Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Марсель Бакиров: Яңа сигезтомлык ник кирәк?

Әллә кайчаннан бирле әзерләнеп килгән 25 томлык халык иҗаты тупланмасының нибары бер томы гына чыккан вакытта, «атай малы катай» рәвешендә эш итеп, Академия бюджетының шактый зур өлешен, үз белдегенчә, кабат моннан алда гына миллионнарча чыгымнар тотылган бер үк өлкәгә бүлеп җибәрүе – аеруча хәтәр югалтуларга китерә торган яман шөгыльләр.

2014-2021 елларда Татарстан Фәннәр академиясе һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты грифлары белән күптән көтелгән 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы» чыгарылды. Шулардан беренче  томны төзешүдә турыдан-туры катнашкан һәм аның фәнни редакторы булган кеше мин фәкыйрегез иде. Шул ук томда минем тюркологиядә беренче буларак һун-гуннарның поэтик иҗатын, риторика-матур сөйләү сәнгатен һәм дә һун бабаларыбыз һәм борынгы төркиләр кулланган язу төрләрен тәфсилләп, махсус рәвештә өйрәнүгә багышланган «Пратөрки бабаларыбыз иҗаты» исемле күләмле тикшеренүем басылды һәм «Идегәй – эпос-дастан жанрының классик үрнәге» дигән мәкаләм дә урын алды. Ә шул ук 2014 елда басылган икенче томда исә «Чура батыр эпос-дастаны» дип исемләнгән хезмәтем урнаштырылды. 

Заманында югары уку йортлары өчен дәреслек итеп, күренекле тюрколог Н.Баскаковның «Введение в изучение тюркских языков» дигән китабы чыгарылган иде. Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән бу хезмәттә төрки телләрнең формалашуы һәм иң борынгы үрнәкләре һун теленә бәйләп карала. Шулай булгач, аңлашыла инде: минем төрки сүз сәнгатенең башын һуннар белән бәйләвем һәм чәчелеп яткан төрле аз билгеле чыганакларны бөртекләп өйрәнеп, кытай һәм латин телләрендә килеп җиткән уннан артык һун тел-аваз иҗаты жанрлары (мифологик хикәят, ырым, мәкаль, әйтем, ода-алкыш, гимн, келәү, каргыш, ант, тарихи һәм лирик җыр, шигъри-музыкаль юрамыш, күрәзә, җеназа сыктавы, эпос-дастаннарның инде формалашкан булуын раслаучы сюжетлы рәсем) үрнәкләрен аерып чыгаруым, һичшиксез, законлы һәм соралып торган изге гамәл иде. Ә инде әлеге текстларның башка телләрдә килеп җитүе генә аларның эчтәлегенә һәм, гомумән, пратөрки фольклорда беренче башлап формалашкан жанрлары булганлыгына шик тудыра алмый. Чөнки теләсә кайсы телдәге информациянең тәрҗемәдә бирелә алуы шиксез.

Ләкин менә бер ел үтмәс борын ук (!), «Татар әдәбияты тарихы»ның яңа редакциядә кабаттан чыгарыла башлавы һәм, инде чыгып өлгергән ике томыннан күренгәнчә, Марсель Бакировның һич көтмәгәндә редколлегия составыннан һәм фәнни редакторлыктан чыгарылуы, әле генә саналган  фәнни ачышларымның да ул томнардан алып ташлануы гына аек акылга сыймый. Бу бит башка төрки халыклар арасында иң борынгы иҗади мирасыбызны торгызу һәм өйрәнүдә, Мансур Хәсәнов, Нурмөхәммәт Хисамоов, Әнвәр Шәрипов, Марсель Галиев һ.б. рецензентлар бик дөрес билгеләгәнчә, татарның пионер (башлаучы һәм нигез салучы) булуын танып, ихлас күңелдән горурланасы урында,  авторны эзәрлекләүдән, үчләшеп (бәлки көнләшеп тә), аның исемен әдәбият һәм фән тарихыннан сызып ташларга ашкынудан башка гамәл түгел. Һәм куәтләп әйтәм: «Идегәй» дастанына яңача карашымны һәм табышларымны белдереп (җөмләдән, беренчеләрдән булып, Туктамыш хан башыннан, киселгәч, ни өчен сөт, ә Идегәй башыннан, киресенчә, кан агуның серен аңлатып) язылган, шулай ук әдәби тәнкыйтьтә югары бәя алган хезмәтемнең элек миннән фольклор курсын тыңлаган шәкертемнең компилятив характердагы мәкаләсе белән алмаштырылуы да шуны ук раслап тора. 

Әгәр дә яңартылган басмада минем материаллар, бракка чыгарылып кире кагылган икән, бәлки аларда җитди ялгышлар яки зарарлы фикерләр булгандыр? Киресенчә, рецензентлар тарафыннан уңай бәяләнгән безнең материаллардан аермалы буларак, алар урынына тәкъдим ителгән мәкаләләрдә җитди хаталарга юл куелган. Менә шуны раслый торган бер гыйбрәтле мисал. Икенче томда басылган «Чура батыр» дастанына багышланган мәкаләдә (авторы Лилия Мөхәммәтҗанова) әлеге каһарманның прототибы, үзенең һәм  әтисе Нәрыкның исеме туры килүгә карап кына, Казан ханлыгының бәге Чура Нарыков булган, дип күрсәтелгән. Асылда әлеге тип – Мәскәү кенәзлеге гас­кәре белән Казанны яуларга килергә чакырып, явыз Иван Грозныйга ике тапкыр  хат-грамоталар җибәргән һәм Сафа-Гәрәй ханны Мәскәү тарафдары (марионеткасы) Шаһгали белән алмаштыруда катнашкан сатлык җан. Хыянәте, үз дәүләтен юк итү сәясәте алып барганы өчен, соңыннан ул, яраннары белән Мәскәүгә качып барган чагында тотылып, җәзалап үтерелгән. Сүз уңаеннан өстик: Ф.Урманчеев исеме белән бәйле бу тамыр­дан ялгыш караш, ягъни әлеге сатлык җанны Чура батырның прототибы итеп карау хәтта «Татар энциклопедия­се»нә дә үтеп кергән. 

Казах эпосын махсус өйрәнгән белгечләрнең (Ә.Диваев, А.С.Орлов һ.б.) мәгълүматларына караганда, Чура Нәрык исеме белән бәйле дастан исә беренче башлап Казахстанның Кече Җүз биләмәләрендә күченеп йөргән нугайлар һәм казахлар арасында иҗат ителгән һәм анда җирле казахларның, Алмалык төбәгендә урнашкан Казан исемле каланы яклап, калмыкларга (ойротларга) каршы көрәше тасвирланган.

Соңыннан инде казахлар җирендәге Казанның Урта Идел буендагы Казан белән бер үк исем йөртүеннән чыгып, «Шура батыр» (тагын бер варианты «Нәрык») дип исемләнгән казах дастаны, мөгаен, нугайлар ашадыр, татарларга үтеп кергән һәм әсәрнең баскынчы калмык­ларга каршы көрәш сюжеты руслар белән Казан ханлыгы арасында булган сугышка ярак­лаштырылган. Бу инде, димәк, эпос-дастанның татар версиясендә тасвирланган  Нәрык улы Чура дип аталган каһарманның Казан бәге сатлык җан Чура Нарыков белән – исемнәренең формаль охшашлыгыннан башка – бернинди дә уртаклыгы юк дигән сүз.

Чураның ханлык мәркәзе Казанны саклаган реаль шәхес булганлыгын инкяр итә торган ышанычлы тарихи документ та бар. Кол Шәрифнең «Зафарнамәи вәлияти Казан» («Казан мәмләкәтенең җиңү бәяны») дигән әдәби тарихи-публицис­тик характердагы әсәрендә (академик Индус Таһиров бу әсәрне, Төркиядә табылуыннан чыгып, дин башлыгының төрек солтаны Сөләйманга ярдәм сорап язган хаты итеп карый), гәрчә 1550 елда Казанны сак­лауда катнашкан күренекле реаль батырларның исемнәре хатта берәм-берәм аталып күрсәтелсә дә, алар арасында Чура исеме юк.

Югарыда сөйләнгәннәрдән соралып торган төп нәтиҗә шул: дастандагы Чура батыр образы конкрет шәхесне гәүдәләндерүче каһарман түгел, ә җыелма образ булырга тиеш. Асылда аның прототибы – Казанны саклап көрәшкән һәм сугыш мәйданында корбан булган дистәләр һәм йөзләрчә батырлар. «Чура» сүзенең батыр, каһарман сугышчы дигән мәгънәгә туры килүе үзе үк берләштерерү һәм гомумиләштерү сыйфатына ия булганны күрсәтеп тора.

Халыкта: «Кешенең кем булуын беләсең килсә, кулына власть биреп кара», – дигән акыллы гыйбарә бар. 8 томлык «Татар әдәбияты тарихы» әле күптән түгел генә нәшер ителүенә карамастан, янә ничәмә миллион сумнарга төшереп, аның яңа басмасын чыгарырга  алынуы, миңа калса, ошбу җитәкчебезнең, үз рәсми статусыннан файдаланып һәм башбаштаклык күрсәтеп, безнең налог-салымнар исәбенә җыелган хөкүмәт акчасын үз  белдеге белән соралмаган урынга сарыф итүенә кайтып кала түгелме?!

Әлеге дуамал адымына рәсми һәм законлы төсмер бирергә тырышып, махсус конференция оештыруы һәм дә койрык болгаучылар, аумакайларның хуплавы ярдәмендә ике мең еллык әдәбият-сүз сәнгате мирасыбызга «ревизия» ясарга алынуы – асылда, каш төзәтәм дип күз чыгару белән бер. Чөнки кире каккысыз фактлар раслаганча, сүз җитәкче ханымның ирешелгән «уникаль» фәнни ачышларны урынсыз кире кагуы, хәтта тарихи һәм идеяви фальсификациягә юл куюы турында бара. Әгәр инде әдәбиятыбыз тарихында ниндидер урынлы төзәтүләр һәм өстәүләр соралган булса, зур чыгымнарга бармыйча, редколлегия әгъзалары һәм авторлар белән алдан сөйләшеп, андый үзгәрешләрне беренче басмада ук хәл итеп булыр иде ләбаса! Һич югында, өстәмә материаллар кертеп, кушымта том чыгару белән дә чикләнеп булыр иде. 

Өстәп әйтергә кирәк, 2007 елда Д.Заһидуллина редакторлыгында (икенче фәнни редактор Т.Галиуллин) «Әдәбият  белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге» басылып чыккан иде. Белгечләр арасында әлеге сүзлекнең шактый дәрәҗәдә рус хезмәтләре йогынтысында төзелгәнлеге турында сүз булды. Моны раслау өчен, әйтик, революциягә кадәрге иҗат методлары турында әлеге сүзлектә басылган мәкаләләрдә (авторы Д.Заһидуллина) татар дөнья­сына хас булган һәм мәгъ­рифәтчелек реализмы белән үрелгән җәдитчелек хәрәкәтенең махсус «җәдит» исеме белән телгә алынмавын, янә килеп, традиция буенча әдәби сүзлекләргә кертелә торган дастан, җыр, мөнәҗәт, сыктау, әйтеш, такмаза, келәү, чичән, җырау кебек атамаларның, шулай ук гарәп-фарсылардан кергән тәхәллүс, робагый, хәмсә, тәзкирә, рисәлә, васыятьнамә, кыйсса, мәснәви, мәкам, хикмәт, нәзыйрә кебек соралып торган терминнарның сүзлектә кертелми калуына игътибар итү дә җитә. Сүзлектә кулланылган чыганаклар арасында, әлбәттә инде, минем «Татар фольк­лоры» дигән китабыма һәм шигырь төзелешен өйрәнүгә багышланган хезмәтләремә урын табылмаган (хәлбуки, мин Д.Заһидуллинаны халык иҗатына һәм шигырьгә мөнәсәбәтле терминнар белән сүзлектә катнаша алуым турында алдан ук искәрткән булсам да). 

Әллә кайчаннан бирле әзерләнеп килгән 25 томлык халык иҗаты тупланмасының нибары бер томы  гына чыккан вакытта, «атай малы катай» рәвешендә эш итеп,  Академия бюджетының шактый зур өлешен, үз белдегенчә, кабат моннан алда гына миллионнарча чыгымнар тотылган  бер үк өлкәгә бүлеп җибәрүе – аеруча хәтәр югалтуларга китерә торган яман шөгыльләр.  Бу инде, димәк, әдәп-әхлак һәм хокук нормаларын санга  сукмау, күрәләтә бозу юлына баскан тотрыксыз җитәкчелекнең кырын эшләре йомып калдырылырга тиеш түгел, ә җәмәгатьчелеккә фаш ителеп, автократик башбаштаклыгына чик куелырга тиеш дигән сүз.

РЕДАКЦИЯДӘН: Без Башкортстанга дистәләрчә тапкыр сәяхәт кылганда, Уфа каласының китап кибетләрендәге киштәләрдә «Башкорт әдәбияты тарихы»ның – 16 том, «Башкорт теленең академик сүзлеге» – 10, «Башкорт халык иҗаты»ның – 18 том булып тезелеп торуын күреп, хәйран калдык. Әле кичә генә 16 томлы «Башкортстан авылларының тарихы», 47 томлы «Башкорт ырулары тарихы» сатыла иде, инде юкка чыккан. Ә бездә «Татарстан авыллары тарихы» дигән сыңар китап та юк.  Мөхтәрәм авторыбызга кушылып, Фәннәр академиясе яки фәнни институтлар югарыда саналган күптомлыкларга тиң хезмәтләрне тудыру һәм халык кулына китереп җиткерү өчен ни эшли соң? – дип сорарга мәҗбүрбез.

Әлеге мәкаләнең калган өлешен Марсель Бакировның "вконтакте" челтәрендәге сәхифәсеннән укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев