Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рүзәл Юсупов: Мәгълүмат чараларына игътибар

Мәгълүмат чаралары, нәтиҗәле һәм сыйфатлы булса, җәмгыятьнең уңышлы алга баруына ярдәм итә һәм халыкның мәдәниятле, тәрбияле, актив булуына уңай йогынты ясый.

Проблемаларның үзәгендә белгеч кадрлар мәсьәләсе тора. Бу өлкәдә мәгълүмат чараларының барысы өчен дә уртак кыенлык – югары әзерлекле, киң эрудицияле һәм татарча яхшы белгән хезмәткәрләр кытлыгы. Мондый күренеш берничә нәрсәдә чагыла. Беренчедән, матбугат материалларында да, радио-телевидение тапшыруларында да темаларның тар булуында. Газета- журналларда укучыны шаккатырырлык сенсацион язмалар белән, радио­-телевидениедә шулай ук барыннан да бигрәк тыңлаучы һәм караучыга җиңел, мавыктыргыч, кызыклы тапшырулар, шоу күрсәтү белән мавыгу өстенлек ала. Мәгълүмат чараларының бу ике тармагында да халыкның фикерен уятырлык, уйландырырлык, сәяси активлыгын күтәрүгә ярдәм итәрлек, җитди эчтәлекле материаллар  бик аз.

Радио-телевидениедә кызык ишеттерү һәм күрсәтү белән мавыгу күренеше соңгы вакытларда аеруча көчәйде. “Татарстан радио”сыннан һәм “Тәртип”тән (аларга бирелгән вакыт бик аз) башка барлык каналларда да диярлек, ничә тыңласаң да, җыр, җитмәсә, музыкасы да арзанлы, зәгыйфь. Җитди темалы, идеяле эчтәлекле тапшырулар сирәк ишетелә. Хәтта дәүләт телевидениесе саналган ТНВ каналында да иҗтимагый-сәяси темаларга, рес­публикадагы, илдәге һәм дөньядагы халыкны дулкынландырган, борчыган, хәлиткеч вакыйгаларга анализ ясап, объектив бәя бирелә торган тапшырулар, политолог, социологлар һәм башка өлкәләргә караган белгечләр белән акыллы әңгәмәләр юк диярлек. Башка каналлар турында әйтерлек тә түгел. Аның каруы концерт, фестивальләр, башка төрле күңел ачу тапшыруларына бер дә кытлык юк, эфир вакытының иң зур өлеше шуларга бирелә.

Радиода сөйли, телевидениедә күрсәтелә торган кешеләрнең, аудиториянең берьяклырак булуын искәртеп китү кирәктер. Эфирда без күбесенчә  дәүләт җитәкчеләрен, хакимият ияләрен, сәнгать һәм әдәбият әһелләрен күрәбез. Әмма дөнья алар белән генә чикләнми бит. Башка төрле хезмәт халкын да онытып бетерергә кирәк түгелдер. Игелекле һөнәр ияләре – медицина хезмәткәрләре, укыту-тәрбиячеләр, галимнәр, шәһәрдә дә, авылда да җитештерү өлкәсендә хезмәт итүче күркәм, хөрмәткә лаеклы һәм кызыклы биографияле кешеләр күп. Аларны да, җәмгыятьнең бик кирәкле кешеләре буларак, матур, калку итеп күрсәтү кирәк. Моның тәрбияви, идеологик әһәмияте дә бар. Ни өчен хәзер җитештерү, фән, мәгариф өлкәләрендә эшләргә теләүче яшьләр кими, җырлап-биеп көн күрергә омтылучылар арта бара. Экранда күбрәк сәхнә күрсәтү белән мавыгуның йогынтысы юкмы икән монда?

Мәгълүмат чараларының тематикасы, эчтәлеге мәсьәләсендә гомумән саграк эш итәргә һәм объективрак булырга кирәктер. Бу мәсьәләдә Мәскәүгә охшарга тырышу үзен акламас. Мәгълүм ки, үзәк матбугатта һәм радио­-телевидениедә безнең хәрби коралны, казанышларны артык күп рекламалау, яшьләрне һәм балаларны тулаем хәрби-патриотик рухта тәрбияләргә, көнбатыш илләрен һәм Американы тискәре яктан гына күрсәтергә омтылу белән мавыгу ахыргы исәптә файдага китерерме икән? Безнең республика мәгълүмат чараларына һәрвакытта да Мәскәүгә ияреп бару кирәкмәс, кайсыдыр гамәлләр кылганда мөстәкыйльрәк эш итү зарурдыр.

Мәгълүмат чараларындагы шулай ук кадрлар белән бәйләнешле бик җитди проблемаларның берсе татарча матбугат материалларының һәм радио-телевидение тапшыруларының теле мәсьәләсенә карый.  Татарча газета-журналларның һәм эфир тапшыруларының теле күп очракта  югары таләпләргә җавап бирерлек түгел. Каләм һәм сүз ияләре телебезне нык бозып куллана, һәм бу күренеш елдан-ел, көннән-көн кискенләшә генә бара. Туган телебез мәгълүмат чараларында һәм кайбер башка материалларда да, шулай ук шактый дәрәҗәдә телдән һәм язма сөйләмебездә дә ниндидер бер игелексез, кадерсез хәлгә төшә бара.

Телевидение тапшыруларында дөрес, саф татар телендә сөйләүчеләр аз. Тапшыруда чакырылган катнашучыларның сөйләме турында әйткән дә юк инде, хәтта телевидениенең үзендә даими эшләүче хезмәткәрләрнең дә телендә тупас хаталар күп.Газеталардагы язмаларда да телебезне тупас бозып куллану күренеш­ләре зур урын били. Чынлыкта татар телен, җиренә җиткереп, бөтен хасиятләре белән белгән журналистлар бармак белән генә санарлык.

Күп ялгышлар җибәреп, телне бозып сөйләү һәм язуның төп сәбәбе – аны кулланучыларның үзләренең төп эш коралын, ягъни  телләрен җитәрлек дәрәҗәдә белмәве. Ә белмәүләренең сәбәбе аларга мәктәптә һәм югары уку йортларында тел фәнен яхшы өйрәтмәүләре һәм журналистларның аны мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә теләкләре булмавы.

Соңгы чирек гасырда өзлексез үзгәртеп корулар аркасында укытуның сыйфаты түбәнәйде. Туган телне укытуга килгәндә, хакимиятнең татар мәктәпләренә игътибары күптәннән үк инде җитми килә. Татар теленә өйрәтүнең торышы белән кызыксыну, бу предметтан укучыларның белемнәре тиешле дәрәҗәдә булсын өчен югары таләпләр кую җитәрлек түгел. Туган телне укытуның методикасы да тиешле булмагандыр, күрәсең: балаларны күбрәк дөрес, матур итеп сөйләргә, сүз байлыгына күбрәк өйрәтәсе урында  кагыйдәләр, билгеләмәр ятлату, күнегүләр эшләтү методы өстенлек алып торган. Нәтиҗәдә укучылар мәктәптән туган телләренең дөрес әйтелеш һәм язылыш нормаларын тиешенчә үзләштермәгән килеш, фәкыйрь сүзлек запасы белән китеп бара. Моның нәтиҗәсе хәзерге мәгълүмат чараларының телендә күренә дә инде.

Журналистларның күбесенең татар әдәби телен камил белмәвенең тагын бер сәбәбе шул: аларны Казан федераль университетында Россия Мәгариф министрлыгының уку планы буенча әзерлиләр, ә ул планда татар телен укыту күздә тотылмый:  Мәскәүгә  безнең татар телебез кирәкми. Ләкин университет җитәкчеләре, тырышсалар, җаен табып, уку планына татар телен дә кертә алыр иде, теләкләре юк, күрәсең. Казан педагогика университеты да, заманында  Мәскәүдән җибәрелгән уку планнары буенча эшләде, һәм анда да татарча укыту дигән нәрсә каралмаган иде. Ләкин без, университет җитәкчеләре, татар мәктәпләрен тәмамлап килгән егет һәм кызларны күп белгечлекләр буенча төрле фәннәрне түбән курсларда татарча, ә югары курсларда русча укыттык. Шулай итеп, татар мәктәпләрендә дә, рус мәктәпләрендә дә эшли алырлык педагоглар әзерләдек.

Мәгълүмат чаралары журналистларының татарча телләре проблемалы булуының тагын бер сәбәбе, минем белүемчә, аларның язмаларының һәм тапшыруларының сыйфаты белән кызыксынып, аңа югары таләпләр куеп һәм кирәк чакта ярдәм итеп торучы оешма булмауда. Гомумән, матбугат һәм радио-телевидение хезмәткәрләренең проблемаларын күреп, аларны хәл итәргә теләгән җаваплы кешеләр күренми. Баксаң, журналистларның проблемалары шактый күп.

Беренчедән, безнең журналистларның хезмәт хаклары бик түбән.

Икенчедән, яхшы авторлар җәлеп итү өчен, гонорар фонды юк дәрәҗәсендә: кайбер газеталарда бик аз гына, сирәк-мирәк кенә түлиләр, кайберләрендә бөтенләй юк. Командировкаларга йөрү өчен дә финанс такы-токы гына дип беләм. Түләүсез яки бик аз акча тотып кына югары сыйфатлы мәгълүмат чараларына ирешеп буламы икән?..

Татар телендәге газета-журналларга үги бала итеп карау төрле мәсьәләләрдә күренә. Мәсәлән, биналар мәсьәләсендә. Бауман урамындагы гөл кебек мәдәният үзәге Матбугат йортыннан барлык газета-журналлар редакцияләрен куып тарату үзе генә дә халыкның рухи азыгы булдыручыларның кадерен белмәүнең гыйбрәтле мисалы. Шул вакытлардан бирле әлегә кадәр кайбер газета-журнал редакцияләрен шәһәрнең бер почмагыннан икенче почмагына, бер бинадан икенче бинага күчереп йөртәләр.

Татарча мәгълүмат чараларын кадрлар белән тәэмин итү һәм журналистларның белемнәрен күтәрү, һөнәри осталыкларын камилләштерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр дә күренми. Казан федераль университетында татар журналистларын бюджет исәбенә әзерләүне, нигездә, туктату, бу белгечлек буенча студентлар кабул итүнең гомумән бетеп баруын ничек аңларга була? 

Соңгы берничә дистә елда  Татарстан Журналистлар союзының мәгъ­лүмат чаралары хезмәткәрләренең эше белән кызыксыну, аларның иҗат осталыкларын күтәрүгә юнәлтелгән гамәлләре күренми. Республика мәгълүмат чараларында эшләүчеләрнең проблемаларына багышланган җыелыш, утырышлар, матбугат һәм эфир журналистларының иҗат осталыкларын, яңа методларын уртаклашу, тәҗрибә алышу максатында киңәшмә-семинарлар үткәреләме икән? Бу турыда бер дә хәбәр-хәтер юк.

Моннан 30-40 еллар элек безнең Журналистлар союзында тәрҗемәчеләр секциясе эшләп килде. Аның җавап­лы кешеләре газета-журнал тәрҗемәчеләренең һөнәри осталыгын камилләштерү мәсьәләләре буенча төрле дәрәҗәдәге сөйләшүләр, киңәшмәләр, конференцияләр уздыралар иде. 

Хәзерге Журналистлар союзында мондый эшләр белән мәшәкатьләнеп тормыйлар. Аяныч хәл бу. Хәлбуки, татар журналистлары теоретик һәм методик ярдәмгә мохтаҗ. Мин бу фикерне газета, радио­-телевидение хезмәткәрләре белән булган әңгәмәләремә таянып әйтәм. Мине белгән кайбер журналистларның, телефоннан шалтыратып, теге яки бу сүзне, тәгъбирне ничек кулланырга, ничек тәрҗемә итәргә, ничек язарга дип киңәш сораулары да шуны күрсәтә. Язу димәктән, татар теленең орфографиясе һәм пунктуациясе мәсьәләсендә дә төрлелек, башбаштаклык зур, ялгышлар да күп. Димәк, көн тәртибендә журналистларның язу һәм сөйләү культурасын күтәрү мәсьәләсе дә тора.

Шуны да искәртеп кую кирәктер: кайбер хосусый газеталарны, мәсәлән “Юлдаш”, “Мәхәббәт...”, “Гаилә”  газеталарын  чыгаручылар анархия методы белән эшли. Аларның язмаларын укыгач, нинди телдә язалар соң болар, дип уйлап торасың. “Ералаш”, башваткыч. Ул газеталарда татар теле гыйлеменең нормага салынган кагыйдәләрен, тәртибен санга сугу дигән нәрсә юк. Матбугат теле дөрес әдәби тел, үрнәк тел булырга тиеш дигән хакыйкатьне танырга теләмиләр бу матбугат әһелләре. 

Татар телендәге газеталарны укучылар саны соңгы елларда туктаусыз кими: бу процесска ничектер бер чик куелмаса, милли рухыбызны - телебезне, мәдәниятебезне саклау мөмкинлекләре тагын да зуррак тизлек белән югала барачак. Бу мәсьәләдә уңай якка борылыш аны дәүләт күләмендә һәм иң җитди дәрәҗәдә хәл иткәндә генә ясалырга мөмкин.

Милли матбугатны савыктыру мәсьәләсе ул – глобаль милли проблемаларның аерылгысыз бер кисәге. Соңгы елларда бөтен Россиядә милләтләрнең саклануы һәм алга барышындагы хәлләрнең кискенләшүе, кыенлыкларның арта баруы милли мәгарифтә дә, милли матбугатта да ачык чагылыш таба. Мәктәпләрдә татарча укучыларның һәм, димәк, татар әдәби телен белгән кешеләрнең саны кимүгә параллель рәвештә татар матбугаты белән кызыксынучыларның сафлары да сирәгәя бара. Шуның өстенә, башка бөтен нәрсәләрнеке кебек, газета-журналларның бәяләре арта, ә хезмәт хакы күтәрелми, кайбер урыннарда хәтта түбәнәя дә. Җитмәсә әле, почтаның эшләвендә еш кына өзеклекләр булу аркасында, газета-журналларны алдыру кыенлыклары килеп чыгып тора.

Кыскасы, дәүләт, бу мәсьәләләрне ачыклап, татар матбугатының тернәкләндерүнең комплекслы чараларын күрмәсә, тора-бара туган телебездәге  газета-журналларны чыгаручылар да, укучылар да калмаска мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев