Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәис Зарипов: Ике йолдызлы татар

Сан алу мәгълүматларында басылганча, 1920 елда Бәләбәй өязендә яшәүче 595,5 мең кешенең төп өлешен татарлар тәшкил иткән, алар саны 208 меңнән артык.

2018 елның көзендә Россиянең 47 каласындагы аэропортларга күренекле шәхесләрнең исемнәрен бирү буенча конкурс башланган иде. Ул чакта илнең төп идеологына әйләнгән мәдәният министры Мединский инициа­тивасына нигезләнеп, интернет аша тавыш бирү юлы белән үткәрелгән әлеге чара нәтиҗәләрен декабрь башында игълан иттеләр. Уфа аэропортына исем бирүдә катнашкан 195 мең кешенең яртысы Чишмә районындагы саф татар авылы Келәштә туган һәм Бөек Ватан сугышында 3 нче Украина фронтында татар телендә чыккан «Совет сугышчысы» газетасының хәрби корреспонденты, язучы Мостай Кәрим өчен тавыш бирүе гаҗәп түгел. Бу хикмәтне фәкать административ ресурсларны оста куллану нәтиҗәсе буларак кына кабул итәргә мөмкин. Бер мисал да өстик. 2018 елның 21 ноябрендә Уфадагы «Proufu» интернет-газетасында М.Гәрәевнең икенче улы, Бөтенроссия күз һәм пластика хирургиясе үзәгенең фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Евгенийның киң җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгате бәян ителә һәм «Муса Гәрәевнең улы, әтисенең намусын яклап, «Мксет» сайтын судка бирде» дигән исем белән Нурия Фәтхуллинаның мәкаләсе дөнья күрә. Сәбәбе – шуннан алдарак кына, «Медиакорсеть» мәгълүмати агентлыгының Уфада урнашкан челтәр басмасында 1964 елда Белград янында Советлар Союзы Маршалы С.С.Би­­рюзов җитәкчелегендәге совет хәрби делегациясе утырган самолетның һәлакәткә юлыгуында ике Алтын Йолдыз иясе Муса Гәрәвне нигезсез гаепләгән пычрак мәкалә басылу. Һичшиксез, заказ буенча! Аноним автор тарафыннан язылган пасквильнең исеме үк чиркангыч хисләр тудыра – янәсе, «Авиакатастрофада гаепле булган кеше исемен аэропортка бирергә ярыймы?»

Мәкаләсенең башында ни халыкка, ни дәүләткә бер тиен дә файдасы булмаган «бәйге»ләр үткәрүгә үзенең каршы булуын ассызыклаган Е.Гәрәев китергән фактлар аерым игътибарга лаек. Анда расланганча, М.Гәрәевнең исеме әүвәл «лонг-дист» аннары «шорт-лист» исеме белән дәвам иткән төп турларга кертелә һәм аларның икесендә дә ул беренче урында бара. «Интернет-тавыш бирү 12 ноябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә Гәрәевне яклап тавыш бирүчеләр башка претендент җанатарларының гомуми санын кушып исәпләгән очракта да, ике тапкырга артып китте. Бу кемнәр өчендер көтелмәгән нәтиҗә булып чыкты... Нәкъ шул сәбәпле, хәзерге замананың иң яңа сәяси технологияләрен кулланып, мәгълүмати портал аша, әтиемнең намусын пычраткан «язма» таратылды. Әмма 30 ноябрьдә тәмамланачак конкурсның гадел үтүенә күпләр шик белдерә: беренчедән, тавыш биргәннән соң нәтиҗәләр 12 сәгать үткәннән соң гына игълан ителде, икенчедән, финалга чыгучыларның кайберләре күрелмәгән тизлектә тавыш җыя башлады», – дип яза Евгений үзенең судка тапшырасы мөрәҗәгатендә.

М.Гәрәев улының андый гаеп­ләүләр белдерүе һич нигезсез түгел. Мисал өчен, әле 14 ноябрьнең көн урталарына игълан ителгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, М.Гә­рәев өчен тавыш бирүчеләр саны 5147 гә җитә, ә аның төп көндәшләре булып калган Салават Юлаевны – 2515, Мостай Кәримне 1493 кеше яклый. Тугыз сәгатьтән соң тавышлар саны әлеге чират буенча 7752 гә, 3216 га һәм 3051 гә үзгәрә. Әмма 15 ноябрьдә М.Кәрим 10169 тавыш җыеп беренче урынга чыга, ә берничә атна дәвамында алдынгылыкны бирмәгән М.Гәрәев өчен бирелгән тавышлар саны, имеш, 9414 тән артмый. Шундый шартлар тудырылу сәбәпле, гаделсезлекләр килеп чыгу ихтималын кире кагу урынсыз. Е.Гәрәевнең, әтисенең намусын каралта торган мәкалә өчен «Мксет» басмасына дәгъва белдерүе уңаеннан ачылган эш, фәкать 8 ай узгач кына карала һәм Уфаның Киров районы суды язмада китерелгән фактлар дөреслеккә туры килми дигән үтә йомшак карар чыгара. Нәтиҗә материалны челтәрдән алу белән тәмамлана һәм вәссәлам.

Әлеге конкурс барышында тагын бер кызык вә әһәмиятле вәзгыять калкып чыга. Шуңа мисал итеп, җиңүченең төп көндәшләреннән берсе саналучы С.Юлаевны нигездә башкортлар яклавын искәртү кирәктер. Ә иң лаеклы кандидатның – хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев булуы тамчы да шик уятмый һәм аның өчен күбрәк татарларның тавыш бирүе бик табигый. Чөнки рәсми документларда «башкорт» булып йөртелсә дә, Башкортстандагы татарлар аны үз милләттәшләре буларак кабул итәргә күнеккән һәм бу нигезсез түгел. Хәтта бер гасыр элгәре дөнья күргән чыганакларга нигезләнгән очракта да, мавыктыргыч вәзгыять төсмерләнә. Шуңа күрә әүвәл М.Гәрәев биографиясенә ачыклык кертү лазем. 

М.Гәрәев 1922 елның 9 июлендә Башкорт АССРның Бәләбәй өязенә кергән Иләкшиде авылында туган. Соңгы берничә дистә елда Илеш районы составында саналучы авыл ул чакта хәзерге Чакмагыш районының Имәнлекүл волостена караган була. Бу Чакмагыш журналистлары Айдар һәм Хәйдәр Басыйровлар тарафыннан татар телендә нәшер ителгән «Чакмагыш туфрагында туганнар» исемле, 744 битле, 1700 ләп кешенең биографиясе туплап бирелгән шәхесләр энциклопедиясендә басылган. Тарихи чыганакларда Мусаның әтисе Гайсәнең – Иләкшиде, ә әнисе Гөлнәфисәнең Имәнлекүл авылларында туулары һәм ул салаларда типтәрләр белән сословие «башкортлары» яшәве раслана. Тагын да дөресрәк мәгълүматларны чагылдыручы документлар да бар. Шуларның иң әһәмиятлесе – Уфада яшәүче тарих фәннәре докторы Михаил Родновның Россия ФАнең Н.Н.Мик­лухо-Маклай исемендәге этнология һәм антрапология институты тарафыннан 2009 елда Мәскәүдә нәшер ителгән «Крестьянство Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав» дип аталган исем белән дөнья күргән саллы хезмәт. Автор аны моңарчы Башкортстан республикасының Үзәк тарих архивында (Фонд Р–473, опись 1) файдаланылмыйча яткан меңнәрчә чыганакларны, статис­тика материалларын өйрәнеп язган. Китапта нигезле расланганча, 1920 елдагы халык санын алу вакытында Иләкшиде авылында яшәүче 844 кешенең бөтенесе дә үз милләтен татар дип күрсәткән (30 бит). Шуңа да карамастан, интернетка куйган күпчелек чыганакларда, 1920 елда Иләкшидедә гел башкортлар гына яшәгән дип ялган таратучыларның табылуы бик тә аяныч.

Гомумән, 1920 елдагы халык санын алу кампаниясе Башкорт­станның үзәк һәм көнбатыш өлешләрендә урнашкан Уфа, Бәләбәй, Бөре өязләрендәге милли бүлгәләнешкә гадел төгәллек өсти. Аеруча галим Роднов хезмәтендә китерелгән гадел фактларга ярашлы рәвештә Көнбатыш Башкортстан территориясендәге, ягъни Бәләбәй өязендәге вәзгыятькә бәйле әллә никадәр сер калкып чыга. Сан алу мәгълүматларында басылганча, 1920 елда Бәләбәй өязендә яшәүче 595,5 мең кешенең төп өлешен татарлар тәшкил иткән, алар саны 208 меңнән артык. Бу бөтен халыкның 35%ы дигән сүз. Шуңа үзләрен «мөселман» (10,9 мең), мишәр (5,9 мең), керәшен татары (2,5 мең), башкорт-татар (1,8 мең), татар-мишәр (918), типтәр-мишәр (432) дип күрсәткән милләттәшләребезне дә кушсак, татарларның саны 240 меңгә (40,3%) тула. 2002 елдагы җанисәптә Илеш районында халыкның 80,5%ын «башкортлар» «тәшкил иткән» һәм татарлар 13,7%тан «артмаган». М.Роднов исә үз хезмәтләрендә 1920 елдагы кампания вакытында хәзерге Илеш районы территориясенә керүче авылларда яшәүче 58 893 кешенең (рус, мари, удмурт авылларыннан башка) 41мең 242 се (70%) үз милләтен татар дип күрсәткән, «кәгазь башкорт»лар саны – 12 мең 36 (20,4%) дип раслый. Әгәр дә ул елда җирнең әле шәхси милек булып саналганын исәпкә алсак, башкаларга караганда шактый күләмдә күбрәк иганә җирләре биләүче «сословие» башкортларының саны күпмегә каласын күзаллавы читен түгел. Әлбәттә, татарлар саны үзләрен типтәр дип күрсәткән – 4 мең 88 һәм мишәр булып язылган 141 кеше хисабына янә артачагын да исәптән чыгарырга ярамый.

Шундыйрак вәзгыять хөкем сөргән Уфа белән Бөре өязләре буенча мәгълүматларны туплап халыкка җиткерердәй берәр татар тарихчысы табылырмы? Әллә инде, андый кыю адымга башка милләттән булган М.Роднов шикелле гадел, намуслы галимнәр генә сәләтлеме?!
Бер җәһәттән, әлбәттә, 1920 елда Бәләбәй өязендә яшәүче халыкның 19,6%ын – руслар, 14,7%ын – башкортлар, 6,5%ын – чуашлар һәм 5,6%ын украиннар тәшкил иткәнен белеп тору да зыян итмәс. 

Барлык чыганакларда да туган авылында беренче классны тәмамлаган Мусаның әти-әнисе берничә гаилә белән бергәләп Иләкшидедән аерылып чыгулары һәм ерак булмаган урында яңа авылга нигез салып, аны Ташчишмә дип атаулары раслана. Илеш районы үзәге Югары Яркәйдәге туган якны өйрәнү-тарих музее сайты, Иләкшидедән күченүчеләр тарафыннан 1929 елда Биатаз елгасына коючы Ташчишмә инеше янында нигезләнгән авылда 2002 елда башкорт һәм татар милләтеннән булган 21 кеше яши, дип күрсәтә. Бу җәһәттән, Уфа ягының, еш кына, авылларда татар булып язылучыларның күплеген яшерү өчен, 2010 елдагы халык санын алу мәгълүматларын йомып калырга тырышуын да ассызыклап үтик. 

1920 еллар башында БАССРда да территориаль бүленеш буенча районнар системасы гамәлдә булмый әле. 1922 елда республика 296 волостьтан һәм 3698 авыл советыннан торган 8 кантонга бүленә. Фәкать 1930 елның 30 августында гына Гомумроссия Үзәк башкарма комитеты (ВЦИК) карары белән Башкортстан АССРда кантоннар системасы бетерелә һәм 48 район оеша. Шул җәһәттән, Ташчишмә һәм Иләкшиде авылларының әүвәл 1930 елда оешкан Чакмагыш районы сос­тавына кертелүләрен искәртү урынлы. 1935 елда исә республика картасында тагын 15 яңа район барлыкка килә. Милләттәшебез туган һәм аның балачагы үткән авыллар шул елның 31 гыйнварында оешкан Илеш районына кушыла. Үзәге Югары Яркәй саласында урнашкан яңа район, аңарчы Дүртөйле, Чакмагыш һәм Бакалы районнарына караган 24 авыл советын, 81 колхозны, 104 авылны берләштерә. 

Илеш халкы үзен татар телле халык дип саный һәм хәтта райондагы аз санлы мари, рус, удмурт авылларында яшәүчеләр дә татарча иркен аралаша. Районнар системасы булдырылганчы Бәләбәй һәм Бөре өязләренә керүче авыллар берләшүдән оешкан Илештә һәркем үзенең татарча сөйләшүенә инанып яши. 1989 елдагы халык санын алу вакытында район халкының 94%ы үз туган теленең татар теле булуын күрсәтүе һәм үзләрен башкорт телендә аралашучылар дип санаучыларның, нибары, 2%тан артмавы шуңа саллы дәлил. Дөрес, хакимият тырышлыгы белән 2010 елга татарча сөйләшүчеләр саны 85,7% ка гына «калды», ә башкорт телен туган теле буларак күрсәтүчеләр саны 8,2%ка «җитте җитүен». Тик моңа әллә ни аптырыйсы юк: Башкортстанда алып барылган милли сәясәткә ярашлы рәвештә, киләчәктә бөтен район халкының фәкать башкортча гына сөйләшүен «исбатлаулары» да бик ихтимал. 

...Ә 1929 ел башында Имәнлекүл волостеннан килгән вәкилләр Иләкшиде авылы халкын туктаусыз үгетләп кенә тора: 

– Авылыгыз зур, халык күп, ә җирегез аз. Югыйсә, Ташлы чишмә тирәсендәге уңдырышлы элекке байлар җирләре хуҗасыз ята. Борчылырга нигез юк: теләге булганнарга шәхси хуҗалыкларын яңа җиргә күчереп кенә саласы. Җитмәсә, хөкүмәт ссуда бирә, шуның өстенә, күченүчеләрне ике елга барлык салымнардан азат итү дә каралган...

Икенче көнне 24 гаиләнең яңа урынга күченеп, яңа авыл төзергә ризалык бирүе ачыклана. Шул 24 гаиләнең берсе – Гәрәевләрнеке. Яңа урын искиткеч гүзәл булып чыга. Булачак авыл янында гына чип-чиста сулы чишмә агып ята. Шул чишмә исеменә бәйле рәвештә, район картасында Ташчишмә авылы барлыкка килә. 1929 елның көзенә бар гаиләләр дә яңа урынга күченеп бетә. «Көзен мин туган авылым Иләкшиде мәктәбенә 1 нче класска укырга кердем. Чөнки Ташчишмәдә ул чакта мәктәп юк иде әле. Баштагы мәлләрне әниемнең апасында яшәдем, аннары өлкән яшьтәге укучылар белән көн саен авылга кайтып йөри башладым. Шулай дүрт ел узып та китте, аннары укуымны күрше Бишкурай авылындагы җидееллык мәктәптә дәвам иттем», – дип яза Гәрәев үз истәлекләрендә.

Гаҗәеп үзгәрешләр башланып киткән утызынчы еллар. Авылларда мәктәпләр, клублар ачыла, атлар ярдәмендә башкара торган эшләрнең байтагын тракторлар белән машиналар алыштыра. Илдәге зур төзелеш эшләрендә Иләкшиде авылы кешеләре, шул исәптән Мусаның әтисе Гайсә абзый да актив катнаша. Кышкы айларда ул Мәскәүдә Метрополитен төзүдә эшли, икенче кышны Ленинградка ук чыгып китә. Кайткан саен, әллә никадәр хикмәтле һәм могҗизалы хәлләр турында сөйли. Муса белән аның балачак дусты Моталлапның күңелләренә аеруча тимер юллар һәм аларда җилдерүче поездлар якын. Әлбәттә, мәктәпкә барганда һәм укудан кайтканда гел шул хакта гәп куертулар тора-бара паравоз машинисты булырга дигән ныклы карарга килүгә этәрә. Җиденче классны тәмамлауга, җәйнең матур бер иртәсендә, һичкемгә, шул исәптән әти-әниләренә дә әйтеп тормыйча гына ике дус документларын Уфадагы тимер юлчылар техникумына җибәрә. Билгеле, әни кеше улының авылда калуын тели, әмма Гайсә абзый малаеның теләгенә каршы килми. Сөендергәне шул: техникумда үзләрен ачык йөз белән каршылыйлар, имтиханнарны тапшырганда хәтта тәрҗемәчеләр ярдәмгә килә. Тик мөстәкыйль тормыш белән яши башлау җиңелләрдән булмый: акча ягы сайлыктан, баштагы мәлләрдә укудан соң товар вагоннары бушатырга да туры килә, Муса үзе һәр якшәмбе көнне аэродромга барырга күнегеп китә. 1937 ел. Ил көчле авиация державасына әйләнеп бара, безнең авиаконструкторлар, танылган очучыларның исемнәре халык теленнән төшми, миллионнарча малайлар кебек үк, Мусаның да хыялы – Чкалов, Громовлар кебек очучы булу.

1938 елда ул инде – әзерлек төркемен тәмамлаган, беренче курс студенты. Бер көнне техникумда Осоавиахимның Уфадагы аэроклубында шөгыльләнүчеләр катнашында җыелыш үтә. Мусаның күкләргә ашкыну хыялы тагын да көчәя һәм ул, укуын өзмичә генә, аэроклубта да шөгыльләнергә дигән карарга килә. 1939 елның көзендә үзен аэроклубка кабул итүләре турында хәбәр килеп ирешә.

Әнә шулай яңа уку елы да үтеп китә. Муса соңгы имтиханын биргәндә очучы-инструктор Иван Петровны очрата һәм аның, җәй көнне авылга кайтмыйча, аэродромда шөгыльләнү өчен Уфада калу тәкъдименә бик теләп ризалаша. Төркем тупланып бетүгә, Уфадан еракта урнашкан аэродромга барып урнашалар, яшәгән урыннары – оҗмахка тиң табигать кочагында тезелеп киткән һәм кечкенә җилкәннәрне хәтерләтүче ап-ак палаткалар. Таң беленгәннән алып, караңгы төнгә кадәр аэродром белән палаткалар шәһәрчеге умарта оясыдай гөҗләп тора...

Ниһаять, менә ул да  штурвал  артында, янәшәсендә  киңәшләре белән ярдәм итәчәк, осталыгына бәя бирәчәк инструктор Петров, беренче мәртәбә һавага күтәргән самолетының маркасы «У-2». Очышын уңышлы тәмамлап, самолетын җиргә төшергән мизгелләрне аның үз истәлекләреннән чыгып бәян итү урынлы: «Борылыш ясап, аэродромга таба оча башлыйм һәм традиция буенча, аның өстеннән бер мәртәбә әйләнеп узам. Төшә башлыйм, тизлекне киметәм. Селкенү, тагын, тагын – һәм көпчәкләр җирдән йөгерә башлый. Беренче очышым тәмам. Тизрәк тагын күккә күтәреләсе иде!» 

Бервакыт, самолеты белән Муса җиргә төшеп утырып кабинадан чыгуга, аэродромга аэроклуб башлыгы Волохов килеп җитә. Иван Петров җитез генә М.Гәрәевнең очышы һәм аның яхшы әзерлеге турында доклад ясый, җитмәсә: «Үзегез дә тикшереп карый аласыз», – дип өсти. Волохов белән бергә самолетка кереп утыргач, яшь егет үзен бик тиз кулга ала, ә барлык күнегүләрне белеп, оста башкаруы тикшерүче тарафыннан югары бәяләнә. Шуннан соң Муса мөстәкыйль рәвештә очыш­лар ясый башлый, аэроклубны тәмамлаганда инде очып китү һәм төшеп утыру серләрен, «үле элмәк»тән чыгуны, кәкре сызык буенча хәрәкәт итүне һәм пилотажның башка катлаулы фигураларын шактый яхшы башкарырга өйрәнә. 

Бер көнне аэродромга җиңел автомашина килеп туктый. Һәркемне хәрби очучылар формасындагы кунакларның кемнәр булуы кызыксындыра. Тиздән аларның Энгельс хәрби-авиация мәктәбеннән килгән вәкилләр булуын һәм үзләре арасыннан иң әзерлекле яшь очучыларны сайлап алачакларын бөтен лагерь белеп өлгерә. Имтихан алучыларның сынауларын уңышлы үткән 18 яшьлек Муса, 1940 ел тәмамланып килгәндә, Энгельстагы хәрби очучылар мәктәбе курсанты формасын кию хокукы ала.

1941 елга кергәч, Муса Гә­рәевләрне дә очуга җәлеп итә башлыйлар. Сугыш башланган көнгә, ул инде, бомбага тоту авиациясе самолетларында оча алырдай тәҗрибә туплап өлгерә. Ял көне булганлыктан, 22 июньдә курсантларның күбесе Энгельс каласында ял итә. Гөнаһ шомлыгына, бәйрәм рухы озак бармый, сугыш башлану турындагы кара хәбәр таралуга бары да мәктәпкә ашыга. Буш вакытлары бөтенләй калмый диярлек: баш күтәрмичә классларда теория үзләштерү белән аэродромда шөгыльләнү алышынып тора. Курсантлар мәктәп башлыгы исеменә, сугышка җибәрүләрен үтенеп, рапорт арты рапорт яза. Әмма җавап бер: «Техниканы яхшы итеп үзләштерегез, авыр сугышка әзер булыгыз!»

1942 елның май азакларына Муса Гәрәевнең күнегү очышлары 74 сәгатькә җитә: шуның 32 сәгате – У-2, 20 сәгате – СБ, 17 сәгате – Р-5 һәм 4 сәгате Ут-2 самолетларына туры килә. Тик аларны һаман сугыш җәһәннәменә озатырга ашыкмыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев