Рәсим Хәбибулла: Сәхнә – затлы гөл савыты ул (Үткәннән язма)
Бервакыт телевидениедән «Опасный возраст» исемле нәфис фильм күрсәткәннәр иде.
Бу фильмда 40 яшьләре тулып узган, 16-17 ел бергә гаилә корып яшәгән бер парның аерылышуы тасвирлана. Ир бик тә сәер кеше, бер парфюмерия фабрикасында «нюхач», ягъни ислемайларның исенә карап бәя бирүче – дегустатор булып эшли. Ул үзенең борынын бик саклап, җил тидермичә генә, борын тишекләренә мамык тыгып йөри.
Шушы гаиләнең киләчәк язмышын хәл итүче хөкемдар-казый бер ялгыз хатын була. Казый, әлбәттә, боларны аера. Аерылышу процессында сәер ир белән казый танышып-аралашып китәләр һәм ялгыз хатын иреккә чыккан ирне кунака чакыра. Әлбәттә, ялгыз калган ир чакыруны кабул итә һәм кунакка килә... Иң кызыгы, ә бәлки иң кызганычы дадыр шунда ки, «нюхач» ялгыз хатын янына чәчәкләр бәйләме түгел, ә бер көлтә әрем алып килә. Һәм затлы гөл савытына утыртып куя. Мескен хатын аптыраудан сүз әйтә алмый катып кала, куып чыгарырга да яхшысынмый, ник чакырдым икән, дигән кебек башын гына чайкап утыра...
Миңа, тамашачы буларак, бу бик кызык тоелды. Ни дисәң дә, гадәти булмаган хәл бит! Яраткан кызы янына әрем күтәреп барырга кемнең генә батырчылыгы җитәр икән?
Кино кино инде ул, нәрсә күрсәтмәсләр, ә менә чынбарлыкта затлы гөл савытына әрем утыртып куйсалар?
Баксаң, бүген безнең татар халкы нәкъ шул фильмдагы казый хатын хәлендә калган икән, ләбаса!
Мин бу сүзләрне бүгенге милли сәнгатебезнең аяныч хәлгә калганын күреп, йөрәк сыкравына түзә алмыйча әйтәм, бигрәк тә җыр сәнгате, шул өлкәгә бәйләнеше булган түрәләрне уятырлык итеп чаң кагарлык.
Һәрбер милләтнең, һәр халыкның үз сәхнәсе була, ә милли сәхнә ул затлы гөл савытын хәтерләтә. Һәр милләтнең халкы үзенең затлы гөл савытына үзе үстергән, үзе яраткан, ятлар алдында йөзе кызармаслык матур гөлләр, чәчәкләр утырта. Ул халык шул гөлләрне, чәчәкләрне, нарасыен назлап үстергән ана кебек, хөрмәт белән үстерә: вакытында суын сибә, вакытында чүп үләннәрдән аралый. Әлбәттә, шулай тырышып үстергән гөл-чәчәкләрен дөнья күләмендә күрсәтеп, дан-шөһрәт казана, милләтен, халкын дөньяга таныта...
Бүген исә безнең татар сәхнәсендә – затлы гөл савытында фильмдагы сәер ир утырткан әрем генә түгел, ә алабута, билчән, шайтан таягы, эт эчәгесе кебек чүп үләннәре тамыр җибәреп утыра. Әлегә, Аллаһыга шөкер, шул чүп үләннәре арасында, суга сусап, кояш күрмичә, үзләренең көзләрен көтеп – роза, канәфер, миләүшә, яран гөл, тамчылы гөлләр ара-тирә саргаеп-сөрәеп утыралар...
Югыйсә, милләт гөлләрен үстерергә дип махсус «бакчалар» куелган бит! Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм, ниһаять, Татарстан Мәдәният министрлыгы – милләт гөлләрен үстерүдә җаваплы оешмалар. Алар халык түләгән салым хисабына эшлиләр һәм, ни хикмәт, нәкъ алар чүп үләннәре үрчетү һәм үстерү белән мәшгуль!
Бәлки безнең милләтебез талантларга коргаксыгандыр. Инде халкыбызның легендар Фәридә, Гөлсем, Илһам, Әлфия, Флералар бөеклегендәге җырчыларга түгел, ә Вафирә, Хәйдәр, Зөһрә, Римма, Хәмдүнә, Искәндәрләр дәрәҗәсендәге яңа җырчылар үсәр дип өметләнергә дә урын калмагандыр? Юк, мондый фикер белән килешә алмыйм, Рәсәйдә саны ягыннан икенче урында торган халыкта талантлар тумау мөмкин түгел! Бар ул, бар бездә талантлар, татар халкы гомер буе талантларга бай булган. Аларны табарга, ярдәм итәргә, үстерергә генә кирәк.
Мин сәнгать белгече түгел, ә бер гади, саф сәнгать сөюче татар баласы гына. Бәлки бүгенге җырлаучыларны чүп үләннәре белән чагыштыру дөрес тә түгелдер, бәлки алар талант ияләредер? Бу хакта сәнгать белгечләренең фикерен беләсе килә. Шулай да, әйдәгез, бүгенге «популяр» җырларның сүзләренә булса да күз салыйк әле!
Бик еш кына телевизордан бер матур парны күрсәтәләр, алар шулчаклы «олы мәхәббәт» хакында «җырлыйлар» ки, сүзләрен тыңласаң, хәйран калырсың:
Беребез өчен беребез кирәк,
Бергә бару җиңелрәк...
Аңлашылганча, «бергә барыбер (все таки легче) җиңелрәк». Бу сүзләрне 70-80 яшендә картлар йортында очрашкан әби белән бабай түгел, ә яшь пар мәхәббәттә аңлашып җырлый бит! «Җыр» болай тәмамлана:
Кәккүкләр бар парлыларга
гомер юрасын...
Әйе, башка кош оясына күкәй салып калдырып, үз кошчыгын да үстермәгән кәккүктән гомер юрауны сорагач, ул парлыларның гомере күп дигәндә өч ел була инде. Мөселманнар гомернең озынлыгын да, яхшы булуын да Аллаһыдан сорый иделәр. Күрәсең, Аллаһыны кәккүк белән алмаштырган өчен бүгенге яшь гаиләләр никахтан соң 2-3 ел гына бергә яшиләрдер?!
Инде бу җырлаучы парларның үзләренә хет «күке мәхәббәте» йога күрмәсен!
Тагы бер җырлаучының сүзләре истә калган. Җырлый башлаганчы ук ул: «Пессимистик җыр булса да, ул оптимистик рухта язылган, тыңлап үтегез әле, сезнең өчен «Катерина» дигән җыр», – ди дә «җырлап» та җибәрә:
Насыйп булса, бер кайтырбыз,
Без кайтырбыз,
Әби патша юлларыннан
Богауларга бәйләнеп...
Күргәнебезчә, бу юлларда көчле «оптимистик рух» чагыла. Бу җырлаучының әле «богауларга бәйләнеп» кайтырга өмете сүнмәгән. Ник, дөньялар шулайрак барса, Аллаһым Үзең сакла, богау кидерергә дә сорамаслар!
Ә бер пар мәхәббәт хакында болайрак җырлый:
Кар булсам, каралмам,
Боз булсам, бозылмам...
«Боз булсам, бозылмам» дигән сүзнең һич мәгънәсенә төшенә алмый акыл, аңлаудан баш тарта.
Без бәләкәй чакта суыткычлар юк иде. Сөт-катык, каймак-май кебек нәрсәләр бозылмасын өчен, кар базына шакмаклап-шакмаклап боз катырып тутыра иделәр. Ягъни мәсәлән, боз бозылмый, киресенчә, ашамлыкларның да боз кебек салкын булуы кирәк.
Әнкәйләргә багышланган «җырлар»ның берсенә күз салыйк:
Синең алда, әнкәй,
мин бурычлы,
Гомерем әгәр ике булса,
Түләр идем мин ул бурычны...
Бу юлларга автор әнисенә карата булган ярату хисен кистереп, анык итеп ачып сала. Ходай алай-болай бу бәндәгә ике гомер бирсә, әнисенә булган бурычны түләргә дә исәбе бар хәтта! Ләкин гомер бер генә булу сәбәпле, ул анасына бурыч түләп гомерен «заяга» уздырып тормый, типтереп яшәп каласы бар, шулай булгач, «әнкәй, читтәрәк тор, бигайбә».
Миңа калса, бүгенге җырлаучыларның «җырларын» бары ике генә автор иҗат иткәнгә ошый: Кем Нәрсә Такмаклаев сүзләре һәм Кемгә Нәрсә Ошаев музыкасы!
Ә җырчылар боларны үз «эшкәртүләрендә» башкаралар. Мин мисал өчен 4 кенә «җырга» тукталдым, ә бит бүген радио-телевидениедән көне-төне шундый «тирән эчтәлекле җырлар» яңгырап тора.
Мине иң борчыганы һәм куркытканы шул: бу җырларны җырлап, «йолдызлар» төрле мәдәният сарайларында атналар-айлар буе «концерт» куялар һәм безнең Кол Галиле, Тукайлы, Сәйдәшле халык шул «концертларга» үз ирке белән акча түләп йөри бит. Ярый ла халык тик аптыраганнан гына, «кеше арасына керим әле», дип кенә йөрсә! Ярый ла халык иксез-чиксез сериаллар карап, япон тактасыннан чыккан барабан тавышы, агулы аракы эчү нәтиҗәсендә деградациягә дучар булмаган булса!
Бу инде халыкның милләт буларак бетүгә йөз тотуы, дигән сүз. Бу атом-төш коралы шартлавыннан да куркынычрак!
Югарыда әйтелгәннәрдән, китерелгән мисаллардан чыгып, музыка белгечләренә, шул өлкәдәге түрәләргә мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә: әгәр милли сәнгать өчен борчылсагыз, кичекмәстән «түгәрәк өстәл» артына җыелып, киңәшеп, бер уртак фикергә килеп, саллы гына комиссия төзергә кирәк! Ул комиссия, хөкүмәт тарафыннан раслау алып, сәхнәгә, эфирга чыгарырга яраклы саф иҗат җимешләрен сайлап кына халыкка җиткерергә тиеш. Шулай эшләмәгән очракта, милли сәнгатькә, гомумән, татар халкына ясин чыгасы гына кала. Коткарыйк милләтне Газраил тырнагыннан, сәнгатебезне – базар чиреннән.
2003.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев