкорт милләтчеләре югарыда саналган ырулардан тыш уран, гайнә, дуван, катай, тазлар, тәмьян, кангылы... кебек ыруларның да әле XVIII гасырда гына татарныкы булып яшәвенә күз йомып маташа. Мисалга, бүгенге Тәтешле районы урнашкан төбәктә җәелгән уран ыруының старшинасы итеп башкорт, мари, чуаш яки ар вәкилен түгел, ә 1745 елга кадәр Ык белән Мәллә елгалары кушылган урында ирәкте волосте белән идарә иткән чып-чын татар Шәрип Киековны күчереп утырталар! 1795 елда уздырылган V җан­исәп Бөре өязендә яшәүче 80 мең кешенең дә 26 меңен татар белән типтәр тәшкил итүне һәм нибары 20 проценты гына башкорт катламына язылган икәнен исбатлый. Пугачев явы алдыннан, 1770 елларда Уфа провинциясенең Казан белән Чаллы арасында урнашкан – 21 һәм Ногай юлындагы 25 волость халкының күпчелеген дә татар тәшкил итә. 

Элеккеге Уфа губернасының Себер юлыннан башка (гәрчә 1764 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча әлеге юлда да 2255 башкорт гаиләсеннән тыш 770 мишәр хуҗалыгы, 2866 татар һәм мари ирләре яшәгән) Казан, Ногай һәм Уса юлларында урнашкан волостьларны Кече Башкортстанга кушу – явыз Сталинның татар милләтенә каршы кылган астыртын мәкере ул, дип тагын бер кат кабатларга туры килә дә, 1920 еллар башында хыялга ашмый калган референдумны искә төшерү чарасы гына кала. Мәскәүнең вәгъдә бирүенә төп-төгәл бер гасыр узып китсә дә, Татарстан хөкүмәте белән Дәүләт Советы депутатларына, әнә шул референдумны бүген булса да үткәрүне сорап, ил җитәкчеләренә мөрәҗәгать итү, бәлки, иң дөрес чишелештер? Шикләнү юк, кичә генә Шакиров белән Рәхимовның камчысы астында 50, 60, 70 процент күләмендә “башкорт” булып язылырга мәҗбүр ителгән Краснокама, Тәтешле, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Шаран, Яңавыл, Борай, Мишкә... районнары халкы да, нәкъ 1926 елгы җанисәптәге шикелле үк, тулысынча диярлек татарлыкка кайтып төшәчәк. Элек Минзәлә өязендә яшәгән 450 меңгә якын халык арасыннан 1926 елда фәкать 1800 кеше генә башкорт булып язылган бит. Чөнки Уфа белән Чаллы, Бөре һәм Эстәрлетамак арасындагы җирләрдә татар халкы килмешәк тә, баскын яисә яулаучы да түгел. Уфа – үзе дә татар каласы, аннан өч тарафка сузылган иркен мәйданнар да – гасырлар буена газиз бабаларыбыз гомер иткән татар җирләре ул! Элеккерәк елларда “Уфа провинциясеннән Пугачев явында 39 мең татар һәм 42 мең башкорт (башкорт катламына язылган) ире сугышкан”, дип үзегез үк күкрәк суга, ягъни татарларның үз җирендә гомер иткәнлеген раслый идегез бит!..

Татарга каршы әтәчтәй кунып чукырга әзер торган башкорт милләтчеләре колагына шуны пышылдыйбыз: юкка гына сез татарны дошман исәплисез. Безнең җирне татар басып алган, дигән әләк-шикаятьне өскә юллаганчы, Башкортстан мәйданындагы авыллар исемлеген генә күздән йөгертегез. Сезнең җирлектәге 34 – Иван, 34 – “Пакрау”, 32 – Александр, 39 – Петр, 50 – Михаил белән 66 Николай бистәләрен татар вәкилләре төзеп куймаган бит!.. Иң төп хәвеф шунда: башкорт та, нәкъ татар шикелле үк, урыслаша бара. Әнә, үзен башкорт кызы дип игълан иткән Эльвира Нәбиуллинаны, йә инде Земфира аты белән танылган җырчыны алыгыз. Аларның кайсы да булса берсе газиз милләтенең теле йә мәгарифе хакына утка яки суга керәмени? Ә шул ук вакытта, оптимальләштерү дигән сылтау белән Башкорт­станда 531 мәктәпне ябып куйдылар бит.

Бер-беребезне чукып яшәгәнче, тарих сабагын күз уңында тоту отышлырак. Әнә, башкорт Салават Юлаев белән Чакмагыш районында туып-үскән, аннары Бозаяз авылына йөзбашы итеп күчерелгән мишәр вәкиле Канзафар Усаев Пугачев явы барышында милләтпәрвәр әйдаманнар булып таныла. 1774 елның 5 июнь кичендә, Әй елгасы буенда “падишаһ галиҗәнапләре” икесенең дә иңенә бригадир тасмалары сала. Аянычы шул: Салаватка бүген бөтен Җир шары сокланса, татар халкының үз арасында да Канзафар-батыр исемен белүчеләр сирәк. Яу бастырылганнан соң Салават белән Канзафарның икесен тиң Балтыйк буендагы Рогервик (хәзер Эстониядәге Палдиски) каласына сөргенгә озаталар. 25 ел буе таш ташып узылган газаптан соң, 1800 елның сентябрендә әүвәл Салават дөнья куя, ясин чыгып, догалар кылып, соңгы юлга аны Канзафар озата. Ә үзе, пугачевчы тоткыннар арасыннан иң соңгы кеше булып, 1804 елның июль аенда вафат була. Мисалның әйтеп бетерергә тиешле сере бик тирәндә түгел: татар халкы бүген 7-8 миллион исәпләнсә, башкорт милләте хәтта безне талау хакына да бер миллион чиген узып китә алмый. Тарих 1800 елда ук искәртеп куярга онытмаган: башкорт халкы өлкән агай тарафыннан иң беренче булып йотылса, татар исән калу хакына сездән соң да тырмашачак, орышачак әле. Башкорт халкы бөек Такташның “Мокамай” шигырен дә белми торгандыр инде, андагы юлларны беркадәр үзгәртеп, болай эндәшсәк тә була: “Кешеләр җирдә изү баткагыннан Чыгу юлын бергә эзлиләр”. Агай кубызына биеп тир түккәнче, моны истә тоту отышлырак.

15 февраль, 2021.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев