Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Нәфис ӘХМӘТ: Без үскәндә төн кыска иде

Еллар узган саен, мәктәп еллары һаман искә төшә.

Яшь барган саен хәтер саега, диләр, юк сүздер лә ул, киресенчә яхшыра гына барам сыман. Җырдагы кебек, «яшәрәм генә кебек»... Шунысы бар, хәзергесе түгел, күбрәк яшьлектә баштан үткәннәр якынрак, җылырак  була бара. Кайчакта, элекке хатирәләрне хәтереңдә кире кайтарасың.

Менә, мәсәлән, октябрь ба­шында «Укытучылар көне» булып узды, аңа быел аеруча зур игътибар бирелде. Белем системасын юкка чыгару – милләтне юкка чыгару икәнен аңлый башладылар кебек. Уйландыра. 
 
Көньяк Африка университетына кергәндә шундый белдерү эленеп тора икән: «Милләтне юк итәр өчен ерактан атучы зур радиуслы атом бомбасы куллану кирәкми. Аның өчен бары укыту сыйфатын киметергә һәм сынау вакытларында укучыларга алдашырга юл куярга гына кирәк: Врачлар кулында пациентлар җан бирәчәк. Инженерлар төзегән биналар җимереләчәк. Бухгалтерлар һәм экономистлар кулында акчалар югалачак. Юрист­лар һәм судьялар кулыннан дөреслек качачак. Хокук чыгаручылар  сагында торучылар һәм башкаручылар кулыннан  идарә китәчәк».  

Елы да «Укытучылар һәм остазлар елы» дип, игълан ителгәнгәме, хәтта призедент В.Путин да укытучылар исеменә мактау сүзләре әйтте, хезмәтләренә югары бәя бирде. Генераль секретаре К.Черненкодан соң бу өлкәгә игътибар бирүче булмаган иде кебек. Үзе шул тармакны яхшы белгәнгәме, мөнбәргә утыру белән, ул иң элек белем өлкәсендә эшләгәннәрне һәм мәдәният хезмәткәрләрен хезмәт хакларын күтәреп шатландырган иде. 90 нчы елдан соң илнең астын-өскә китергәч, иң беренче чиратта, мәгариф челтәрен юкка чыгару башланды. Дәүләт имтиханнары урынына БДИ кертү үзе генә ни тора! А.Фурсенко кебек мәгариф министрлары алып барган, «без җитештерүчеләр түгел, ә уңышлы кулланучылар тәрбияләү өчен юл ачарга тиеш», дип дәүләтнең фундаменты булган мәгариф системасын җимерү эшен алга сөрде һәм ул тарихка дөньядагы иң яхшы уку-укыту системасын җимерүче реформатор булып кереп калды. Хәтта дәреслекләрне дә чит ил белгечләре, йомыркадан башын төрткән чеби рәвешендәге «тарихчылар» «әвәләп» бирә башлады. Җимешләре озак көттермәде. Чыгарылыш класс укучылары Бөек Ватан сугышының кайчан башланганын белмичә, урта белем таныклыгы күтәреп, югары уку йортларына юнәлде. Хәлнең  мөшкеллеген аңлап, әүвәл фән эшлеклеләре, ВУЗ мөгаллимнәре чаң сукты, «либераллар» ишетмәгәнгә салышты. Үз тарихын белмәгән, галәм серләрен өйрәнмәгән, физик  эшне чит иткән кавем – бөтен бер буш буын барлыкка килде. Чөнки астрономия, хезмәт дәресе ише фәннәр укыту программаларыннан төшереп калдырылды. Иң аянычы, Мәскәү милли мәктәпләрне юкка чыгару юлына басып, урыс булмаган милләтләрне урыслаштыру сәясәтенә юл ачты. Моңа БДИны бары  урысча гына бирдертергә, юкса балалар югары уку йортларына милли мәктәпләр биргән белем белән керәлми, дигән сылтау  уйлап таптылар. Әйтерсең, бөтен урыс мәктәбен тәмамлаган урыс баласы, югары белем эстәп, югары мәктәптә укуын дәвам итә... 

Мин үзем – чын татар авылындагы татар мәктәбендә белем алган кеше. Ике ВУЗ дипломым бар. Балага тел ана сөте белән бирелә, дип алдап, мәктәпләрдә «югалган буын» – тормыш дилбегәсен тотарга сәләтсез, әмма каракчыл системага яраклашкан маргеналлар әвәли башладылар. Мондый гамәлләр, мөгаен, Россия байлык­ларын тулысынча талап бетерү, чималны чит илләргә сатып кесә калынайту, ахыр чиктә дәүләтне бүлгәләп бетерү һәм аны үсә баручы илләр дәрәҗәсенә төшерү өчен эшләнгән махсус бер гамәлдер. Демократия дигән ялган байрак астында иң мәкерле эшкә дә җай табыла, икенче төрле әйткәндә, «урман кискәндә, йомычкалар күпләп оча инде». Заманында Европага «тәрәзә ачкан» илне сиздермичә генә катастрофага алып бару дәвам итә. Меңәрләгән каракның ил байлыгын читкә аткарып, чит ил банкларында хисап ачуларын, шунда вилла-коттедж-яхталар булдыруын, балаларын чит ил мәктәпләрендә, югары уку йортларында укытуын, шунда яшәтүен белеп торабыз, әмма һәммәбез дә теш кысып түзүгә дучар ителгән. Дилбегә югарыдагы «халык хезмәтчеләре» кулында, законнарны чәй урынына яңартып кына торалар, сүз әйттеңме – рәшәткәләр арты...

Еллар узган саен, мәктәп еллары һаман искә төшә. Бермәлне география укытучыбыз Мәгариф абый Гарифуллин «чит ил студентлары картадан Мәскәүне генә түгел, Россиянең үзен дә күрсәтә белми, дип бар классны таң калдырган иде. Мәрхүм инде. Ватан сугышында катнашып, җиңүне Венада каршылаган, кайткач, гомере буе хатыны Рабига апа белән балаларга белем биргән мөхтәрәм кешеләр. Ул сугышта берничә тапкыр яралана. 4-нче Украина фронты составында Таганрог, Мариуполь, Мелитополь, Керчь шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Без дәреслекләрдән укып белгән Сивашны да кичергә туры килә аңа. Литваның Вильнюс, Каунас, Шауляй, Вендяй шәһәрләрен азат иткәннән соң, Румыния, Болгария, Югославия җирләрен фашист этләреннән чистарта. Шул чорларны исенә тошереп, бер гыйбрәтле вакыйгане сөйләгән иде. Украина җирен азат иткәндә алар бер авыл йортына барып кергәннәр. Анда фашистлар бишектә яткан бала астына мина салып киткән, араларыннан бер сизгер солдат табылганга күрә генә исән-сау калганнар... Бу хатирәне искә алса, аның күзләрен яшь баса иде...

Без беренче класска ундүрт малай кердек. Мая өчен булса да бер кыз да безнең белән укырга кермәде. Сугыштан соң, ир балалар күп туа, дигәннәре хактыр. Безнең әтиләр фронтовиклар иде. Әле ярый, бишенче класска җиткәч, күрше Митрәй башлангыч мәктәбен тәмамлаган җиде укучы килеп өстәлде. Шуның дүртесе кызлар. Элекке атмосфера «сыегайды», җанланды да сыман. Үзебезне басынкырак тота башладык, кызларга юл бирдек... «Кем арбасына утырсаң», дигән сүз монда да бата икән.

Бишенче сыйныфта класс җитәкчебез озак булмый торды. Сәбәбе – «башкисәр классны» җитәкләргә җөрьәт итмәгәннәр. Теге, алдан искә алган Мәгариф абыйның да сәламәтлеге какшап киткән көннәр, ул фронтны гына түгел, Суслонгер газапларын да кичкән икән бит. Менә шул мөгаллим сыйныф җитәкчебез булырга ризалыгын биргән. Алдан хатыны Рабига апа яныбызга кереп, безне тәртипкә чакырды. «Мәгариф абыегызның йөрәге авыртып тора, аның бөтенләй юкка чыгуыннан шүрлим»,–дип үгет-нәсыйхәт бирде. Без тыңладык, әлбәттә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, кайсыбыз кая таралышкач та, Мәгариф абыйларның йорт ишеген онытмадык, хәлен белешеп тордык. Соңрак аның турында байтак кына истәлекләр яздым...

Без укыганда мәктәп укучылары колхозның көзге урып-җыю эшләрендә катнашмый калмады. Дәррәү җыенып, бәрәңгесен, чөгендерен алырга булышты. Кышын мәктәп мичләренә ягу өчен 7-8 нче классның һәр укучысы юан-юан каен, имән агачларын мәктәп ишегалдында турап, утынын да әзерләште. Өеп ярылган әзер утынны иңен-буен үлчәп тапшыра идек, «ыһ» дип әйтүче дә булмады. Үзебез өчен бит, класста җылы булсын өчен. Хәзерге укучыларның классны җыештыруда, тәрәзәләр юуда, гомумән, мәктәп тормышында катнаштырган өчен балаларын яклап, ризасызлык белдергән ата-ана кыланмышына ис китә. Маргенал буын әти-әни булып җитеште бит, аптырыйсы түгел. Аларны тәрбияләргә маташуның файдасы юк. Иле, системасы асты-өскә килгәч, кирәге дә юктыр. Әйе, безнең чорда төннәр кыскарак иде. Чөнки безнең чор баласына капланып утырырга айфон, планшет, компьютер булмады. Җәйге ял вакытларында мәктәп баласы үзенә аз булса да акча, гаиләсенә матди ярдәм өчен, иртән кояш белән торып, җәйге каникулларда колхоз басуында эшләп алды. Иң беренче хезмәт хакын мин дә бер ай колхоз басуыннан пәләвәй булып эшләп, унике яшемдә  алдым. Уч тутырып утыз сум акча бирделәр. Минем баш күккә тиде. Урамның каршы як күршесе Шәмсуафа әбинең айлык пенсиясе ун сум иде, аның өч айлык пенсиясе иде бит ул! Әни аркамнан сөйде, сүз әйтмәде,  дулкынлануын сиздермәскә тырышты. Кул арасына керерлек булып «үсеп җиткән» улына кем сөенмәс! Өлкәнрәк классларга күчә барган саен, эшнең дә җаваплырагын тапшырды бригадир Фазыйл абый. Ат җигеп «себери»дә (атка тагылган зур тимер тәгәрмәчле, тимер утыргычлы, махсус зур тимер тырма) печән җыйдыртты. 

Аннары «Беларусь» тракторы сөйрәп йөргән копнитель бас­кычына басып печәнен, борчак чапканда трактор ярдәмчесе, ниһаять, 7-10 нчы классларда урак өстендә комбайн ярдәмчесе булып эшләгәндә, көзен, колхозчылар белән бергә, 7-8 центнер икмәк һәм акча бирделәр. Мал тоткан әти-әни өчен зур ярдәм иде ул...

Иң авыр мәктәп – тормыш мәктәбе. Анысы хак. Тормыш мәктәбендә хәтта кайсы сыйныфта икәнеңне дә белмисең. Имтиханны да билгеле вакытта түгел, уйламаган  вакытта бирергә туры килә. Хәтта күчерергә, арткы партада утыр­ган, бишлегә укучы дустың Вәли дә булмый. Чөнки сиңа тормыш үз вариантын китереп бастыра. Синең вариант башка кешедә булмый. Менә ни өчен мәктәп партасы артында ук тормыш серпантинындагы үз юлыңны сайлап, карурманда адашмас һәм югалып калмас өчен үз вариантыңны табу сәләтен, космоска очарлык белем бирүче мәгариф системасын булдыру кирәк. Моңа хәзергечә «әвәләп»түгел», ә элеккеге совет мәктәбе кебек тәрбияли һәм төпле белем бирердәй укыту системасы аша гына ирешеп була. Бүгенгә мәктәп үз функциясен үтәми һәм үти дә алмас кебек.

Күңелне тырнап торган тагын бер төен бар. Көн кадагында – татар милләтеннән булган һәркемнең игътибарын үзенә тартырга тиешле мәсьәлә, милли мәктәпләрнең юкка чыга баруы. Бүген туган авылым Әсәйдә ике катлы кирпеч, үзәктән җылытырга көйләнгән мәктәп ишегенә йозак эленгән. Балалар  район  үзәгенә йөреп укый. Мондый хәл безнең авылда гына булса, бер хәл, тик республика һәм ил буенча да шул күренеш. Бу киләчәктә катастрофик югалтуларга китерәчәк. Район, өлкә җитәкчеләренең бу турыда уйларга вакыты юк. Совет чорында милли мәктәпләргә бүгенгедәй хәвеф янамады. Чишмә башын, чишмә төбен чистартмыйча торып, ил саф суга, тереклек суына тиенә алмас бит ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев