Мәдәни җомга

Мөнир АБДУЛЛИН: АКЧА ТОТКАЧ, КУЛЫҢНЫ ЮДЫҢМЫ?

Бу хакта сөйләшү кайберәүләр өчен, бәлки, мәзәгрәк тә тоелыр. Әмма аның асылына төшенеп, күңел түреннән үткәргән кешеләр ул турыда язарга кирәклеген аңлар, дип уйлыйм. Сезнең кәгазь акчаны кулга тоткач, шуңа игътибар иткәнегез бармы: аларның кайберләре тәмам таушалып, тузып беткән. Араларында ертылганнары да бар. Чөнки бу акчалар кемнәрнең генә кулында булмаган?!...

Бу хакта сөйләшү кайберәүләр өчен, бәлки, мәзәгрәк тә тоелыр. Әмма аның асылына төшенеп, күңел түреннән үткәргән кешеләр ул турыда язарга кирәклеген аңлар, дип уйлыйм. Сезнең кәгазь акчаны кулга тоткач, шуңа игътибар иткәнегез бармы: аларның кайберләре тәмам таушалып, тузып беткән. Араларында ертылганнары да бар. Чөнки бу акчалар кемнәрнең генә кулында булмаган?! Без аларны кибеткә кергәч яки базарга баргач, санап, сатучыга бирәбез. Ул безгә артыгын кайтарып бирә. Без шул кулларыбыз белән ашамлыклар тотабыз. Кайвакытта, өйгә кайтып кергәч, кулыбызны юарга да онытабыз.

Кулыбызга акча алмаган көнебез дә юк. Фатирга, телефонга түлисеңме, киосктан гәзит, журнал аласыңмы, саклык банкына сугыласыңмы, пенсия китерәләрме - һәрчак акча янчыгына үреләсең.

Минем үземнең Казан каласының Үзәк базарында ипи китереп сатканнарын күзәтеп торганым бар. Ир-егетләр машинадан лотокларны алып керә дә куллары белән киштәләргә ипи, булканы тезеп куя. Сатучы да акча тоткан кулы белән аларга булыша. Без акча санап бирәбез дә шул кулларыбыз белән ипи алабыз. Ярый әле хәзер аны целлофан пакетларга салып бирә башладылар.

Җиләк-җимеш, яшелчә алсак та шулай. Сатучы пычрак акчалар тоткан куллары белән аларны үлчәп бирә. Әле бу ризыкларны юып та була. Ләкин күңелдә барыбер төер кала. Җиләк-җимеш сатучы үзбәк, таҗик егетләре иртәдән акча саный башлый. Аннары сиңа җиләк-җимеш үлчәп бирә. Чистартылган әстерхан чикләвеге алырга теләсәң, алар аны пычрак акча тоткан куллары белән пакетка салып, сиңа үлчәп бирер. Акчаны санап алыр да башка берәүгә тагын чикләвек яки җиләк-җимеш үлчәр. Бу егетләргә сатып алучыларның сораулары күп. Ни өчен кулга перчатка кимиләр? Ни өчен базар хуҗалары санитария таләпләренең үтәлешен таләп итми?

Сезнең базарларда кызыл иренле түтәйләрнең мактый-мактый ит сатканын да күргәнегез бардыр. Алар инде сиңа кадәр дә акча тоткан куллары белән берничә кешегә ит үлчәп җибәргән булыр. Сиңа да шул ук куллары белән теләгән кисәгеңне үлчәп бирер дә акчаңны санап алыр. Ярминкәләрдә дә шул ук хәл. Без гомер-гомергә гигиена-санитария таләпләрен үтәп, ит сатарга өйрәнә алмадык.

Акча шундый нәрсә, ул бөтен җиргә җитешә. Кибет, базарларда гына түгел, транспортта да кулга кереп чыга. Яшерен-батырын түгел, аны гепатит, туберкулез һәм башка йогышлы, куркыныч авырулар белән чирләгән кешеләр дә тота. Бомжлар кулында тоткан акчалар да гомуми әйләнешкә керә.

Акча бик кадерле булса да, аның әнә шулай сагайта торган яклары да бар. Табиб-бактериологлар кулда булган кәгазь һәм тимер акчаларны тикшереп караган. Алар, анализ нәтиҗәләрен күреп, үзләре дә шаккаткан. Акчаларда эчәк таякчыклары, чир тарата торган микробларны тапканнар. Болардан тыш, акчаларда тире авырулары китереп чыга торган гөмбәчекләр дә табылган. Мин болар турында кемнәрнедер куркыту өчен сөйләмим, бары тик өйгә кайткач, кулларны юарга кирәклеген генә искәртәм. Кем белгән, кайбер авыруларның шуннан килеп чыгуы да бик ихтимал. Мәсәлән, Кытайда "атипичная пневмония" дигән хәтәр авыру таралгач, акчаны иң хәтәр чирләр һәм авыру тарата торган чыганаклар исемлегенә керткәннәр. Кытайның Үзәк банкы башка банклар аша кергән акчаларны тикшереп бетергәнче, ягъни 24 сәгать буе әйләнешкә чыгармый торган. Банкирлар ул арада кредит карталарын кулланып торырга киңәш иткән.

Әлбәттә, кайбер йогышлы авырулар акчадан түгел микән, дип, бездә беркемнең дә махсус тикшеренүләр үткәргәне юк. Әмма без хезмәт хакы яки пенсия алгач, кулларыбызны юарга гадәтләнмәгән. Өйгә кайтып кергәч тә, кулларыбызны юып алырга онытабызмы, әллә иренәбезме, әллә шулай да ярар, ашарга утырганда юып алырбыз әле дип уйлыйбызмы? Алай гына түгел, санитария табибләре, эпидемиологлар, кулны сабын белән юарга кирәк, дип тә кисәтә. Моңа, җәмәгать, вак-төяк нәрсә, дип кенә карамагыз, акча тоткан пычрак кулдан яхшылык көтмәгез. Миңа ышанмасагыз, галимнәр сүзенә колак салыгыз.

Н.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты галимнәре тикшеренүләр үткәргән. Алар шундый нәтиҗәгә килгән: безнең кәгазь акчалар долларга караганда күп тапкыр пычрак икән. Ә иң пычрак акчалар исәбендә Урта Азия дәүләтләрендәге акчалар санала. Аурупада евроларга махсус эретмәләр кушылган. Андый акчаларга, белгечләрнең әйтүенчә, микроблар ияләшә алмый. Без евро, долларлар белән алай бик еш эш итәргә дә өйрәнмәгән. Кайбер кешеләр аларны үз гомерендә бер тапкыр да тотып карамаска мөмкин. Шуңа күрә безгә үз акчаларыбызны төрле авырулар тарата торган микроблардан саклау турында күбрәк кайгырту хәерле.

Акчаның инфекция тарату ихтималын "Госзнак"та да беләләр. "Госзнак" хәтта микроблар үрчи алмый торган кәгазьдә акчалар да чыгарып караган. Бу тәҗрибә уңышлы дип саналса да, киң кулланылышка кереп китә алмаган. Чөнки бу эш артык кыйммәткә төшә икән. Русиядә шулай инде: халык өчен берәр файдалы эшкә тотынсалар, һәрвакыт акча юклыкка сылтыйлар. Әнә, Аурупа илләрендә кыйммәт дип тормаганнар, чарасын күргәннәр.

Бездә ата-ананың баласына уенчык алып биреп, шунда ук кулына тоттыру, кибеткә кергәч, төрелмәгән ризык сатып алып ашау кебек гадәтләр бар. Өйгә кайтып кергәч, ул уенчыкны юу турында еш кына безнең башыбызга да килми. Ул уенчыклар пычрак акча тоткан кешеләр кулы аша үтә ләбаса. Хәтта банктан алган яңа, яисә таушалмаган акчаларның да чиста булуы бик икеле. Өр-яңа кәгазь акчаларны машина санап бирсә дә, алар барыбер банк хезмәткәрләре кулы аша уза.

Ә чит илләрдә тик ятмыйлар, бу проблеманы уңышлы хәл итү юлларын эзлиләр. Мәсәлән, Япониядә акчаны банкоматларда югары градуслы температурада эшкәртәләр. Кайбер илләрдә кәгазь акчаларны ультрашәмәхә нурлар белән зарарсызландыралар.

Инде безгә нишләргә? Акча тоткач, кулымны юармын, дип, шешәгә су салып, үзең белән йөртеп булмый бит инде. Белгечләр мондый киңәш бирә: һәркем акча белән эш итү культурасына өйрәнергә тиеш. Бу ни дигән сүз? Әйтик, күпчелек халык үзе белән акча янчыгы йөртә. Ә акча янчыгы авыру тарата торган микроблар өчен "оя" ролен үти. Ник алай, дисезме. Чөнки без аны акча салгач, ябып куябыз. Әгәр дә ул тирләгән кул белән дә салып куелса, яисә яңгырга эләгеп, дым тартса, анда микроблар үрчүен көт тә тор.

Шунысын да онытмагыз: кәгазь акчада бактерияләр, микроблар озак сакланырга мөмкин. Мәсәлән, туберкулез таякчыкларының кәгазь акчада 3 айга кадәр саклануы билгеле.

Акчаның пычрак икәнлеген элек тә белгәннәр һәм кайбер кешеләр аннан саклану чарасын да күргән. Композитор Александр Скрябин, мәсәлән, инфекция эләгүдән куркып, ел әйләнәсе диярлек кулыннан перчаткасын салмаган. Хәтта өйдә дә шуны киеп йөргән.

Безнең әби-бабайлар бик зирәк булган. Алар кешенең вафатыннан соң үткәрелә торган аш табынында, сәдака өләшеп, дога кылганнан соң, ашарга керешкәнче, кулларны сөртү өчен суда чылатылган сөлге яки тастымал биргән. Бу хәзер дә шулай. Димәк, аш-судан авыз итәр алдыннан кулың чиста булырга тиеш. Болар турында язып, берәүне дә шаккатырырга яки кемгә дә булса акыл өйрәтергә тырышуым түгел. Көн саен кулыбызга ала торган акчаларның пычрак икәнлеген, шуңа күрә өйгә кайткач яки кемнең булса да хәлен белергә кунакка баргач, кулларыбызны юарга онытмыйк, диюем генә. Сакланганны саклармын, дигән бит.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: