Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Тәлгат Галиуллин: “ТАТФАК”ны юксыну

Ун ел элек бик күп уку йортларын, аерым алганда, Казан педагогика университетын, Гуманитар институтны «йотачак» КФУ оешкан чорда, нәкъ менә татфак тегермән ташы астында калды.

Милләт балаларын барлык фәннәрне диярлек үзебезнең Тукай телендә укыту турында ничәмә-ничә буын хыялланып та, инде өметләребез өзелер дәрәҗәгә җиткән бер мәлдә, үткән гасыр­ның соңгы чирегендә милли күтәрелеш йогынтысында мәгариф, мәгърифәт, матбугат, югары белем өлкәләрендә ирешелгән уңышларның бер нәтиҗәсе ‒ Казан дәүләт дарелфөнүнендә татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты (ягъни татфак), соңрак аның каршында кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау шурасын гамәлгә кую булды. Милләтебезнең алдынгы, үзфикерле катламы хөрриятнең бик азга һәдия ителгәнен сизенеп, һәр төбәктә татар бүлекләрен, гимназияләрне, мәктәпләрне ачып калырга тырышты.

Әмма ун ел элек бик күп уку йортларын, аерым алганда, Казан педагогика университетын, Гуманитар институтны «йотачак» КФУ оешкан чорда, нәкъ менә татфак тегермән ташы астында калды. Г.Исхакый әйтмешли, моңсу «сүземез» шул хакта. 

Халкыбыз кичергән бөек тә, әрнүле дә олы тарих бизмәненә салып бәяләгәндә, нибары бер «мизгел» ‒ 20 елга якын гына яшәп калса да, тирән белемле, милли җанлы укытучылар, галимнәр, гаярь журналистлар, язучылар әзерләүдә җуелмас һәм онытылмас эз калдырган «татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр» факультетын ниндидер гаҗәеп магик дулкында юксынып, сагынып искә алучыларның бер мин генә түгеллеген тәгаен беләм. Биш сүзле исем «туган тел», «газиз милләт», «милли мохит» кебек иң изге төшенчәләрне ачыклап килә иде сыман.

Әлеге гыйльми-мәдәни берәмлекне халкыбызның төрле катламы газиз баласы кебек кабул итте. Өлкән буын, хәтта нәзберек дин әһелләре дә аны Мөхәммәдия, Галия, Иж-Бубый мәдрәсәләренең дәвамчысына тиңләсә, Кытайның үзеннән чакырып китерелгән укытучылар төрле халыклар, татарның «күк атларында» бергәләп Алтай далаларында, Ерак Көнчыгышта яшәгән чорларын мәҗүси аңнарда уятып куйса, күпчелек милләттәшләребез факультетны туган телебезне саклау, үстерү, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә ирешелгән җитди адым ‒ алгарыш дип бәяләде. 

Татарларның Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларына шаклар каткан җаһил Сталин «бүләк» иткән бүлекне үстереп оештырылган, яңа уку-укыту берәмлеге, әкияти бала төсле, гаҗәеп тизлек белән аякка басып, елдан-ел үсә барып, студентлар саны, укытучыларының абруе буенча, хәтта күз өстендәге каш кебек, кадер-хөрмәттә яшәгән, юридик факультеты белән күп җәһәттән, «син»гә күчеп сөйләшә алу дәрәҗәсенә күтәрелә. 

Яшьлекләренә әйләнеп кайт­кандай очынып (кызганычка, күбесе инде «оҗмах кошлары») йөргән, деканатның һәр гозерен үтәргә әзер профессор-доцентлар, күренекле татар галимнәре Д.Тумашева, В.Хаков, Ф.Хисамова, Г.Саттаров, Ф.Юсупов, Ә.Әфләтунов, М.Мәһдиев, Ф.Сафиуллина, С.Ибраһимовлар башларын югары тотып, ихтыяҗ булганда, борыннарын да «чөеп» җибәргәләде. Хәзергәчә әдәбият мәйданы дисбесен кулларында тоткан Х.Миңнегулов, М.Бакиров, Д.Заһидуллиналар турында сүз катып та тормыйм. Татар факультетын бөтен ислам дөньясы гына түгел, безнең фәннән ераграк торган эшмәкәрләр дә җылы кабул итте. Матди ярдәмнәр дә күрсәтелде. Өр-яңа компьютерлар, язу машинкалары, затлы җиһазлар алынды. Университетның икенче уку бинасының 11 катына «җан керде». Германиянең төркиләр күп­ләп яши торган Гиссен шәһәре университеты белән иҗади хезмәттәшлек факультет «күзен йомганчы» дәвам итте.

Татфакка конкурс хәттин ашты, бар имтиханнарны да уңышлы тапшырып, тиешле балларын җыйган абитуриентларга урыннар җитми башлап, ярдәм сорап мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткәч, Декабристлар урамында элеккеге балалар бакчасын биреп, стипендиягә, хезмәт хакына акча табылгач, тиз арада Гуманитар институтны оештырып җибәрдек. Анда да безнең укытучылар дәресләрне факультет программасы нигезендә алып барды. Татар факультетының уңышлары, гөрләп үсүе, кемнәрнеңдер «саруын кайнатты», кинәт оешкан КФУ офыкта пәйда булганчы ук, аны таркату башланды. 

Университетта заманында «Восточный разряд» булган, аны торгызырга вакыт дигән сылтау белән, көнчыгыш телләр бүлеген тартып алдылар, соңрак кушылу сылтавы белән факультетны янәдән бүлек дәрәҗәсенә төшерделәр. Чөнки яңа гасыр башыннан уртак илебездә, буйсынган милләтләрнең мәнфәгатьләрен, бигрәк тә телләрен кысрыклау, биздерү, тыю дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде. Гаять зур авырлык белән ачылган татар теле, әдәбияты бүлекләре, милли гимназияләр, мәктәпләр («ата-ана үтенече белән»), күз ачып йомганчы, яшәүдән туктады. Татарча укытуны дәвам иткән, үз фикерле, милли җанлы мөгаллимнәрне, әләкчеләр ярдәмендә ачыклап, төннәрен прокуратура вәкилләре «уята», өркетә башлады. Сәясәткә катнашмыйча, бары тик югары кимәлле белем биреп яткан төрек укытучылары, шымчылыкта гаеп­ләнеп, илдән куылды.

Яңа программа белән укыту, «прогресс шуны таләп итә» дип аңлатсалар да, иң кешелекле, иң гуманлы татар галәменә якты нур бөркеп яшәгән факультетның «кушылу» дигән сылтау белән юкка чыгарылуына һич кенә дә ышанасы килми. Аның күп төрле үз сәбәпләре бар. Факультет рәсми яшәүдән туктаса да, аның рухы халәтебездә яши. Мәдәният, мәгариф, матбугат белән бәйле кайсы оешмага кагылсаң да, анда тиз арада рәсми «күзен йомган» факультетта белем, әхлак дәресләре алган шәхесләргә тап буласың һәм ошбу гаделсезлекне кичерә алмыйсың! Кыска гомерле булса да, милли яшәешебездә җуеп та, онытып та «котыла» алмаслык зыялы, белемле катлам әзерләп калдыра алган газизебез. Әйтик, «Казан утлары», «Шәһри Казан», ТНВ каналы кебек матбугат үзәкләренең баш мөхәррирләре шунда укып, аспирантура узып, берсе ‒ Р.Галиуллин җиһан буйлап сибелгән татарларның язмышын барлап, гаҗәеп бай мирас калдырган Тәүфыйк Әйди иҗатын үзәккә алган, Р.Сабиров «Туфан лирик героеның рухи дөньясы» дигән темага кандидатлык диссертацияләрен яклап, дипломнарын сейфларына «бикләп» куйды. Мөхтәрәм журналыбызның иң четерекле, авторлар белән бимазалану кебек «эчке эшләре» өчен җаваплы сәркатибе Л.Әбүдарова Г.Кариев исемендәге яшьләр театрының җитәкчесе Луиза Янсуар татфакта бер төркемдә укыган зат. Икесе дә – иңнәренә фәрештә канаты кагылган шагыйрәләр. 

Озак еллар «Мәдәни җомга»бызның сәркатибе вазыйфасындагы матбугат «гизәре» Илгизәр Зәкиев тә тыйнаклык һәм әхлак дәресләрен татфакта алган. Күптән түгел басылып чыккан «Гаиләдә дип алданмыйк» (М/Җ. №27, 2022) исемле мәкаләсендә кайсы беренчел булган, «тавык­мы әллә йомыркамы» дигән мәңгелек бәхәскә «аң» белән «яшәеш» арасындагы (кайсы беренчел) мөнәсәбәтләр турында уйлану белән килеп кереп киләчәк буыннарга телебезне (димәк, милләтебезне) саклап калдыру мәсьәләләрен күтәрә һәм хаклы рәвештә, «Телне мәҗбүри өйрәтү ихтыяҗы гына саклый ала», дигән гөманын һәм таләбен калкытып куя.

Татфакта белем, тәрбия алып, туган халкының язмышы өчен җан атып, «амбразураларны» күкрәкләре белән капларга торган, Татарстанда гына түгел, төрле төбәкләрдә яшәүче фидакяр көрәшчеләребезне дә онытасы түгел. Мин үзем белгән күп санлы мисаллардан берсен генә китереп узам. Ул ‒ Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада татар иҗтимагый үзәген үз кулына алып, Казандагы барлык чараларга милләттәшләребезне алып килүче Рамай Юлдашев (кушаматы ‒ «татар Чапае»). Җитәкчелекне, телебезне, милли мәнфәгатьләребезне яклауда йомшак битарафлыклары турында телевизордан әйткән сүзләре өчен аны кулга алып, зинданга ябып куялар. Шул хәбәрне ишеткән татфак студентлары (500 ләп кеше), азатлык мәйданына, опера һәм балет театры каршына тезелеп басалар һәм полиция полковнигы «бүген аны чыгарабыз» дигәч һәм деканат үтенече буенча, уку бинасына кайттылар. Рамайны азат итсәләр дә, Татарстанда яшәтмәделәр һәм ул күрше мәмләкәт җиренә күченеп, хатынын ‒ мари кызын татарчага өйрәтеп, милләте өчен көрәшүен дәвам итә. Шундый кыю, тәвәккәл егет-кызларыбыз күбрәк булсын иде. 

Тыйнаклык кәсәфәтен читкәрәк куеп, татфакта белем алганнарны президент аппаратында, министр­лыкларда, Язучылар берлеге, радиокомитет, конгресс һәм иҗтимагый-сәяси оешмаларда хезмәт итүче мөхтәрәм затларны санап чыгуы мөмкин түгел. Аларның күбесе ‒ милләт хәдимнәре ‒ зурлап искә алуга лаеклы. Мин «татфак эзсез югалмады, ул хәтер ярларында яши» дигән ышанычымны раслау өчен, үземә танышрак та, изгерәк тә фәнни-гамәли мөхитне игътибар үзәгенә алып, язгы ташкындай буа­ларны ерып чыккан шәхесләрне олылыйсым килә. 

Гомерләрен архивларда, китапханәләрдә утырып, каләмнәреннән төшкән һәр җөмләсе өчен янып-көеп яшәгән затларны мин хезмәт батырлары, иген игүчеләр, чуен эретүчеләр, урман кисүчеләр белән бертигез бәяләр идем. Диссертация язучылар фәнни дәрәҗәгә ирешүнең җелегеңне суырган авырлыкларын белсә дә, аңлы рәвештә шул омтылыш-хыялдан баш тарткан шәхес белән, гафу итегез, минем «танышлыгым» юк. Фәнни дәрәҗәгә лаек булуның абруйлы гына түгел, «төшемле» дә икәнлеген күренекле галим, усал телле тәнкыйтьче Гали Халит, үзе сират күпере кичеп, доктор булып алгач, безне, ул чорда әлеге дәрәҗә турында хыяллана да алмаган кече фәнни хезмәткәрләрне ирештереп, шаярта торган иде: «Доктор ‒ тик тор! Әмма ‒ тук тор!»

 Әзер диссертацияңне яклауның да җиңел гамәл түгеллеген үзе шул хәятта «әвәрә» килмәгән кеше аңлап бетермәскә, хәтта күз алдына китерә алмас­ка да мөмкин. 

Фәнни җитәкчең абруйлы, хезмәтең югары сыйфатлы булса да, аны төрле дәрәҗәдә кат-кат тикшерүләр, аерым алганда, синең «нурлы йөзеңне» төшендә дә күрергә теләмәгән галимгә укырга бирү кебек сынауларны үтәргә туры килә. Мин фәнни әзерлекле, җитлеккән өлкән әдәбият галимнәре Х.Госман, Г.Халит, Г.Кашшаф, А.Сайганов, И.Нуруллиннарның диссертацияләрен алтмышка җитеп килгәндә генә яклагандагы сыйнфый күзлектән чыгып бәя бирүләрне, ачыктан-ачык, «ул доктор исемен йөртүгә лаек түгел», дип урыннан кычкыруларны күздә тотмыйм. Иншалла, хәзерге яклауларда зыялылык рухы өстенлек итә. Мәгәр, астыртын, бары тик көнчелек белән генә аңлатылган, психологик яктан мин-минлеккә, үзеңне күрсәтеп калуга нигезләнгән «төер» әле дә безнең белән. Шул ук вакытта, фәнни дәрәҗәгә омтылуны бернинди «дошмани» көч тә туктата алмый. Академик А.Таһиров язганча, «Телебезгә карата кылган явызлыкларга каршы татар фәне күтәрелә» (М/Җ., №24. 2022). Иншалла, шулай була күрсен!

Җае чыкканда, тел-әдәбият фәнебез үсештә, галимнәребез бихисап дип күкрәк кагып алгаласак та, фәнни дәрәҗәгә тәгаенләү шурабыз үткән гасырның туксанынчы еллары башында гына оешты. Шуңа чаклы эшеңне Мәскәүдә яисә ул чорлардагы союздаш республика башкалаларында урнаштыру җаен эзләргә туры килә иде. Мин, мәсәлән, безгә тел һәм рухи урталык ягыннан хәерхаклырак Казахстанга барырга булдым. Әдәбият институты директоры, шигырь төзелеше буенча зур белгеч Зәки Әхмәтов бик җылы каршылап, хезмәтне тикшерергә җибәргән кафедра уңай бәя биреп, эшне советка чыгарырга тәкъдим итте. 

Чит советта яклауның мәҗбүри үтәлергә тиешле ягы бар икән: шурага үз белгечлегең, ягъни татар әдәбияты буенча, өч доктор вакытлы әгъза булып керергә тиеш. Сабакташым, соңрак үзе дә шул мәшәкатьләрнең «ләззәт»ен татыган, филология фәннәре докторы Фәрит Юсупов белән «татар десанты»н туплауга керештек. Ерак юлларга алып чыгарлык докторларыбызның санаулы икәненә инандык: берсе ‒ чирле, икенчесе ‒ «наз­лы түрә», өченчесе ‒ синең мәүзугтан ерак тора... Көчкә-көчкә Г.Халит, Н.Юзиев, Ә.Кәримулиннарны юлга чыгарга күндердек. Тәрәзәдән Ала-Тоо матурлыгы күренеп торган кунакханәдә яшәүдән, үзара һәм казах галимнәре белән аралашудан барысы да канәгать калды. Минем эздән барып, Ф.Хатыйпов, А.Әх­мәдулиннар доктор булуга лаеклы икәнлекләрен шунда раслап кайтты. 

Мин үз башымнан узган мәшәкатьләрне «мактану» яисә «җәлләтү» өчен әйтмим. Ахыры сөенечле бу низагларны «булганын саклый белик, бер-беребездән көнләшеп, үзәккә хатлар юллап, аяк чалулардан котылыйк» дигән фикеремне әйтеп калу өчен генә искә төшерәм. Үзебездә яклау шурасын ачу артыннан йөргәндә, безгә уңай карашлы, ВАКның бүлек мөдире, милләте белән чечен А.Парастаевның: «Азәри белән грузиннардан тартма-тартма коньяк, ә Казан белән Уфадан төргәк-төргәк шикаять хатлар килә», – дип төрттерүе күңелдән китми. 

Чит-ят җирләрдә яклаулар авырлыгы диссертацияләр шурасын үзебездә ачу кирәклеген көн тәртибенә китереп бастырды. Эшләре әзер булса да, чит-ят мәмләкәтләргә барып йөрерлек исәнлекләре яисә матди мөмкинлекләре булмаганнары өчен андый берәмлекнең Казанда булуы бигрәк тә мөһим иде. 

Үзебездә яклау шурасы ачуны ул чорда уку-укыту буенча дарелфөнүн проректоры М.Гос­манов хуплады һәм һәрьяклы ярдәмен күрсәтте. Төрле рәсми кәгазьләр белән мөгаллимнәр Х.Миңнегулов, К.Биктагиров, И.Гыйләҗев һ.б. Мәскәү юлларын күп тапкыр таптады. 

Аның каруы, яклау шурасы 20 ел дәвамында бик күпләргә фәнни дәрәҗә мантиясен «бүләк итте». Андый мөмкинлеге булмаган (совет 80 процентка докторлардан торыр­га тиеш) адыгей, якут, алтай, хакас, тува кебек халыкларның галимнәренә азмы-күпме булышып кала алды. Шәхсән, минем фәнни җитәкчелектә генә өч дәгъвачының икесе алтай, өченчесе хакас әдәбияты буенча иде. Аларга әүвәл татфакта стажировка үтәргә туры килде. Кандидатлыкларын уңышлы яклап, хәзер үзләрендә укытып, бездә оештырылган һәр гыйльми конференциядә катнашырга ашкынып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев