Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Марс Гаитов: Мәңгелек Илһам Шакиров

Илһам Шакировның якты исемен мәңгеләштерү максатында Татарстан хөкүмәте күпьяклы программаны тормышка ашыр­ды.

Татарстан Рәисе Р.Миңнеханов фәрманы белән 2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Бу карарны хуплап каршы алдык. Аны бер өлешен тормышка ашыру өчен мәктәп елларыннан (1952-1953) бирле гомерлек дустым булган Илһам Шакировка багышлап язылган «Бөек җырчы дустым» исемле мәкаләм «Мәдәни җомга» газетасында 2023 елның 10, 17, 22 февраль саннарында басылып чыкты. 

Апрель аенда интернетның Ютуб сәхифәсендә «Илһам Шакиров турында истәлекләр» исемле канал ачтым. Биш тапшыру вакытында Илһамның биографиясе һәм иҗаты, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләдем, хатирәләрем белән уртак­лаштым. Бу тапшыруларны 3 меңгә якын тамашачы карады. Хәтта ерак Красноярск шәһәреннән килгән комментарийлар да Илһамның тиңдәшсез җырлары онытылмавын, милләттәшләребез күңелендә мәңге яшәвен раслый. 

1995 елда җырчыбызның 60 еллык юбилеена багышлап «Илһам» исемле сувенир-китап дөнья күргән иде. Әлеге җыентык өчен, беренче чиратта, халык шагыйре Разил Вәлиевка рәхмәтлебез. Тарихи басманың кереш сүзендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Илһам кебек талантыбыз булу барчабыз өчен дә горурлык ул», – дип язган. Китапта мәшһүр сәнгать ияләре Н.Исәнбәт, С.Хәким, Г.Ахунов, Т.Миңнуллин, Р.Батулла, Г.Рәхим бөек Илһамны Г.Тукай һәм С.Сәйдәшев дәрәҗәсендәге олуг сәнгатькәр дип бәя биргән. Җыр шигърияте остасы Гөлшат Зәйнашеваның да: 

Җыры белән илне нурлады ул,
Туган халкыбызны зурлады! – дигән сүзләре бар.

И.Шакировка мәшһүр музыкантлар Латыйф Хәмиди, Фоат Мансуров, Нәҗип Җиһанов, Натан Рахлин, Мстислав Растропович; шөһрәтле җырчылар Фәридә Кудашева, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов һ.б.; азәрбайҗан җырчысы Мөслим Магомаев, казакъның Бибигөл Түлеганова һ.б. югары бәя бирде. Илһамга булган мәхәббәт аңа Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен, РФ, Татарстан һәм Каракалпак республикаларының халык артисты исемен бирүдә, Бөтенроссия «Алтын Аполлон» бүләге, Халыклар дуслыгы, Почет, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләүдә дә чагылды. 

Илһамны татар халкы язмышы гомер буе борчыды, халкым бәхетле булса гына, мин бәхетле була алам, дия иде. Ул дөньяның төрле кыйтгаларына, зур илебезнең күп төбәкләренә таралган татар халкын бербөтен милләт итеп берләштерү өчен күп көч куйды. Гастрольләре вакытында СССРның 32 зур шәһәрләрдә концерт бирде. Чын каһарман булып, кайчак сәхнәдә 20-30 җыр башкарды. Читтәге милләттәшләрне Туган җиргә кайтырга өндәде. Аның киңәше буенча, меңәрләгән татарлар Татарстанга кайтып, КамАЗ, Алабуга, Түбән Камада зур төзелешләрдә эшләде, шул төбәкләрдә төпләнеп калды. 

Илһам Шакировның якты исемен мәңгеләштерү максатында Татарстан хөкүмәте күпьяклы программаны тормышка ашыр­ды. Туган авылы Яңа Бүләктә (Тукай районы) ике катлы мәһабәт бина төзелде һәм анда 2001 елда «Илһам Шакиров иҗат йорты» ачылды, 2002 елда бинаның икенче катында Илһам музее эшли башлады. 2022-2023 елларда бинага капиталь ремонт ясалды. Яңадан ачылган музей ике катына да экспозицияләр куеп, күркәм эшчәнлеген җанландырды. Музей каршында И.Шакиров бюсты бар, бирегә килгән кешеләр аны сокланып карый. Яңа Бүләк авылы янында чылтырап агучы чишмә 2013 елда төзекләндерелде, аңа «Илһам чишмәсе» дигән күркәм исем бирелде. Авылның Мәдәният йортында ел саен И.Шакиров туган көндә үзешчәннәр концерты шаулап уза, җырларның кайберләрен Илһамның туганнары да башкара. Тукай районы хакимияте ел саен Илһам Шакиров истәлегенә яшь талантлар бәйге дә үткәрә. 

Сарманда да яңа урам һәм балалар сәнгать мәктәбе Илһам Шакиров исемендә, аның каршына да җырчының бюсты куелган. Чаллы-Сарман юлының Яңа Бүләк авылына борылышында «Илһам Шакиров туган авыл» дигән язулы, бөек җырчының барельефы бизәгән мемориаль стела бар.

Татарстанның, Сарман, Тукай районнарының энциклопедияләрендә Илһам Шакиров турында мәкаләләр урнаштырылган. 2017 елда «Илһамлы Сарман» исемле китап нәшер ителде (Казан; Яз, – 352 б.; төзүчесе һәм мөхәррире язучы, тарихчы Дамир Гарифуллин). Җыентыкта сәнгать өлкәсендә танылган төбәк шәхесләре һәм Илһам Шакиров турында язмалар бирелгән. Д.Гарифуллин архивлар аша Илһамның сигез буын бабаларын ачыклады һәм шәҗәрәсен төзеде. Җырчы – Сарманның мактаулылы гражданы. Биредә дә «Илһам чишмәсе» исемле төбәкара җыр бәйгесе үткәрелә. 

Илһам Шакировның җыр сәнгатендәге казанышларын югары бәяләп, Казан шәһәренең Бауман урамындагы «Йолдызлар аллеясы»нда 2003 нче елда И.Шакиров һәм Ә.Авзалова исемнәре язылган гранит плитәләр урнаш­тырылды. Казанда яңа урамга Илһам Шакиров исеме бирелде; «Казань-Экспо» үзәгенең 3 мең урынлы зур концерт залы 2019 елда аның исеме белән аталды. Җырчы яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленде, каберенә бик матур истәлек ташы куелды. Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 32 нче Татар балалар музыка мәктәбе аның исемендә. И.Шакиров – Казанның да мактаулы гражданы.

2019 елда Татарстан Рәисе Р.Миң­неханов карары белән, 2008 елдан бирле үткәрелеп килүче «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсына Илһам Шакиров исеме бирелде. 2020 елда Министр­лар Кабинеты карары белән, И.Шакиров исемендәге Респуб­лика премиясе гамәлгә куелды. Аны ике елга бер мәртәбә бирер­гә ниятлиләр. Әлеге бүләккә Резидә Галимова белән Филүс Каһиров, шулай ук Илһамның энесе, үзешчән җырчы Флүр Шакиров лаек булды инде. 2023 елда бу бәйгедә күренекле җырчылар Флюра Сөләйманова, Фердинанд Сәлахов, Әсхәт Хисмәтов, Фәүдәт Гыйләҗев (Башкортстаннан) җиңеп чыкты. 

Илһам иҗатына багышлап «Җырчы» исемле беренче китапны тарихчы, язучы Равиль Фәхретдинов язып, 1973 елда бастырып чыгарган иде. 1995 елда «Илһам» исемле җыентык, 2005, 2010, 2015 елларда җырчыбыз­ның юбилейлары уңаеннан фоторәсемле альбом-китаплар нәшер ителде. Бу басмаларны әзерләүдә халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, рәссам Фәйзерахман Камал күп хезмәт куйды.

Шулай да, Рөстәм Миңнехановның киң җәмәгатьчелек алдында игълан иткән: «Без Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерергә бурычлы» дигән девизны җиренә җиткереп башкарып чыгу өчен әле алда да мөһим эшләр көтә. Шулардан беренчесе – Илһам Шакировка Казанда һәйкәл кую! Аллага шөкер, мәркәздә Г.Тукай, С.Сәйдәшев һәйкәлләре басып тора. Шулар тирәсендә И.Ша­киров һәйкәле дә булса, олуг затларыбызның күркәм ансамбле тулыланыр иде. Илһамның тууына 90 ел тулырга нибары ел ярым вакыт калды. Ә аның һәйкәлен булдыру максатында әле конкурс та игълан ителмәгән. Илһамга Мәскәү каласында һәйкәл калкыту да – бик урынлы.

Казанда Г.Тукай, С.Сәйдәшев музейлары актив эшли, аларга халкыбыз сукмагы өзелми, туристлар да кереп кызыксынып карый. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров та шундый музейга лаек зат

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты 2017 елда ике томлы «Г.Тукай» энциклопедиясен нәшер итте. Татар энциклопедиясе институты рус телендә «Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь» исемле монография – академик китап язып бастырды. Ә Илһам Шакиров турында энциклопедия яки академик басма кайчан туар икән? Татарстан язучылар берлеге мәртәбәле оешма санала. Күренекле язучылар безнең Илһам турында әдәби роман, повесть язып та татар халкын шатландырса икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев